Габдулла Тукайның мирасы һәм хәзерге заман

тукай

Габдулла Тукайның мирасы

һәм хәзерге заман

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Арча муниципаль районы Мәгариф бүлеге

Габдулла Тукайның мирасы һәм хәзерге заман

Фәнни конференция материаллары

Арча районы, Яңа Кырлай авылы, 24 нче апрель, 2015 нче ел

2015

Төзүчеләр:

Миләүшә Рафис кызы Зарипова- Арча муниципаль районы Яңа Кырлай гомуми белем урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Энҗе Габдулатҗан кызы Мостафина- Арча муниципаль районы мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты

Редколлегия әгъзалары: Арча муниципаль районының югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары: Л.С.Нигъмәтуллина, М.Р.Әүхәдиева, Л.Ф.Вәлиева, Р.Х.Ибраева

Рецензент: Арча педагогия көллияте укытучысы,филология фәннәре кандитаты Гайфуллина Әлфия Әлтәф кызы

Без – Тукайлы халык: Мәкаләләр, фәнни – эзләнү эшләре җыентыгы. Арча, 24 нче апрель, 2015 нче ел.

Җыентык Арча районы Яңа Кырлай авылында, 2015 нче елның 24 нче апрелендә Габдулла Тукайның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган Республикакүләм IV Габдулла Тукай укуларындагы чыгышлар нигезендә төзелде.

Г.Тукай төзегән җыентыкларның әдәбиятыбыз үсешендәге әһәмияте” юнәлеше

Г.Тукай төзегән җыентыкларның әдәбиятыбыз үсешендәге әһәмияте

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы

МББУ “Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Фәррахова Гүзәл- 10 нчы сыйныф укучысы

Фәнни җитәкче:Хәкимова Гөлнара Шәрип кызы-

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Кереш

Килер заман, һәр язучының үзен,

Сүзен һәм шәхси тормышын

Инәсеннән җебенә кадәр тикшереп

чыгарлар әле.

Г.Тукай “Уянгач беренче эшем”

Күңел Тукайга тора-тора кайта. Шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен, аның иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе тагын да куәтлерәк һәм тирәнрәк ачыла бара. Чын шагыйрьләрнең гомере арифметик саннар белән генә бәяләнә алмый. Даһиларның гомере халык хәтере белән исәпләнә. Тукай бүген дә әдәбиятның алгы сафында баруын дәвам итә, бүген дә милли аң үсешенең юлбашчысы булып кала килә. Заман тудырган һәм милләтне борчыган бик күп сорауларга җавапны Тукай әсәрләреннән табарга мөмкин.

Фәнни эшнең актуальлеге: Г. Тукай шигърияте үзе яшәгән һәм аннан соңгы дәверләрдә күп әдипләр өчен рухи маяк, илһам һәм акыл чыганагы.

Тукай… Тукайдан соң татар әдәбиятына бик күп шагыйрьләр килгәннәр, ләкин аларның берсе дә аның бөеклегенә күтәрелә алмаган, шуңа күрә халкыбызның горурлыгы булган Г.Тукайның тормыш юлын, иҗатын өйрәнү һәрвакыт актуаль булып кала.

Фәнни эзләнүләрнең предметы– Тукайның җыентыклары

Фәнни эшнең максаты– матбугатта басылып чыккан материалларга нигезләнеп, шушы чорда яшәгән кешеләрнең фикерләрен өйрәнү, Г.Тукай төзегән җыентыкларның татар әдәбияты үсешендәге әһәмиятен ачыклау. Бу максатка ирешү өчен түбәндәге мәсьәләләрне күтәрдем:

-әдипнең язган әсәрләрен, китапларын барлау, аларны өйрәнү;

-аларга бәяләмә бирү, үз мөнәсәбәтемне ачыклау;

-әдип хакында әдәби – тәнкыйть мәкаләләрен барлау, аларны өйрәнү, алардагы фикерләрне үз бәяләмәләребез белән чагыштыру.

Фәнни эзләнүләр түбәндәге юнәлештә алып барылды:

Бу тема буенча язылган тәнкыйди мәкаләләр, Тукай турында истәлекләр өйрәнелде.

Эзләнү алымнары:

— Габдулла Тукай иҗатын чагылдырган фәнни әдәбият белән танышу;

— интернет челтәреннән тикшеренү эшенә кагылышлы хезмәтләрне эзләү, өйрәнү, туплау.

-әдип хакында әдәби — тәнкыйть мәкаләләрен барлау, аларны өйрәнү, алардагы фикерләрне үз бәяләмәләребез белән чагыштыру.

Өйрәнү объекты һәм предметы— Тукай җыентыклары

Тикшерү методы итеп, әдәби анализ һәм бәяләмә алымнарын файдаландым.

Эшемнең фәнни-практик әһәмияте. Һәрнәрсәнең, һәркемнең үз тарихы, үз язмышы бар. Тарихын белгән, татар исемен горур йөрткән киләчәк кешесе, беркайчан да үткәннәрне хәтерләүдән курыкмас. Хезмәтебездә чагылыш тапкан, материал һәм мәгълүматлар кечкенә генә тарихи истәлек итеп саклавын күрсәтүче дәлил буларак та әһәмияткә ия. Шул ук вакытта Тукайның тормыш юлын, шәхесен өйрәнүчеләр өчен дә күпмедер дәрәҗәдә файдалы булыр дип уйлыйбыз.

  1. Габдулла Тукай мирасы

Халык мәхәббәте — синең исмең,

Халык гомере — синең гомрең.

Чыннан да, без үзебезнең яшәешебезне Тукай гомеренә тиңлибез, шуның белән үлчибез. Татар халкы яшәсә, Тукай сүзе яңгырар. Тукайны яшәтү өчен татар халкы яшәргә, аның бөеклеген XXI, XXX гасырларга илтеп җиткерергә тиеш. Вакытлар узган саен, Тукайның бөеклеге, иҗатының нихәтле тирән һәм нәфис булуы, илаһи куәте, рухи матурлыгы тирәнрәк ачыла бара.Тукайны без олылыйбыз, зурлыйбыз. Ләкин бит әле Тукай алдында баш ию бер хәл, аның мирасын өйрәнү, аны яңадан-яңа буыннарга сеңдерү — ул бөтенләй икенче гамәл.

Тукай — XX гасыр татар поэзиясенең нигезе, алтын баганасы, һәр шагыйрь бу иҗат чишмәсеннән үзенең сәләт көченә, юнәлешенә карап илһам нуры ала.

Шагыйрьдә гуманизм, Кеше, Халык, Ватан төшенчәләре аша чагылып, бербөтен фикерне тәшкил итә. Татар милләтен, татар җанын, татар телен саклыйм дисәң, Тукай рухын, Тукай мирасын сакларга кирәк. Аңлый белергә кирәк. Тукай- үзенчәлекле, тылсымлы күпер. Шагыйрь үзенә кадәрге әдәби хәрәкәтне дә күзалларга ярдәм итә, бүгенге татар поэзиясенең бер канаты да аңа килеп тоташа. Тукай сүзе — бүгенге мәдәни тормышыбызның үзәге, сәяси кыйблабызның маягы. Заман сулышын тоюда, әдәбиятта бара торган процессларны аңлауда иң зур һәм иң төгәл бизмән булып Тукай әсәрләре тора.

Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына яңа милли поэзиягә, заманча татар теленә нигез салучы бөек шагыйрь буларак керде. Шагыйрьнең иҗат эшчәнлеге сигез ел гына дәвам итә. Ул 27 яшендә вафат була. Үзеннән соң 10 меңнән артык шигъри юллар (400дән артык шигырь, 9 поэма) һәм 50 биткә якын проза әсәрләре (350 хикәя, очерк һәм истәлекләр) язып калдыра.

Татар әдәбияты һәм мәдәнияте тарихында Габдулла Тукайның алыштыргысыз дөньясы бар. Шагыйрьнең шәхесе һәм иҗаты инде менә бер гасырдан артык әдәбият һәм сәнгать белгечләренең игътибарын үзенә җәлеп итеп килә. Җәлеп итмәслек тә түгел, чөнки Г. Тукай шигърияте үзе яшәгән һәм аннан соңгы дәверләрдә күп әдипләр өчен рухи маяк, илһам һәм акыл чыганагы булып торды: кайберәүләр үз шигъриятен аңа ияреп башлап җибәрде, иҗатында Тукай мотивларын, тема-проблемаларын дәвам итте, яңача ачты.Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Г.Тукайның 26 исемдәге 40 тан артык басма китабы саклана. Шуларның 14 исемдәге китабы үзе исән вакытта дөнья күргән. Әлеге китапларның иң әүвәлгесе 1907 елга нисбәтле. Ул «Г. Тукай шигырьләре» исеме астында дөнья күргән. Шул ук елны «Габдулла Тукаев шигырьләре» исемле китабы басыла. «Тукаев диваны» (1908), «Энже бөртекләре» (1909), «Күңел җимешләре» (1911) исеме астында дөнья күргән әсәрләре билгеле. 1908 елда Г. Тукайның рус әкиятенә ияреп язган «Алтын әтәч» китабы балалар өчен төсле рәсемнәр белән бизәлгән китапларның матур үрнәге булып тора. 1910 елда нәшер ителгән «Халык моңнары» исемле җыентыкта шагыйрь халык җырларын җыючы буларак та таныла, чөнки аның бу китабында Казан трактирларыннан җыеп алынган җырлар тупланган. Ә 1912 елда басылган «Җан азыклары» исемле җыентык шагыйрьнең үзе исән чакта басылып чыккан соңгы шигырьләр мәҗмугасы булып тора.Татар халкында Г. Тукай иҗатына булган ихтыяҗны аның басылып чыккан китаплары, газета-журналларда дөнья күргән шигырьләре генә канәгатьләндермәгән. XX гасырның урталарына кадәр, Г.Тукайның томлыклары басылып чыкканчы, аның шигырьләре халыкта кулдан-кулга күчерелеп таратылганнар.

Татар халкы дөньяның кайсы гына почмагында яшәмәсен, ул Тукайның рухы, моңы, шигырьләре, иҗаты белән яшәгән һәм яши бирә.

Шунысын да әйтергә кирәк, Г. Тукай китаплары беркайчан да мәдәни, фәнни кыйммәтләрен югалтмаячаклар. Чөнки, тарихи, әдәби чыганак буларак, шигырьләренең, гарәби язулы оригиналь китапларының әһәмияте бәһаләп бетергесез.

2. Г.Тукайның педагогик эшчәнлеге

Г.Тукайның педагогик эшчәнлеге зур әһәмияткә ия. Рус самодержавиясе таркалган, гади халык массасының экономик хәле, белем — культура дәрәҗәсе бик түбән булган XX гасыр башында, ул, алдынгы рус иҗтимагый фикере һәм педагогикасына таянып, яшь буынны укыту һәм тәрбияләү мәсьәләләре белән дә шөгыльләнә.Г.Тукай барыннан да элек, яңа тип мәктәпләр булдыруга, халык педагогикасын үстерүгә, әдәбияттан дәреслекләр һәм уку китаплары төзүгә зур көч куя. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү методлары, максатлары аның педагогик хезмәтләрендә һәм публицистик мәкаләләрендә генә түгел, поэтик әсәрләрендә дә, әдәби – иҗтимагый эшчәнлегендә дә киң чагылыш таба.

Югарыда әйтелгән олы максатны тормышка ашыруның, Тукай уенча, төп юлларыннан берсе — гаилә тәрбиясе. Ул «Ана мәктүбләре» исемле әсәрендә әнә шул мәсьәләләрне яктырта.

Г.Тукайның балалар тәрбияләргә керткән өлеше бәһаләп бетергесез. Шагыйрьнең кайбер әсәрләре нигезендә басылган китаплар татар мәктәп-мәдрәсәләре өчен уку әсбабы буларак та кулланылганнар. Мондый китаплардан «Мияубикә», «Су анасы», «Кәҗә белән Сарык», «Эшче» әсәрләре (1911, 1919 (2), 1920) — кыйммәтле җәүһәрләрдән. «Яңа кыйраәт» (1910, 1915, 1918) исемле китапта шагыйрь әсәрләре алдыннан балаларны укыту методикасы турында кызыклы гына мәгълүматлар бар. Ә «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» (1911, 1918) исемле дәреслек-хрестоматиясендә шагыйрь үз иҗат җимешләре белән төрле әдипләрнең әсәрләрен туплап бастыра. Бу хезмәтләре белән Габдулла Тукай мәктәптә татар әдәбиятын системалы рәвештә өйрәнә башлауга нигез сала. Вафатыннан соң да югарыда саналган китапларның берничә тапкыр басылуы аларга булган ихтыяҗ турында сөйли.

Үзе исән вакытта ук шагыйрь яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә, шулай ук балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә, балаларның китап укырга кызыксынуларын үстерерүдә үзеннән зур өлеш кертте. Әдип халык мәгарифе өлкәсендәге алдынгы фикерләргә, аеруча бөек рус педагогикасына таянып эш итә. Мәгълүм ки, ул К. Д. Ушинский, Л. Н. Толстой эшчәнлегенә югары бәя бирә, дәреслекләр һәм уку китаплары төзегәндә, аларның хезмәтләреннән файдалана. 1909 елда аның «Яңа Кыйраәт» («Яңа уку») дигән беренче дәреслеге дөнья күрә. Анда 64 хикәя, проза белән язылган берничә мәсәл һәм 16 шигырь кертелгән. Әлеге дәреслеккә ул К. Д. Уишнскийның «Родное слово», «Детский мир» дигән китапларыннан — «Балалар күзлеге», «Һәр нәрсәнең үз урыны бар», «Чүлмәк илә казан», «Ике сабан», «Җил илә кояш» әсәрләрен, Л. Н. Толстойның «Новая азбука»сыннан «Кырмыска илә күгәрчен» («Яхшылыкка яхшылык»), «Үрдәк илә ай», «Арыслан илә тычкан», «Картайган арыслан» һ. б. хикәяләрен татарчага тәрҗемә итеп урнаштыра. Моннан тыш, үзенең «Туган тел», «Пар ат», «Туган авыл», «Шүрәле», «Эш», «Япон хикәясе», «Эш беткәч уйнарга ярый» һ. б. әсәрләрен дә кертә. Дәреслектә аның «Чыршы», «Җил илә кояш», «Җәй», «Яз», «Кояш», «Яңгыр», «Һава», «Су», «Елның дүрт фасылы» һ. б. шундый фәнни-популяр характердагы хикәяләре дә урын ала.Алдынгы укытучылар тирән эчтәлекле һәм методик күрсәтмәләргә бай булган бу дәреслеккә югары бәя бирәләр. 1913 елны Уфада уздырылган укытучылар киңәшмәсендә «Яңа Кыйраәт» дәреслеге беренче премиягә лаек була һәм мәктәптә кулланылырга тиешле тулы хокуклы дәреслек дип билгеләп үтелә. Бу китап балалар өчен татар телендә чыккан беренче дәреслек булуы белән дә әһәмиятле. Уку китабы буларак, ул мәктәпләрдән «Кисекбаш», «Иман шарты» китапларына алмашка килә. Г.Тукай укыту методикасын камилләштерүгә дә зур өлеш кертә. Ул дәрестә яңа материалны үзләштерүнең балаларның белемен үстерүдә мөһим шарт булуын билгеләп үтә. «Яңа Кыйраәт» дәреслегенең уңышы белән дәртләнгән шагыйрь әдәбият буенча уку штабы төзергә керешә һәм 1910 елда аның «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» дигән дәреслек-хрестоматиясе дөнья күрә. Бу хезмәт Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр дә, революциядән соңгы беренче елларда да татар әдәбияты буенча әһәмиятле кулланма була.Китапның кереш өлешендә укытучыларга методик киңәшләр бирелә. Бу дәреслеккә, Г. Тукайның 12 шигыреннән тыш, «Исемдә калганнары, А. С. Пушкинның «Алтын әтәч турында әкияте»ннән үзе тәрҗемә иткән өзек, алдынгы карашлы татар язучыларының шигырьләре, хикәяләре, поэмаларыннан өзекләр, мәкальләр һәм әйтемнәр тупланган.Гомумән, бу дәреслектә дә шагыйрь балаларга эстетик, патриотик тәрбия бирүне беренче урынга куя. Балаларның белемне укытучы ярдәмендә үзләре алырга тиешлеген, милли әдәбият дәресләренең «җиңелдән кыенга» принцибына нигезләнергә тиешлеген төп шарт итеп күрсәтә.Г. Тукай «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре»нең икенче китабын да төзергә ниятли. Әмма вакытсыз үлеме сәбәпле, хрестоматиянең икенче кисәген төзергә өлгерми.

XX гасыр башында уку йортлары, мәктәп-мәдрәсәләр өчен уку китапларына, дәреслекләргә ихтыяҗ нык арта. Тукайның «Яңа кыйраәт», «Балалар күңеле», «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» һ.б. китаплары бу мохтаҗлыкны киметә. Әлеге китапларның кабат-кабат басылуы — аларның бик популяр булуларының ачык мисалы.

Кыскасы, үлемсез шагыйребезнең педагогик фикерләре, аерым алганда, яшь буынны тәрбияләүдә мәктәпнең роле һәм бурычлары турындагы карашлары бүген дә актуаль яңгырый, дип әйтә алабыз.

3.Г.Тукай һәм балалар әдәбияты

Габдулла Тукай үзе исән вакытта ук, халкының мәхәббәтен казанган. Шагыйрь һәркем сокланырлык, гаҗәпләнерлек искиткеч бай иҗат мирасы калдырган. Балалык рәхәтеннән, бәхетеннән мәхрүм ителгән Тукай күңел җылысын әкиятләре, шигырьләре аша балаларга тапшыра. Теле бик гади, балалар аңларлык телдә тасвирланган серле урманнар, хайваннар дөньясы үзенең могҗизалары берлән кызыктырып, мавыктырып әллә кайларга алып китә. Г.Тукай иҗаты халык авыз иҗаты белән бергә үрелеп бара. Халык иҗатына нигезләнеп язылган «Шүрәле», «Су анасы» әкиятләре шуның ачык мисалы. Кыска гына вакыт эчендә Г. Тукай төрле яшьтәге балалар өчен 80 шигырь, 8 поэма һәм әкият, 50 проза әсәре иҗат итә. 1908—1912 елларда, балаларга өйдә уку өчен, ул үз әсәрләрен туплап, «Юаныч» (1908), «Энҗе бөртекләре» (1909), «Балалар күңеле», «Күңелле сәхифәләр» (1910), «Күңел җимешләре» (1911), «Җан азыклары» (1912) дигән җыентыклар чыгара.

Г.Тукай яшәгән чорда мәктәп һәм мәдрәсәләрдә балаларга белем һәм тәрбия бирү, туган телгә һәм әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү мәсьәләсе аеруча йомшак була. Моны тирән аңлаган шагыйрь балаларның өйдә китап укуларын юлга салырга омтыла. 1908-1912 елларда балаларга өйдә уку өчен Г.Тукай үз әсәрләрен туплап түбәндәге исемдәге 6 җыентык бастырып чыгара: «Юаныч» (1908), «Энҗе бөртекләре» (1909), «Балалар күңеле», «Күңелле сәхифәләр» (1910), «Күңел җимешләре» (1911). «Җан азыклары» (1912). Аларда, шигырьләреннән башка, «Шүрәле», «Мияубикә», «Кәҗә белән сарык әкияте» кебек һ.б. зур күләмле әсәрләре дә урын алган. Бу җыентыкларга кертелгән әсәрләрдә нигездә хезмәт иясе халык массасының тормышы, уй-теләкләре, омтылышлары, авыл табигате тасвирланды. Г.Тукайның класстан тыш уку җыентыкларында халык авыз иҗаты әсәрләренең гүзәл үрнәкләре белән бергә А.Пушкин, М.Лермонтов, Л.Толстой, И.Крылов, Н.Некрасов кебек рус әдәбияты классикларының әсәрләре дә урын ала. Күп кенә әсәрләрен русчадан тәрҗемә итеп, яки русча текстлардан үрнәк алып яза. Г.Тукай тәрҗемәләре аша балалар атаклы рус язучыларының аерым әсәрләре белән танышалар. Нәтиҗәдә татар балалар әдәбияты шактый байый. Г.Тукайның җыентыклары балаларның сөйләм культурасын, фикерләү сәләтләрен үстерүгә шактый ярдәм итә. Алар татар милли культурасын, педагогик фикерен баетуда шулай ук кыйммәтле чараларның берсе булып торалар.

Йомгаклау.

Тукай — безнең халыкның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге.Тукай турында уйланмаган, аның шигырьләрен, әсәрләрен укып сокланмаган татар кешесе юктыр. Гомумән, татарларга гына түгел, бөтен төрки дөньяга якын шәхес ул. Тукай кыска гына гомере эчендә халыкның бәгыренә үтеп керерлек әсәрләр иҗат итеп калдырган.

Һәр чор бөек әдипнең яңа сыйфатларын ача, аның иҗатында үзенә якын яңгыраш таба, Тукайның беренче әсәрләре басылып чыкканнан соң узган йөз елдан күбрәк вакыт эчендә, аның шигърияте бөтендөнья мәдәнияте байлыгына әйләнде. Шагыйрьнең әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителде, җыентыклары һәм аның турындагы китаплар йөзләрчә тапкыр басылды. Чын шигърият өчен бернинди чикләр юк. Ул нурларын һәркемгә һәм һәр тарафка юмарт сипкән кояш кебек.

Г.Тукайның күп сандагы педагогик фикерләре, аерым алганда яшь буынны тәрбияләүдә мәктәпнең роле һәм бурычлары турындагы карашлары, ул төзеп чыгарган дәреслекләр, класстан тыш уку китаплары үз чорында гаять зур әһәмияткә ия булсалар, татар халкы педагогикасы фәне үсешендә дә алар зур роль уйнадылар. Бөек фикер иясенең педагогик карашлары безнең көннәрдә дә үзләренең актуальлекләрен саклыйлар.

Кыскасы, Тукай иҗатын һәм идея-эстетик карашларын хәзерге мөмкинлекләрдән чыгып фәнни өйрәнү һәм өйрәтү бүгенге мәгарифебез өчен бик тә әһәмиятле төс ала. Чөнки бу эш, әдәбиятыбыз тарихын яше буынга объективрак җиткерү белән бергә, аның милли сүз сәнгате буларак тәрбияви ролен дә арттыра. Әгәр без үзенең кыска гына гомерендә һәм «мөкаддәс моңлы саз»ында берничә гасырлык авыр милли язмышыбызны чагылдырган милләтпәрвәр Тукай турында, аңа чордаш әдәбиятыбыз хакында тулырак һәм тирәнрәк өйрәнә алсак, татар мәгарифе алга таба заманында Исхакыйлар күрсәткән юлдан тагын да уңышлырак атлар.

Кулланылган әдәбият

  1. Бәшир Фәрит. Халык улы. Тукай. Г. Сайланма әсәрләр.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — 479 б.
  2. Галиуллин Т. Н. Шигърият баскычлары: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. — Казан: Мәгариф, 2002. — 231 б.

  3. Г.Тукайга багышланган интернет–портал — gabdullatukay.ru
  4. Гәрәева А. Габдулла Тукай китаплары. //Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууына 125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни гамәли конференция материаллары. — Казан, 2011
  5. Гобәйдуллин Л. Габдулла Тукай мирасы.//Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууына 125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни гамәли конференция материаллары. — Казан, 2011
  6. Исламов Ф. Габдулла тукай мәктәп – мәдрәсә дәреслекләре авторы. //Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууына 125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни гамәли конференция материаллары. — Казан, 2011

Г.Тукайның “Мәктәптә милли әдәбият дәресләре” җыентыгы- балаларга тәрбия бирүдә кыйммәтле хәзинә

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

МББУ “Ч.Т.Айтматов исемендәге Кукмара №1 гимназия”

Шакирова Ләйсән 10нчы сыйныф укучысы

Фәнни җитәкче:Нәҗипова Гөлназ Шамил кызы-

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Кереш

Бөек әдибебез Габдулла Тукай турында калын-калын китаплар, меңләгән мәкаләләр язылган. Тик шулай булса да, олуг шагыйребез турында фикерне алай гына да әйтеп бетерү мөмкин түгел, чөнки ул безгә Ходай тарафыннан иңдерелгән илаһи зат. Аның киңкырлы иҗатын төрле яклап өйрәнергә мөмкин.

Г. Тукайны без бөек шагыйрь, оста тәрҗемәче буларак беләбез. Аның “Юаныч” (1908), “Энҗе бөртекләре” (1909), “Яңа кыйраәт” (1909), “Балалар күңеле” (1910), “Күңелле сәхибәләр” (1910), “Күңел җимешләре” (1911), “Мәктәптә милли әдәбият дәресләре” (1911), “Җан азыклары” (1912) дигән җыентыклар төзүен белгәч, Г.Тукайның, чын мәгънәсендә дәреслекләр язу белән дә шөгыльләнүен төшендем һәм мине аның әлеге өлкәдәге эшчәнлеге кызыксындырды.

Бу хезмәтемдә әдипнең беренчеләрдән булып мәктәп-мәдрәсәләр өчен төзегән “Мәктәптә милли әдәбият дәресләре” дәреслек-хрестоматиясенә тукталасым килә. Г.Тукайның безнең бүгенге әдәбият дәреслекләребезгә нигез булып торучы дәреслек-хрестоматия авторы булуын раслау, аның “Мәктәптә милли әдәбият дәресләре” җыентыгының әһәмиятен билгеләүне үземә максат итеп куйдым. Шуннан чыгып, түбәндәге бурычларны билгеләдем: дәреслекне автор нинди максат белән, кемнәр өчен төзегәнлеген ачыклау, җыентыкта урын алган әсәрләр белән тулысынча танышып чыгу, аларның идея-эчтәлеген ачыклау, авторлары турында мәгълүмат туплау.

Бөек әдипнең әлеге  хезмәтендә чагылган методик принциплар (мәктәп-мәдрәсәләрдә сабыйлар күңеленә тәрбия орлыклары салырлык әдәби әсәрләрне укыту; укучыларны әдәбиятка, аның алга китүенә һәм иҗтимагый фикер үсешенә зур өлеш керткән күренекле әдипләрнең иҗаты белән таныштыру, әдәбиятыбызга гомуммилләт тарафыннан әһәмият бирү) бүгенге көнгәчә үзләренең актуальлеген югалтмыйлар. Г.Тукай сайлап алган әсәрләрнең күбесе хәзерге дәреслек-хрестоматияләребезнең түрен бизи. Димәк, Тукайның методик уйланулары, фикерләре искермәгән, бүген дә әһәмиятен югалтмаган.

  1. Мәктәптә милли әдәбият дәресләре” җыентыгының язылу тарихы

Тарих дәреслекләреннән укып белүемчә, 1905нче елгы революциядән соңгы елларны татар халкы өчен ренессанс чоры, ягъни милләтнең уяну еллары дип атыйлар. Дистә еллар дәвамында милли изүдән җәфа чиккән татар халкы яңа тормышка өмет белән карый башлый. Милли сәнгать , матбугат һәм мәгърифәт нык үсеш ала. Әмма, озак та үтми, көч туплап өлгергән реакция яңадан һөҗүмгә күчә һәм тернәкләнеп килүче казанышларны җимереп ташлый: илдә кара реакция еллары башлана. Гәҗит-журналлар ябыла, мәктәп-мәдрәсәләр тузгытыла, байтак кына дин әһелләре, хөр фикерле язучылар, журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре кулга алына. Шундый хәлләрдән соң татар зыялыларының күбесе төшенкелеккә бирелеп, тәмам өметсезлеккә төшәләр. Билгеле, мондый вакыйгалар бөек әдибебез Габдулла Тукайны да тетрәндерми калмый. Шундый бер чорда ул үзенең замандашларыннан булган шагыйрь һәм язучыларның, җәмәгать эшлеклеләренең әсәрләрен туплап, милли мәктәп-мәдрәсәләр өчен дәреслек-хрестоматия төзергә уйлый. Китапны төзегәндә, Тукай балаларның күңелләренә азык бирү һәм аларны тәрбияләүне беренче максат итеп куйса, икенчедән мәктәп-мәдрәсәләрдә милли әдәбиятыбыз укытыла башлау нәтиҗәсендә, аңа гомум милләт тарафыннан әһәмият бирелмәсме һәм Русия мөселманнары арасында да таралыш тапмасмы дигән өметтә кала.

Дәреслек төзүенең максатын ул үзе түбәндәгечә аңлата: “Үземезнең яңа үсеп килмәктә булган милли әдәбият бакчамыздан җыеп, яшь балаларымыз кулына шуның чәчәкләреннән ясалган бер чәчәк бәйләме тоттырмак күптән үк безгә лазем (кирәк, тиешле- автордан) иде. Моның кирәклеге фикере аңлы мөгаллимнәремезнең башында эшләнеп чыгып, аннан милли гәзитәләремез сәхифәләренә дә гакес иткән (чагылган-авт.) иде. Шушы сәнәдә (елда-авт.) берничә дуст-ишләр шул матур вә мөкаддәс хезмәтне хосуси миннән илтимас иткәнгә (үтенгәнгә-авт.) вә нинди-нинди чәчәкләрдән җыелганда мәзкүр (югарыда әйтелгән- авт.) букет гүзәл вә килешле булачагы хосусында минем тәмиземә (сайлый белүемә) ышанганга, мин дә бу хөсне занга тәшәккер итеп (яхшы карашка рәхмәт әйтеп), ушбу “Мәктәптә милли әдәбият дәресләре” китабыны тәртип иттем (төзедем- авт.)”.

