«Тукайга ияреп» районкүләм яшь иҗатчылар бәйгесе

«Тукайга ияреп» районкүләм яшь иҗатчылар бәйгесе

нигезләмәсе

Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, Россиядә Кино елы уңаеннан 2016 нчы елның мартында Арча муниципаль районы Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында “Тукайга ияреп” исемле иҗади эшләр конкурсы оештырыла.

Халкыбызның милли үзенчәлекләре, күркәм сыйфатлары, аның бөек шәхесләре үрнәгендә укучыларны тәрбияләүдә, буыннар бәйләнешен тәэмин итүдә әһәмиятле чара булуын исәпкә алып, “Тукайга ияреп” исемле иҗади эшләр конкурсында катнашырга тәкъдим итәбез.

Конкурсының максаты һәм бурычлары:

— татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү;

— укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту;

— әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау;

— яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү.

Катнашучыларга һәм иҗади эшләргә таләпләр

1. Бәйгедә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары һәм укытучылары катнаша ала.

2. Бәйгегә җибәрелгән әсәрләр өч яшь категориясенә бүленеп карала:

1. 5 — 7 сыйныфлар;

2. 8 — 9 сыйныфлар;

3. 10-11 сыйныфлар.

3. Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

1. Тукайга ияреп язылган шигырьләр, мәсәлләр

(5-7, 8-9, 10-11 сыйныф укучылары катнаша ала ).

Бәйге эшләренең бизәлешенә таләпләр: Word документы, А4 форматы, Times New Roman шрифты 14, 1,5 интервал, читләрдән 2 см.

2. Г.Тукайның бер әсәрен заманчалаштыру һәм сәхнәләштерү. Видеолар электрон вариантта кабул ителә. Регламенты 5-10 минут.

2.1. 1-4 класс укучылары һәм укытучылары катнаша ала

2.2. 5-11 класс укучылары һәм укытучылары катнаша ала

4.Конкурс 2 турда үтә. I тур мәктәпләрдә үткәрелә һәм иң яхшы шигырь яки мәсәл, 1 сәхнәләштерелгән әсәр II турга Яңа Кырлай урта мәктәбенә җибәрелә.

5. Эшләрне 1 нче мартка кадәр түбәндәге адрес белән җибәрәсе: 422035, Татарстан Республикасы, Арча районы, Яңа Кырлай авылы, Үзәк урам,2 нче йорт, Яңа Кырлай урта мәктәбе. Телефон: 56-7-36.

6. Арча муниципаль районы мәктәпләреннән теләгән һәр укучы һәм укытучылары бу конкурста катнаша ала.

Конкурсны оештыручылар

    1. Арча районы мәгариф бүлеге.

    2. Арча районы мәгълүмати-методик үзәк.

    3. Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе

Конкурсны йомгаклау һәм нәтиҗә ясау

1. Иҗади эшләр конкурсына 4 нче мартта нәтиҗә ясалачак. Конкурста җиңүчеләрне билгеләү һәм аларның казанышларын бәяләү максатында мәгариф идарәсе вәкилләре һәм “Арча хәбәрләре” газетасы журналистлары катнашында комиссия төзелә.

2.Конкурста җиңүчеләргә 1, 2, 3 нче дәрәҗә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр, һәр катнашучыга таныклык тапшырыла.

Конкурста катнашу өчен гариза үрнәге ( укучылар өчен)

Катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, классы

Адресы, элемтә өчен телефоны

Уку йорты

Укытучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме

Номинация

Конкурста катнашу өчен гариза үрнәге ( укытучылар өчен)

Катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме

Адресы, элемтә өчен телефоны

Уку йорты

Номинация

Вы можете оставить комментарий, или ссылку на Ваш сайт.

Оставить комментарий