Г. Тукайның 130 еллыгына багышланган “Тукай эзләреннән” исемле фоторәсем-сәяхәт, рәсемнәр конкурсы

Г. Тукайның 130 еллыгына багышланган “Тукай эзләреннән” исемле фоторәсем-сәяхәт, рәсемнәр конкурсы

НИГЕЗЛӘМӘСЕ

Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан, 2015 ел- Россия Федерациясендә Әдәбият елы дип игълан ителү, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, 2015 нче елның декабрендә Арча муниципаль районы Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында “Тукай эзләреннән” исемле фоторәсем-сәяхәт, рәсемнәр конкурсы оештырыла.

Халкыбызның милли үзенчәлекләре, күркәм сыйфатлары, аның бөек шәхесләре үрнәгендә укучыларны тәрбияләүдә, буыннар бәйләнешен тәэмин итүдә әһәмиятле чара булуын исәпкә алып, “Тукай эзләреннән” исемле фоторәсем-сәяхәт, рәсемнәр конкурсында катнашырга тәкъдим итәбез.

Конкурсының максаты һәм бурычлары:

-мәктәп яшендәге талантлы балаларны иҗатка, фото төшерү кебек сәнгать төренә тарту;

-аларны иҗади мотивлаштыру;

— укучыларыбызда күзәтүчәнлек тәрбияләү.

Фоторәсем-сәяхәт, рәсемнәр конкурсы үткәрү шартлары һәм тәртибе

1.Конкурс 2 турда үтә. I тур мәктәпләрдә үткәрелә һәм иң яхшы 3 рәсем һәм 3 фоторәсем II турга Яңа Кырлай урта мәктәбенә җибәрелә.

2. Конкурс 2 номинациядә үтә:

2. 1.Рәсем.

Яшь бүленеше:

— 1-4 класс укучылары;

Таләпләр:

1. Яшь иҗатчының эшләрендә чагылган төсләр үтемлелелеге һәм гармониясе, рәсем ясауның оригиналь техникаларына игътибар ителә.

2.Конкурска тәкъдим ителгән рәсемнәр А4 форматта булырга тиешләр. Һәр рәсемнең уң як почмагына этикетка ясала. Анда рәсемнең исеме, авторның фамилиясе, исеме, классы, уку йорты, укытучысының фамилиясе, исеме языла

3. Рәсемнәр карандаш, акварель, гуашь, тушь, пастель, компьютер графикасы ярдәмендә ясала, кибет рамкасына куела.

2.2. Фоторәсем.

Яшь бүленеше:

— 5-8 класслар;

— 9-11 класслар.

Таләпләр:

1.Фоторәсемнәр төсле, А4,А3, А2 форматында кабул ителә. Һәр эшкә аннотация языла.

2.Фоторәсемнәрнең конкурс тематикасына туры килүе, кызыклы һәм җәлеп итә торган булуы, ачык төшерерлгән булуы кирәк.

3. Эшләрне 18 нче ноябрьгә кадәр түбәндәге адрес белән җибәрәсе: 422035, Татарстан Республикасы, Арча районы, Яңа Кырлай авылы, Үзәк урам,2 нче йорт, Яңа Кырлай урта мәктәбе. Телефон: 56-7-36.

4. Арча муниципаль районы мәктәпләреннән теләгән һәр укучы бу конкурста катнаша ала.

Конкурсны оештыручылар

    1. Арча районы мәгариф бүлеге.

    2. Арча районы мәгълүмати-методик үзәк.

    3. Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе

Фоторәсем-сәяхәт, рәсемнәр конкурсын йомгаклау һәм нәтиҗә ясау

1. Фоторәсемнәр һәм рәсемнәр конкурсына 4 нче декабрьдә нәтиҗә ясалачак. Конкурста җиңүчеләрне билгеләү һәм аларның казанышларын бәяләү максатында мәгариф идарәсе вәкилләре, сәнгать мәктәбе укытучылары һәм “Арча хәбәрләре” газетасы журналистлары катнашында комиссия төзелә.

2.Конкурста җиңүчеләргә 1, 2, 3 нче дәрәҗә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр, һәр катнашучыга таныклык тапшырыла.

Конкурста катнашу өчен гариза үрнәге

Катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, классы

Адресы, элемтә өчен телефоны

Уку йорты

Укытучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме

Номинация

Кушымта.

Аннотация планы.

1.Фоторәсем кайда һәм кайчан төшерелгән?

2.Фоторәсемдә кемнәр сурәтләнә?

3.Фотоны ни өчен конкурска тәкъдим иттегез?

Аннотациягә таләпләр

    1. Аңлаешлы итеп язылу.

    2. Көтелмәгәнлек. Нинди дә булса кызыклы моментны сиздермичә генә төшереп алу.

    3. Төгәллек.

    4. Дөреслек.

Вы можете оставить комментарий, или ссылку на Ваш сайт.

Оставить комментарий