Алда әйтелгәнчә, җыентыкның тәүге басмасы 1911нче елда гарәп имлясында дөнья күрә. Автор аны “Мәктәптә милли әдәбият дәресләре” дип атый. Җыентык мәктәп-мәдрәсәләрдә укучы балаларга махсус атап нәшер ителгән.

Дәреслекне төзегәндә, ул дидактиканың “гадидән – катлаулыга” принцибы белән эш итә, ягъни китапның башына балаларга аңлавы җиңелрәк булган әсәрләрне, ахырга таба катлаулырак булган текстларны урнаштыра. Җәүһәр – якуттай әсәрләр укытып, сабыйларны шатландырырга, тормышларын бизәргә, ямьләндерергә омтыла. Әдип кечкенәдән гүзәл әсәрләр укып үскән балаларның күңелләре дә нечкә һәм гүзәл була, сабый вакытта ямьсез күренешләрне күреп үскәннәренең ачык күк йөзе кебек саф күңелләре томаланып, рухлары яхшы белән яманны аермый башлый дигән фикер үткәрә. Ул гына да түгел, Тукай яшь буынны тормыштагы киләчәк авырлыкларны җиңәргә, нык ихтыярлы булып үсәргә, бирешмәскә өнди, чынбарлыкны ничек бар, шулай гәүдәләндерә. “Әдәбиятымызның иң гүзәл кыйтгаларын гына сайлап яки сайларга тырышып, әдәбият казаныбыз өстендәге каймакларны гына җыеп, шушы “ Мәктәптә милли әдәбият дәресләре” кебек олуг бер китап мәйданга куярга мөмкин икәнлеген күргәч, яшь әдәбиятымызның байлыгына вә киңлегенә хәйран калдым вә шатландым,” — дип яза шагыйрь сүз башында.

Г.Тукайның “Мәктәптә милли әдәбият дәресләре” җыентыгы 1911нче елда бик аз санда гына дөнья күрә. Шуннан бирле 89 ел үткәннән соң гына, ягъни 2000 елда күренекле язучы М.Мәһдиевнең энесе Рөстәм Мәһдиев аны кабат бастырып чыгара. Кызганыч, монысында да әлеге җыентык бик аз тираж белән генә басыла.

2. Җыентыкка кергән әсәрләрнең идея-проблематикасы

Дәреслек күренекле галим, язучы һәм дин әһеле Р.Фәхретдиннең “Ана нәсыйхәте” белән башланып китә. Шушы нәсыйхәттә җыентыкка кергән барлык әсәрләрнең идея-эчтәлеге чагыла дисәм дә хата булмас. Автор ана авызыннан:” Ахирәт өчен- дин гыйлеме, дөнья тормышы өчен- дөнья гыйлеме белмәк кирәктер. Әдәпле бул-халык сөяр, гыйффәтле бул-Аллаһы Тәгалә сөяр, белемең арткан саен –кечелегең, сабырлыгың артсын” [6 : 8], — дигән сүзләрне әйттерә. Димәк, балада гүзәл холык, белемгә тартылу сыйфатын ана (бу очракта ул тол калган) үзе аңлап, баласында тәрбияләр өчен, аны белем эстәргә ерак сәфәргә әзерли. Биредә автор әхлак тәрбиясе бирү максатын алга чыгара, билгеле бер калыпларга кертә.

Бүгенге көн укучысына урау юллар аша әйләнеп кайткан Г.Исхакый иҗатына Г.Тукай үз дәреслегендә аерым урын биргән. Дәреслеккә аның сатира белән язылган “Калуш” хикәясе кертелгән. Хикәядә автор тәкәбберлек, мактану, наданлык кебек сыйфатларны тәнкыйтьли, андыйларны көлкегә калдыра.

Язучы һәм педагог З.Һадиның “Мәгъсүмнең ысулы кадим мәдрәсәсенә укырга баруы” әсәрендә иске мәдрәсә тәртипләре бәян ителә. Автор шул чорның надан муллаларын, караңгы тормышны сурәтләп, кешеләрне дини белем белән беррәттән, дөньяви белем алырга өнди.

З. Һади әсәрләрендә күтәрелгән проблема татар әдәбиятының классигы Ф. Әмирхан иҗатында дәвам ителә. Әдипнең “Татар кызы” нәсерен Г. Тукай юкка гына дәреслеккә кертмәгәндер. Әсәрдә хатын-кызның хокуксызлыгы, үз-үзен яклый алмавы, изелү, кимсетелүләргә дучар булу мәсьәләләре, гаилә проблемалары үзәккә куела.

XIX йөзнең соңгы елларында әдәбиятка килгән Ф.Кәрими татар реалистик прозасын үстерүгә зур өлеш кертә. Җыентыкта урын алган “Салих бабайның өйләнүе” әсәрендә язучы укыту- тәрбия мәсьәләләрен күтәрә. Әсәрнең төп герое- тормышның әчесен-төчесен татыган Салих карт балаларга

тәрбияви хикәятләр сөйли: аларны белем алырга өнди, шул ук вакытта “чир китә-гадәт кала” дигән мөһим фикерне сеңдереп, яшь вакытта начар гадәтләргә өйрәнмәскә кирәклеген төшендерә. Үзебезнең бүгенге әдәбият дәреслегенә кертелгән әлеге әсәрне “Мәктәптә милли әдәбият дәресләре” җыентыгында күрү минем өчен тагын бер яңалык булды.

В. В.Радлов- көнчыгышны өйрәнүче галим, сәяхәтче, академик. Берлин шәһәрендә туып, шунда университет тәмамлаган, үзе дә татар мәктәпләре өчен берничә дәреслек төзегән академик бөтен гомерен төрки халыкларның телен, көнкүрешен өйрәнүгә багышлый. Шуңа күрәдер китапка кертелгән “Төн” , “Болытлар” әсәрләре ахырында Г.Тукай аны “шәрык белгече” дип атаган. Әлеге әсәрләрендә автор балаларга табигатьнең матурлыгын күрсәтергә тели. “Төн” әсәрендә төннең сихри көчен сурәтләсә, “Болытлар”да кеше гомерен болыт белән чагыштыра: нәкъ болытлар кебек безнең дә тормыш күгебезнең бер көне якты һәм аяз булырга, ә икенче көнне аны караңгы болытлар капларга мөмкин.

Г.Тукай эстетик тәҗрибәнең иң тирәнен, гуманлысын һәм зирәген халык авыз иҗатында таба. Әдип фольклорны халык рухын гәүдәләндерә торган җәүһәрләр дип саный. Шуңа күрәдер дә дәреслегендә К.Насыйри җыйган халык мәкальләренә аерым урын биргән. Шунысы да әһәмиятле: бу мәкаль-әйтемнәрне бүгенге көндә дә аралашу вакытында еш ишетергә туры килә. Мисал итеп, “Ана күңеле- балада, бала күңеле –далада”, “Чынлап елагач, сукыр күздән дә яшь чыга”, “Ил төкерсә, күл булыр” мәкальләрен китерергә мөмкин.

Язучы, ислам тарихы буенча белгеч, заманында “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллиме булган Ш. Шәрәф үзенең “Җаһилийәт заманы”, “Гасры сәгадәт”, “Шәмаил шәрифә” язмаларында гыйлем һәм наданлык мәсьәләләрен чагылдыра, ислам динен кабул иткәннән соң, гарәпләрнең гыйлемгә, камиллеккә омтылуларын сурәтли, пәйгамбәрнең идеаль образын бирә.

Бөек халык шагыйре Г.Тукайның шигъри мәктәбе традицияләренә тугрылыклы булып иҗат итү шагыйрь һәм публицист М. Гафурины күренекле әдип итеп таныткан. М.Гафури турындагы язмаларны өйрәнгәндә, аның Г.Тукай белән танышу мизгелләре турында тәфсилләп язган мәгълүматка тап булдым. 1912нче елның язында Г.Тукайны Петербургтагы милли яшьләр чыгарырга уйлаган яңа бер газетага эшкә чакыралар. Шунда барышлый ул , Уфага кереп, М.Гафури белән очраша. Биредә алар милләт язмышы турында сөйләшәләр, үзләренең шәхси кичерешләре белән дә уртаклашалар. Бу хакта М.Гафури:” Тукайның хәссас (хискә бай) күңеленнән чыккан бик гади генә сүзләре, аның бу дөньядан һәм дә үзенең мохитыннан риза булмавы миңа яхшы ук зур тәэсир бирде. Бу вакытта безнең икемезнең дә күзләремездә ихтыярсыз атылып чыккан күз яшьләре ялтырый иде” [3 : 345],- дип язган. Г.Тукайның да “Мәкаләи махсуса” дигән сәяхәт язмаларында шуңа охшаш фикерләр әйтелә. “Мәктәптә милли әдәбият дәресләре” дәреслегенә кергән мәгърифәтчелек идеясе белән сугарылган “Яшь гомерем” шигырендә М.Гафури яшьлекнең кадерен белергә, аны әрәмгә уздырмаска кирәклеген әйтсә , “Электрик фонарена хитаб” исемле шигырендә “бай, фәкыйрьне үги күрми, тигез күреп” янучы электр фонаре мисалында җир йөзендә бөтен кешеләрнең дә тигез хокуклы булырга тиеш икәнлекләрен исбатлый.

Казан Тукайны татар мәркәзе һәм мәгърифәт учагы буларак һәрвакыт үзенә тартып, сокландырып торган. Шуңадыр да инде дәреслегендә Казан тарихына багышланган әсәрләргә аерым урын биргән. Тарихчы, археолог Г.Н.Әхмәров хезмәтләре- шундыйлардан. Китапта аның “Иван Грозный тарафыннан Казан каласының мәхасирәсе (чолгануы-авт.) һәм алынуы” дигән хезмәте урын алган. Исеменнән үк аңлашылганча, язмада гайрәтле татар ханлыгының пайтәхете булган Казанның руслар кулына төшү вакыйгалары тасвирлана. Г. Әхмәров турындагы язмалар белән танышкан вакытта, аның бүгенге көндә дә татар яшьләрен үзенә берләштерүче үзәк- “Шәрык клубы”н оештыручыларның берсе булуы игътибарымны җәлеп итте.

Билгеле, Г.Тукай дәреслеккә үзенең иҗат җимешләрен дә кертә. “Исемдә калганнар” автобиографик әсәрендә һәм “Җәйге таң хатирәсе”, “Кабан күле төбе”, “Туган илемә” шигырьләрендә автор балаларга туган илнең газизлеген аңлатып, аңа карата мәхәббәт тәрбияләсә, “Гомер юлына керүчеләргә”, “Бәйрәм вә сабыйлык вакыты”, “Тәәссер”, “Үз-үземә”, “Хикмәтле әтәч”, “Кемнән ярдәм эзләргә?” шигырьләрендә халкыбызның язмышы өчен борчыла. Дәреслектә аның русчадан тәрҗемә ителгән “Китап”, Лермонтовтан алынган “Пәйгамбәр” шигырьләре дә бар. “Китап” шигырендә автор балаларны китап укырга өндәп кенә калмый, аның кешегә киңәшче булуын да төшендерә, “Пәйгамбәр” шигырендә исә, хаклык, дөреслек өчен көрәшкә чыккан пәйгамбәр-шагыйрь образын гәүдәләндерә.

Г.Тукай турында язылган хезмәтләрдән укып белүемчә, газета чыгару максаты белән Петербургка баргач, Г.Тукай берничә көн язучы һәм җәмәгать эшлеклесе З.Бигиевның өендә куна. Аларның икесен дә уртак тема- милли әдәбиятыбызның үсеше, халкыбыз язмышы мәсьәләләре уйландыра. Соңрак З.Бигиевның вафат булуын белгәч, Г.Тукай бик тә борчыла, шундый кайгылы көннәрендә, аңа багышлап, әлеге җыентыкта урын алган “Мәрхүм Мөхәммәтзаһир әфәндегә” дигән мәрсия иҗат итә.

Китапка әсәрләре кертелгән язучы-шагыйрьләр турында мәгълүмат туплаган вакытта, шактый яңалыклар белән таныштым. Без Р.Фәхретдинов дип белгән язучының кайбер әсәрләрен Гафил бине Габдулла, ә В.В. Радловның Мөстәшәрык (Шәрык белгече- авт.) тәхәллүсе астында бастыруларын, ә М.Укмасиның Миргазиз Каюм улы Зәбиров булуын белдем. Шунысы кызганыч: үзенең “Бәхет” дигән ике генә строфалы шигырендә бәхетсезлегеннән яр буенда моңаеп утыручы кыз баланы сурәтләгән Мирсаяф Кәримбаев һәм яшьлекнең кадерен белергә өндәгән “Нәүмид” (өметсез-авт.) әсәренең авторы — Мөхәммәт псевдонимы белән йөргән Гариф Гаидев турында мәгълүматлар табылмады.

Йомгаклау

Г.Тукайның “Мәктәптә милли әдәбият дәресләре” дәреслек-хрестоматиясе- чын мәгънәсендә кыйммәтле хәзинәгә тиң хезмәт, чөнки әлеге җыентык мәктәп-мәдрәсәләр тарихында әдәбият укытыла башлау, югары сыйныфлар өчен әдәбият тарихы һәм теориясе буенча  дәреслекләр  төзелү, әдәбият укыту методикасын эшләү өчен этәргеч һәм нигез булган. Җыентыкка кергән әсәрләрнең бер өлеше (Г.Тукайның “Исемдә калганнар”, Ф.Кәриминең ”Салих бабайның өйләнүе”, З.Бигиевның тәрҗемәи хәле, З.Һадиның “Мәгъсүм”, Г.Исхакый, М.Гафури, С.Рәмиев, Ф.Әмирхан һ.б. әсәрләре һәм К.Насыйри туплаган мәкаль-әйтемнәр) бүгенге көн дәреслекләренә кертелүе белән дә үзенчәлекле. Димәк, ул әсәрләр бүген дә безгә, ягъни укучыларга этик һәм эстетик тәрбия бирә.

Фәнни — тикшеренү эше белән шөгыльләнгәннән соң, мин түбәндәге нәтиҗәләрне ясадым:

1. Г.Тукайның “Мәктәптә милли әдәбият дәресләре” дәреслек-хрестоматиясе белән танышкач, аның чын мәгънәсендә балалар психологиясен аңлап эш итүче дәреслек авторы булуына инандым.

2. Әлеге китап басылып чыгу башка иҗатчылар өчен дә әйбәт үрнәк, балаларга сүз сәнгате ярдәмендә белем һәм тәрбия бирүдә бик кирәкле җыентык булуын, шуның белән Г. Тукайның мәктәптә татар әдәбиятын системалы рәвештә өйрәнә башлауга нигез салуына төшендем.

3. Җыентыкка Г.Тукай матур әдәбиятның иң гүзәл әсәрләрен җыеп, яшь буында милләтебезнең әдәби җәүһәрләренә мәхәббәт тәрбияләү теләге белән сугарылган XX йөз башы татар әдәбияты анталогиясен тәкъдим итә.

Җыентыкка кергән әсәрләрнең авторларын бүгенге көндә дә актуаль булган мәсьәләләр- халкыбызның киләчәге, туган телебезнең, мәдәниятебезнең язмышы борчый. Бүгенге вәзгыятебездә дә XX гасыр башындагы чор белән уртаклыклар байтак. Җәмгыятьтә хөкем сөргән битарафлык, мәдәниятебезне юкка чыгару (шул исәптән Тукаебыз яшәгән “Болгар” номерларын җимерү) безнең рухи бушлыгыбыз түгелмени?! Бөек әдипләребез милли әдәбият һәм мәдәниятебезне, җил-яңгыр тидермичә, безгә бүләк итеп калдырганнар икән, без дә аны, түкми-чәчми саклап, киләчәк буыннарга тапшырырга бурычлы.

Файдаланылган әдәбият исемлеге

  1. Әминев А.Г. , Әдһәмова Г.М. Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы. — Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 1986. – 230 б.

  2. Газизова Н. Габдулла Тукай. Казан: Раннур” нәшрияты, 2001. – 383 б.

  3. Гафури М. Әсәрләр. Дүрт томда: 3 т. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1983. — 369 б.

  4. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы: Методик кулланма. — Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2000. 335 б.

  5. Татар әдәбияты тарихы. 6 томда: 3 т. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1986. – 599 б.

  6. Тукаев Г. Мәктәптә милли әдәбият дәресләре. — Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2000. – 151 б.

  7. Тукай һәм ХХ гасыр мәдәнияте. Шагыйрьнең 110 еллыгына багышланган халыкара конференция материаллары. Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 1997. – 322 б.

Г.Тукай мәктәп-мәдрәсә дәреслекләре авторы

Арча муниципаль районы МБГБУ

«Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе

Рәхимова Рүзилә — 10 нчы сыйныф укучысы

Фәнни җитәкче : Әхмәтгалиева Эльмира Алис кызы- татар теле һәм әдәбияты укытучысы

  1. Кереш

Тукай иҗаты үлемсез һәм иксез – чиксез. Ул татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәгеннән аерылгысыз. Татар халык шагыйре Г.Тукай – әдәбиятыбыз күгендәге иң якты, иң кадерле шәхесләрнең берсе. Дөрестән дә, татар әдәбияты үсешенә Г.Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм ияләрен табу кыен.

Мин эшемнең темасын “Габдулла Тукай мәктәп – мәдрәсә дәреслекләре авторы” дип билгеләдем. Һәм үз алдыма Г.Тукайның педагогик эшчәнлегенең юнәлешләрен билгеләү һәм аның мәктәп һәм мәдрәсәләр өчен дәреслекләр язуының сәбәпләрен ачыклауны максат итеп куйдым. Әлеге максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:

  • Г. Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән танышу;

  • мәктәп һәм мәдрәсәләр өчен дәреслекләр язуының сәбәпләрен ачыклау;

  • шагыйрьнең татарларда беренче әдәбият дәреслекләрен, уку китапларын дөньяга чыгаруда куйган эшчәнлеген өйрәнү;

Югарыда әйтелгән максат һәм бурычларга ирешү өчен миңа түбәндәге метод һәм алымнар ярдәм итәчәк:

  • фәнни-теоретик тикшеренү методы;

  • автобиографик, тарихи мәгълүматларны өйрәнү;

  • төрле чыганаклар белән эшләү алымы.

Темабызның өйрәнү объекты – Г.Тукай – мәктәп – мәдрәсәдәреслекләре авторы.

Өйрәнү предметы – Г.Тукайның педагогика өлкәсенә керткән эшчәнлеге.

Теманың актуальлеге .

Татар әдәбиятының күренекле вәкиле булган Г.Тукай мәшһүр сүз сәнгате остасы, танылган җәмәгать эшлеклесе, үткен публицист һәм бөек педагог та иде. Аның иҗтимагый-педагогик эшчәнлеге дә зур сәяси әһәмияткә ия булып тора. Ул XX гасыр башында рус җәмәгатьчелек фикере һәм рус педагогикасы фәне йогынтысы астында яшь буынны укыту һәм тәрбияләү мәсьәләләре буенча эшчәнлек күрсәтә, халыкка аң-белем бирү өчен патша даирәләренә, татар реакционерларына каршы кискен көрәш алып бара. Шагыйрьнең бу өлкәдә башкарган эшчәнлеге, хезмәтләре татар халкының педагогик фикере үсеше тарихында билгеле урын алып тора.

Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык – безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Тукай шәхесенең, ул иҗат иткән рухи байлыкның еллар узган саен әһәмияте арта гына бара.

Эзләнү эшләрен башкарганда, мин Габдулла Тукайның иҗаты, аның мирасы белән таныштым. Аның яшь буынны укыту һәм тәрбияләү мәсьәләләре, халыкка аң-белем тарату, татар милли культурасын баету буенча бик күп хезмәтләр башкаруын белдем.Һәм бу мине эзләнү эше белән шөгыльләнергә этәрде. Тулырак белер өченФ.Ф.Исламов, И.Нуруллин, Ф.Әгъзәмов, Н.Лаисов, Н.Хисамов, Д.Заһидуллина хезмәтләрен өйрәндем, мин үземне кызыксындырган сорауларга җавап табарга тырыштым. Эзләнү эшемне тәмамлаган вакытта инде үзем өчен бик бай материал тупладым. Хәзер шуны сезгә дә тәкъдим итәм.

2. Төп өлеш.

2.1. Г.Тукай дөньяви тәрбия һәм яңа укыту үзенчәлекләре ягында.

Г.Тукайның татар хезмәт ияләре арасында халык мәгарифен таратуда, яңа тип мәктәпләр булдыру өчен көрәштә, татарлар арасында педагогик фикерне үстерүдә, туган телебездә төрле дәреслекләр һәм уку китаплары төзүдә хезмәтләре гаҗәеп зур. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү методлары, максатлары һәм чаралары шагыйрьнең махсус язылган педагогик хезмәтләрендә һәм публицистик мәкаләләрендә генә түгел, ә аның поэтик әсәрләрендә, бөтен әдәби мирасында киң чагылыш тапкан. Г.Тукай гомере буе яшь буынны туган илен ихлас күңелдән яратучы, белемгә омтылучы итеп тәрбияләргә, балаларга гомуми белемне ана телендә бирүне тәэмин итәргә омтылган. Ул — әдәби-педагогик эшчәнлегенең башлангыч чорында татар мәгърифәтчеләренең идеясен пропагандалаган шагыйрь. Иске мәдрәсәләрдәге укыту-тәрбия бирүнең чын мәгънәсен тирән аңлаган. Шагыйрь «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?», «Авыл мәдрәсәсе» кебек шигырьләрендә андагы укыту-тәрбия системасының, кеше шәхесен төрлечә кимсетүгә, кыйнауга, дини эчтәлекле китапларны аңламыйча ятлауга корылган булуын ачык чагылдырган, бу төр уку йортларында балаларның аңы зәгыйфьләнүенә, тупаслануына, имгәтелүенә, сәламәтлекләре какшавына, әхлаклары бозылуына әрнегән.

Г.Тукай татар революцион-демократлары белән бергә мәктәпләрне чын мәгънәсендә гомуми белем бирү мәктәпләре итеп үзгәртеп кору өчен көрәшкән. Ул дөньяви тәрбия ягында булган һәм яңа Европа тибындагы мәктәпләр, милли мәктәпләр генә түгел, катнаш мәктәпләр (реаль училищелар, гимназияләр) булдырырга теләгән. Ул иске татар мәдрәсәләре һәм мәктәпләре программаларын, анда укытуның торышын һәм аларның укытучыларын тәнкыйтьләп чыккан. «Мәктәп һәм школа» (1912) шигырендә шагыйрь рус мәктәбен татар мәктәбе белән чагыштыра. «Школада — тормыш, мәктәптә — дин», — дигән фикерне әйтә. Шагыйрь яшьләрне тәрбияләү һәм мәктәпләргә реформа үткәрүгә багышланган шигырьләр һәм публицистик мәкаләләр язу белән генә чикләнеп калмый, педагогика өлкәсендә дә даими эшли. Ул бер кечкенә кызны дөрес тәрбияләү белән кызыксынган ике хатын-кызның хат алышуы формасында иҗат ителгән «Ана мәктүбләре» (1907) дигән әсәрен яза һәм анда яшь буынны тәрбияләү буенча аналарга педагогик киңәшләр бирә.

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә ана теленең ролен тирән аңлый шагыйрь. Шуңа күрә халыкта, балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләргә, китап укырга кызыксынуларын үстерергә омтыла. «Татарча сарыф, нәхү язучыларга ихтар» (1911) дигән мәкаләсендә татар теленең эчке законнарын исәпкә алмыйча ясалма рәвештә генә телгә грамматик категорияләр кертергә омтылучыларны Г.Тукай ачы тәнкыйтьли, үзенең туган телен кимсетеп, гарәп, төрек телләрен өстен күрүчеләрне гаепли, телнең халык тормышы һәм үсеше белән нык элемтәдә булуын исбатлый.Г.Тукай ана телендә гомуми белем бирү мәктәпләрен булдыру, ана телен тулы хокуклы итеп торгызу өчен көрәшеп яши, яшь буынны рус халкы культурасына якынайтырга омтыла, татар һәм рус халыклары арасындагы бәйләнешләрне үстерергә тырыша, туган халкын тугандаш рус халкыннан өйрәнергә өнди. Бу яктан ул үзе дә яшьләр өчен үрнәк булып тора: Уральск мәдрәсәсендә белем алган вакытында параллель рәвештә рус классында да укый, рус әдәбиятының күренекле вәкилләре А.Пушкин, М.Лермонтов, Л.Толстой, М.Горький әсәрләрен яратып өйрәнә, аларның күпләрен татарчага да тәрҗемә итә. Шагыйрь, рус классын тәмамлаганнан соң, мәдрәсәдә укучы кайбер шәкертләргә билгеле дәрәҗәдә рус теленнән белем дә бирә. 1903-1904 елларда шагыйрьнең Уральск шәһәренең бер мәктәбендә укытучылык итүе дә билгеле.

2.2. Әдәбият һәм уку дәреслекләрен төзүдә шагыйрьнең өлеше

Халык мәгарифе өлкәсендәге алдынгы педагогик фикер иясе, бөек рус педагогы К.Д.Ушинскийның педагогик системасында аеруча якты чагылыш тапкан. Г.Тукай мәктәпләрнең алдынгы тәҗрибәсен гомумиләштерә, рус педагоглары К.Д.Ушинский, Л.Н. Толстойлар эшчәнлегенә югары бәя биргән һәм дәреслекләр һәм уку китаплары төзегәндә аларның хезмәтләреннән киң һәм урынлы файдаланган. 1909 елда ул укыту-тәрбия материаллары бер системага салынган «Яңа кыйраәт» («Яңа уку») дигән беренче дәреслеген дөньяга чыгара. Башлангыч мәктәп өчен эшләнгән бу уку китабында 64 кыска хикәя,проза белән язылган берничә мәсәл,16 шигырь урнаштырыла. Хикәятләрнең күбесе гарәп,төрек һәм урыс язучыларыннан тәрҗемә итеп алына.1910 елда Г.Тукай хрестоматиянең икенче басмасын эшли һәм бу китап 1918 елга кадәр ел саен бастырыла . Шагыйрьнең «Туган тел», «Пар ат», «Туган авыл», «Шүрәле» кебек әсәрләренең дә анда урын алуы максатка бик ярашлы. Балаларны туган илне, туган җирне, туган якны, туган телне сөяргә өйрәтү ягыннан алар аеруча әһәмиятлеләр.

Дәреслеккә кертелгән «Эш», «Япон хикәясе», «Ике сабан», «Эш беткәч уйнарга ярый» кебек әсәрләрендә Г.Тукай кеше тормышында хезмәтнең яшәү чыганагы булуын ассызыклап билгеләп үтә, балаларны тырышып укырга өнди. Бу дәреслектә урын алган «Чыршы», «Җил илә кояш», «Җәй», «Яз» кебек һәм башка фәнни-популяр характерда табигатькә багышланып язылган мәкаләләр, хикәяләр балаларда туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләргә һәм тирә-якны танып белергә булышлык итәләр. Аның «Кояш», «Яңгыр», «Һава», «Су», «Елның дүрт фасылы» һәм башка мәкаләләре балаларга галәм турында дәрес, фәнни белем бирү, яшь буында дөньяга материалистик караш формалаштыру ягыннан бик әһәмиятле. Ул замандагы алдынгы укытучылар тирән эчтәлекле һәм методик күрсәтмәләргә бай булган бу дәреслеккә югары бәя бирәләр. Аның ел саен басылып чыгуы да күп нәрсә турында сөйли. 1913 елны Уфада уздырылган укытучылар киңәшмәсендә «Яңа кыйраәт» дәреслеге беренче премиягә лаеклы була һәм мәктәптә кулланылырга тиешле тулы хокуклы дәреслек дип билгеләп үтелә.

Бу дәреслек балалар өчен татар телендә китаплар бастырып чыгару өлкәсендә беренче адым, беренче карлыгач буларак та әһәмиятле. Уку китабы буларак ул мәктәпләрдән «Кисекбаш», «Иман шарты» тибындагы һ.б. реакцион эчтәлекле идеяләр пропагандалаучы китапларны кысрыклап чыгаруда җитди роль уйнады. Укыту методикасын камилләштерүдә Г.Тукайның хезмәте шулай ук зур. Ул дәрестә яңа материалны үзләштерүнең балаларның белемен үстерүдә әһәмиятле шарт булуын билгеләп үтте. Дәреслеккә язган сүз башында текстны укыганнан соң, балалар алдында аларны тирән уйланырга мәҗбүр итәрлек сораулар куярга кирәклеген, балаларның укыган текст эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләп бирергә тиешлекләрен укытучыларга кисәтте. Мондый методик тәкъдимнәре белән Г.Тукай иске мәктәпләрдә кулланылып килгән ятлау-схоластика методикасына кискен һөҗүм ясады.

