V Республикакүләм Габдулла Тукай укуларының нигезләмәсе

Кушымта

V Республикакүләм Габдулла Тукай укуларының нигезләмәсе

I.Гомуми нигезләмә

1.1. Әлгеге нигезләмә V Республикакүләм Габдулла Тукай укуларын үткәрү тәртибен билгели.

1.2. V Республикакүләм Габдулла Тукай укулары (алга таба — Укулар) Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә үткәрелә.

II. Укуларның максаты

Габдулла Тукай иҗатын һәм аңа бәйләп хәзерге заман әдипләренең иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау; укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру; халкыбызның тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру тудыру; укучыларда әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү, сәләтле балаларның иҗади эшләренә бәя бирү һәм аларны бүләкләү.

.

III. Укуларны оештыручылар

3.1. Укуларны оештыручылар:

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы;

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе;

Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте;

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе».

IV. Укуларда катнашучылар

Укуларында гомуми белем бирү оешмаларының VIII–XI сыйныф укучылары катнаша ала.

V. Укуларның эш юнәлешләре

Габдулла Тукай- сатира остасы.

Габдулла Тукай иҗаты иллюстрацияләрдә.

Г.Тукайның дуслары-фикердәшләре.

Казаныбызда Тукайга бәйле истәлекле урыннар.

«Тукай рухы һәрчак күңелдә” Укучылар тарафыннан иҗат ителгән Г. Тукай турында төрле жанрдагы әсәрләр.

Хезмәтләр татар телендә кабул ителә. Эш юнәлешләрендә бирелгән темаларны гына сайлавыгыз сорала. Башка темаларга эшләр кабул ителми.

Г.Тукайның бер әсәрен сәхнәләштерү. Видеолар электрон вариантта кабул ителә. Регламенты 5-10 минут. IIII урынны алган коллективлар йомгаклау турына чакырылалар.

VI. Фәнни-гамәли эшләргә таләпләр

6.1. Фәнни-гамәли эшләр, фәнни-эзләнү эшләре түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш:

эш төзәтүләрсез, А4 форматында (шрифт Times New Roman 14, интервал 1,5, уңнан – 1,5, сулдан – 2,5, астан – 2, өстән – 1,5) бит киңлеге буенча тигезләп, 1,25 мм кызыл юл калдырып, сүзләрне юлдан-юлга күчермичә, компьютерда җыелырга тиеш. Сылтамалар текст эчендә шакмак җәяләрдә китерелә [1:182].

Текстның күләме 8 басма биттән артмаска тиеш. Эшләр бары тик язмача вариантта гына кабул ителә. II турга үткән укучылар электрон вариантларны үзләре белән алып киләләр.

Эзләнү эшендә күрсәтмә материаллар (рәсем, схема һәм карта, таблица, фоторәсемнәр булырга мөмкин).

Текст түбәндәге кагыйдәләрне истә тотып җыелырга тиеш:

абзацтагы сүзләр бер генә ара (пробел) аша язылырга тиеш;

тыныш билгеләре алдыннан ара (пробел) калдырылмый, тыныш билгесеннән соң бер ара (пробел) калдырыла;

  • дефис (озын сызык) һәм сызыкча (кыска сызык) аерылырга тиеш.

Кулланылган әдәбият исемлеге текст азагында алфавит тәртибендә бирелә.

Эзләнү эшләре папкага тегелеп тапшырыла.

Титул битенә белем бирү оешмасының тулы исеме, районы, укучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, сыйныфы, тема һәм укытучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме языла.

Кереш, төп өлешенең аерым бүлекләре, йомгак, әдәбият исемлеге яңа биттән башлана.

Укуларга башка конкурсларда, конференцияләрдә катнашып, призлы урын алган, матбугатта басылган эшләр һәм күрсәтелгән вакыттан соңрак җибәрелгән яки куелган таләпләргә җавап бирмәгән эшләр кабул ителми.

Гариза үрнәге

т/б

Ф.И.Әтисенең исеме, туган елы

Район, мәктәп, сыйныф

Адрес, индекс

Паспорты буенча мәгълүмат: кем тарафыннан,

кайчан

бирелгән

Фәнни

җитәкченең

Ф.И.Әтисенең исеме.

Элемтә

өчен

телефон

номеры

(районның коды)

Материалны калыпка салу үрнәге


Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы

МБГБУ «Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе”

Марданова М.Р., 8 нче сыйныф укучысы

Габдулла Тукай төзегән җыентыкларның әдәбиятыбыз үсешендәге әһәмияте.

Укытучы: Зарипова М.Р., татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Текст

Эчтәлек.

I.Кереш.

II. 1 нче бүлек.

2 нче бүлек.

III.Йомгаклау.

Кулланылган әдәбият

  1. Нуруллин И. Моңлы саз чыңнары: Документаль роман. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2000.-272 б.

  2. Тукай Г. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр.– Казан: Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты, 2002.-511 б.

VII. Укуларны үткәрү тәртибе

7.1. Укулар түбәндә күрсәтелгән вакыт кысаларында үтә:

Эшләр заявка белән бергә 2016 нче елның 15 нче мартына кадәр Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбенә почта аша (422035, Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Яңа Кырлай авылы, Үзәк урам, 2 нче йорт) яки zaripova-mil1967@mail.ru электрон адресына җибәрелә.

Элемтә өчен телефон – 8(84366) 5-67-36.

Габдулла Тукай укулары 2016 нче елның 15 нче апрелендә Арча муниципаль районы Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында үткәрелә.

Укуларда чыгыш ясау вакыты 7 минутка кадәр. Катнашучы бирелгән вакыт эчендә эчтәлекне ачып, төп фикерләрен күрсәтеп бирә белергә тиеш. Компьютер презентациясе, мультимедия технологияләрен куллану хуплана.

VIII. Укуларны йомгаклау һәм нәтиҗә ясау

Укуларда катнашучыларның фәнни-гамәли эшләрен һәм чыгышларын Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы приказы белән расланган җюри бәяли.

Укуларда җиңүчеләргә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары тапшырыла, Укуларда катнашучыларга шәһадәтнамә тапшырыла.

Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (84366) 56-7-36 (Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе), 8(84366) 3-30-12 (Арча районы мәгариф идарәсе), 8(84366) 3-22-98, 89274306556 (Мостафина Энҗе Габдулатҗан кызы), 8(84366) 5-67-36, 89179265485 – Зарипова Миләүшә Рафис кызы.

Вы можете оставить комментарий, или ссылку на Ваш сайт.

Оставить комментарий