Г.Тукай, К.Д.Ушинский үрнәгендә татар мәктәбе тарихында беренчеләрдән булып, аңлатмалы укуның әсәр эчтәлеген тирән аңларга ярдәм итүе турында төшендерде. Укытучыларга, аңлатмалы уку методикасын тизрәк үзләштерергә ярдәм итү максатыннан чыгып, «Картайган арыслан» хикәясе буенча әңгәмә үткәрү үрнәген бирде. «Яңа кыйраәт» дәреслегенең уңышы белән дәртләнгән Г.Тукай әдәбият буенча уку китабы төзүгә зур көч сала. 1910 елда аның «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» исемле китабы дөнья күрә. Татар культурасы тарихында әдәбияттан беренче уку китабы булган бу хезмәт Октябрь инкыйлабына кадәр дә, революциядән соңгы беренче елларда да татар әдәбияты буенча бердәнбер дәреслек буларак хезмәт итте.

Дәреслекнең кереше Г.Тукай тарафыннан язылып, анда китап белән эшләү буенча укытучыларга шактый методик киңәшләр бирелә, балалар әдәбияты турында төпле фикерләр әйтелә. Бу дәреслектә Г.Тукайның 12 шигыреннән тыш, «Исемдә калганнар» дигән автобиографик характердагы хикәясе, аның тәрҗемәсендә А.С.Пушкинның «Алтын әтәч турында әкияте»ннән өзек, алдынгы карашлы татар язучыларының шигырьләре, хикәяләре, поэмаларыннан өзекләр, К.Насыйри туплаган мәкальләр һәм әйтемнәр бирелгән.

Г.Тукайның хрестоматиягә кертелгән «Шүрәле», «Су анасы», «Япон хикәя»се кебек һ.б. иҗат җимешләре, М.Гафуриның «Электр фонарена хитаб», «Яшь гомер» кебек әсәрләре югары художестволы һәм тирән идеяле булулары, аерым дидактик бурычларны үтәүләре белән башка материаллардан шактый аерылып торалар. Әдәбиятның тәрбияви әһәмиятен тирән аңлаган шагыйрь дәреслеккә кертелгән әсәрләр ярдәмендә яшь буынга тирән белем, дөрес тәрбия бирү мөмкинлекләрен чагылдырырга омтылган. Әдәбият буенча төзелгән хрестоматиянең гади, җанлы, образлы тел белән язылырга тиешлеген аңлатты. Хрестоматиягә язылган кереш сүзендә Г.Тукай мәктәп дәреслекләренә балаларның яшь үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәләрен исәпкә алып, аларга аңлаешлы булган, сәнгатьчә эшләнгән әсәрләрне генә кертергә киңәш итте. Балаларның дөньяга карашын формалаштыру, аларда тормышка актив мөнәсәбәт, белемгә омтылыш, авырлыкларны җиңүгә ихтыяр тәрбияләү максатында әдәбияттан урынлы һәм эффектлы файдаланырга өндәде. Яшь буында әдәбиятка, китапка мәхәббәт тәрбияләргә омтылган.

Хрестоматиягә туган илгә, хезмәт халкына тирән мәхәббәт белән сугарылган шактый гына әсәрләр кертелгән. Гомумән бу дәреслектә дә автор балаларга эстетик, әхлакый, патриотик тәрбия бирүне беренче планга куя. Ул милли әдәбият дәресләрен педагогиканың җиңелдән авырга бару принципларына нигезләнеп төзелүе шарт булуы турында кисәтеп үтә.

«Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» туган тел һәм әдәбият буенча Г.Тукай төзергә планлаштырган китапларның беренчесе була. Вакытсыз үлем бөек әдипкә хрестоматиянең икенче кисәген тудырырга ирек бирми. Шагыйрь бу кисәкне киңрәк итеп төзергә, анда мәшһүр кешеләрнең тормыш хәлләре һәм рәсемнәре белән беррәттән, халыкның иҗтимагый тормышын һәм тарихын күрсәтү, рәсемнәрне урнаштыруны да планлаштырган була. Г.Тукай төзегән бу уңышлы дәреслекләр татар буржуазиясен, патша хөкүмәте ялчыларын да куркуга сала. Г.Тукай яшәгән чорда мәктәп һәм мәдрәсәләрдә балаларга белем һәм тәрбия бирү, туган телгә һәм әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү мәсьәләсе аеруча йомшак була. Моны тирән аңлаган шагыйрь балаларның өйдә китап укуларын юлга салырга омтыла. Зур булмаган вакыт эчендә Г.Тукайның төрле яшьтәге балалар өчен язылган 80 шигыре, 8 поэмасы һәм әкияте, 50 проза әсәре дөнья күрә.

1908-1912 елларда балаларга өйдә уку өчен Г.Тукай үз әсәрләрен туплап түбәндәге исемдәге 6 җыентык бастырып чыгара: «Юаныч» (1908), «Энҗе бөртекләре» (1909), «Балалар күңеле», «Күңелле сәхифәләр» (1910), «Күңел җимешләре» (1911). «Җан азыклары» (1912). Аларда, шигырьләреннән башка, «Шүрәле», «Мияубикә», «Кәҗә белән сарык әкияте» кебек һ.б. зур күләмле әсәрләре дә урын алган. Бу җыентыкларга кертелгән әсәрләрдә нигездә хезмәт иясе халык массасының тормышы, уй-теләкләре, омтылышлары, авыл табигате һ.б. тасвирланды.

Г.Тукайның класстан тыш уку җыентыкларында халык авыз иҗаты әсәрләренең гүзәл үрнәкләре белән бергә А.Пушкин, М.Лермонтов, Л.Толстой, И.Крылов, Н.Некрасов кебек һ.б. рус әдәбияты классикларының әсәрләре дә тиешле урыннарын алганнар.

Шагыйрь рус балалар әдәбиятын даими рәвештә игътибар белән күзәтеп бара. Күп кенә әсәрләрен русчадан тәрҗемә итеп, яки русча текстлардан үрнәк алып яза. Г.Тукай тәрҗемәләре аша балалар атаклы рус язучыларының аерым әсәрләре белән таныштылар, рус халкының культурасына бермә-бер якынайдылар. Нәтиҗәдә татар балалар әдәбияты шактый баеган.

3.Йомгаклау

Г.Тукайның күп сандагы педагогик фикерләре, аерым алганда яшь буынны тәрбияләүдә мәктәпнең роле һәм бурычлары турындагы карашлары, ул төзеп чыгарган дәреслекләр, класстан тыш уку китаплары үз чорында гаять зур әһәмияткә ия булсалар, татар халкы педагогикасы фәне үсешендә дә алар зур роль уйнадылар. Бөек фикер иясенең педагогик карашлары безнең көннәрдә дә үзләренең актуальлекләрен саклыйлар, укытучыларның методик осталыкларын үстерергә, дөньяга карашларын киңәйтергә, яшь буынны гуманистик рухта тәрбияләргә ярдәм итәләр.

Г.Тукайның җыентыклары балаларның сөйләм культурасын, фикерләү сәләтләрен үстерүгә шактый ярдәм итте. Алар татар милли культурасын, педагогик фикерен баетуда шулай ук кыйммәтле чараларның берсе булып тордылар.

Гасырлар шагыйре Тукайга һәм аның иҗатына игътибарның кимегәне юк. Ул иҗат иткән заманнардан бирле тулы бер гасыр узып та актуальлеген югалтмаган рухи мирасы, туры сүзе һәм үзенчәлекле язмышы белән безнең буынны гына түгел, әле киләчәк заман кешесен дә үзенә тартып, җәлеп итеп торачагы шиксез. Шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен, иҗатының асыл мәгънәсе тагын да куәтлерәк һәм тирәнрәк ачыла бара, мөгаен, шуңадыр, Тукай бүген дә әдәбиятның алгы сызыгында кала бирә.

4. Кулланылган әдәбият

1.Г . Тукай . Әсәрләр: 5 томда. – Казан: Тат.кит. нәшр., 1985-1986.

2. Д.Заһидуллина. Мәктәптә  Тукай  дәресләре. – Мәгърифәт. – 1997. — 9 май.

3. Г . Тукай . Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2002. – 5б

4. Ибраһим Нуруллин,  Г . Тукай . – Казан: Тат.кит. нәшр., 1979. – 302б.

5. Мәктәп укучысына ярдәмлек.  Г . Тукай . Төзүчесе Нурания Газизова. — Казан “Раннур” нәшрияты, 2001 ел. – 380б.

6. Наип Лаисов.  Г . Тукай . — Казан: Тат.кит. нәшр., 1985. — 86б.

7. Тукай  турында хатирәләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1976.

8. Тукай  һәм XX гасыр мәдәнияте. – Казан: Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әзерләгән, 1997 ел.

9. Ф.Әгъзәмов. Ул һаман да замандаш:  Г . Тукай  – публицист, журналист. – Мәгърифәт. – 1996. — 26 апрель.

10. Ф.Әгъзәмов.  Тукай  – публицист. – Казан утлары. – 1985. — №1. Б.148-154.

Габдулла Тукай төзегән “Яңа кыйраәт” , “Мәктәптә милли әдәбият дәресләре” җыентыкларының әдәбиятыбыз үсешендәге әһәмияте

Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәре

аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче

11 урта гомуми белем мәктәбе

Бакирова Рәмилә — 8 нче класс укучысы

Фәнни җитәкче: Яруллина Илсөя Шәүкәт кызы –

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Кереш

2015 нче ел- Россия Федерациясендә Әдәбият елы дип игълан ителде. Бу елда без әдәбиятыбыз үсешенә тәэсир итүче авторлар, аларның әсәрләре турында күбрәк белергә, күбрәк өйрәнергә тиешле. “Габдулла Тукай төзегән “Яңа кыйраәт” , “Мәктәптә милли әдәбият дәресләре” җыентыкларының әдәбиятыбыз үсешендәге әһәмияте” дигән теманы сайлавым да очраклы гына түгел. Бу тема бүгенге көндә бик актуаль, чөнки Тукаебызның татар әдәбияты үсешенә керткән өлеше хисапсыз.

Фәнни эзләнүләрнең предметы— Г.Тукай төзегән “Яңа кыйраәт” , “Мәктәптә милли әдәбият дәресләре”җыентыклары.

Фәнни эшемнең максаты— Габдулла Тукай төзегән “Яңа кыйраәт” , “Мәктәптә милли әдәбият дәресләре” җыентыкларның әдәбиятыбыз үсешендәге әһәмиятен өйрәнү.

Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны билгеләдем:

  1. Габдулла Тукайның “Яңа кыйраәт” исемле уку китабы, “Мәктәптә милли әдәбият дәресләре” җыентыгы, аларның басылу тарихы, чордашларының фикерләре белән танышу.

  2. Габдулла Тукай төзегән җыентыклар турындагы фәнни мәкаләләр белән танышу.

Эзләнү эше барышында мин Г.Тукай җыентыклары турында шактый бай материал тупладым, Ф.Ф.Исламов, Р.Мәһдиев, Л.И.Минһаҗева, И.Х. Мияссарова хезмәтләрен өйрәндем, Г.Тукайның җыентыкларга язган кереш сүзе белән дә таныштым.

Бу эзләнү эшемдә мин уку әсбабларына карата “җыентык” һәм “хрестоматия” дигән төшенчәләр кулландым. Аңламалы сүзлектә: “Хрестоматия-әдәби әсәр үрнәкләрен үзенә туплаган, аерым авторларның әсәрләреннән өзекләр китерелгән уку китабы”,- дигән билгеләмә бирелгән. Димәк, мин эзләнү эшемдә Г.Тукайның бөтен шигырь җыентыкларын түгел, ә уку әсбабы буларак тәкъдим ителгәннәрен генә яктырттым. Җынтыкларның әдәбиятыбыз үсешендәге әһәмиятен билгеләгәнче, аларның басылу, аларны җәмәгатьчелекнең кабул итүе кебек тарихи мәгълүматларны да өйрәндем.

1 нче бүлек. Җыентыклар тарихы

1909 нчы елда Тукай, үзе язган тезмә һәм чәчмә әсәрләрне туплап, “Яңа кыйраәт” исемле уку китабы чыгара. 9 нчы октябрь санында “Идел” газетасы хәбәр итә: “ Бу көннәрдә “Яңа кыйраәт” җыентыгы идарәбезгә килде.

Яңа кыйраәт” мәктәп балаларына махсус бер дәрес китабы улып, гаять гыйбрәтле вә файдалы, көлке, кыска-кыска кинаяләр, гаять ләззәтле шигырьләрдән гыйбарәт. Шигырьләрнең мәгънәле вә ләззәтле булуы Габдулла Тукаев әсәрләре идекеннәндер. Әсәр Казанда “Үрнәк” матбагасында табгы ителмеш”

1910 нчы елның 5 нче октябрендә “Яңа кыйраәт” җыентыгының икенче басмасы дөнья күрә. Җыентыкка моңарчы төрле җирләрдә дөнья күргән һәм шул исәптән беренче басмадан да алып, 25 исемдәге әсәр кертелгән: “Елның дүрт фасылы” (Боз һәм кар эрде…), “Беренче мәртәбә мәктәпкә бару”, “Әлифба”, “Баланың ата-анасын сөюе”, “Тыш якка карап кына хөкем итмә”, “Үзең белгәнне кешедән сорама”, “Гадәләт”, “Яхшылыкка яхшылык”, “Ике сабан”, “Һәркем эштә”, “Һәр нәрсәнең үз урыны бар”, “Әтәч һәм асрау кызлар”, “Кыш” (Кыш декабрь аеннан башлана…), “Көз” (Кояш көннән- көн түбән…), “Җәй” (Июнь аеннан җәй башлана…), “Яз” (Яз май аеннан башлана…), “Елның дүрт фасылы” (Елның тәүлеге дүрт фасылга бүленәдер…), “Җир”, “Су”, “Һава”, “Кояш”, “Чыпчыклар һәм Кызылтүш”, “Тоз һәм Болыт”, “Тургайлар ашыймыз” , “Чылбырдагы эт”.

Үзенең бу җыентыкка кергән әсәрләре турында Тукай болай яза: “… Балада ата-анасына мәхәббәтне көчләндерү. Аннан… туган тел вә әдәбиятымызга мәхәббәт уяту… дөнья вә табигать хакында уйлату һәм аны сөйдерүне күгә алу… балаларны эш вә иҗтиһадка тәргыйб итү.

Аннан соң мотлак рәвештә берничә мәсәлләр язып үткәч, балаларга галәме табигатьнең һәртөрле хәл вә эшләрен күрсәтер өчен (балаларга бераз күңелсезрәк булса да), “Кояш”, “Җир”, “Су”, “Һава”, “Елның дүрт фасылы” кеби фәнни вә гыйльми мәкаләчекләр язылды”,- дип, китапның максатын әйтә”.

Матбугат эшләре буенча Баш идарә Петербургка җибәргән отчетында (“1910 елда империядә мөселман матбугаты”) бу дәреслек- хрестоматия турында түбәндәгеләрне хәбәр итә : “Керештә Тукай китапның планын аңлата һәм аерым әсәрләр ярдәмендә укучыларда мондый хисләр тәрбияләү максатын куя:

1.Алланы ярату;

2.Табигатьне ярату;

3. Ата-ананы ярату;

4.Туган телгә һәм әдәбиятка мәхәббәт;

5.Хезмәтне ярату;

6. Милләткә һәм милли хисләргә мәхәббәт.

Шура” журналының 1 нче ноябрь санында “Яңа кыйраәт” җыентыгына аннотация басылып чыга: “Яңа кыйраәт”- Габдулла Тукаев әсәре улып, балалар укыр өчен күңелле хикәятләр вә гүзәл шигырьләр җыелмыштыр. Ушбу китап Казанда “Мәгариф” тарафыннан нәшер улынмыштыр”.

1910 нче елда Габдулла Тукай “Мәктәптә милли әдәбият дәресләре” исемле икенче китабы өстендә эшли. Бусына инде, үз язганнары белән чикләнмичә, шул заманның талантлы шагыйрь һәм прозаикларыннан уңышлы һәм мәктәп балалары өчен лаеклы дип тапканнарын сайлап алып кертә. Китап 18 нче декабрьдә басылып чыга.

Китапның титул битендә Тукайның:

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле,

Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы,-

дигән юллары китерелгән.

Китапка сүз башында (“Мөкаддәмә”дә) автор болай ди:

Үземезнең яңа үсеп килмәктә булган милли әдәбият бакчамыздан җыеп, ….ушбу “Мәктәптә милли әдәбият дәресләре” китабыны тәртип иттем. Сабый балаларымызның кулына … шушы китап кеби чәчәк бәйләмнәре бирелергә тиештер.

Кечкенәдән гүзәл нәрсәләр укыган балаларның күңелләре дә назик вә ләтыйф булып, анчак гүзәл вә мөкаддәс нәрсәләрне генә сөючән буладыр”.

Бу җыентыкка Тукайның: “Мөкаддәмә” (“Үземезнең яңа үсеп килмәктә…”), “Гомер юлына керүчеләргә”, “Исемдә калганнар”, “Туган җиремә”, “Мәрхүм Мөхәммәтзаһир әфәндегә”, “Тәәссер”, “Пәйгамбәр”, “Бәйрәм вә сабыйлык вакыты”, “Үз-үземә”, “Хикмәтле әтәч” (“ Алтын әтәч” тән), “Кемнән ярдәм эзләргә” исемле әсәрләре кертелгән, китапта тагын Ф.Әмирхан, Ф.Кәрими, К.Насыйри, В.Радлов, Ш.Шәрәф, Р. Фәхретдинов, Дәрдмәнд, Г.Исхакый, З.Һади, М.Гафури, Г.Баруди, Н.Думави, С.Рәмиев һ.б әсәрләре дә урын алган.

Казан губерния канцеляриясенең Эчке эшләр министрлыгына язган отчетында бу хрестоматия турында болай диелгән: “Тукайның “Мәктәптә милли әдәбият дәресләре” исемле китабы белән (махсус дәреслек- хрестоматия) укучыларны “төрки” белән, матур әдәбият сыйфатында таныштыруга нигез салынды. Бу хрестоматия хәзерге татар язучыларының иң әйбәт әсәрләреннән өзекләрне эченә алган”.

Ләкин шунда ук китапны тар, милли чикләнгәнлектә гаепли.

Матбугат эшләре буенча Баш идарәдә дә бу хрестоматия турында : “Мәктәпләрдә уку китабы буларак, Ватанны ярату, Россиягә мәхәббәт тәрбияләү бурычы куелмаган һәм бу турыда бер урында да искә алынмый”,- дип, китапта әйтергә теләгән фикерне берьяклы аңлап, Петербургка хәбәр ителә.

Китап таралып, ун көн үтү белән Г.Ибраһимов тәнкыйть мәкаләсен бастырып чыгара.

Милли әдәбиятыбызның мәктәп сыйныфында тәдрис кыйлына башлаган һәр аңлы бәндәмез көтә, сагына иде… Бу бабта Габдулла әфәнде Тукаев тарафыннан беренче адым ясалды… Әсәрне исеме кадерле вә җәлбе дикъкать. Мөкаддәмә дә бик вә бик өмидле”,- ди дә, әсәрнең эче белән танышу күңелсез тәэсир калдыра, дип, тәнкыйть фикерләрен яза. Бигрәк тә ул тәрҗемә әсәрләренең күп булуын ошатмый. Тик шулай да ахырдан: “ Бу ноксаннар бу әсәрнең кыйммәтен … җуймый…. Бу… адымы өчен Габдулла әфәндегә.. рәхмәт…. әйтергә мәҗбүрбез”,- дип тәмамлый.

Бу мәкалә басылган көнне Галимҗан Ибраһимов Тукай номерына барганлыгы билгеле. Бу вакыт анда Гыйльметдин Шәрәф, Галиәгар Камал, Ибраһим Кули һәм тагын берничә кеше була. Сүз мәкаләгә күчкәч, бәхәсләшеп тә алалар. Тукай болай ди: “Сез бик инсафлы язгансыз… Сезнең бу фельетоныгыз- минем хакта первый отрицательный мәкалә”.

Тукайның талантын таныган кайбер иптәшләре шагыйрьнең мондый “вак-төяк” белән мавыгуын хупламаганнар. Андый битәрләүләргә аз гына да илтифат итмичә, шагыйрь гаять җитдилек белән шушы юнәлештә эшли бирә. Күрәсең, ул бу эшнең кирәклегенә бик нык ышанган. Җитмәсә, гыйбрәт тә бар: бөтен дөньяга танылган әдип Л.Н.Толстой вак хикәяләр язган, әлифбалар төзегән һәм бу эшен роман һәм повестьлар язудан түбән куймаган.

Усад авылында мөгаллим булып эшләүче Сәгыйть Сүнчәләйгә хатында Тукай “Минем мәктәп китапларыма керешкәнемне “жәл” дисең. Алай түгел, мин мәктәпләребезнең хәл теле илә миннән ярдәм көткәнен күрдем. Мин моңа салкын кан белән карый алмадым. Мәктәп китаплары язарга башладым“ ,- дип яза.

2 нче бүлек. Габдулла Тукай төзегән җыентыкларның әдәбиятыбыз үсешендәге әһәмияте

Габдулла Тукай иҗатында балаларга атап язылган шигырь, хикәя һәм әкиятләр байтак. Шагыйрь, гүя михнәтле балачагыннан үч алып, сабыйларга үзе иҗат иткән җәүһәр – якуттай әсәрләрен өләшеп, аларны шатландырырга, тормышларын бизәргә һәм ямьләндерергә омтыла. Ул гына да түгел, Тукай яшь буынны тормыштагы киләчәк авырлыкларны җиңәргә, нык ихтыярлы булып үсәргә, бирешмәскә өнди, чынбарлыкны матурлап тормыйча, ничек бар шулай гәүдәләндерә.Моңа, Г.Тукай җыентыклары белән танышканнан соң, ныклап инанасың. Җыентыклар тормышка яңа гына аяк баскан үсмерләргә, мәктәп-мәдрәсәләрдә укучы балаларга махсус атап нәшер ителгән.

Фәндә 1905 елгы революциядән соңгы елларны милләтнең җанлану, уяну һәм чәчәк ату еллары дип билгелиләр. Инкыйлап романтикасы белән рухланган, дистә еллар дәвамында милли изүдән, коллыктан җәфа чиккән татар яңа тормышка өмет белән карый башлый. Милли сәнгать, матбугат һәм мәгърифәт нык үсеш ала. Әмма, озак та үтми, көч туплап өлгергән реакция яңадан һөҗүмгә күчә һәм …. тернәкләнеп килүче, милли горурлыгыбыз булган байтак өлкәләрдәге казанышларны җимереп ташлый. Илдә кара реакция еллары башлана. Гәзит-журналлар ябыла, мәктәп-мәдрәсәләребез тузгытыла, байтак дин әһелләре, хөр фикерле язучылар, журналистлар, һәм җәмәгать эшлеклеләре кулга алына. Бу шартларда кайбер татар зыялылары шушы фаҗигаләр нәтиҗәсендә тетрәнүдән соң, төшенкелеккә бирелеп, карашларыннан ваз кичәләр һәм, бездә мәгърифәт тә юк, әдәбиятыбыз да юк, әдипләребез дә юк, дип тәмам өметсезлеккә төшәләр.

Г.Тукай моны йөрәгенә якын алып, гарьләнеп, үзенең замандашларыннан күренекле әдипләрнең, җәмәгать эшлеклеләренең әсәрләреннән җыентык туплый.

Шунысы әһәмияткә ия, әлеге бер карашка җыйнак кына кына күренгән җыентыкларга Габдулла Тукай матур әдәбиятның иң гүзәл әсәрләрен җыеп, яшь буынга милләтебез белән горурлану, аның әдәби җәүһәрләренә мәхәббәт тәрбияләү теләге белән сугарылган- чын мәгънәсендә егерменче йөз башы татар әдәбияты антологиясен тәкъдим итә.

Татар хезмәт ияләре арасында халык мәгарифен таратуда, яңа тип мәктәпләр булдыру өчен көрәштә, татарлар арасында педагогик фикерне үстерүдә, туган телебездә төрле дәреслекләр һәм уку китаплары төзүдә Г.Тукайның хезмәтләре гаҗәеп зур. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү методлары, максатлары һәм чаралары Г.Тукайның махсус язылган педагогик хезмәтләрендә һәм публицистик мәкаләләрендә генә түгел, бәлки аның поэтик әсәрләрендә, бөтен әдәби мирасында киң чагылышын тапты.Г.Тукай гомере буе яшь буынны туган илен ихлас күңелдән яратучы, белемгә омтылучы итеп тәрбияләргә, балаларга гомуми белемне ана телендә бирүне тәэмин итәргә омтылды.

Г.Тукай балаларга дөньяви белемнәр бирү белән бергә аларда намуслылык, кешелеклелек кебек гүзәл сыйфатлар тәрбияләргә, аларда патриотик һәм интернациональ тойгылар формалаштырырга омтыла. Туган җирне, сөекле Ватанны, гади хезмәт иясе массасын ярату кешеләрдәге патриотик тойгыларның башлангычы булуын тирән аңлаган шагыйрь күп кенә әсәрләрендә туган ягына, аның матур табигатенә, уңган кыз һәм егетләренә, тапкыр малайларына җылы мөнәсәбәтен белдерде. Матди байлыкларны тудыручы хезмәткә дан җырлаган шагыйрь яшь буынны хезмәт белән тәрбияләүнең әһәмияте турында даими төшендереп килде, хезмәтне кешенең акыл һәм әхлак тәрбиясендәге кыйммәтле чыганак итеп таныды, аны кешенең кеше булуы өчен зарури бер чара итеп карады.

Шагыйрьнең «Туган тел», «Пар ат», «Туган авыл», «Шүрәле» кебек әсәрләренең дә җыентыкларда урын алуы максатка бик ярашлы. Балаларны туган илне, туган җирне, туган якны, туган телне сөяргә өйрәтү ягыннан алар аеруча әһәмиятлеләр.

Дәреслеккә кертелгән «Эш», «Япон хикәясе», «Ике сабан», «Эш беткәч уйнарга ярый» кебек әсәрләрендә Г.Тукай кеше тормышында хезмәтнең яшәү чыганагы булуын ассызыклап билгеләп үтә, балаларны тырышып укырга өнди. Бу дәреслектә урын алган «Чыршы», «Җил илә кояш», «Җәй», «Яз» кебек һәм башка фәнни-популяр характерда табигатькә багышланып язылган мәкаләләр, хикәяләр балаларда туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләргә һәм тирә-якны танып белергә булышлык итәләр. Аның «Кояш», «Яңгыр», «Һава», «Су», «Елның дүрт фасылы» һәм башка мәкаләләре балаларга галәм турында дәрес, фәнни белем бирү, яшь буында дөньяга материалистик караш формалаштыру ягыннан бик әһәмиятле. Ул замандагы алдынгы укытучылар тирәнэчтәлекле һәм методик күрсәтмәләргә бай булган бу дәреслеккә югары бәя бирделәр. Аның ел саен басылып чыгуы да күп нәрсә турында сөйли. 1913 елны Уфада уздырылган укытучылар киңәшмәсендә «Яңа кыйраәт» дәреслеге беренче премиягә лаеклы була һәм мәктәптә кулланылырга тиешле тулы хокуклы дәреслек дип билгеләп үтелә.

Бу дәреслек балалар өчен татар телендә китаплар бастырып чыгару өлкәсендә беренче адым, беренче карлыгач буларак та әһәмиятле. Укыту методикасын камилләштерүдә Г.Тукайның хезмәте

шулай ук зур. Ул дәрестә яңа материалны үзләштерүнең балаларның белемен үстерүдә әһәмиятле шарт булуын билгеләп үтте. Дәреслеккә язган сүз башында текстны укыганнан соң, балалар алдында аларны тирән уйланырга мәҗбүр итәрлек сораулар куярга кирәклеген, балаларның укыган текст эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләп бирергә тиешлекләрен укытучыларга кисәтеп куя. Г.Тукай татар мәктәбе тарихында беренчеләрдән булып, аңлатмалы укуның әсәр эчтәлеген тирән аңларга ярдәм итүе турында төшендерде. Укытучыларга, аңлатмалы уку методикасын тизрәк үзләштерергә ярдәм итү максатыннан чыгып, «Картайган арыслан» хикәясе буенча әңгәмә үткәрү үрнәген бирде. Г.Тукайның хрестоматиягә кертелгән «Шүрәле», «Су анасы», «Япон хикәя»се кебек һ.б. иҗат җимешләре, М.Гафуриның «Электр фонарена хитаб», «Яшь гомер» кебек әсәрләре югары художестволы һәм тирән идеяле булулары, аерым дидактик бурычларны үтәүләре белән башка материаллардан шактый аерылып торалар. Әдәбиятның тәрбияви әһәмиятен тирән аңлаган шагыйрь дәреслеккә кертелгән әсәрләр ярдәмендә яшь буынга тирән белем, дөрес тәрбия бирү мөмкинлекләрен чагылдырырга омтылды. Әдәбият буенча төзелгән хрестоматиянең гади, җанлы, образлы тел белән язылырга тиешлеген аңлатты. Хрестоматиягә язылган кереш сүзендә Г.Тукай мәктәп дәреслекләренә балаларның яшь үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәләрен исәпкә алып, аларга аңлаешлы булган, сәнгатьчә эшләнгән әсәрләрне генә кертергә киңәш итте. Балаларның дөньяга карашын формалаштыру, аларда тормышка актив мөнәсәбәт, белемгә омтылыш, авырлыкларны җиңүгә ихтыяр тәрбияләү максатында әдәбияттан урынлы һәм эффектлы файдаланырга өндәде. Яшь буында әдәбиятка, китапка мәхәббәт тәрбияләргә омтылды.
Хрестоматияләргә туган илгә, хезмәт халкына тирән мәхәббәт белән сугарылган шактый гына әсәрләр кертелгән. Гомумән бу дәреслекләрдә автор балаларга эстетик, әхлакый, патриотик тәрбия бирүне беренче планга куя. Ул балаларның белемне укытучы ярдәмендә үзләре табарга тиешлекләре, милли әдәбият дәресләрен педагогиканың җиңелдән авырга бару принципларына нигезләнеп төзелүе шарт булуы турында кисәтеп үтә.«Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» туган тел һәм әдәбият буенча Г.Тукай төзергә планлаштырган китапларның беренчесе була. Вакытсыз үлем бөек әдипкә хрестоматиянең икенче кисәген тудырырга ирек бирми. Шагыйрь бу кисәкне киңрәк итеп төзергә, анда мәшһүр кешеләрнең тормыш хәлләре һәм рәсемнәре белән беррәттән, халыкның иҗтимагый тормышын һәм тарихын күрсәтү, рәсемнәрне урнаштыруны да планлаштырган була.

Г.Тукай төзегән бу уңышлы дәреслекләр татар буржуазиясен, реакционерларын гына түгел, патша хөкүмәте ялчыларын да куркуга сала. Г.Тукай яшәгән чорда мәктәп һәм мәдрәсәләрдә балаларга белем һәм тәрбия бирү, туган телгә һәм әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү мәсьәләсе аеруча йомшак була. Моны тирән аңлаган шагыйрь балаларның өйдә китап укуларын юлга салырга омтыла. Зур булмаган вакыт эчендә Г.Тукайның төрле яшьтәге балалар өчен язылган 80 шигыре, 8 поэмасы һәм әкияте, 50 проза әсәре дөнья күрә. Шагыйрь рус балалар әдәбиятын даими рәвештә игътибар белән күзәтеп бара. Күп кенә әсәрләрен русчадан тәрҗемә итеп, яки русча текстлардан үрнәк алып яза. Г.Тукай тәрҗемәләре аша балалар атаклы рус язучыларының аерым әсәрләре белән таныштылар, рус халкының культурасына бермәбер якынайдылар. Нәтиҗәдә татар балалар әдәбияты шактый баеды.Г.Тукайның җыентыклары балаларның сөйләм культурасын, фикерләү сәләтләрен үстерүгә шактый ярдәм итте. Алар татар милли культурасын, педагогик фикерен баетуда шулай ук кыйммәтле чараларның берсе булып тордылар.Г.Тукайның күп сандагы педагогик фикерләре, аерым алганда яшь буынны тәрбияләүдә мәктәпнең роле һәм бурычлары турындагы карашлары, ул төзеп чыгарган дәреслекләр, класстан тыш уку китаплары үз чорында гаять зур әһәмияткә ия булсалар, татар халкы педагогикасы фәне үсешендә дә алар зур роль уйнадылар. Бөек фикер иясенең педагогик карашлары безнең көннәрдә дә үзләренең актуальлекләрен саклыйлар, укытучыларның методик осталыкларын үстерергә, дөньяга карашларын киңәйтергә, яшь буынны гуманистик рухта тәрбияләргә ярдәм итәләр.

Җыеп әйткәндә, Г.Тукай- балалар өчен әдәбиятны беренчеләрдән булып өйрәнүче, тәнкыйть итүче, туплаучы да. Ул үзенә кадәр яшәгән һәм үз чорында иҗат итүче авторларның әсәрләренә күзәтү ясап, балалар әдәбиятының үсеш перспективасын билгеләүче, балалар өчен дәреслек- хрестоматияләр төзүче автор да.

Йомгаклау.

Бүгенге көндә компьютер һәм телевидение балалар тормышында зур урын алып тора. Әмма экраннардан бирелгән әзер мәгълүмат баланы стандарт рәвештә фикер йөртергә өйрәтә, уйлау сәләтен киметә. Китап укыганда исә, киресенчә, бала тәэсирләнергә, бочылырга һәм шатланырга өйрәнә. Уй- фикер үсеше дә китаптан гына килә. Анализ, дөрес бәя нәтиҗәсендә әсәрләрдә бала теле аның проблемалары хәл ителә: ничек яшәргә, нәрсәгә ирешергә. Балалар өчен әсәрләрне туплап биргән җыентыклар берничә проблеманы берьюлы хәл итәргә сәләтле. Үз заманында Г.Тукай да моны бик яхшы аңлаган.

Эзләнүләремнән чыгып, түбәндәге нәтиҗәләргә килдем:

ХХ йөз башы – милли әдәбиятны үстерү өчен көрәшнең үзәккә менгән, хрестоматияләрнең ишәйгән, милли проза һәм поэзия әсәрләре хисабына байый барган чагы. Бу чорда төп юнәлешне реалистик милли әдәбият тәшкил итә. Җыентыкларның эчтәлеге кебек үк, төзелеш ысуллары да үзгәрә, алар аерым әһәмияткә ия. Бу яктан Г.Тукай төзегән җыентыкларның эчтәлекләре дә, төзелеш ысуллары да үзенчәлекле. Моны аларның кабат-кабат басылулары да раслый. Кыскасы, хрестоматияләрне нәтиҗәле итеп төзү ысуллары да ХХ йөз башында формалаша, шул ысуллар бүгенге көндә дә кулланыла. Габдулла Тукай башлап җибәргән хрестоматия төзү ысуллары бүгенге көндә дә галимнәребез Ләйлә Минһаҗева, Илсөяр Мияссарова, Азат Әхмәдуллин тарафыннан уңышлы дәвам иттерелә. Максат һәр гасырдагыча- киләчәкне бөтен яктан камил яшь буын кулына тапшыру.

Файдаланылган әдәбият

Исламов Ф.Ф. Мәгърифәт, әдәбият һәм тарих сукмаклары буйлап. — Казан, 2002. – 279 б.).

МинһаҗеваЛ.И.,Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты.- Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2009.-383 б.

Нуруллин И. Моңлы саз чыңнары:Документаль роман. Төзәтелгән һәм тулыландырылган икенче басма.- Казан: Татарстан китап нәшрияты,2000.-272 б.

Тукаев Г.Мәктәптә милли әдәбият дәресләре.- Казан: Татарстан китап нәшрияты,2000.-160 б.

Тукай Г. Тормыш һәм иҗат елъязмасы.- Казан: Татарстан китап нәшрияты,2003.-271 б.

Габдулла Тукай иҗатында тәрбия темасы” юнәлеше

Г.Тукай әсәрләрендә гаилә тәрбиясе темасы

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы

МБГБУ “Чепья урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Әхмәтова Айсылу-9нчы сыйныф укучысы

Фәнни җитәкче: Бәхтиярова Рәйсә Заһидулла кызы-

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Кереш.

«Алтыннан да бәһале, оҗмах җимешләреннән дә кадерле булган нәрсә — тәрбияле баладыр,» — дип яза Риза Фәхретдин һәм бала тәрбияләүне бишектән башларга кирәк дип саный. Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Үз чиратында сөекле Тукаебыз да “Таякны чыбык чакта бөгәләр” дип искәртә. Ә “таякның чыбык чагы” — баланың гаиләдә яшәгән чоры ул. Әлбәттә, балаларга күркәм сыйфатлар үзеннән-үзе генә килми, монда әти-әнинең сабырлыгы һәм тырышлыгы, шәхси үрнәге сорала.

Татар халкы элек-электән баланы миһербанлы, олылар өчен кайгыртучы, туган илен, туган җирен яратучы итеп тәрбияләргә тырышкан. Бу өлкәдә күп кенә хезмәтләр дә басылып чыккан. Бөек педагоглар Ризаэтдин Фәхретдин һәм Каюм Насыйриның тәрбия-нәсихәт әсәрләре генә дә ни тора! Бу кыйммәтле ядкарьләр ата-аналарның өстәл китабына, ә мөгаллимнәрнең дәреслегенә әйләнгән. Әмма балаларны тәрбияләгәндә “алай ярамый”, “болай эшләмә” дип өзлексез тукып, кисәтеп торулар гына уңай нәтиҗәгә китермәскә мөмкин. Турыдан-туры «менә шулай эшлә» дип әйтмичә генә баланы изгелек эшләргә өйрәтү — әхлакый тәрбиядә иң дөрес, иң үтемле чараларның берседер, мөгаен. Бу оч­ракта иң мөһиме — баланың күңеленә тәэсир итүдер. Мондый тәрбия ысулында беренче тәжрибәне безгә бөек шагыйребез Габдулла Тукай күрсәтте. Ул безгә менә йөз елдан артык инде һәр татар баласы яратып укый торган әсәрләр бүләк итте. Бу әсәрләр безне матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел, кыю булырга өнди.

Тукай иҗатының тәэсир көче нидә соң? Әлеге илаһи зат балалар өчен иҗат итеп кенә калмый, әсәрләренә кечкенәләрнең үзен – Сабыйны төп образ итеп алып, аларның рухи дөньяларын ачып бирә. Шушы Сабыйның матур гамәлләре яки ялгышлары аша бала үзенә тормыш сабагы ала, яшәргә өйрәнә. Анда ата-анага, туган тел һəм əдəбиятка, миллəткə мəхəббəт уяна, дөнья һəм табигать турында мəгълүматлары арта. Гомумəн, Тукайның балалар өчен язган əкиятлəре, шигырьлəре тематик яктан гаять төрле һəм үзенчəлекле. Бүгенге көндə балаларны тəрбиялəүдə игътибар үзəгендə торырга тиешле татар миллəтен, телен, туган җирен, аның гореф-гадəтлəрен, əдəбиятын яратуы турындагылары аеруча əһəмиятле.Әмма, кыйбласы нинди генә булмасын, тәрбия иң беренче чиратта гаиләдә бирелә. Бүгенге катлаулы заманда гаиләдә дөрес тәрбия бирү көн таләбенә әйләнде. Бу тема беркайчан да актуальлеген югалтмады һәм югалтмаячак та.

Тукай иҗатында гаилә әгъзаларына хөрмәт, ата-ана сүзенә игътибар, гореф-гадәтләргә ихтирам ярылып ята. Шуннан чыгып, без фәнни эшебезнең темасын «Г.Тукай әсәрләрендә гаилә тәрбиясе темасы” дип билгеләдек һәм үз алдыбызга шагыйрьнең балалар тәрбияләүдә гаиләнең ролен чагылдыручы әсәрләрен өйрәнүнемаксат итеп куйдык. Әлеге максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:

  • Шагыйрь турында истәлекләр белән танышу;

  • Г.Тукайның гаиләгә, гаилә тәрбиясенә карашын ачыклау;

  • тәрбия темасына кагылышлы әсәрләрен тирәнтен өйрәнү,

анализлау һәм нәтиҗәләр ясау.

Фәнни-тикшеренү эшенең өйрәнү предметы булып Г.Тукай иҗаты тора.

Г.Тукай әсәрләрендә гаилә тәрбиясе темасының чагылышы.

Г.Тукай — татар балалар әдәбиятына нигез салучыларның берсе иде, ул балалар шигъриятенең беренче үрнәкләрен бирде. Тукай иҗат итеп кенә калмады, балалар әдәбияты таләпләрен һәрвакыт истә тотып, каләмен иҗаты аша сабыйлар тәрбияләүгә юнәлтте. Аның бу өлкәдәге әшчәнлегенә татар галимәсе — Гаяз Исхакыйның кызы– Сәгадәт Чагатай зур бәя бирә: “Тукай балалар өчен язып калдырган шигырьләре белән үзенең бала сөючән рухын вә халык өчен бала тәрбияләү киләчәк өчен иң нык нигез булуын күрсәтеп торадыр. Бу, фикеремчә, Тукайның зур кыйммәтле сыйфатларындан берседер”

Чынлап та, Тукайның тәрбия мәсьәләләренә кагылышлы мәкаләләренә күз салсаң, аның аксакалларча фикер йөртүен күрәсең. “Ана мәктүпләрен”дә ул болай дип язды: “Балалар якты дөньяга килгәндә, гадәтән, бер бәхетлелек диңгезе булып киләләр. Ләкин әнә шул балаларны туган минутыннан алып балигъ булганга кадәр, ата-ана үзләренә бәхет вә башка инсаннарга да шатлык булырлык итеп тәрбия итүе бик читен, ай-һай, бик читен! …Баланы, ир баланы, әйбәт кенә тәрбия ителсә, ата-ана өчен, гомернең куркынычлы һөҗүмнәре вакытында шул бала шул ата- анасын сакларга күкрәп, нәгърә орып (көчле тавыш белән кычкырып) чыккан бер арыслан буладыр.

Кыз баланы бик матур гына тәрбия итсәң, бөтен дөнья байлыкларына сатылмаслык егетләрне, картларны, хәтта хатыннар вә карчыкларны үзенә таба тартып тора торган әллә нинди җазибәле (үзенә тарта торган) бер фәрештә буладыр…”[ 3, IVтом,35]

Нинди акыллы сүзләр! Шунда ук Тукай татар гаиләсендә тәрбиянең дөрес юнәлештә бармавына ачынып куя: “Аһ, безнең татар халкында бер дә генә бала тәрбия итүнең нәрсә икәнен белмиләр! Әйтерсең лә, бу дөньяга ирләр – мулла булырга, кызлар остабикә булырга гына туганнар!”

Тукай үзе дә “ни гаилә тәрбиясе, ни кагыйдәле мәктәп вә ни үзеннән өлкән зыялы кыйсеменең юл күрсәтүен күрмәгәндер”* [1, 96].Балалык вакыты ятимлек, яшьлек еллары – үксезлек, кыска гына гомере бишектән алып ләхетенә кадәр бәхетсезлек юлы булган Тукайның фәлсәфи фикерләвенең оригинальлегенә, хисләренең ихласлылыгына таң калырлык. Бу очракта бөек шагыйребезне тумыштан килгән педагог диясе генә кала, гәрчә ул беркайчан да рәсми рәвештә мөгаллимлек белән шөгыльләнмәсә дә.

Габдулла Тукайның һәрбер әсәрендә туган телне ярату, әти-әнигә хөрмәт, туган илгә мәхәббәт хисләре ачык чагыла.Әлеге эшебездә сүз бу талант иясенең татар-мөселман көнкүрешен, гаилә тормышын, гаиләдә бала тәрбияләү күренешләрен чагылдырган әсәрләре турында барачак.

Балалар – безнең шатлыкымыз… Балалар – безнең бәхетемез вә сәгадәтемез… Бу сүзләр һәрбер атаның да, һәрбер ананың да йөрәгеннән ләззәтле-ләззәтле генә өзелеп чыккан сүзләрдер”-дип яза ул “Ана мәктүпләре”ндә һәм бу фикерен шигырь юлларына да күчерә:

Гыйззәтем син, кадрем син,

Минем йөрәк бәгърем син,

Куанычым, шатлыгым

Тик син минем, синсең, син!

Бу “Бишек җыруы” аша шагыйрь бала бишектән үк үз туган телендә үз әнкәсеннән бары тик матур сүзләр генә ишетеп үсәргә тиеш дип раслый. Чөнки “шундый балаларның гына күңелләре дә назик вә латыйф (нечкә һәм гүзәл) булып, анчак гүзәл вә мөкаддәс нәрсәләрне генә сөючән буладыр” [3, IVтом,140бит].

Балалар өчен язган шигырьләрендә әдипнең авыр балачак тормышы бервакытта да чагылыш тапмый. Әйтерсең, ул үзе дә бөтен, һәр яктан җитеш гаиләдә үскән. Бәхетле балачак өчен күп нәрсә дә кирәкми икән:

…Иртә белән мин торганда, матур булып,

Гөрләп торсын шытыр-шытыр янган мичләр…

* М.Салиәхмәтнең “Тукайның мәгънәвияте әтрафына” мәкаләсеннән

Һәм бер эшне әнкәемнең иснә төшер,

Дисен аңар бер фәрештәң: “Коймак пешер!”

Иртә белән коймак ашап чәй эчкәчтән,

Тәңрем, сиңа кыйлырмын мин меңләп шөкер.

Йокы алдыннан” шигырендә сабый шушы теләкләр белән йокыга тала. Әти-әнисен, әби-бабасын, апаларын кичерүен сорап, иртәгесе көннең матур һәм аяз булуын, бакчада төрле кошлар “аваз бирүен” теләп Ходай каршында нәни кулларын догага күтәрә.

Ә “Ана догасы” шигырен укыгач, күз алдына дога кылучы Ана образы килеп баса. Ана, улы өчен борчылып, ихлас күңелдән Ходайга ялвара:

Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угълын:

Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз угълым!

Тамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь;

Карагыз: шул догамы инде тәңре каршына бармас?

Соңгы юллары белән автор ананың баласына булган догасы, һичшиксез, кабул булачагына ышандыра.

Гомумән, Габдулла Тукай шигырьләрендә гаилә тормышы ислам дине йолалары белән үрелеп бара. Баланың кече яшьтән үк ислам дине нигезләре белән таныша башлавын шагыйрь “Туган авыл” шигырендә түбәндәгечә сурәтли:

Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,

Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;

Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәтне,

Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.

Ана илә бала” шигырендә кызыксынучан сабый,тирә-юньне танып-белергә теләп, әнкәсенә сораулар бирә:

Җавап бирсәң икән, әнкәй, минем әйткән сөальләргә,
Гаҗәпләндем бу дөньяга вә анда барча хәлләргә:
Ничек булган, ничек үскән хисапсыз дәү бу урманнар? 
Бу һәйбәт ямь-яшел кырлар каян килгән вә булганнар?

Ана дөньядагы барча тереклекнең бары тик Алла кодрәтеннән икәнен баласына бик күркәм итеп аңлатып бирә:

Яраткан, әйләгән мәүҗүд боларның барчасын Тәңрең,
Җиһанда барча эшләр, барча хәлләр Тәңредән, бәгърем.

Бу шигырьләрдә ана белән бала арасындагы җылы мөнәсәбәтләр, бала тәрбиясенең ислам белән бәйләнешле матур үрнәкләре тасвирлана.

Татар гаиләләрендә кечкенәдән үк аң-белемгә мәхәббәт тәрбияләргә тырышканнар. Тукай бу өлкәдә аеруча зур тырышлык куеп, белем алуның, тырышып укуның зарурлыгын күп кенә шигырьләрендә чагылдыра. Бу очракта хәлиткеч сүзне йомшак күңелле ана авызыннан түгел, ә гаилә башлыгы, аның сүзеннән узарга ярамаган кеше – ата авызыннан әйттерә:

Яз, газиз угълым: кара тактаны сыз акбур белән!

Һәм кара күңлеңне ялт иттер сызып ак нур белән!

Өч наданга алмашынмас – бер язу белгән кеше,-

дип, ата үзенең баласына акыллы киңәшләр бирә, “мәгърифәт эстәргә” өнди (“Ата илә бала”). Икенче бер шигырендә (“Сабитнең укырга өйрәнүе”) бала үзе белемгә омтыла һәм ихластан укуга бирелә. Баласының белемгә омтылуы әти-әни өчен дә зур шатлык:

Хәйран булды әнкәсе, гыйлем булгач бәбкәсе,

Чәй катында елмая куанычлы әткәсе.

Татар гаиләсендә балага белем бирүче мөгаллим һәрвакыт хөрмәт белән телгә алынган. Шуның белән ата-ана балага әдәп кагыйдәләрен дә сеңдергән:

Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә,

Мөгаллимне олуг күрсә, белергә кушканын белсә.

Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң-сулга,

Уенга салмаса ихлас – менә бәхете аның шунда. (“Бәхетле бала”)

Биредә шагыйрь белем алуны бәхеткә илтүче юл итеп күрсәтә.Бүгенге уку-укыту системасына төрлечәрәк мөнәсәбәт булган җәмгыятебездә Тукайның бу шигыре тагын да актуальләшә.

Тукай үзенең шигырьләрендә чын бәхеткә ирешү юлын, белем алу белән бергә, тырыш хезмәттә икәнлеген үтемле итеп аңлатып бирә. Беренче чиратта, бала өчен иң зур хезмәт – тырышып уку.

Тынма, эшлә, и сабый! Бел, Тәңредән эшләргә – көн,

Эшләп аргачтан бирелгәндер тыныч йокларга төн.

Иртә торгач та язарга, дәрсең укырга тотын;

Тынма, эшлә, торма тик, тынсаң тынарсың җомга көн. (“Эш”)

Эш беткәч уйнарга ярый”, “Эшкә өндәү” шигырьләрендә дә шушы фикер дәвам ителә.

Татар гаиләләрендә балалар кечкенәдән әти – әнинең кул арасына кереп, эшкә өйрәнеп үскәннәр. Бала абыйсы белән “кара җирне сука белән ертып-ертып” җир сөрә, Гали кәҗәне печән белән сыйлый, ә Ламига, әнисеннән күрмәкче, курчагына бик матур күлмәк тегә, чөнки бәйрәм җитә! Татар халкының иң зур һәм изге бәйрәме – Гает бәйрәме. Бу көнне әни кеше, юкны бар итеп булса да, тәм-том әзерли, баласына үзе теккән яңа күлмәк-ыштан киертергә тырыша. Балага зур шатлык китергән бу бәйрәм гаилә бәйрәменә әйләнә.(“Бәйрәм вә сабыйлык вакыты”).

Тормыш никадәр генә авыр булмасын, әти–әни, киләчәккә зур өметләр баглап, балаларында щәфкатьлелек, игелеклелек сыйфатлары тәрбияләргә тырышканнар. Шагыйрь “Бәхетле бала”, “Кышкы кич” шигырьләрендә кечеләргә шәфкатьле булырга, үзеннән зурларга юл, егылганнарга кул бирергә өнди. Ятим калган сабыйларны, бәхетсезләрне, җирсез һәм йортсызларны онытмаска чакыра.

Үгет-нәсихәт белән бергә, әти-әни кирәк вакытта бик урынлы итеп шелтә дә кулланган. Әнисенең орышуы авыл малае өчен гомерлек сабак була: “ Йә иясе юк!”- дип, әйберләргә тими башладым”,- ди ул. (“Су анасы”).

Шулай итеп, шагыйрь үзенең әсәрләре аша балаларда халкыбызның борынгыдан килгән асыл сыйфатларын – тырышлык, эшчәнлек, хезмәт сөючәнлек, ярдәмчел булу, һәр эшне җиренә җиткереп эшләү, ата-аналарны һәм олыларны хөрмәт итү кебек күркәм сыйфатларны тәрбияли.

Йомгаклау

Габдулла Тукай татар тормышы, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен борчылып, тәрбияви әһәмияткә ия булган әсәрләр иҗат итте. Шәфкатьлелек, әдәплелек, туган илебезгә һәм туган халкыбызга мәхәббәт орлыклары гаиләдә үк салынырга тиешлеген аңлаган хәлдә, дөрес тәрбиянең татар халкын, аның телен, гореф-гадәтләрен саклап калучы бердәнбер фактор икәнен дәлилләде. Телебез зәгыйфьләнә, милләтебез бетә дип елап-сыктап йөргән бүгенге көндә бу тема тагын да актуальләшә.

Шагыйрь үз әсәрләренә яшь буынны тәрбияләү чарасы итеп карый. Әдипнең әсәрләре балаларның өлкәннәрне, әти-әнине хөрмәт итүен, белем алуда һәм хезмәттә тырышлыкны хуплый, ялкаулык, мактану, мин-минлек кебек тискәре сыйфатларны тәнкыйтьли.

Милләтебезнең йөзек кашы булган бөек Тукаебызның бу җәүһәрләре яшь буынга тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак булып, бүген дә әһәмиятләрен югалтмыйлар.

Кулланылган әдәбият.

  1. Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз.

З. Г. Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. китап. нәшр., 2006. – 190 б.

  1. Татар балалар әдәбияты. Шигырьләр һәм пьесалар. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2003. – 463 б.
  2. Тукай Г. Әсәрләр. Биш томда. I, IV томнар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1985.
  3. Тукай иленә сәяхәт / авт.-төз. Т.Шакирова, Г.Хәйдәрова. – Казан: Татар. китап. нәшр., 2012. – 127 б.
  4. Тукай Г. Сабыйга. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1982. – 128 б.
  5. Тукай Г. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр.– Казан: Татарстан Респпубликасы “Хәтер” нәшрияты, 2002. – 511 б.

Габдулла Тукай иҗатында тәрбия темасы

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы

МБГБУ “Наласа урта гомумбелем мәктәбе”

Насыйбуллина Камилә -11 нче сыйныф укучысы

Фәнни җитәкче:Габдрахманова Гөлниса Вагыйз кызы-

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Кереш

Бар күңеллелек бөтен дөньяда,

Бар бер ямь бүген!

Нәрсәдән бу мин беләм,

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Тиздән без барыбыз да чиксез горурлык хисләре белән сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның әлеге шигъри юлларын кабатларбыз. Быел Даһи шагыйребезнең тууына 129 ел була.

Без- Тукай шигырьләрендә үскән,тәрбияләнгән, алардан узебезгә сабак алган укучылар . Ничәмә ничә еллар үтүгә карамастан, аның шигырьләре безгә тугры юл күрсәтүчеләр дә, тормышта югалып калмаска ярдәм итүчеләр дә булып торалар.

Сөекле шагыйребезне Татарстанда гына тугел, ә аның чикләрендә дә сәнгатьне, поэзияне яратучылар бик яхшы белә.Аның иҗаты күпкырлы. Минем максатым –Г.Тукай иҗатында тәрбия темасын ачыклау.

Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:

— Г.Тукай тормышы һәм аның иҗаты турында мәгълүмат туплау, аларны өйрәнү;

— шагыйрьнең әсәрләре белән танышу;

— шигырьләрендәге төп темаларны билгеләү, аларны анализлау;

— шагыйрь иҗаты турында фикерләр туплау;

Нинди шагыйрь соң ул безнең Тукаебыз? Тукай- шигърият тарихында бер могҗиза ул. Мин иң әүвәл татар шигъриятен күздә тотам. Талант куәте белән ул иң югары дәрәҗәдәге даһи. Күтәргән фәлсәфи-инсани фикерләре белән дә, шигырьләрендә күтәрелгән тәрбияви чаралары белән дә,сәнгатьчә оста, нәфис һәм көтелмәгән ачышлары белән дә.Традицияләрне узендә туплап, тулы чагылдыруы белән дә, милли шигырьне яңа баскычка күтәргән новатырлыгы белән дә даһи шагыйрь ул Тукай .

Габдулла Тукай күпкырлы, дан-шөһрәткә лаеклы, үзенчәлекле шәхес.Аның иҗаты аерым бер төсмергә, шигырьләрендә кулланылган чаралар символик бер мәгънәгә ия. Бөек шагыйрьнең кайсы гына иҗат җимешен алма анда күтәрелгән проблема, тематика бер гасыр элек иҗат ителүенә карамастан узенең актуальлеген югалтмаган һәм киләчәктә дә югалтмаячак. Тарихка күз салсак, Тукай иҗаты җәмгыятьтә ифрат кыен вакытка-беренче инкыйлаблар, татар халкының тормышын узгәртү мөмкинчелеге туган чорга туры килә. Белгәнебезчә, Тукай иҗаты, аның шигырьләре аерым бер яшь категориясенә генә карамый, ул һәрбер яшьтәге кешеләрне кызыксындырган проблемаларны, темаларны күтәрергә сәләтле булган.

I бүлек

Тукай- тәрбияче

Тукай – тәрбияче, Тукай — мөгаллим.

Дөрес, Тукай һичбер вакытта рәсми бер мөгаллим, бер мәктәптә балалар укытучы булмады. Ләкин алай да бу юлда аның шәхси практикасы да юк түгелдер; моны күрү өчен аның Җаекта мәдрәсәдә укыган чагында сабак укытуларын искә төшерү җитә. Бер дәвердә хәтта бу аның бердәнбер туенып тора торган кәсебе дә булган иде.

Ләкин Тукайга балалар әдәбиятының кирәклеген сиздергән, аны балалар өчен язарга мәҗбүр иткән нәрсә, шиксез, аның укыту практикасыннан да бигрәк, үзенең балалык вакытында алган шәхси тәҗрибәседер.

Тукайның балалык дәвере ни рәвештә кичкәне һәркемгә мәгълүм. Чынлап та, бу ятим бала ни күреп үсте? Аның тормышта күргән рәхәте, нидән гыйбарәт иде? Укыган дәреслекләре «Иман шарты» белән «Бәдәвам»нан гыйбарәт иде.

Мәктәптә исә бала өчен шигъриятнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле нәрсә икәне билгеле. Яшь баланың күңеле хыялга бирелүчән була; һич юк кына әйберләрдән ул үзенә әллә нинди хыяллар, гаҗәеп галәмнәр ясап чыгара . Шуның өчен дә, иң беренче укый белә башлаган көннәрдә дәрес китапларында укыган берничә генә юллы кыйтга (кыска шигырь) вә хикәяләре, садә генә шигырьләре һәрвакытта баланың күңеленә иң нык сеңеп калган әйберләр була. Моны һәркем үз тәҗрибәсеннән дә белә алыр. Шул ук сүзләрне, әлбәттә, баланың беренче мәртәбә үз ирке белән кулына тотып укыган китаплары, хикәяләр һәм шигырьләр хакында да әйтергә мөмкин. Гадәттә, безнең күңелебездә иң тирән эзләр калдырган әсәрләр бала вакытта укыганнарыбыз була.Тукай исә шундый бер мохиттә тәрбияләнде ки, балаларга махсус әдәбият, китаплары да аның кулына эләкмәгәндер. Әмма аның шигъри табигатендә, бай хыялында никадәр хыялый матурлыкка сусау булырга тиеш булуы үзеннән-үзе аңлашыла. Шуның өчен дә ул бала чагында халык хыялыннан туган халык әдәбияты галәменә, шул шүрәлеләр, су аналары галәменә чумган.

Тукайның иҗат чыганагы булып халык әдәбияты торган.Чөнки ул халык иҗаты белән кечкенәдән кызыксынып,халык арасында яшәп, халык моңын,әкиятләрен тыңлап үскән.Әсәрләрендә аның балалар кебек саф күңелле булуы,дөньяны ачык төсләрдә күрүе,гади нәрсәләргә соклана белүе чагыла. Хәтта аны күреп белгән кешеләр дә,Тукайның кыяфәт вә төсе баласымак иде,-дигәннәр. Шуңар күрә дә Тукай балалар психологиясен бик яхшы аңлый, аларның рухларына керә белгән. Аның балалар өчен язган яки сайлап тәрҗемә иткән шигырьләре безгә шуны аерымачык күрсәтәләр.

1909-10 елларда Тукай балалар әдәбияты өлкәсендә актив эшли баш-лый. Бу елларда ул балалар өчен язылган үз әсәрләреннән төзелгән «Балалар күңеле» (1909) һәм «Күңелле сәхифәләр» (1910) исемле ике китап бастыра. Болардан тыш әле аның тезмә һәм чәчмә әсәрләрен туплаган «Яңа кыйраәт» (1909) исемле уку китабы һәм «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» исемле дәреслеге дә басыла. Соңгысында башка язучыларның балалар өчен язган талантлы әсәрләрен дә туплый. «Г. Тукай, татар әдәбиятында беренче буларак, балалар аңларлык җиңел һәм матур телдә югары художестволы шигырьләр, әкиятләр һәм мәсәлләр язды, бу әсәрләре белән балаларда иң матур кешелек сыйфатлары тәрбияләүне максат итеп куйды1», – дип билгеләп үтәләр шагыйрьнең бу өлкәдәге эшчәнлеген 1954 елда югары уку йортлары өчен төзелгән дәреслек-хрестоматия авторлары.

Менә шушы сәбәпләр һәммәсе бергә җыелып шагыйрьне тәрбияче итә.

Чын балалар әдәбияты булган китапларына без тагын аның мәктәпләр өчен язган «Уку китабы» белән «Әдәбият дәресләре»н дә кушсак, Тукайның тәрбияче һәм мөгаллим булуына тагын бер кат инанабыз.

II бүлек

Габдулла Тукай иҗатында тәрбия темасы

Тукай гомере, умырзая чәчәге кебек, кыска булды. Әмма иҗаты-мәңгелек!

Тукай сүзе – бүгенге мәдәни тормышның үзәге, сәяси кыйблабызның маягы. Заман сулышын тоюда, әдәбиятыбызда бара торган процессларны аңлауда иң зур һәм төгәл бизмән булып, Тукай әсәрләре тора. Һәр чор укучысы әсәрләренең тирәнлегенә төшенергә тырыша. Кызыклы структура, бәйләнешләр, образлар системасына ия булган әдәби мираста укучы һәм Тукай диалогы бара.

Язмамның темасын “Габдулла Тукай иҗатында тәрбия темасы” дип куйдым да уйга калдым.Ә бит чыннан да, Г. Тукай үз иҗатында тәрбиягә игътибарны мулдан бирә. Балаларга багышланган кайсы гына шигырен алма, алар һәммәсе дә укучыга үгет-нәсыйхәт, тәрбия бирүдән гыйбарәт. Тукай — балаларның үз шагыйре.Ул аларның телләрен,уй-фикерләрен,ниятләрен,эчке дөньяларын аңлый, аларча сөйләшә,һәм иң әһәмиятлесе,алар дөньясында, тирәсендә яши алган.Тукай дөньяны да,табигатьне дә төрле күренешләрне дә сабыйлар карашы,сабыйлар акылы белән күзәтә белгән.Аның шигъри юллары укучыны гаҗәпләндерә, шатландыра,сөендерә.Тукайның осталыгы тагы шунда:ул, безнең кебек,адым саен тегенди булыгыз, мондый булыгыз,дип чакырмый,өндәми,үгет-нәсихәт укымый,ә укучысына уйларга ишеткәннәргә һәм күргәннәргә карата үз мөнәсәбәтен булдырырга урын калдыра.

Г.Тукай үзенең “Су анасы”, “Шүрәле”әсәрләрендә балаларны гаҗәеп серле табигать дөньясына алып керә.Матурлык дөньясын тою балаларда гүзәллеккә омтылыш хисе уята.Бу әсәрләрнең тәрбияви көченә игътибар итик.Беренче әсәрдә бала,читләр ярдәменнән башка диярлек,үз аңы белән иясез әйберләргә тияргә ярамый икән дигән нәтиҗәгә килә.”Шүрәле” әсәре аша балаларда кешегә,аның акылына,зирәклегенә,хәйлә катнаш тапкырлыгына,кыюлыгына һәм батырлыгына соклану хисе уяна. Ә хисләр,хыяллар дөньяны танып белүнең башлангычы ул.Бу идея аның бик күп әсәрләрендә кызыл җеп булып уза.Халыкта “Беләге юан берне егар,белеме булган меңне егар” дигән тирән эчтәлекле мәкаль бар. Тукай ата-бабаларыбыздан килгән,татарның милли традициясенә әйләнгән белем өстәү,белемгә хирыслылык сыйфатларны тәрбияләүне игътибар үзәгендә тоткан.

Өч наданга алышынмас бер язу белгән кеше

Мәгърифәт эстәр,иренмәс һич кеше булган –кеше”1(“Ата илә бала”).

Барыбызга да таныш булган “Сабыйга” шигырен генә алыйк:

Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын;

Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын.”2

Халкыбызда “Эш сөйгәнне, ил сөяр”,”Тырышкан табар, ташка кадак кагар”,Һөнәрле үлмәс,һөнәрсез көн күрмәс” дигән мәкальләр һәм әйтемнәр бик күп.Тукайның хезмәткә кагылышлы шигырьләре шуңа нигезләнгәннәр.Ул үзенең “Япон хикәясе” дигән әсәрендә гап-гади ташчы мисалында һәм аның авызыннан чыккан сүзләр аша дөньяда хезмәткә тиң нәрсә юк дигән фикерне үтемле итеп бала күңеленә сала.Ташчы егет хан да,кояш та, таш-тау да булып карый.Боларның берсен дә эшкә тиңли алмый.Егет әйтә:

Мин күп нәрсә булып үттем,

Һәрберсеннән галилек(бөеклек) һәм бәхет көттем,

Күрдем хәзер:эшкә һичнәрсә тиң түгел,

Эштән көчле нәрсә табу мөмкин түгел”

Ана сөте белән кермәгән,тана сөте белән керми”,”Таякны чыбык чакта бөгәләр”,”Һәр эшнең үз вакыты бар” .Тукай үзенең шигъри юллары белән эшкә,һөнәргә яшьләй өйрәнү кирәклеген,яшьләй аның ансатлыгын,картайгач бу мөмкин түгеллеген бала күңеленә сала һәм аны ныклап кисәтә

Ах,юләр маэмай!Тырыш яшьләй,зурайгач җайсыз ул;

Картаеп каткач буыннар эш белү уңайсыз ул!3— ди Тукай “Кызыклы шәкерт” шигырендә.

Эшкә өндәү” шигырендә.Хезмәт-тормыш шатлыгы,бәхет, хөрмәт чыганагы да икәнлеген түбәндәге шигъри юллар белән бала күңеленә сеңдерә.

И сабыйлар!Эшләгез сез,иң мөкатдәс нәрсә-эш.

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш”1

Г.Тукай балаларга зур бәхетләрнең,хөрмәт,дан һәм шөһрәтнең башында тырышлык,эшчәнлек эш сөючәнлек ятканлыгын, бәхетсезлек,оят,хурлык, түбәнлекләрнең чишмә башы ялкаулыкта,иренгәнлектә икәнлеген бала акылына салды.

Ах!Оят,хурлык,түбәнлекләр иренгәннән килә”4ди ул.

Г.Тукай үзенең шигъри юллары белән сабыйларны катлаулы җәмгыять тормышына алып керә.Ул аларны төрле кызык хәлләр, уңай һәм тискәре геройлар белән йөзгә-йөз очраштыра.Балада бертөрле халәт тудыра.Күңелле хәлләр,уңай геройлар балада шатлык,куаныч хисләре уятса,ямьсез күңелсез хәлләр,тискәре геройлар,аларның кылган гамәлләре балаларда нәфрәт уята.Сабыйлырда уңай геройларга охшау теләге искиткеч көчле.Шулай ук аның шигырьләрендә кешелеклелек,тере табигатьнең җан ияләренә мәрхәмәтлелек хисе белән сугарылганнар.Г.Тукай шигырьләренең тәрбияви асылы шунда.Әдәп,әхлак тәрбияләү проблемаларына кагылышлы изге теләкләрен сабыйларның җанына,рухи дөняьсына,күңеленә салу өчен нинди үтемле,тәэсирле юллар сайлаган. Матур гадәтләр,әдәплелек шәфкатлелек “Бәхетле бала”шигырендә бик әйбәт чагылыш тапкан.

1Тукай Г. Ата илә бала / Г. Тукай. Шигырьләр, поэмалар. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1990. – Б.124

2Тукай Г. Сабига / Г. Тукай. Шигырьләр, поэмалар. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1990. – Б.206

3Тукай Г. Кызыклы шәкерт / Г. Тукай. Шигырьләр, поэмалар. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1990. – Б.206

4Тукай Г. Эшкә эндәү / Г. Тукай. Шигырьләр, поэмалар. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1990. – Б.210

Бәхетле шул баладыр,кайсы дәресенә күңел бирсә,

Мөгаллимне олуг күрсә,белергә кушканны белсә

Кешеләргә итеп шәфкать, үзеннән зурга юл бирсә,

Бәхетсезләрне кимсетми,егылганнарга кул бирсә”

Тукай иҗаты белән танышканда шуңа инанасың: XX йөз башында иҗат итүенә карамастан, ул бүгенге көндә дә актуаль булган проблемаларны күтәрә алган. Тирәнерәк әйткәндә, ул бүгенге халык язмышын күрсәткән.

Бүгенге көн социаль-әхлакый проблемаларны ул “Эштән чыккан татар кызына” шигырендә трагик формада тасвирлый.

Атылган кош, адаштырган эттәй,

Үткәннәргә мәэюс карыйсың;

Күрәм, ике ирнең селкенәдер:

Кайсы татар баен каргыйсың.” 1

Бу юллар белән танышкач, Тукайны да әлеге авыр, четерекле мәсьәлә борчымый кала алмаганын аңлыйсың, кыз-бала язмышының никадәр фаҗигале икәненә төшенәсең. Әлеге юллар үзеннән-үзе күңелдә түбәнлеккә төшүнең фаҗигасен аңлата.

Теләнче” шигырендә автор тәрбияви-әхлакый темага кабат мөрәҗәгать итә. Шигырь үзеннән соң уйландыра.Укучыны автор теләнче кичергән хис-кичерешләр аша шундый нәтиҗәгә китерә: чын дуслар, кардәшләр нәкъ менә авыр вакытта сина булган мөнәсәбәтен күрсәтергә сәләтле. Тормышта нинди генә урын тотуыңа карамастан, синдә кешелеклелек сыйфатлары беркайчан да югалмаска тиеш.Тормыш кануннары көтмәгәндә синен тормышыңны тамырдан узгәртергә мөмкин.

Ә шулаймы? – Акча барда бар да дуст шул, бар да яр,

Акча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр!2

«Нә-сихәт» шигырендә теләнчеләргә хәерхаһлы булырга, аларның кешелеген тап-тамыйча сөйләшергә, хәл кадәренчә ярдәм итәргә чакырды, миһербансыз дөньяның кире ягына әйләнеп һәркемнең дә шул теләнче хәлендә калу ихти-маллыгын искәртте. Тукайның «Нәсихәт»е халык әхлагына нигезләнгән иде.

Әйләнә, көпчәк кеби, байлык вә шөһрәт, мәртәбә:

Син бүген бай, бәлки шәйтаннан да ярлы иртәгә!3

Милләтпәрвәрлек-Тукайның төп сыйфаты. Әлеге сыйфатны ул үз укучысында да тәрбияләргә тырыша. Бу Тукайның “Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?”диеп аталган мәкаләсендә чагыла.Татар халкы, милләте өчен Тукай чын-чынлап янып-көеп яши. Халыкның тормышын тамырдан үзгәртү мөмкинчелеге тууга карамастан да, “йокысын” дәвам итүе Тукайны борчый.Халык язмышы, шагыйрь язмышы белән тәңгәл килә.

Тукай — милли шагыйрь. Ул үзенең нәфис лирик шигырьләре, үткен сатиралары, ялкынлы публицистик мәкаләләре белән татар халкының барлык иҗтимагый катламнарының күңел кылларын тибрәтте, һәр татар кешесенең йөрәгенә үтеп керде”1

Г.Тукайның туган телгә мөнәсәбәте,аның бала тәрбияләүдә тоткан урыны,әһәмияте,бөтен җитдилеге белән “Туган тел” шигырендә ачык чагыла.Бүген татарны милләт буларак саклап калуның бердәнбер юлы –телне саклау. Тел сакланса,милләт саклана.

Йомгак

Тукай бигрәк тә мәктәпләр аркылы татар балалары арасында таралды. Ахырда балаларның Тукай белән якынлыгы шул дәрәҗәгә барып җитә ки, хәзер инде татар баласы, теле ачыла башлау белән үк, Тукай абыйның шигырьләрен көйләп йөри башлый, мәктәптә дә ул, аның әсәрләрен укый-укый, укырга, аның шигырьләрен җырлый-җырлый җырларга өйрәнә. Шуңар күрә инде ул аны олыгайгач та онытмый һәм оныта алмый, саф яшьлек тәэсирләре белән күңеленә кереп урнашкан Тукайга мәхәббәт инде аның йөрәгендә мәңгегә утырып кала. Киләчәктә дә, шөбһәсез, бу шулай булачак.

Менә шуның өчен дә без Тукайны татар балалар әдәбиятының атасы һәм бөтен татар балаларының сөекле остазы дип атыйбыз.Тукаебызның олуг,саф,керсез рухи мирасы безнең белән. Изге куәткә ия булган әхлак орлыклары мәктәпләрдә шытым биреп,тагыда югары үрләргә күтәрелсен иде. Чөнки аның шигырьләрен укып , аның мәктәбендә тәрбияләнгән бала, минемчә, милләтебезнең горурлыгы булачак. Тукайны татар халкы үз кулында үстергән.Аның шигьри юллары белән күпме тормыш дөньясын үткән олы җанлы әбиләр,бабайлар,әти-әниләр оныкларына,балаларына күңел сафлыгы иңдерәләр.

Кулланылган әдәбият:

1.Гайнуллин М. Х. һәм Вәзиева Җ. Г. Габдулла Тукай / Татар әдәбияты.XX йөз, I кисәк. – Казан: Таткниго-издат, 1954

______________________

1Ганиева Р.К. Шагыйрьнең рухи дөньясы – Казан: ТаРИХ, 2002. – 112 б

2. Ганиева Р.К. Шагыйрьнең рухи дөньясы – Казан: ТаРИХ, 2002

3. Гыйлаҗев Т.Ш. Әдәби мирас: тарих һәм заман. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.

4. “Мәгариф” айлык иҗтимагый-педагогик һәм фәнни-әдәби гомумтатар журналы №12, 2011 ел

5. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985

6.Тукай. Г. Шигырьләр, поэмалар. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1990

7. Тукай Г. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр. — Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәш., 2002.

8. Тукай Г. Сайланма әсәрләр. 1 том. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2006.

9. Яхин А.Г. Әдәбият дәресләре. — Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2003

Тукай һәм тәрбия

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы

МБГБУ «Г.Тукай исемендәге Ашытбаш

урта гомуми белем мәктәбе”

Мөхәммәтдинова Чулпан- 10 нчы сыйныф укучысы

Фәнни җитәкче:Әхмәтгалиева Әлфия Камил кызы-

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

I.Кереш. Г.Тукай – балалар күңелен яулап алырдай иң оста тәрбияче дә

Г.Тукай «Уянгач беренче эшем”дигән мәкаләсендә: «Килер шундый заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле”,- дигән иде. — Әйе, шагыйрьнең бу фикерләре тормышка ашты. Тукай иҗатын өйрәнү-тикшерү хәзерге вакытта яңа баскычка күтәрелде.

Габдулла Тукай- тормыш университетын үткән иң тәҗрибәле олуг шәхес. Шагыйрь буларак, аның шәхесе, шәхси сыйфатлары да башкалар өчен тәрбияви әһәмияткә ия. Аның күпкырлы иҗади мирасы яшь буынны тәрбияләүгә гаять зур йогынты ясый. Г. Тукай – балалар күңелен яулап алырдай иң оста тәрбияче . Элегрәк зыялы гаиләләрдә ата-аналар балаларын Тукай шигырьләре аша тәрбияли торган булганнар. Мәктәпләрдә һәм гаиләләрдә аның һәр шигыре бер тәрбия дәресен алыштыра ала. Тукайның балачакка багышланган иҗаты да бик бай. Ул балалар әдәбиятын бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган темалар белән баета. Шуңа да аның бу өлкәдәге эшчәнлеген тирәнтен өйрәнү әһәмиятле дип саныйм.

Габдулла Тукай балалар өчен башлыча 1907-1909 нчы елларда иҗат итә. Бу елларда татар мәдәнияты кызу адымнар белән алга китә. Ә балалар әдәбияты исә яңа чор таләпләрен канәгатьләндерми. Татар балалар әдәбиятында үгет- нәсихәт бирү белән мавыгучы әсәрләр күп була. Балалар китабының күп өлешен тәрҗемә әдәбияты алып тора.

Балалар әдәбиятының яшь буынны тәрбияләүдәге зур ролен тирәнтен аңлаган шагыйрь бу хәл белән килешә алмый, җиң сызганып, балалар өчен иҗат итә.

Тукай- балаларның үз шагыйре. Ул аларның телләрен, уй- фикерләрен, ниятләрен, эчке дөньяларын аңлый, аларча сөйләшә. Иң әһәмиятлесе: алар дөньясында, тирәсендә яши алган. Тукай дөньяны да, табигатьне дә, табигать күренешләрен дә сабыйлар карашы, сабыйлар акылы белән күзәтә белгән. Ул үз әсәрләрендә балаларга үгет- нәсихәт укымый, андый булмагыз, мондый булыгыз дип чакырмый, ә укучыларына уйларга, ишеткәннәренә һәм күргәннәренә карата үз мөнәсәбәтен тудырырга урын калдыра.

Аның киң кырлы иҗатын төрле яклап өйрәнергә мөмкин. Безне шәхсән Тукайның киләчәк буынны тәрбияләү мәсьәләләренә карата карашлары кызыксындыра. Фәнни эшебезнең максаты Габдулла Тукайның тәрбия өлкәсендәге эшчәнлеге турында күзаллауларны үстерү, кызыксыну уяту, шигырьләренең тәрбияви әһәмиятен ачу.

Шуннан чыгып, без фәнни эшебезнең темасын билгеләдек һәм үз алдыбызга тәрбия өлкәсендә Г.Тукай иҗатының әһәмиятен күрсәтүне максат итеп куйдык. Әлеге максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:

— Г.Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын кабат күздән кичерү , системалаштыру;

— Тукайның балалар әдәбиятына килү сәбәпләрен ачыклау;

— аның балалар өчен язган шигырьләрен анализлау,тәрбияви әһәмиятен ачу һәм нәтиҗәләр ясау.

Белгәнебезчә , тәрбия –мәңгелек тема, хәзерге чорда бу тема аеруча актуаль яңгырый.

II. Г.Тукай әсәрләренең тәрбияви асылы.

Тукай һәм халык.Тукай һәм әдәбият.Тукай һәм тәрбия. Әйе,бөек Тукаебыз күп сүзләр белән аваздаш яңгырый. Бик күп өлкәләргә үзенең зур өлешен керткән, зур мирасын калдырган якташ шагыйребез.

Тукай татар телендәге балаларга махсус әдәбиятны башлап җибәрүчеләрнең дә берсе була. Аның, әлбәттә, балалар әдәбиятына килүе очраклы булмый. Яшьли ятим калуы, балалык тәэсирләре, кичерешләре, аңа йогынты ясамый калмый. Бу аның әсәрләрендә балалар кебек саф күңелле булуы, гади генә нәрсәләргә дә соклана белүе белән чагыла. Балалык истәлекләре шагыйрьнең даһилыгын гомер буе туендырып тора.Бөек шагыйрь дәрәҗәсенә җиткәч тә Тукай балалык истәлекләренә тугры булып кала.Бәлки бөеклекнең сере дә шундадыр?

Тукай — мөгаллим. Тукай — тәрбияче . Дөрес, Тукай рәсми бер мөгаллим, бер мәктәптә балалар укытучы булмаган. Ләкин алай да бу юлда аның шәхси практикасы да юк түгел. Җаекта мәдрәсәдә укыган чагында сабак укытуларын искә төшерик. Бер дәвердә хәтта бу аның бердәнбер туенып тора торган кәсебе дә булган бу. Ләкин Тукайга балалар әдәбиятының кирәклеген сиздергән, аны балалар өчен язарга мәҗбүр иткән нәрсә, шиксез, аның укыту практикасыннан да бигрәк, үзенең балалык вакытында алган шәхси тәҗрибәсе иде.

Балалар һәм аларны тәрбияләү мәсьәләләре Габдулла Тукай иҗатыннан һәм эшчәнлегеннән читтә калмый.

Г.Тукай әдәбиятны балалар тәрбияләүдә иң көчле корал дип саный. Ул сүзнең бөек көченә, аны бары тик урынлы куллана белергә генә кирәклегенә нык ышана. Шагыйрь үзе дә сүздән оста файдалана.«Балалар – тормыш чәчәкләре», «балалар – безнең киләчәгебез» кебек, көн дә диярлек, күтәренке, пафос белән әйтелә торган гыйбарәләрнең чын мәгънәсен Габдулла Тукай моннан 108 ел элек үк (1907 елның маенда) саллырак һәм үтемлерәк итеп әйткән: «Балалар – безнең шатлыгыбыз … Балалар – безнең бәхетемез вә сәгадәтемез.. Балалар безнең гомер нигеземез тазарталар, балалар хезмәт өчен безнең көчемезне арттыралар», — дигән ул үзенең «Ана мәктүпләре» дигән хезмәтендә. Шунысы да мөһим: гаять күп санлы шигырьләре белән Тукай ата – аналарга гына түгел, яшь буынга әхлак, хезмәт, физик һәм башка юнәлешләрдә тәрбия бирү бурычларын гамәлгә ашырырга ярдәм итә.

Белгәнебезчә, бөек Тукаебыз шигырьләре бишектән алып, бөтен тормышыбыз буе озатып бара безне. Балалар бакчасыннан алып югары уку йорты әсбапларында да аның иҗатына урын түрдән бирелгән. Мәктәптә исә бала өчен шигъриятнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле нәрсә икәне билгеле. Яшь баланың күңеле хыялга бирелүчән була; һич юк кына әйберләрдән ул үзенә әллә нинди хыяллар, гаҗәеп галәмнәр ясап чыгара . Гадәттә, безнең күңелебездә иң тирән эзләр калдырган әсәрләр бала вакытыбызда укыган әйберләребез була.

Яраткан шагыйребез иҗатын, аның шигырьләрен без бер көндә, фәнни эштә генә ачып бетерә алмыйбыз, әлбәттә. Гасырдан артык эзләнеп тә Тукаебыз әйтергә теләгән фикерләрне һаман ачыграк төшенә барабыз әле .

Әлбәттә, үзенең тәрбияви эчтәлеге, гади һәм образлы теле белән иҗат ителгән шигърияте аша шагыйрь балаларның аң – белемен үстерүгә ирешә.

Тукай әсәрләрендә балаларны тәрбияләүнең иң мөһим проблемаларын күтәрә, киләчәк буынны әдәбият ярдәмендә тәрбияләү идеяләрен пропагандалый. Тукай юкка гына «Мин дипломат, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе түгел. Минем күзләрем күпне күрә, колакларым күпне ишетә»,- дип әйтмәгән. Ә тирәлектә ул тупаслык, иң гади культура нормалары булмавын, тәрбиясезлекне күрә. Шуңа күрә дә аның иҗатында киләчәк буынга белем бирү һәм аны тәрбияләү проблемалары зур урын алып тора.

Балалар өчен язылган кайбер шигырьләргә күз салыйк. Г.Тукай үзенең “Су анасы” , “Шүрәле” әсәрләрендә балаларны гаҗәеп серле табигать дөньясына алып керә. Матурлык дөньясын тою балаларда гүзәллеккә омтылыш хисе уята. Бу әсәрләрнең тәрбияви көченә игътибар итик. Беренче әсәрдә бала, читләр ярдәменнән башка диярлек, үз аңы белән иясез әйберләргә тияргә ярамый икән дигән нәтиҗәгә килә. ”Шүрәле” әсәре аша балаларда кешегә, аның акылына, зирәклегенә, хәйлә катнаш тапкырлыгына, кыюлыгына һәм батырлыгына соклану хисе уяна. Ә хисләр,хыяллар дөньяны танып белүнең башлангычы ул. Бу идея аның бик күп әсәрләрендә кызыл җеп булып уза. Халыкта “Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар” дигән тирән эчтәлекле мәкаль бар. Тукай ата-бабаларыбыздан килгән, татарның милли традициясенә әйләнгән белем өстәү, белемгә хирыслылык сыйфатларны тәрбияләүне игътибар үзәгендә тоткан.

Тукайның хезмәткә кагылышлы шигырьләре күп. Ул үзенең “Япон хикәясе” дигән әсәрендә гап-гади ташчы мисалында һәм аның авызыннан чыккан сүзләр аша дөньяда хезмәткә тиң нәрсә юк дигән фикерне үтемле итеп бала күңеленә сала.

Тукай үзенең шигъри юллары белән эшкә, һөнәргә яшьләй өйрәнү кирәклеген, яшьләй аның ансатлыгын, картайгач бу мөмкин түгеллеген бала күңеленә сала һәм аны ныклап кисәтә:

Ах,юләр маэмай!Тырыш яшьләй,зурайгач җайсыз ул;

Картаеп каткач буыннар эш белү уңайсыз ул!”-ди Тукай “Кызыклы шәкерт” шигырендә.

Яшьлегеңдә күп тырышсаң,эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел”,- дип яза “Эшкә өндәү” шигырендә. Хезмәт — тормыш шатлыгы, бәхет, хөрмәт чыганагы да икәнлеген шигъри юллар белән бала күңеленә сеңдерә. Шагыйрь әсәрләрендә авырлыклардан курыкмаучы, хезмәттән качмаучы кеше генә чын мәгънәсе белән бәхетле була дигән фикерне алга сөрә.

Тукай, гомумән, матурлыкка битараф булмаска, табигатьне сакларга өйрәтә. “Бала белән Күбәләк” шигырендәге соңгы строфада Күбәләк сүзләренә бер генә баланың да битараф калганы юк. Бу юллар бала аңында шулкадәр тирән уелып кала, ул зур үскәч тә табигатьнең бу нәфислегенә кул күтәрә алмый. Бала аңына яхшылык орлыгын ничек иртә салынса, шулкадәр отышлы була. Димәк, Тукайның иң гади шигыре дә бала күңелендә миһербанлылык тәрбияләргә сәләтле икән. Сабыйларда уңай геройларга охшау теләге искиткеч көчле.Шулай ук аның шигырьләрендә кешелеклелек, тере табигатьнең җан ияләренә мәрхәмәтлелек хисе белән сугарылганнар. Г.Тукай шигырьләренең тәрбияви асылы шунда.

Г.Тукайның туган телгә мөнәсәбәте,аның бала тәрбияләүдә тоткан урыны, әһәмияте, бөтен җитдилеге белән “Туган тел” шигырендә ачык чагыла. Бүген татарны милләт буларак саклап калуның бердәнбер юлы –телне саклау. Тел сакланса, милләт саклана. Тел югалса, милләт тә югала. Тукаебызның шигьри юллары белән күпме тормыш дөньясын үткән олы җанлы әбиләр, ак сакаллы бабайлар, әти-әниләр оныкларына, балаларына күңел сафлыгы иңдерәләр.

Тукай киләчәк буынга баглаган өметләрен һәм балаларга тиешле тәрбия бирү кирәклеген менә бу әсәрләрендә дә ассызыклый. Мәсәлән, «Татар кызларына» (1906), «Китап» (1909), «Гомер юлына керүчеләргә» (1910) кебек шигырьләре аеруча игътибарга лаек.

Габдулла Тукай гаилә тәрбиясенә, халыкның милли яшәешенә, күркәм гореф-гадәтләренә, милли йолаларына, нәсел-нәсәбенә, борынгы тамырларына нык игътибар бирә. Шигырьләрендә дә татар — мөселман көнкүреше, гаилә тормышы ислам дине йолалары белән үрелеп чагылдырылган.

Билгеле булганча, һәр мөселман өчен белем алу фарыз. Татарлар да мәгърифәтле, аң-белемле булуга, балаларда яшьтән үк белем алуга мәхәббәт тәрбияләүгә аеруча зур игътибар биргәннәр.Тукай да, чын педагог буларак, балаларга белем алуның, тырышып укуның зарурилыгын күп кенә шигырьләрендә дәлилли.

Шулай итеп, Г.Тукай мәңге халык күңелендә яшәячәк, тәрбияви әһәмияткә ия булган әсәрләр тудырып, гаделлек, тынычлык, югары әхлак, нык инсанлык нәсел дәвамчыларының булуы, милләт язмышы кебек мәңгелек проблемаларны күтәреп чыгалар һәм әсәр укучыларны да бу хакта уйлануга этәрәләр.

Г.Тукай да, танылган татар галим-педагогы К.Насыйри кебек, халык мәнфәгатьләре өчен көрәшүче мәшһүр җәмәгать эшлеклеләре булырлык кешеләр тәрбияләү бурычын алга куйган. «Безнең милләт тә, — дип язды Г.Тукай 1906 нчы елда «Хиссияте миллия» дигән мәкаләсендә, — башка милләтләрдәге кебек, яклаучысы, сыена торган урыны булмаган, фәкыйрь вә эшче халыкның файдасына тырышучы, биш фәкыйрь кешене бер бай этенә алыштырыр вакытлар үткәнлеген аңлаучы вә аңлатучы егетләргә мохтаҗ. Безнең милләт тә Пушкиннарга, граф Лев Толстойларга, Лермонтовларга мохтаҗ. (Г.Тукай. Әсәрләр. 4 томда, 3 том, Казан, 1976, 155-156 битләр.) Г.Тукай бу мәкаләсендә аерым кеше мәнфәгате белән җәмгыять мәнфәгате уртак булырга тиешлеген аңлау дәрәҗәсенә күтәрелә алган кешеләр тәрбияләүне бурыч итеп куйды.

Туган җирне, сөекле Ватанны, гади хезмәт иясе массасын ярату кешеләрдәге патриотик тойгыларның башлангычы булуын тирән аңлаган шагыйрь күп кенә әсәрләрендә туган ягына, аның матур табигатенә, уңган кыз һәм егетләренә, тапкыр малайларына җылы мөнәсәбәтен белдерде.

Г.Тукай «Халык әдәбияты» исемле хезмәтендә чын мәгънәсе белән халыкчан, тирән патриотик, мораль тотнаклы җыр һәм музыканың тәрбия өлкәсендә гаять зур әһәмияткә ия булуын ачык чагылдырды. Шагыйрь халык җырларының, көйләренең тәрбияви әһәмиятләренә зур бәя бирде.

Гомумән, Г.Тукайның балаларга багышланган әсәрләре бик күп. Җитмешләп шигырь, йөздән артык кечкенә хикәя, мәсәл, балалар әдәбиятын кайгыртып язган публицистик мәкаләләр – олуг шагыйрьнең җиде-сигез ел эчендә балалар әдәбиятына керткән өлеше әнә шундый! Аның үзе исән чакта ук балалар өчен «Җуаныч” (1908), «Алтын әтәч” (1909), «Энҗе бөртекләре” (1909), «Исемдә калганнар” (1909) , «Балалар күңеле” (1909 һәм 1910 еллар), «Мияубикә” (1911), «Сабыйның укырга өйрәнүе” (1912) җыентыклары дөнья күрә һәм бүгенге көндә дә яңартылып, иллюстрацияләр белән баетылып басылып торалар. Тукай балаларга багышлап төрле әдәби җыентыклар, башлангыч мәктәпләр өчен « Яңа кыйраәт » (Яңа уку китабы) исеме белән дәреслек-хрестоматия, « Балалар күңеле. Мәктәптә милли әдәбият дәресләре » кебек хрестоматияләр дә чыгара. Шуның белән ул мәктәптә татар әдәбиятын системалы рәвештә өйрәнә башлауга нигез сала.

III .Йомгаклау . Мин -Тукайлы татар баласы .

Балаларның рухына ятышлы, теле ягыннан аңлаешлы һәм аларның аң-белемнәрен үстерүгә ярдәм итүче әсәрләрне – шигырьләр, әкиятләр һәм хикәяләрне, татар әдәбиятында беренче буларак, Г.Тукай бирә. Шагыйрь әсәрләренең төп темасы – аң — белемгә, хезмәткә өндәү, хезмәт кешесен данлау, Ватанга, туган җиргә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Габдулла Тукай – татарларны бөтен дөньяга таныткан шагыйрь генә түгел, ә киләчәк буынны тәрбияләүгә тиешле әһәмият биргән, балаларны тәрбияләүгә зур өлеш керткән педагог та. Тукайның фикерләре, ул язган әсәрләр бүген дә актуальлеген югалтмаган, бүген дә без Тукайга янәдән янә мөрәҗәгать итәбез.

Татар әдәбияты үсешендә Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм иясен табу кыен. Аның иҗаты – татар халкының йөз аклыгы ул. Мондый шагыйре булган милләт- зур, талантлы, үткәне һәм бигрәк тә киләчәге булган милләт.

Әйе, Г.Тукай мәңге халык күңелендә яшәячәк, аның иҗаты үзенең актуальлеген югалтмас. Чөнки шагыйрь тәрбияви әһәмияткә ия булган әсәрләр тудырып, гаделлек, тынычлык, югары әхлак, нык инсанлык нәсел дәвамчыларының булуы, милләт язмышы кебек мәңгелек проблемаларны күтәреп чыга һәм һәр әсәре укучыларны да бу хакта уйлануга этәрә.

Г.Тукайның тәрбияви асылы шунда: ул әдәп, әхлак тәрбияләү проблемаларына кагылышлы изге теләкләрен сабыйларның рухи дөньясына салыр өчен шигъри юлларны бик оста сайлаган.

Гомумән, Г.Тукай үзенең хезмәтләрендә матур әдәбиятны , халык авыз иҗаты әсәрләрен , рәсем сәнгатен, җыр һәм музыканы балага тәрбия бирүдә көчле чара дип исәпләвен белдерә һәм аларны бу юнәлештә файдаланырга тәкъдим итә.

Тукай поэзиясе Сәгыйть Сүнчәләй, Мәҗит Гафури, Зыя Ярмәки, Нәкый Исәнбәт һ.б. күп кенә яшь әдипләр өчен балалар әдәбиятына юл күрсәтүче булып тора. Тукай иҗаты татар халкы өчен генә түгел , ә бәлки бик күп милләтләр өчен (Тукай иҗаты күп телләргә тәрҗемә ителгән) Тәрбия китабы ролен дә үти. Аның фикерләре, әдәби һәм гыйльми , иҗтимагый эшчәнлеге әһәмиятен югалтмады, алар бүген яшәешебездә киң кулланылышта.

Ә безнең балачагыбыз — Тукайлы балачак – иң гүзәл, серле, бәхетле балачак!

Кулланылган әдәбият

1. Вәлиева З.Р., Вәлиев Р.И., Миңнуллин Т.А. , Ибраһимов И.М. Әдипләребез.-Татарстан китап нәшрияты, 2009, 446-448 б.

2. Галимуллин Ф. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр. — Казан: Татарстан Республикасы”. Хәтер” нәшрияты , 2002.-20-25 б.

3. Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты. — Казан : Тарих, 2003, 48-55 б.

4. Миңнуллин К.М., Галиуллин Т.Н.,Заһидуллина Д.Ф. Габдулла Тукай -Татарстан китап нәшрияты, 2011

5. Низамов А.М. Тәрбия нигезләре. — Казан : ”Мәгариф” нәшрияты, 2005

6. Нуруллин И. Габдулла Тукай.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1979.-304 б.

7.Тукай Г. Әсәрләр.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1995

8.Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар. Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – 2006. – 383 б.)

9.Тукай Г . Шигырьләр.Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011

10.Шәйхисламов З.Р.- Әдәбият чыганакларын барлаганда. Казан:1994. 87-90 б.

Габдулла Тукай иҗатында тәрбия темасы

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

муниципаль бюджет уку йорты

Ч.Айтматов исемендәге Кукмара №1 гимназия”

Сибгатуллин Алмаз-8 нче сыйныф укучысы

Фәнни җитәкче: Сибгатуллина Альмира Фәрит кызы-

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

I.Кереш

Тукай үзенең бер мәкаләсендә болай ди: “Без милләткә әдәбият гөл-сулары сибик, гәзитә мәрвәхәләре (веерлары) илә йомшак җил истерик һәм авызына иттихад вә иттифакъ сулары салыйк; җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик; тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карансын, гакылын җыйсын.”

Нинди тирән мәгънәле сүзләр…

Белгәнебезчә, XIX йөзнең икенче яртысы һәм XX йөз башы — татарларның уяну, милләт булып формалашу, милли азатлык өчен көрәш башлау чоры. Шуңа да бу чорда татар әдәбиятында мәгърифәтчелек реализмы өстенлек итә. Татар әдипләре үз иҗатларында тәрбия темасын үзәккә куялар.

Габдулла Тукай 27 ел гына яши. Аның торыр почмагы, байлыгы да булмаган. Ләкин гади кеше күңеленә үтеп керә алырлык, көйгә салып җырларлык шигырьләре булган. Балаларны тибрәтерлек бишек җырлары, акыл-әхлак тәрбиясе бирерлек мәсәлләре, күпме тыңласаң да тыңлап туймаслык әкиятләре булган. Кыска гына, 8 еллык иҗат гомерендә, шигъри осталыкның югарылыгына, сүз сәнгате серләрен ачуга ничек иреште икән? Шул турыда күбрәк беләсем һәм яшьтәшләремә дә белгертәсем килде. Эшемнең актуальлеге шунда.

Хезмәтемнең максаты – Г.Тукайның тәрбия темасына кагылышлы иҗатын һәм хезмәтләрен өйрәнү. Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны билгеләдем:

1)Г.Тукай иҗатында тәрбия темасының үзәк урынны алып тору сәбәпләрен тикшерү;

2)Тукайга яңа әсәрләр язарга этәргеч булган чыганакларны ачыклау;

3)Шагыйрь иҗатындагы мәгърифәтчелек юнәлешенең сәбәпләрен тикшерү.

II.1. Йа Ходай, күрсәт, диген, ошбу җиһанда якты юл;

Ул – рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул!

Г.Тукайның шигырьләрендә татар-мөселман көнкүреше, гаилә тормышы ислам дине йолалары белән үрелеп бирелгән. Билгеле булганча, мөселман гаиләсендә бала ислам дине нигезләре белән кече яшьтән үк таныша башлый. Тукай да үзенең бала чагындагы иң беренче хәтирәләрен “Туган авылым” шигырендә түбәндәгечә сурәтли:

Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,

Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;

Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәтне,

Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.

Ана илә бала шигырендә кызыксынучан, көр күңелле сабый баланың әнкәсенә биргән сораулары бу дөньяның хуҗасы кем булуын белү белән бәйле:

— Җавап бирсәң икән, әнкәй, минем әйткән сөальләргә,

Гаҗәпләндем бу дөньяга вә анда барча хәлләргә:

Ничек булган, ничек үскән бу хисапсыз дәү-дәү урманнар?

Бу һәйбәт ямь-яшел кырлар каян килгән вә булганнар?

Яраткан, әйләгән мәүҗит боларның барчасын Тәңрең,

Җиһанда барча эшләр, барча хәлләр Тәңредән, бәгърем.

Шигырьдә ана һәм бала арасындагы җылы мөнәсәбәт, ананың баласына хакыйкатьне күркәм рәвештә җиткерүе соклану уята. Әлеге күренеш исламда бала тәрбиясенең матур бер үрнәген тасвирлый.

Таян Аллага шигырендә Тукай, гөнаһсыз яшь балага мөрәҗәгать итеп, аны мәрхәмәтле Аллага таянырга чакыра:

Кыйл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына;

Бел аны: керсез күңелдән тугъры юл бар гаршенә!

Гыйбадәтнең бер төре буларак, дога мөселманнар тормышында аерым бер урын били. Шатлык килгәндә дә, кайгы килгәндә дә мөселманнар һәрчак Аллага дога кылалар, аннан ярдәм сорыйлар.Ана догасы шигырендә дә намаздан соң дога кылучы ана образы сурәтләнә:

Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угълын:

Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз угълым!

Тамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь;

Карагыз: шул догамы инде Тәңре каршына бармас?

Ана, баласы өчен борчылып, бары Алла гына ярдәм итә алуын таный һәм Аңа ялвара. Укучы күңелендә ана догасының кабул булачагына ышаныч туа, чөнки ул – ихлас күңелдән кылынган дога. Ислам дине тәгълиматыннан билгеле булганча, ананың баласына булган догасы, һичшиксез, кабул ителә.

Аллага дога кылу күренеше Тукайның Туган тел, Йокы алдыннан шигырьләрендә дә бик тәэсирле итеп чагылдырыла.

Кеше үз күңеленә урын таба алмаганда, кайгы-хәсрәткә дучар булганда яки туры юл эзләгәндә дә Аллага мөрәҗәгать итә: Аллаһның изге сүзе – Коръәнне укый, шуның белән җанын тынычландыра, рухи азык таба. Тукай да бөтен җан тынычлыгын Коръән укудан табуы турында Тәэссер, Китап кебек шигырьләрдә бәян итә.

Гомернең читен, җайсыз, уңгайсыз бер минутында,

Әгәр янсам кайгы вә хәсрәтнең мин утында,

Укыйм тиз-тиз күңелдән бер гаҗаиб сүрә Коръәннән, –

Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан.

Нәтиҗә: Габдулла Тукай, милләтне инкыйраз авыруыннан саклап калу максатында, игътибарын халыкның милли яшәешенә, күркәм гореф-гадәтләренә, милли йолаларына, нәсел-нәсәбенә, борынгы тамырларына юнәлтә.

II. 2.“Өч наданга алмашынмас – бер язу белгән кеше;

Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич – кеше булган кеше”.

Билгеле булганча, һәр мөселман өчен белем алу фарыз. Татарлар да мәгърифәтле, аң-белемле булуга, балаларда яшьтән үк белем алуга мәхәббәт тәрбияләүгә аеруча зур игътибар биргәннәр. Г.Тукайның “Ата илә бала” шигырендә ата, гаилә башлыгы буларак, үз баласына файдалы киңәшләр бирә, аны рухи яктан дөрес тәрбияләргә омтыла:

Яз, газиз угълым: кара тактаны сыз акбур белән!

Һәм кара күңелеңне ялт иттер сызып ак нур белән!

Бәхетле бала шигырендә Тукай бәхет төшенчәсен белем төшенчәсе белән тыгыз бәйли. Биредә шагыйрь белем алу әдәпләрен дә күрсәтә:

Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә,

Мөгаллимне олуг күрсә, белергә кушканын белсә.

Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң-сулга,

Уенга салмаса ихлас – менә бәхете аның шунда.

Ике юл шигырендә дә гыйлем алуның өстенлеге дәлилләнә:

Ике юл бар бу дөньяда: берсе будыр – бәхет эстәү;

Икенче шул: гыйлем гыйшкында булмак – мәгърифәт эстәү.

Синең кулдан теләрсең – мәгърифәтле бул, бәхетсез бул;

Вә яки бик бәхетле бул, ишәк бул, мәгърифәтсез бул.

Биредә ишәк кебек, йә булмаса, бер кайгысыз рәхәт гомер кичереп, матур киенеп, тәмле ашап, күп йоклап яшәү беренче карашка бәхет кебек тоелса да, чынлыкта бәхетсезлек икәнлеге аңлашыла. Ә авырлыкларны сабырлык белән кичереп гыйлем эстәү бәхеткә китерә.

Чын бәхеткә ирешү өчен, гыйлем алу белән бергә, хезмәт итүнең дә мөһимлеген Тукай сабыйларга Эш шигырендә үтемле аңлатып бирә:

Тынма, эшлә, и сабый! Бел, Тәңредән эшләргә – көн,

Эшләп аргачтан бирелгәндер тыныч йокларга төн.

Нәтиҗә: Тукай да, чын педагог буларак, балаларга белем алуның, тырышып укуның зарурилыгын күп кенә шигырьләрендә дәлилли.

II.3. “Ишеттем мин кичә: берәү җырлый

Чын безнеңчә матур, милли көй…”

Г.Тукай Җаекта мәдрәсәдә укыганда ук халык җырларын җыя. Җәйге ялга китүче шәкертләргә үз төбәкләрендәге әкиятләр, җырлар һәм башка халык авыз иҗаты әсәрләрен язып алып килүләрен сорый торган була. Шулай аның “Җырлар дәфтәре” барлыкка килгән. Тукай үзе дә курай, скрипка кебек музыка коралларында уйнаган. “Мин кечкенәдән бирле җырчы идем, — дип яза ул, — кайда гына ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем. Мәдрәсәдә үк мине җырчы диләр иде”.

Казанда “Болгар” кунакханәсендә яшәгәндә, ерак кына түгел Печән базары була. Ул анда да гади халык белән аралаша, яңа фольклор әсәрләре ишетә. Г.Тукайга бигрәк тә халык җырлары якын була. Ул хәтта халык җырларын туплап, 1910 нчы елда “Халык моңнары” исемле китабын бастырып чыгара.

Тукайның “Халык моңнары” исемле китабына керештә язылган сүзләре белән танышыйк. “Мин – Шүрәле һәм дә татар урманнарында гына була торган “милли Шүрәле” булганга, җәй көне урман буена ат ашатырга килгән яшүсмер Гайнетдин һәм Сәйфетдиннәрнең дә җырын тыңладым. Ул Гайнетдиннәрнең бәрәңге пешерер өчен яккан утлары минем күземә кергән шикелле, аларның ут әйләнәсенә утырышып җырлаган җырлары һәм дә моңлы күңелләреннән чыккан хиссият утлары минем йөрәгемә тәэсир итәләр иде”. Шагыйрь шулай үзен Шүрәле дип атый. Шигырьләрен дә “Шүрәле” псевдонимы астында язганлыгы билгеле.

Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймәкемнән миндә туган телемезне сөю тугъды. Әгәр миңа җырулар ярдәм итмәсә, мин туган телемезне сөймәк кеби бер олугъ нигъмәткә ия була алыр идеммени? Яшәсен халык әдәбияты, яшәсен туган тел!” “Халык әдәбияты” җыентыгында Тукай “чын халык телен, чын халык рухын безгә тик халык җыруларыннан гына табып була” ди. “Халык җырлары – халкымыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер” дигән атаклы сүзләре дә шушы җыентыкта урын алган. Ул үзе дә бер яңа җыр үрнәге тәкъдим итә. Бу җыр — “Милли моңнар”.

Г.Тукайның романтик эчтәлекле “Милли моңнар” шигыре кырыс елларда иҗат ителә. Аның язылу тарихы кызыклы. Мөхәммәт Гали истәлекләренә караганда, “Болгар номерларында” яшәгән вакытта күрше бүлмәләрнең берсендә Тукай җыр ишетә. Нечкә күңелле, шигъри җанлы Тукайга ул моң көчле тәэсир итә. Ирексездән шагыйрь җыр яңгыраган бүлмәне эзләп китә. Ул Сәгыйть Рәмиев бүлмәсе булып чыга. Көйдән әсәрләнгән Тукай: “Аһ туган, нинди көй җырлыйсың син? Синең җырың минем аяк буыннарына китте”, — ди. Сәгыйть Рәмиев аның “Әллүки” булуын әйтә. Шуннан соң Тукай “Милли моңнар” шигырен яза.

Тукайның бик күп шигырьләретатар халкының көйләренә салынып, җырга әверелеп киткәннәр. Аларга беркем дә махсус көй чыгармаган, халык аларны иң моңлы, иң эчтәлекле көйләренә салып җырлый башлаган.

Җыр тәэсирендә килеп чыккан хисләр ул — сагыш хисе. Сәбәбе – хәтер яңару. Лирик герой туган халкының, милләтенең авыр язмышын искә төшереп хәсрәтләнә. Лирик геройның хисләре горурлануга әверелә. Тарихы данлы, бай булган дәүләтнең киләчәге дә өметле, моңлы җырлары булган халык үзенең бу хәзинәсе белән горурлана ала.Татар халкының күңелләргә үтеп керерлек җырлары бар икән. Мондый халык бетмәячәк.

Милли моңнар”әсәре халык җырларына охшаган. Ритм, рифмасы җырга якын, көйгә салынып тора. Эчтәлеге өч өлештән тора: сагыш хисе, бәя бирү, юану бар. Үзенчәлеге – хисләрнең уртаклык сыйфатына ия булуында.

Тукай шигырьләренең укучыны сихерли торган хосусиятләреннән берсе – аларның гадәттән тыш музыкальный булуларыдыр. Тукай шигырьләре үзләреннән-үзләре укылалар”, — ди әдип Гали Рәхим. Болар әдипнең иң әүвәл халык авыз иҗатына, бигрәк тә җыр сәнгатенә, рух байлыгына нигезләнеп иҗат итүеннән килә.

Нәтиҗә: Халык җырлары Тукайга яңа әсәрләр язарга этәргеч булганнар, аның шигырьләрехалык көйләренә салынып, җырга әверелеп киткәннәр.

II. 4. “Шигъре Лермонтов вә Пушкин саф диңгез ул,

Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов, Тукай — өч йолдыз ул”.

Габдулла Тукай башка халыклар әдипләре тәэсирендә дә иҗат иткән. Ул Пушкин, Лермонтов, Крылов һәм башка әдипләрнең иҗаты белән таныш була, аларны ирекле тәрҗемә итә. Рус теле аша ул инглиз, француз һәм башка халыкларның әдәбияты белән таныша. Тукай Җаекта “Пушкин йорты”на йөри, анда Пушкин, Гоголь, Кольцов һәм башка рус әдипләренә багышланган кичәләрдә катнаша. Пушкин да, Тукай да гади кешеләрнең язмышын, халык тормышын кайгыртып язганнар. Пушкин 1824нче елда рус теленә М. Веревкин тәрҗемә иткән Коръәнне укый һәм өйрәнә. Аның изге Коръән тәэсире белән язылган “Подражания Корану” дип исемләнгән шигъри җыентыгы чыга. Әсәр 9 бүлектән тора. Һәр бүлектә Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормышыннан берәр вакыйга китерелә. Шулай да барлык бүлекләрне берләштереп торучы җеп ул – Аллаһ Тәгалә кушканнарга буйсынып яшәүче кешеләр тормышы. Әлеге циклны укыгач, А.С.Пушкинны атеистик карашлар яклы дип тә күзалларга мөмкин. Игътибар белән укыганда, шуны аңлап була: шагыйрь дин кануннары буенча яшәүчеләрне хөрмәт итә, ләкин дин битлеге артына качып, явызлык кылучыларга каршы чыга. Пушкин иҗат иткән “Алтын әтәч” әкияте гарәп халык әкиятләреннән алынган була. Тукай аны татарчага тәрҗемә итә.

Тукай үзлегеннән күп укый, төрек, Шәрык әдәбиятын, татар халкының борынгы татар әдәбиятын өйрәнә. Ул Ясәви, Бакырганый, Хисам Кятиб, Утыз Имәни һәм башкаларның әсәрләре белән таныш булган. Без моны шигырьләрендәге сурәтләү чаралары аша күрәбез. Мәсәлән, “Пар ат” шәрыктагыча парлы рифмага корылган мәснәви (аа.бб.вв…) рәвешендә язылган. “Печән базары, яхүд яңа Кисекбаш” әсәре түбәндәгечә тәмамлана:

Фагыйләтен, фагыйләтен, фагыйләт,

Ну, Печән базары халкы күңле шат!

Нәтиҗә: Тукай борынгы әдәби әсәрләрне күчереп язу белән генә шөгыльләнмәгән, ул аларны үз җаны аша уздырган, үз талантына буйсындырган, өр-яңа әсәрләр иҗат иткән.

III. Йомгаклау.

Тукай милли тәрбия мәсьәләләрендә шигырьләр һәм публицистик мәкаләләр генә язып калмый, педагогика өлкәсендә дә хезмәтләр яза. Мәсәлән, “Ана хатлары”н (1907) ике ананың бер-берсенә хат язышулары формасында иҗат итә. Бу хатларда аналарга балаларны тәрбияләү буенча педагогик киңәшләр бирә шагыйрь.

Тукай балаларга багышлап төрле әдәби җыентыклар, башлангыч мәктәпләр өчен “Яңа кыйраәт” (“Яңа уку китабы”) исеме белән дәреслек-хрестоматия, “Балалар күңеле. Мәктәптә милли әдәбият дәресләре” кебек хрестоматияләр дә чыгара. Шулай итеп, Габдулла Тукай – татарларны бөтен дөньяга таныткан шагыйрь генә түгел, ә киләчәк буынны тәрбияләүгә тиешле әһәмият биргән, балаларны тәрбияләүгә зур өлеш керткән педагог та. Тукайның фикерләре, ул язган әсәрләр бүген дә актуальлеген югалтмаган, бүген дә без Тукайга янәдән мөрәҗәгать итәбез.

Тукай гимн дәрәҗәсенә күтәрелгән “Туган тел” шигырен иҗат иткән. Ул — халыкның үлемсезлеге.Шәүкәт Галиев, туган җирдән читтә йөргәндә, “Туган тел” шигырен радиодан ишетә дә, мондый шигырь яза:

Кем ничектер, әмма мин бу җырны

Тыңлыйм гына тыңлыйм, туялмыйм.

Әсәрләнәм сабый бала кебек,

Ир булсам да яшьне тыялмыйм.

Нәтиҗә: Тукай татар халкының әдәбият тарихын, аның әсәрләрен белгән, алар үрнәгендә иҗат иткән.

Тукай халык авыз иҗаты әсәрләренә хөрмәт белән караган, аларны җыю, туплау, китап итеп бастыру турында кайгырткан.

Тукай халык, милләт турында язган, татар милләте турында кайгырткан.

Тукайның шигырьләре халыкка аңлаешлы телдә язылган, көйле, моңлы, шуңа күрә халык аларны көйгә салып җырлый, аның әсәрләре үлемсез.

Халык Тукайга, Тукай халыкка хезмәт итә.

Татар халкы милләт булып яшәгәндә, Тукай да яшәр.

Кулланылган әдәбият.

1.Галимуллин Ф. Халыкның үз шагыйре. Мәктәп китапханәсе сериясе, VII том. – Казан: Тарих, 2002.

2.Нуруллин И. Тукай турында истәлекләр.— Казан: Татар.кит.нәшр.,1986.

3.Тукай Г. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр. – Казан: Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты, 2002.-511 б.

4.Тукай Г. Сайланма әсәрләр. II том. Казан: Татар. кит. нәшр., 2006.

5.Тукай Г. Әсәрләр. IV том. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985.

Тукай һәм тәрбия

Кукмара муниципаль районы МБГБУ

«Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү

Зур Кукмара урта гомуми белем мәктәбе”

Нуриева Алсу -11 нчы сыйныф укучысы

Фәнни җитәкче: Гаделшина Рузия Зөфәр кызы-

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Кереш

Темабызның актуальлеге: Мәктәп педагогикасында патриотик тәрбия зур урын алып тора. Патриотизмның чишмә башы – ана һәм табигать гүзәллеге. Ананың тиңсез җылысын һәм мәхәббәтен, табигатьнең чиксез матурлыгын, хозурлыгын, серлелеген Тукаебыз җылысы салынган шигъри юллар белән бала җанына, аның саф һәм пакъ күңеленә салучы, аларны тирәнәйтүче, киңәйтүче, ныгытучы һәм мәңгеләштерүче. Бу фәнни хезмәттә Г.Тукайның мөгаллимлек осталыгы тикшерелде. Аның олуг, саф, керсез рухи мирасы безнең күңелләрдә мәңге яшәр.

Максат: Шагыйрьнең мөгаллимлек осталыгын тирәнтен өйрәнү һәм бәяләү.

Бурычлар:

  • Г.Тукайның бала тәрбияләү өлкәсендәге эшчәнлегендә туган телнең мөнәсәбәтен билгеләү.
  • Шагыйрьнең белем, тәрбия бирү өлкәсенә караган әсәрләрен барлау, аларны өйрәнү.
  • Хезмәтләренә анализ ясау һәм бәя бирү.

Өйрәнү объекты һәм предметы: Габдулла Тукай әсәрләре.

Тикшерү методы итеп әдәби анализ һәм бәяләмә адымнарын файдаландым.

Фәнни эшем теоретик эзләнү төренә керә.

Г. Тукай халкыбызның бөек шагыйре, әдәби тәнкыйтьчесе генә түгел, ә мөгаллим дә. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү методлары, максатлары һәм чаралары Г. Тукайның бөтен әдәби мирасында киң чагылыш тапкан. Г. Тукай әдәбиятны балалар тәрбияләүдә иң көчле корал дип саный. Ул сүзнең бөек көченә, аны бары тик урынлы куллана белергә генә кирәклегенә нык ышана. Шагыйрь үзе дә сүздән оста файдалана.

Бүгенге көндә яшь буында әдәп-әхлак сыйфатларын үстерү-иң актуаль проблемаларның берсе. Матурлыкны күрә белү, табигатькә соклану, хезмәтне ярату, туган телне хөрмәтләү-тәрбиянең төп нигезе.

I бүлек

Г. Тукайның табигатькә һәм туган телгә мөнәсәбәте

Г. Тукай халкыбызның бөек шагыйре генә түгел, әдәби тәнкыйтьчесе, көлү остасы, журналист, cәясәтче, икътисадчы һәм мөгаллим дә. Ул— тормыш университетын үткән иң тәҗрибәле олуг шәхес. Шагыйрьнең мөгаллимлегенә без ике яклап якын килергә тиеш. Беренчедән, шагыйрь буларак, аның шәхесе, шәхси сыйфатларының, гражданлык батырлыгының башкалар өчен тәрбияви әһәмияте бик зур. Икенчедән, күпкырлы иҗади мирасы яшь буынны тәрбияләүгә гаять нык йогынты ясый.

Әдипләребез — адәми затның эчке психологик халәтен-рухын тәрбияләүчеләр. Аларның методлары мөгаллимнәр методыннан аерылып тора. Мәктәп тормышында табигать, җәмгыять тормышы һәм кеше турындагы белемнәр, алардагы кануннар, аерым тармакларга — фәннәргә бүленеп, махсус белгечләр аша җиткерелә. Әдәбиятта һәм сәнгатьтә конкрет образлар, аларның кичерешләре, кылган эш-гамәлләре, гамәлләрнең эчке сәбәпләрен ачу аша бирелә. Аерма тик шунда: матур әдәбиятның, сәнгатьнең тәрбияви йогынтысы, тәэсир итү кече, үтемлелеге башка.

Тукаебыз педагог дигән проблеманы күтәргәнбез икән, аңарда мөгаллимгә хас шәхси сыйфатларның күпме булуын, аларның эш-гамәлдә ничек чагылышын, нәтиҗәлелеген мисаллар белән дәлилләү сорала. Аның мөгаллимлеген раслаучы төп һәм хәлиткеч сыйфат — бала психологиясен, бала күңелен тирән аңлавы, шул күңелгә керә белү осталыгы дияр идем. Ул — балаларның үз шагыйре. Тукай аларның телләрен, уй-фикерләрен, ниятләрен, эчке дөньяларын аңлый, аларча сөйләшә һәм, иң әһәмиятлесе, алар дөньясында, тирәсендә яши алган. Тукай дөньяны да, табигатьне дә, табигать күренешләрен дә сабыйлар карашы, сабыйлар акылы белән күзәтә белгән. Аның шигъри юллары укучыны гаҗәпләндерә, шатландыра, сөендерә, куандыра, дулкынландыра. Тукайның мөгаллимлек осталыгы тагын шунда: ул, безнең кебек, адым саен тегенди булыгыз, мондый булыгыз,дип чакырмый, өндәми, үгет-нәсихәт укымый, ә укучысына уйларга, ишеткәннәргә һәм күргәннәренә карата үз мөнәсәбәтен булдырырга урын калдыра.

Халык педагогикасында балага олуг һәм изге хис ана итәгендә үк бирелә диелә. Халыкта Ватан төшенчәсе АНА белән тиңләнә. Бу урында уртаклык — баланың анага һәм Ватанга тиңсез мәхәббәте. Бу хисләрнең нарасый күңелендә шытып чыгуы, мул һәм бәрәкәтле үсентеләр бирүе ана һәм табигатькә бәйле. Ананың тиңсез җылылыгын, табигатьнең чиксез матурлыгын тою — нарасыйны тышкы дөнья белән бәйләүче беренче карлыгачлар. Алай гына да түгел, аның беренче шатланулары да, куанычлары да, ләззәт хисләре кичерүе дә ана һәм табигать белән бәйле.

Ананың тиңсез җылысын һәм мәхәббәтен, табигатьнең чиксез матурлыгын, хозурлыгын, серлелеген Тукаебыз үзенең җаны, саф күңеле, йөрәк җылысы салынган шигъри юллары белән бала җанына, аның саф һәм пакь күңеленә салучы, аларны киңәйтүче, тирәнәйтүче, ныгытучы һәм мәңгеләштерүче.

«Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән…»

(Г. Тукай.«Туган авыл».)4

Аерылып китсәм дә синнән гомеремнең таңында мин,

И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин.

(Г. Тукай.«Туган илемә».)5

Г. Тукай үзенең «Су анасы», «Шүрәле» әсәрләрендә аңа гына хас осталык белән балаларны гаҗәеп серле табигать дөньясына алып керә. Матурлык дөньясын тою балаларда гүзәллеккә омтылыш хисе уята. Буәсәрләрнең тәрбияви куәтенә игътибар итик. Беренче әсәрдә бала, читләр ярдәменнән башка диярлек, үз аңы белән иясез әйберләргә тияргә ярамый икән дигән нәтиҗәгә килә. «Шүрәле» әсәре аша балаларда кешегә, аның акылына, зирәклегенә, хәйлә катнаш тапкырлыгына, кыюлыгына һәм батырлыгына соклану хисе уяна. Ә хисләр, хыяллар дөньяны танып белүнең башлангычы ул. Калганы исә баланың тырышлыгында. Бу идея аның бик күп әсәрләрендә кызыл җеп булып уза. Халыкта «Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар» дигән тирән эчтәлекле мәкаль бар. Тукай ата-бабалардан килгән, татарның милли традициясенә әйләнгән белем өстәү, белемгә хирыслылык кебек сыйфатларны саклауны, аларның яшь буында эчке ихтыяҗга әйләндерүне игътибар үзәгендә тоткан.

Яз, газиз углым, кара тактаны сыз акбур белән!

Һәм кара күңелеңне ялт иттер сызып ак нур белән!

Өч наданга алышынмас бер язу белгән кеше,

Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич кеше булган кеше”,- ди ул.

(Г. Тукай.«Ата илә бала».)6

Г. Тукайның туган телгә мөнәсәбәте, аның бала тәрбияләүдә тоткан урыны, әһәмияте, бөтен тулылыгы, бөтен җитдилеге белән «Туган тел» 7шигырендә дә ачык чагыла:

И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы”.

Телебез юкка чыгу куркынычы алдында торганда аның туган телгә мөнәсәбәте аеруча игътибар сорый. Бүген татарны милләт буларак саклап калуның һәм аңа йоккан күптөрле сырхаулардан арындыруның, милләтне савыктыруның бердәнбер юлы —ТЕЛне саклау. Тел сакланса, милләт саклана. Тел югалса, милләт башка милләт тарафыннан йотыла.

II бүлек

Г. Тукай иҗатында хезмәт тәрбиясе

Халкыбызда «Эш сөйгәнне ил сөя», «Тырышкан табар, ташка кадак кагар», «Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс», «Эше барның ашы бар» дигән һ. б. шундый мәкаль һәм әйтемнәр күп. Тукайның хезмәткә кагылышлышигырьләре шуларга нигезләнгәннәр. Ул үзенең «Япон хикәясе»8 дигән әсәрендә гап-гади ташчы мисалында һәм аның авызыннан чыккан сүзләр аша, дөньяда хезмәткә тиң нәрсә юк дигән фикерне үтемле итеп бала күңеленә сала. Ташчы егет хан да,кояш та, болыт та, таш-тау да булып карый. Боларның берсен дә эшкә тиңлиалмый. Егет әйтә:

«Мин күп нәрсә булып үттем,

Һәрберсеннән галилек (бөеклек) һәм бәхеткөттем;

Күрдем хәзер: эшкә һичнәрсә тиң түгел,

Эштән көчле нәрсә табу мөмкин түгел,

Кирәк түгел, мин яңадан ташчы булам,

Әүвәлгечә иҗтиһадлы (тырыш) эшче булам!»

«Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән керми», «Иртә йөрсәң ит пешә, соңга калсаң бит пешә», «Таякны чыбык чакта бөгәләр…», «Һәр эшнең үз вакыты бар». Ул үзенең шигъри юллары белән эшкә, һөнәргә яшьләй өйрәнү зарурлыгын, яшьләй аның ансатлыгын, картайгач бу эшнең мөмкин нәрсә түгеллеген бала күңеленә сала һәм аны ныклап кисәтә.

«Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул;

Картаеп каткач буыннар эш белү уңайсыз ул!»

ди Г. Тукай «Кызыклы шәкерт»9 шигырендә.

«Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел», —

дип куәтли «Эшкә өндәү»10 исемле шигырендә.

Г. Тукай хезмәтнең тиңсез олуг тәрбия мәктәбе булуын, тулы канлы, олы җанлы шәхеснең бары тик хезмәттә генә формалашуын үзенең күпсанлы әсәрләре белән укучысына җиткерде. Ул шулай ук җәмгыять тормышында бара торган тискәре күренешләрнең, җинаятьчелекнең башы бала характерына кунган иренү, ялкаулык икәнлеген шигъри юлларында күрсәтте. Бәхетсезлек, оят, хурлык, түбәнлекләрнең чишмә башы ялкаулыкта, иренгәнлектә, ә зур бәхетләрнең, хөрмәт, дан һәм шөһрәтнең башында тырышлык, эшчәнлек, эш сөю ятканлыгын шигъри юллары белән бала акылына салды.

«Аһ! Оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә».

(«Эшкә өндәү».)

Димәк, Г. Тукай үз иҗатында баланың һәрьяклап үсешенә ирешүдә хезмәт тәрбиясенең әһәмиятен күрсәткән.

III бүлек

Г. Тукай иҗатында әхлак темасы

«Әдәп төбе — матур гадәт», «Әдәпленең күлмәге сәдәпле, үзе матур гадәтле», диелә. Адәми затта формалашкан гадәтләр һәм аңа сеңгән әхлакый кыйммәтләр табигатьнең әзер бүлекләре түгел, ә тәрбия нәтиҗәсе. Ә тәрбия, шәхеснең камилләшүе—туктаусыз процесс.

Татарны ничәмә гасырлар бөек, бердәм, иманлы, гуманлы, аек, көчле рухлы итеп яшәткән нәрсә — җәмгыятьтә урнашкан яшь буынны тәрбия кылу системасы һәм ислам дине, шәри­гать кануннары. Тәрбия кылу ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләр, дини һәм дөньяви йолалар, хезмәт, гаилә һәм милли традицияләребез, җәмгыять тормышында урнашкан әдәп,әхлакый кыйммәтләр, ислам диненә салынган әхлакый һәм гуманистик идеяләр, шәригать кануннарына нигезләнгән булган.

Без, тәрбия кылуда асылыбызга кире кайтмый торып, милләтебезне бүгенге фаҗигале халәттән чыгару мөмкин түгеллеген аңларга тиеш. Тукаебызның шигъри юллары белән күпме тормыш дәрьясын үткән олуг җанлы әбиләр, бабайлар — балдан татлы газиз оныкларының, аналар исә үзләренең йөрәк бәгырьләренең җаннарына, рухи дөньясына күңел сафлыгы иңдерделәр һәм иңдерәләр. Җирдә тереклек дәвам итә. Тукаебызның олуг, саф, керсез рухи мирасы безнең белән.

Сабый өлкәннәр арасында урнашкан җылы мөгамәләне, матур мөнәсәбәтләрне беренче мәртәбә гаиләдә күрә. Күркәм гадәтләр белән дә ул шунда очраша. Әдәп, әхлакый сыйфатларның яралгылары баланың пакь җанына гаиләдә салына. «Оясында ни булса, очканында шул була», «Йөз мәртәбә ишеткәнче, бер мәртәбә күр», ди халык. «Бала гаиләнең көзгесе», дип тә өстәп куя ул. Г. Тукай үзенең шигъри юллары белән сабыйларны катлаулы җәмгыять тормышына алып керә. Ул аларны уңай һәм тискәре хәлләр, уңай һәм тискәре геройлар белән йөзгә-йөз очраштыра, балада психик халәт тудыра. Күңелле хәлләр, уңай геройлар балада шатлык, куаныч хисләре уятса, ямьсез, күңелсез хәлләр, тискәре геройлар, аларның кылган гамәлләре балада нәфрәт уята. Сабыйларда уңай геройларга охшау теләге искиткеч көчле. Г. Тукай шигырь­ләренең тәрбияви асылы шунда. Әдәп, әхлак тәрбияләү проблемаларына кагылышлы изге теләкләрен сабыйларның җанына, рухи дөньясына, күңеленә салу өчен нинди үтемле, нинди тәэсирле, нинди бәрәкәтле юллар сайлаган. Аларны күрсәтеп узуны зарур саныйм. Матур гадәтләр, әдәплелек, шәфкатьлелек «Бәхетле бала»11 шигырендә бик әйбәт чагылыш тапкан.

«Бәхетле шул баладыр, кайсы дәресенә күңел бирсә,

Мөгаллимне олугъ күрсә, белергә кушканны белсә,

Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уңга-сулга,

Уенга салмаса ихлас — менә бәхете аның шунда.

Кешеләргә итеп шәфкать, үзеннән зурга юл бирсә,

Бәхетсезләрне кимсетми, егылганнарга кул бирсә».

Г. Тукайның күп кенә шигырьләре кешелеклелек белән, тере табигатьнең җан ияләренә мәрхәмәтлелегебелән сугарылганнар.

Йомгак

Габдулла Тукай ул- безнең шагыйрь дә. Форкат белән Мукими кебек зур шагыйрьләрдән һәм сүз осталарыннан соңрак яшәгән булса да, ул хаклы рәвештә остазыбыз санала”.

Гафур Голәм.12

Һәр халыкның тарихи үсешендә тирән эз калдырган уллары була. Г. Тукай да шундыйлардан. Аның исеме якты йолдыз булып нур чәчеп тора. Г. Тукай үз чорының югары культуралы кешесе була. Ул гомере буена укый. Көнчыгыш һәм рус әдәбиятын, халык иҗатын, халык телен өйрәнә.

Г. Тукай иҗаты- татар халкыбызның йөз аклыгы ул. Мондый шагыйре булган милләт- зур, талантлы, үткенле һәи бигрәк тә киләчәге булган милләт.

Халыкның үзен һәм аның иҗатын сөю Г. Тукайда туган телгә тирән мәхәббәт уята. Ул болай дип язган: “ Әгәр миңа җырулар ярдәм итмәсә, мин туган телемезне сөймәк кеби бер олуг нигъмәткә малик була алыр идеммени? Яшәсен халык әдәбияты, яшәсен туган тел!” Шулай итеп, Габдулла Тукай- милли әдәби телне формалаштыруда зур өлеш керткән кеше.

Тукай иҗатында хезмәтне мактау, яшәүнең максаты тырышып эшләү һәм халыкка хезмәт итү булырга тиеш дигән. Ул үзенең шигырьләрендә безгә хезмәтнең олылыгын, матурлыгын, кешене кеше итүдә төп шарт булуын сурәтләде. Тукай безгә хезмәтнең бәхет чишмәсе, рухи байлык булуын, яшәү шатлыгы бирүен, хезмәтнең генә кешене зурлавын ачып салды.

Г. Тукай, белгәнебезчә,табигатькә дә битараф калмый. Моның ачык мисалы булып “Туган илемә”, “Туган авыл” шигырьләрендә туган якны яратырга , табигатькә сокланырга, аның матурлыгын күрә белергә өйрәтү чагыла.

Шулай итеп, Г. Тукай халкыбызның рухында яши. Аңа багышлап күп җырлар, башка музыкаль әсәрләр, рәсем һәм сынлы сәгать әсәрләре иҗат ителде. XXI гасырга да ул олуг шагыйрь, зур җәмәгать эшлеклесе, бөек фикер иясе буларак килеп керде. Г. Тукай турында сүземне М. Гафуриның “Г. Тукай вафатыннан соң”13 шигырендәге өзек белән тәмамлау урынлы дип саныйм.

Үлмәдең син: чөнки бу көн һәр татар күңелендә син,

Бетмәдең син: һәр кеше сүзендә син, телендә син…”.

Тикшерү нәтиҗәләре:

  1. Шигырьләрдә хезмәтнең тиңсез олуг тәрбия мәктәбе булуы, зур бәхетләрнең, хөрмәт, дан һәм шөһрәтнең башында тырышлык, эшчәнлек, эш сөю ятканлыгы киң чагылдырылды.

  2. Шигырьләрнең идеясен ачыклаганда мәкаль һәм әйтемнәрне урынлы файдалану Тукайның мөгаллимлек осталыгын ачуга зур юнәлеш булды.

  3. Шагыйрь иҗатында әдәплелек, шәфкатьлелек кебек мөһим сыйфатлар, әхлаксызлык, мәрхәмәтсезлек кебек тискәре сыйфатлар белән чагыштырып бирелде.

Гомуми нәтиҗә:

Гомумән, Г.Тукай иҗаты бик тә үзенчәлекле, бай хәзинә. Аның мөгаллимлек осталыгын тикшерү буенча фәнни эш башкару бик тә кызыклы һәм файдалы булды.

Файдаланган әдәбият

  1. Нуруллин И. Габдулла Тукай.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1979

  2. Тукай Г. Сайланма әсәрләр.- Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2002.- 511б.

  3. Тукай Г. Шигырьләр, поэмалар (1904-1908) 1 том.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1975

  4. Тукай Г. Мәсәлләр, истәлекләр. 4 том.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1977

  5. Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия: Ике томда. I том: Урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен уку ярдәмлеге / Төз. Л. И. Минһаҗева, И. Х. Мияссарова.- Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2003.- 383 б.

Габдулла Тукай иҗатында тәрбия темасы

Әтнә муниципаль районы МБГБУ

Күңгәр урта гомуми белем мәктәбе”

Солтанова Алсинә — 10 нчы сыйныф укучысы

Фәнни җитәкче: Галиева Гөлфия Фирдәвес кызы-

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Өйрәнү актуальлеге. Теле булмаган кебек, тарихы булмаган халык та дөньяда юк. Гасырлар буе тупланган бай тарих үсеп килүче яшь буынга милли һәм әхлакый тәрбия бирүнең нигезен тәшкил итә. Р. Фәхреддин үзенең “Әдәбе тәгълим” исемле /Казан, 1908, 8 б./ китабында җәмгыятьтә шәхес тәрбияләүнең никадәр авыр, катлаулы һәм дәвамлы эш икәнлеген ассызыклап күрсәтеп болай дип яза: “Тәрбия – акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер…”

Әйе, Әхмәт Ерикәй әйткәнчә, бөек шагыйребез Габдулла Тукай үзенең моңлы җырлары белән безнең күңелләрдә урын алды. Кыска гына гомерендә бик күп иҗат җимешләре калдырды ул. «Г.Тукай шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, тәрбиячесе дә”, — дип яза филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин. Әйе, аның шигырьләрен, язмаларын укыганда хәйран каласың: туган ягын яратуы, халык тормышын бөтен йөрәге белән тоюы тәрбияви рухлы әсәрләренә салынган. Балалар өчен язылган әсәрләренең һәрберсе балаларга кирәкле кешелеклелек сыйфатлары турында сөйли. Балалар кичерә торган шатлык, кайгы, хыял, аларның иҗаты, дуслык мөнәсәбәтләре – болар барысы да зур әһәмияткә ия. Тормышның киләчәге булган балаларда тәрбиялелек, тугърылык, намуслылык, мәгърифәтле булу һәм башка шундый сыйфатлар тәрбияләүне үзенә бурыч итеп куя. Шуңа күрә мин «Г.Тукай иҗатында тәрбия” дигән темага игътибарны юнәлтергә булдым.

Теманың актуальлеген һәм практик әһәмиятен күз алдында тотып, без үзебезнең тикшеренүнең темасын “Г.Тукай иҗатында тәрбия” дип алдык.

Фәнни эшнең максаты.

Г.Тукай шигырьләре аша яшьтәшләремдәәти-әнигә хөрмәт, белемгә омтылыш, хезмәткә һәм әхлакый камил үрнәкләр булдыру.

Шушы максаттан чыгып, түбәндәге бурычларны билгеләдем:

  1. Г.Тукай иҗатына тагын бер кат күзәтү ясау.

  2. Ватанпәрвәрлек тәрбияләү.

Өйрәнү предметы – Габдулла Тукай шигырьләре.

Кереш

Намуслылык, кешелеклелек, кайгыртучанлык, белемгә омтылыш, хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатлар кечкенәдән үк тәрбияләнә. Безгә бу эштә әдәби әсәрләр ярдәмгә килә. Г.Тукай да үзенең тәрбия өлкәсенә караган хезмәтләрендә кечкенә хикәятләр, шигырьләр, мәсәлләрнең тәрбия өлкәсендә файдалы булуына басым ясый. Шуңа күрә ул үзенең әсәрләрен тәрбияви максатны күздә тотып иҗат иткән. Үзе исән чакта дөнья күргән 34 китабының 16 сы турыдан-туры балаларга, мәктәп укучыларына атап чыгарылган: «Балалар күңеле”, «Күңелле сәхифәләр”, «Күңел җимешләре”, «Энҗе бөртекләре”, «Юаныч” һ.б. Тукайның күп шигырьләрен мәктәп-мәдрәсәләрдә, көйләп, күмәк җырлый торган булганнар. Беренче дәрес аның «Туган тел”е белән башланып, уку елы беткәндә соңгы дәрес тә шул җыр белән тәмамланган.

Төп өлеш

Габдулла Тукайның балалар өчен язылган шигырьләренең фикерләре, образ һәм хисләре бай, кичерешләре тирән. Шуның белән бергә, лирик әсәрләренә шагыйрь бала психологиясен тирәнрәк итеп бирүгә, аны тормышчан итеп яктыртуга да зур игътибар бирә. Нәкъ менә шуңа күрә лирик геройларның логикасы, фикер үсеше – балаларча. Бер яктан, фикерләрнең төплелеге авторның, олы кешенең караш-фикеренә ишарә итә. Икенче яктан, бала кичереше гаҗәпләнү, моңсулык һәм шатлык интонациясе аша бирелә.

Галимнәрнең фикеренчә, балага тәрбия бирүне ана карынында ук башларга кирәк. Габдулла Тукайның “Авыл хатынының бала тирбәткәндә өмидләре” (1906), “Бишек җыруы” (1909) кебек әсәрләрендә әни кешенең баласын ничек яратуы, нәни улын киләчәктә нинди итеп күрергә теләве чагыла.

Әлли-бәлли итәр бу,

Бохарага китәр бу;

Бохарадан кайткачтан,

Мулла булып җитәр бу…

Авыл хатынының бала тирбәткәндә өмидләре”- төзелеше ягыннан да кызыклы әсәр. Картина бик җанлы: Бохарага бару, анда уку һәм, мулла булырга хәзерлекле булып, туган нигезенә кайту, шартына туры китерелгән кием-салым, туйлау, указ алу, гаҗаеп итеп салынган зәңгәр йорт, аш-су мәҗлесләре, түрдә – бәхетле ана… Чираттагы җиденче, сигезенче һәм тугызынчы строфаларда сюжет үзгәрә. Алардагы сүзләр баланы нәкъ менә йоклатуга гына юнәлдерелгәннәр.

Йокла, угълым, йом күзең,

Йом, йом күзең, йолдызым;

Кичтән йокың кала да,

Егълап үтә көндезең.

Бу строфаларда сабыйга яратып-иркәләп әйткән сүзләр мул китерелә, һәм алар табигый яңгырыйлар: йолдызым, кадрем, гыйззәтем, йөрәк бәгърем, куанычым, шатлыгым. Шуннан соң иркәләү-назлау туктатыла да, соңгы унынчы строфада тагы беренче – алтынчы строфаларга салынган ана өметләре дәвам итә.

Мулла әнкәсе булгач,

Утырырмын түрдә дә;

Дөньяда да күп файда,

Рәхәт күреп гүрдә дә.

Г.Тукай шигырьләрендә, мәгърифәтче галимнәр традициясен дәвам итеп, татар халкын белемле итү, үстерү омтылышын көчле яңгырата. Балаларга белем һәм мәгърифәтнең алыштыргысыз, фән нигезләрен өйрәнүнең мөһим булуын “Ата илә Бала”, “Китап”, “Сабыйның укырга өйрәнүе” кебек әсәрләре аша сәнгатьчә ачарга һәм аңлатырга омтыла:

Өч наданга алыштырмас – бер язу белгән кеше;

Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич – кеше булган кеше.

Рухи кыйммәтләр һәр чор әдәбиятта төрлечә каралган, үзенчәлекле чагылыш тапкан. Габдулла Тукайның бу юнәлештә безгә, балаларга аталган әсәрләре игътибарга лаек. Аңарда әхлакый темага бәйле мәгърифәт, гыйлем, һөнәр, табигать, дуслык, рухи сафлык, матурлык, шәфкатьлек кебек темаларга зур урын бирелгән.

Яз, газиз углым, кара тактаны сыз акбур белән!

Һәм кара күңелне ялт иттер сызып ак нур белән!

Ата илә бала” шигырендә дә язучы замана балаларын аң-белемгә омтылырга әйди. Бәхетнең асылы – мәгърифәттә, дигән идеяны бердәм хуплый.

Тукай яшь буынны аң-белем алуга, үгет-нәсихәт белән гыйлемгә омтылган тырыш балаларга ихлас соклана, зур куаныч кичерә. Ул халыкның тирән мәгънәле мәкаль-әйтемнәргә таянып эш итә. “Эш беткәч уйнарга ярый” әсәре – моның матур өлгесе. Шигырьдә Кояш, Алмагач, Сандугач урамга уйнарга дәшәләр. Гүя алар лирик геройны үзләренчә сынап карамакчылар. Ә сабый бала аңарга каршы тапкыр җавап бирә. “Туктагыз, сабыр булыгыз, дәресем хәзерләп куймагач, һич уенда юк кызык”, — ди ул. Соңыннан дәресен тәмамлагач, ул йөгереп бакчага чыга: шул чагында аңарга Кояш матур елмаеп көлә, Алмагач кып-кызыл дәү алмасын бирә, ә Сандугач, шатланып, моңлы җыр җырлый. Димәк, эш беткәч, уйнарга ярый. Уңганлык, үз-үзеңә таләпчәнлек – әхлакый матурлык билгесе ул.

Г.Тукай “Сабыйга”, “Бәхетле бала”, “Мәктәптә”, “Кызыклы шәкерт”, “Сабитның укырга өйрәнүе” һәм башка шигырьләрендә шулай ук белемнең кирәклеген, наданлыкның хурлыкка илтүен көчле лирик образлылык белән яза.

Гыйлемгә ия булганнар – ихтирам, хөрмәткә лаек булуын күрсәтә. Ялкаулык, наданлык әхлакый түбәнчелек булып санала. Тукайның “Эш” дигән әсәрендә нәкъ шушындый уй-фикерләр куәтләнә.

Тынма, эшлә, әй сабый! Бел, Тәңредән эшләргә көн;

Эшләп аргачтан бирелгәндер тыныч йокларга төн.

Иртә торгач та, юын да дәресең укырга тотын,

Тынма, эшлә, торма тик, тынсаң, тынарсың җомга көн.

Г.Тукай һәрдаим яшәүнең мәгънәсе, тәме һөнәрле булуда икәнне ассызыклый. “Эшкә өндәү”, “Кызыклы шәкерт”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Бәхетле бала”, “Кошчык”, “Япон хикәясе”, “Сөткә төшкән тычкан” һәм башка шигырьләрендә дә автор баланы хезмәт белән тәрбияләү мәсьәләсен алгы планга куя.

— Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;

Мин туганга тик ике айлап булыр, йә өч кенә….

— Ах җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул;

Картаеп каткач буыннар – эш белү уңайсыз ул!

Бөек шагыйрь Г.Тукай балалар өчен лирик әсәрләрендә пейзажга еш мөрәҗәгать итә. Эстетик яктан тәрбиягә зур игътибар биреп, ул, табигать матурлыгы аша, бала күңеленә үтеп керергә омтыла, туган як, туган ил кадере мәсьәләләрен ача. “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән Сарык хикәясе” кебек халыкчанлык белән сугарылган әкиятләрендә табигатьнең бөтен матурлыгы һәм серлелеге сыйдырылган. Автор үзенә генә хас алым һәм зур осталык белән балаларны табигать дөньясына алып керә, матурлыкны тоя белергә һәм күрергә өйрәтә. Табигать, авыл яшәеше һәм тормышы да кыска гына аралыкта матур детальләр аша ачыла:

Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;

Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.

Әсәрләрдә әйтергә теләгән фикерләр әкияти алымнар аша бирелә. Халык арасында бик күп еллар буенча яшәп килгән, халыкның үткенлеген, акылын, тапкырлыгын күрсәтә торган әсәрләре сайлап алып, барлык жанрларыннан оста файдалана.

Г. Тукайның “Елның дүрт фасылы” әсәре баланы ел фасыллары белән таныштыра.

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява;

Җирләр дымлана,-

Бу кайчак була?

Җавапны балалар әйтә. Ахырдан гади генә ике нәтиҗә ясап куела: шагыйрь көзнең барлык билгеләрен дә әйтеп бетерми, андый эшне ул укучыга калдыра, шигырьдәге сүзләрне дә киң, тирән мәгънәдә аңлавына өмит итә, дөнья – очсыз-кырыйсыз киңлек ул, үсә-үсә андагы төрле серләрне, билгеләрне ачарга туры килер әле…

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган;

Уйный җил, буран,-

Бу кайчак, туган?

Кышкы табигатьтәге үзгәрешләргә игътибар юнәлтү белән бергә, шагыйрьнең якын итеп үзе белән уенда катнашучыга “туган” дип дәшүе – мөһим деталь. Бергә-бергә уйнаганда, эшләгәндә, укыганда үзара дус, тугангарча тату булырга сабак булып аңлашыла бу, бала-чага аңларлык әхлакый кагыйдә. Шигърият акыл сату, вәгазь сөйләүне яратмый, ә ниндидер бер сүз, деталь белән тирән мәгънәле мәгълүмат бирә. Турыдан-туры фәнгә кагылышлы деталь дә бар: сулар бозлана… Билгеле бер шартларда, ниндидер тәэсирләр йогынтысында табигать дөньясында бер күренеш икенче күренешкә, бер әйбер бөтенләй икенче сыйфаттагы әйбергә әверелә.

Боз һәм кар эрде,

Сулар йөгерде;

Егълап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт?-

Йә, әйтеп кара

Икенче мәгълүмат Җирнең үз һәм Кояш тирәсендә әйләнүенә кагыла.

Ел фасылларын Тукай кайта-кайта, яңадан-яңа үзенчәлекләрен ача-ача тасвирлый. Лирик герой чагылышы аша язгы табигатькә шагыйрьнең уңай мөнәсәбәтен, андагы үзгәрешләргә сизгерлеген, уңай бәясен төсмерлисең.

Г.Тукайның бүгенге көндә дә балаларны тәрбияләүдә игътибар үзәгендә торырга тиешле татар милләтен, телен, туган җирен, аның гореф-гадәтләрен, фольклорын, әдәбиятын яратуы, горурлануы турындагы шигырьләре аеруча әһәмиятле. Милләткә булган мәхәббәте, телгә булган хөрмәте, аның бала тәрбияләүдә тоткан урыны бүгенге көндә милләтнең гимны булып әверелгән “Туган тел” дә, “Үз-үземә” шигырендә ачык чагыла.

Татар бәхете өчен мин җан атармын:

Татар бит мин, үзем дә чын татармын.

Биредә “татар” сүзенә аерым басым ясау авторның милләте өчен горурлык дәрәҗәсен билгели, кабатлаулар исә фикернең мөһимлегенә игътибарны юнәлтә, тәэсир итү көчен арттыра.

Йомгак

Габдулла Тукай киләчәкнең балалар кулында икәнлеген белә һәм белемле, хезмәт сөючән, милләтпәрвәр шәхес үстерү өчен, балаларда сабый чактан ук гаиләгә, кешеләргә ихтирам, мәхәббәт тәрбияләргә кирәген аңлый.

Г.Тукай да гади генә күренешләрдән тирән эчтәлекле, гүзәл әсәрләр иҗат иткән, дияр идем мин. Шул рәвешле ул гүзәллекне күрә белергә өйрәтә. Укучы дөньяны шулай матур итеп кабул итсә, аның күңелендә кешелеклелек сыйфатлары, һичшиксез, урын алачак. 

Әдип тырыш, укыган кешенең тормышы киләчәктә якты булуына зур өмет баглый. Шушы матур уй-ниятләрен төгәл шәхес күңеленә табигать дөньясы аша җиткезергә ашкына.

Мәктәбебездә туган телгә багышланган төрле бәйгеләр, сыйныфтан тыш чаралар еш уздырыла. Андый бәйрәмнәребезне, әлбәттә, «Туган тел” җыры белән тәмамлыйбыз. Кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләүдә бу иң беренче адым булып тора. Чөнки һәр кеше, иң беренче чиратта, үз туган телен яратырга, хөрмәт итәргә тиеш. 

Мин якташыбыз Габдулла Тукай иҗатына гашыйк укучыларның берсе. Шуңа күрә, мин киләчәктә дә бу эшемне дәвам итәргә ниятләдем.

Әдәбият

  1. Кукушкин Р. Шигъри бишек /Р. Кукушкин. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1981.
  2. Нуруллн И. Габдулла Тукай. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1979. – 307б.
  3. Тукай Габдулла. Әсәрләр: 5 томда / төз. Р.Гайнанов; кереш сүз авт. Г.Халит. – Казан:Татар.кит.нәшр., 1985-1986.- I т.:шигырьләр, поэмалар (1901-1908) — 408 б.
  4. Тукай Габдулла. Әсәрләр: 5 томда. – II т.: шигырьләр, поэмалар (1909-1913) / төз. Р.Гайнанов. – Казан: Татар.кит.нәшр., – 400б.
  5. Тукай Габдулла. Әсәрләр: 5 томда. – III т.: мәкаләләр, хикәяләр, мәсәлләр / төз. Р.Гайнанов. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1976. – 448б.

Габдулла Тукайның педагогик карашлары

Арча муниципаль районы МБГБУ

«Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе”

Корбангалиева Илүсә- 10 нчы сыйныф укучысы

Фәнни җитәкчесе : Рәхимова Рәмзия Исмәгыйль кызы –

инглиз теле укытучысы

Кереш. Максат һәм бурычлар

Габдулла Тукай турында калын-калын китаплар, меңләгән мәкаләләр язылган… Тик шулай булса да, олуг шагыйребез турында фикерне бер-ике җөмлә белән генә әйтеп бетерү мөмкин түгел, чөнки ул безгә Ходай тарафыннан иңдерелгән илаһи зат. Аның киң кырлы иҗатын төрле яклап өйрәнергә мөмкин. Безне шәхсән Тукайның киләчәк буынны тәрбияләү мәсьәләләренә карата карашлары кызыксындыра… Фәнни эшебезнең максаты һәм бурычларыда Габдулла Тукайның педагогика керткән эшчәнлеге турында күзаллауларны үстерү, кызыксыну уяту.

Габдулла Тукайның педагогик карашлары

Балалар һәм аларны тәрбияләү мәсьәләләре Габдулла Тукай иҗатыннан һәм эшчәнлегеннән читтә калмый.

Г.Тукай әдәбиятны балалар тәрбияләүдә иң көчле корал дип саный. Ул сүзнең бөек көченә, аны бары тик урынлы куллана белергә генә кирәклегенә нык ышана. Шагыйрь үзе дә сүздән оста файдалана.

«Балалар – тормыш чәчәкләре», «балалар – безнең киләчәгебез» кебек, көн дә диярлек, күтәренке, пафос белән әйтелә торган гыйбарәләрнең чын мәгънәсен Габдулла Тукай моннан 104 ел элек үк (1907 елның маенда) саллырак һәм үтемлерәк итеп әйткән: «-Балалар – безнең шатлыгыбыз … Балалар – безнең бәхетемез вә сәгадәтемез.. Балалар безнең гомер нигеземез тазарталар, балалар хезмәт өчен безнең көчемезне арттыралар», — дигән ул үзенең «Ана мәктүпләре» дигән хезмәтендә.Бу сүзләрнең ата – ана йөрәгеннән киселеп чыкканлыгын кисәтә шагыйрь, начар яки яхшы тәрбиянең нәтиҗәләренә ачыклык кертә. Шунысы да мөһим: гаять күп санлы шигырьләре белән Тукай ата – аналарга гына түгел, тәрбияче һәм укытучыларга да яшь буынга әхлак, хезмәт, физик һәм башка юнәлешләрдә тәрбия бирү бурычларын гамәлгә ашырырга ярдәм итә.

Бәхеткә, балалар өчен Габдулла Тукайның күп шигырьләре иҗат иткән. Мәсәлән, «Елның дүрт фасылы» әсәре.

1.Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява;

Җирләр дымлана,-

Бу кайчак була?

2.Һәр җир карланган,

Сулар бозланган;

Уйный җил, буран,-

Бу кайчак, туган?

3.Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде;

Елүлап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт? –

Йә, әйтеп кара.

Бер-бер артлы рифмик яктан нык берегеп килгән гади җыйнак җөмләләргә һәм образлы сүзләргә (сулар йөгерә, елгалар җылыйлар) табигать белеменең ике бүлеге урнаштырылган. Бердән, җир йөзендә бермә – бер артып киткән елгалар, күлләр, диңгезләр һ.б. ларның аннары, анда үзара кушылу сәбәпле, парлар авыраялар һәм җиргә яз җылылыгында парга әйләнәләр һәм югары күтәреләләр, яз көннәрендә күләмнәре яңгыр булып явалар. Икенче мәгълүмат Җирнең Кояшка шактый якынайган вакытын, озакламый җәй җитәчәк чорны тасвирлаганы аңлашыла.

«Җәй» тиз- тиз үзгәрүләр, тыгыз хәрәкәтләр белән тулы: ашлыклар үсеп, «пешеп» тә өлгерә, коелганчы, урырга кирәк. Халыкның, шулай булгач, ашыгуы табигый. Ел фасылларын Тукай кайта – кайта, яңадан – яңа үзенчәлекләрен ача – ача тасвирлый. Лирик герой хисләрнең чагылышы аша язгы табигатькә шагыйрьнең уңай мөнәсәбәтен, андагы үзгәрешләргә сизгерлеген, уңай бәясен төсмерлисең.

«Кышка бер сүз» дә бертөрле күңел күтәренкелеге белән кыш – яз тартышы җанландырыла. Табигатьтә һәрнәрсәнең үз катгый тәртибе булу сәбәпле, гөлләр патшасы язның аллы- гөлле күбәләкләр гаскәре белән алтын фаэтонында барыбер киләчәгенә куану, хуплау белдерелә.

«Яз» шигыре моңа кадәр телгә алынгын әсәрләрдән үзенең фәлсәфи юнәлеше белән аерылып тора: лирик герой каләмен язарга, иҗат итәргә өнди нурлы. Якты яз килгән бит. Шул ук вакытта каләм туктап калган, герой нәрсәнедер аңлап бетерми кебек. Әйе, тормышка нур иңә, яз килә, әмма анда мәхшәр: бозлар, ахыр заман җиткән кебек, бер – берсен кага – кага агалар, чабалар, бетүгә баралар. Кайсының җәннәткә, ә кайсының утка барганлыгын белеп да булмый. Җирдән чыккан парлар һәм томаннар да ахыр заманны искә төшереп тора:

Бу галәмне тота бертөрле каушау,

Бөтенләй болганадыр, килә шау – шау.

Әнә шулай шагыйрь яңалыкның искелек белән тартыша – тартыша хакимлеккә ирешүенә, җиңүеңә табигать дөньясындагы үзгәреш – хәрәкәтләрне сәнгатьле сүз белән җанландырып инандыра.

Әлбәттә, үзенең тәрбияви эчтәлеге, гади һәм образлы теле белән иҗат ителгән шигърияте аша шагыйрь баларның аң – белемен үстерүгә үзе дә ирешә. Ә инде укучы да, шагыйрь белән беркылганлыгын санап китү, аның хәрәкәтләренә салынган таләп иҗат итешкәндәй, шигырьнең төпкә яшеренгән серләрен дә ачарга ярдәм итсә, нур өстенә нур инде ул. Мәсәлән, «Җил» шигырен укыгач җилнең ниләр кыланганлыгын санап китү,аның көченә сөенү, соклану аз. Җил һәм аның хәрәкәтләренә салынган эчке мәгънә – иреккә сусау, ирекле булырга омтылыш икәнлеген төшенү кирәк. Киеренке эчке рухи халәт белән бәйле шигырьләргә аеруча игътибарлы булу мөһим. Мисалга «Яратырга ярый»шигырен китерик. Әсәр эчтәлегенә килгәндә, елның һәр фасылы яратуга лаек, һәрберсе матур, димәк, дөнья матур: «… матур кырлар, матур таулар» … Әнә шул матурлык фонына шагыйрь контраст итеп тормыштагы үзәген өзгән ямьсезлекләрне куя: фәкыйрьлек, ярлыларның газаплы тормышы, кеше дип әйтергә тел бармаган адәм актыклары … Җирдә, табигать кочагында тормыш, төрле кешеләр бар, дигән сүз бу. «шатлык вә хәсрәт» шигыренә дә тирән мәгънә салынган. Аның каравы җәйге табигать хозурлыгын Тукай күп юнәлешләрдә бирүгә ирешә:

туган җир табигатенең гүзәллеге, изгелеге: «Җәйге таң хатирәсе», «Шүрәле», «Туган авыл», «Туган җиремә»;

балалар һәм табигать: «Эш беткәч, уйнарга ярый», «Су анасы», «Бала белән Күбәләк», «Бичара Куян», «Кызыклы шәкерт» , «Кошчык»;

кош – корт, хайваннар дөньясы: «Кошларга», «Карлыгач», «Ялкау маэмай», «Сөткә төшкән тычкан»;

күк җисемнәре, ел, тәүлек әйләнәсе: «Ай белән Кояш», «яңгыр илә Кояш», «Арба, Чана, Ат» һ.б.

Тукай әсәрләрендә балаларны тәрбияләүнең иң мөһим проблемаларын күтәрә, киләчәк буынны әдәбият ярдәмендә тәрбияләү идеяләрен пропагандалый. Тукай юкка гына «Мин дипломат, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе түгел. Минем күзләрем күпне күрә, колакларым күпне ишетә»,- дип әйтмәгән. Ә тирәлектә ул тупаслык, иң гади культура нормалары булмавын, тәрбиясезлекне күрә. Шуңа күрә дә аның иҗатында киләчәк буынга белем бирү һәм аны тәрбияләү проблемалары зур урын алып тора.

1906 нчы елда “Милли хис” статьясында Тукай болай дип яза: «Безнең милләтебез Пушкин, Толстой, Лермонтов кебек чын язучылар, шагыйрьләр һәм музыкантларга мохтаҗ… Аларсыз безнең тормышыбыз бәйрәмнәрсез, ыгы-зыгыда үтәчәк… Яшьләр укырга тиеш.

Белем алу – ул дөреслекнең –ялганны, яктылыкның – караңгылыкны җиңүендә иң кирәкле алым… »

Г. Тукай шактый әсәрләрендә белем алуның кирәклеген, мәгърифәткә юлның авыр булуын ассызыклый. Мәсәлән, «Шәкерт, яки бер очрашу» (1906) шигырендә мескен шәкерт сурәтләнә. Киемнәре теткәләнеп беткән, шул сәбәпле кышкы салкында туңган мескен шәкертне Тукай ярлылыгыннан оялмаска, белем үрләрен яуларга өнди, син дә бервакыт бар дөньяга билгеле булырсың дип өметләндерә:

Оялма бу киемнең тишек булуыннан,

Катаңның каткан һәм кыйшык булуыннан.

Очып төш тә балалык бишегеннән,

Ябыш — аерылма мәктәп ишегеннән.

Синең ярлылыгың — синең мактанычың, онытма;

Һәм мондый юк-бар уйлар белән кайгы йотма.

Синең бу барган юлың — галимнәр юлы;

Бу юл белән барлык олы кешеләр җитешкән.

Тукай киләчәк буынга баглаган өметләрен һәм балаларга тиешле тәрбия бирү кирәклеген менә бу әсәрләрендә дә ассызыклый. Мәсәлән, «Татар кызларына» (1906), «Китап» (1909), «Гомер юлына керүчеләргә» (1910) кебек шигырьләре аеруча игътибарга лаек. Соңгы шигырендә ул болай дип яза:

Әгәр кайчак гомер сахраларында мин гизеп арсам,

Гомер юлында бер мәүкыйф ясап алмакны уйлансам,

Итәм дәрхаль тәвәкъкыф мин сабыйлык хатиратында,

Очам мәктәп таба нурлы тәхаттырлар канатында.

Күңелдән сагынам «тоткын»лыгымны, мәктәбемне мин,

«Нигә соң үстем инде һәм нигә «дәү» булдым инде, дим.

Нигә, дим, изге мәктәптән, сабый чаклардан айрылдым?

Нигә мин кечкенә Апуш түгел, зуп-зур Тукай булдым?»

Габдулла Тукай дөньяви тәрбия һәм белем бирү яклы була, балаларны яңа европача мәктәпләрдә укытырга өнди. Шагыйрь иске татар мәдрәсәләренә каршы чыга, татар мәктәпләрендә реформа үткәрүне таләп итә. Ул мәдрәсәләрдәге тәртипләрне, укыту системасын, мәгаллимнәрен кискен тәнкыйтьли.Тукай укучыларны бу мәктәпләрдән китәргә өнди. Мәсәлән, «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни сөйли? » (1907) шигырендә ул хәзрәтләрнең наданлыгын, мәдрәсәдә ныклап урнашкан укыту системасын фаш итә:

Күп яттык без

Мәдрәсәдә,

Аңламадык

Бер нәрсә дә;

Селкәнмәдек

Таш төсле без,

Җилбер-җилбер

Җил бәрсә дә.
Чаршау кордык,

Кояш безгә

Нурын чәчеп

Җибәрсә дә;

Каршы тордык,

Кудык, безгә

Яктылыктан

Ни килсә дә.

Юрган ябып

Йоклап яттык,

Уйганмадык,

Тан, атса да;

Уйланмадык!

Бәхтемезнең

Кояшы баеп

батса да.

1912 нче елда язылган «Мәктәп һәм школа» шигырендә Тукай рус мәктәбен татар мәдрәсәсе белән чагыштыра. Ул школада — тормыш, ә мәдрәсәдә – дин дип яза.

Габдулла Тукай әсәрләрендә гаилә тәрбиясе проблемасы

Габдулла Тукай « Мөхәриргә » шигырендә дә әдип «Ул Гомәрдән курка шәйтәннәр» дигән төсле рәсүл;/ Бер карашың иң шома ялганчыны сүздән тыя…» — дип мактала. Билгеле булганча, Гомәр бине Хатта пәйгәмбәребез Мөхәммәт салалаһу галәйһи вәсәләмнең сәхабәсе булган. Барлык мөшрикләр дә аңардан нык курыкканнар. Нәкъ Гомәр ислам динен кабул иткәч кенә, мөселманнар ачык дәгъват кыла алганнар.

«Тукай-мәктәптә» , «Милли фаҗига» , «Мәрхүм Тукай» исемле мәкальләрендә Гаяз Исхакый Тукайга бик югары бәя бирә, аның әсәрләренең бөтен татар халкы өчен җан азыгы булуын дәлилли.

Габдулла Тукай да, милләтнең үз балалары буларак, милләте бәхете,азатлыгы өчен үзләренең үткен кораллары белән көрәшәләр.Милләтне инкыйраз авыруыннан саклап калу максатында, аның игьтибарын халыкның милли яшәешенә, күркәм гореф-гадәтләренә, милли йолаларына, нәсел-нәсәбенә, борынгы тамырларына юнәлтәләр. Укучыларга тәкъдим ителгән әлеге хезмәттә сүз бу ике талант иясенең татар-мөселман көнкүрешен. Гаилә тормышын, гаиләдә бала тәрбияләү күренешләрен чагылдырган әсәрләре турында бара. Шигырьләрендә дә татар — мөселман көнкүреше, гаилә тормышы ислам дине йолалары белән үрелеп чагылдырылган. Билгеле булганча, мөселман гаиләсендә бала ислам дине нигезләре белән кече яшьтән үк таныша башлый.Тукай да үзенең бала чагындагы иң беренче хәтирәләрен: «Туган авылым » шигырендә түбәндәгечә сүрәтли:

Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,

Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;

Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәтне,

Ничек михнәт,җәфа күргән,ничек торган

«Ана илә бала» шигырендә кызыксынучан, көр күңелле сабый баланың әнкәсенә биргән сораулары бу дөньяның хуҗасы кем булуын белү белән бәйле:

Җавап бирсәң икән,әнкәй,минем әйткән сөяльләргә,

Гаҗәпләндем бу дөньяга вә анда барча хәлләргә:

Ничек булган,ничек үскән бу хисапсыз дәү-дәү урманнар?

Бу һәйбәт ямь-яшел кырлар каян килгән вә булганнар?

  • Яраткан,әйләгән мәүҗит боларның барчасын Тәңрең,

Җиһанда барча эшләр,барча хәлләр Тәңредән,бәгърем

Шигырьдә ана һәм бала арасындагы җылы мөнәсәбәт,ананың баласына хакыйкатьне күркәм рәвештә җиткерүе укучыда соклану уята.Әлеге күренеш исламда бала тәрбиясенең матур бер үрнәген тасвирлый.

«Таян Аллага » шигырендә Тукай, гөнаһсыз яшь балага мөрәҗәгать итеп, аны мәрхәмәтле Аллага таянырга чакыра:

Йа Ходай,күрсәт,диген,ошбу җиһанда якты юл:

Ул-рәхимле;әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул!

Шигырьдәге дога мотивы да игътибарга лаек:

Кыл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына;

Бел аны:керсез күңелдән тугъры юл бар гаршенә!

Аллага дога кылу күренеше Тукайның «Туган тел» , «Йокы алдыннан» шигырьләрендә дә бик тәэсирле итеп чагылдырыла.

Кеше үз күңеленә урын таба алмаганда, кайгы — хәсрәткә дучар булганда яки туры юл эзләгәндә дә Аллага мөрәҗәгать итә: Аллаһның изге сүзе — Коръәнне укый, шуның белән җанын, тынычландыра, рухи азык таба.Тукай да бөтен җан тынычлыгын Коръән укуда табуы турында «Тәэссер» , «Китап» шигырьләрендә бәян итә:

Гомернең иң читен,җайсыз,уңгайсыз бер минутында,

Әгәр янсам кайгы вә хәсрәтнең мин утында,

Укыйм тиз-тиз күңелдән бер гаҗаиб сүрә Коръәннән,-

Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан.

Билгеле булганча, һәр мөселман өчен белем алу фарыз.Татарлар да мәгърифәтле, аң-белемле булуга, балаларда яшьтән үк белем алуга мәхәббәт тәрбияләүгә аеруча зур игътибар биргәннәр.Тукай да, чын педагог буларак, балаларга белем алуның, тырышып укуның зарурилыгын күп кенә шигырьләрендә дәлилли. «Ата илә бала» шигырендә гаилә башлыгы буларак, ата үз баласына файдалы киңәшләр бирә, аны рухи яктан дөрес тәрбияләүгә омтыла:

Яз, газиз угълым: кара тактаны сыз акбур белән!

Һәм кара күңелеңне ялт иттер сызып акнур белән!

Өч наданга алмашынмас — бер язу белгән кеше;

Мәгърифәт эстәр,иренмәс һич – кеше булган кеше.

«Бәхетле бала» шигырендә Тукай бәхет төшенчәсен белем төшенчәсен белем төшенчәсе белән тыгыз бәйли:

Бәхетле шул баладыр, кайсы дәресенә күңел бирсә,

Мәгалимне олугъ күрсә, белергә кушканын белсә.

Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң-сулга,

Уенга салмаса ихлас — мени бәхете аның шунда.

Биредә шагыйрь, белем алуның фазыйләтен ассызыклавы белән бергә, белем алу әдәпләрен дә күрсәтә. Бүген укытучыларга мөнәсәбәт тискәре булган җәмгыятебездә Тукай шигыре тагын да актуальләшә.

«Ике юк » шигырендә дә гыйлем алуның өстенлеге дәлилләнә:

Ике юл бар бу дөньяда: берсе будыр- бәхет эстәү;

Икенче шул:гыйлем гыйшкында булмак- мәгърифәт эстәү.

Синең кулдан теләрсең-мәгъриф ле бул,бәхетсез бул;

Вә яки бик бәхетле бул,имеш бул,мәгърифәтсез бул.

Биредә ишәк кебек, йә булмаса, бер кайгысыз рәхәт гомер кичереп, матур киенеп, тәмле ашап, күп йоклап яшәү беренче карашка бәхет кебек тоелса да,чынлыкта бәхетсезлек икәнлеге аңлашыла. Ә, авырлыкларны сабырлык белән кичереп, гыйлем өстәү бәхеткә китерә.

Чын бәхеткә ирешү өчен, гыйлем алу белән бергә, хезмәт итүнең дә мөһимлеген Тукай сабыйларга «Эш» шигырендә үтемле аңлатып бирә:

Тынма, эшкә, и сабый! Бел, Тәңредән эшләргә — көн,

Эшләп аргачтан бирелгәндер тыныч йокларга төн.

Иртә торгач та язарга, дәрсең укырга тотын;

Тынма, эшлә, торма тик, тынарсың җомга көн.

«Эшкә өндәү» шигыре дә бу фикерне дәвам итә. Мәңгелек бәхеткә ирешү, үзеннән соң күркәм әз калдыру өчен фидакарь хезмәт куюның зарурлыгын дәлилли Тукай.

Шулай итеп, Г.Тукай мәңге халык күңелендә яшәячәк,тәрбияви әһәмияткә ия булган әсәрләр тудырып, гаделлек, тынычлык, югары әхлак, нык имсанлык нәсел дәвамчыларының булуы, милләт язмышы кебек мәңгелек проблемаларны күтәреп чыгалар һәм әсәр укучыларны да бу хакта уйлануга этәрәләр.

Йомгаклау

Тукай милли тәрбия мәсьәләләрендә шигырьләр һәм публицистик мәкаләләр генә язып калмый, педагогика өлкәсендә дә хезмәтләр яза. Мәсәлән, « Ана хатлары»н (1907) ике ананың бер-берсенә хат язышулары формасында иҗат итә. Бу хатларда аналарга балаларны тәрбияләү буенча педагогик киңәшләр бирә шагыйрь.

Габдулла Тукайның педагогик карашлары рус педагогларының идеяләренә нигезләнә.Ул К. Д. Ушинский, В. Соколов, Ф. В. Грекова, Д. И. Тихомированың хезмәтләреннән файдаланып эш итә, бигрәк тә ул « Живое слово » хезмәтен аерып күрсәтә.

Тукай балаларга багышлап төрле әдәби җыентыклар, башлангыч мәктәптләр өчен « Яңа кыйраәт » (Яңа уку китабы) исеме белән дәреслек-хрестоматия, «Балалар күңеле. Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» кебек хрестоматияләр дә чыгара. Шуның белән ул мәктәптә татар әдәбиятын системалы рәвештә өйрәнә башлауга нигез сала

Балаларның рухына ятышлы, теле ягыннан аңлаешлы һәм аларның аң-белемнәрен үстерүгә ярдәм итүче әсәрләрне – шигырьләр, әкиятләр һәм хикәяләрне, татар әдәбиятында беренче буларак, Г.Тукай бирә. Шагыйрь әсәрләренең төп темасы – аң — белемгә, хезмәткә өндәү, хезмәт кешесен данлау, Ватанга, туган җиргә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Шулай итеп, Габдулла Тукай – татарларны бөтен дөньяга таныткан шагыйрь генә түгел, ә киләчәк буынны тәрбияләүгә тиешле әһәмият биргән, балаларны тәрбияләүгә зур өлеш керткән педагог та.Тукайның фикерләре, ул язган әсәрләр бүген дә актуальлеген югалтмаган, бүген дә без Тукайга янәдән янә мөрәҗәгать итәбез.

Кулланылган әдәбият

1.Тукай Габдулла. Әсәрләр: 5 томда / төз. Р.Гайнанов; кереш сүз авт. Г. Халит.- Казан: Татар. кит. нәшр., 1985 – 1986.- 1т.: шигырьләр. Поэмалар (1901 – 1908) -408б.

2. Тукай Габдулла. Әсәрләр: 5 томда.- 2 т .: шигырьләр, поэмалар (1909 – 1913) – 400б.

3. Тукай турында замандашлары: истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләре җыетыгы.- Казан: Татар. Кит. Нәшер., 1960.- 295 б.

4.Габдулла Тукай. Тулган иман берлән Коръән садремә / Габдулла Тукай.- Казан: Иман, 1996. -10б.

5.Габдулла Тукай мирасы һәм милли – мәдәни багланышлар: Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган Халыкара фәнни – гамәли конференция материаллары (25 апрель, 2011 ел). – Казан, 2011. – 315 б.

Мәңге дәртле җырчы син, Тукай

( Тукай җырларының тәрбияви әһәмияте)

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы

МБББУ“Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле

Актанышның икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Хафизова Зилә- 9нчы сыйныф укучысы

Фәнни җитәкче: Борханова Гөлшат Дамир кызы-

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Телсез идек – Тукай безне телле итте.

Җырсыз идек – Тукай безне җырлы итте”.

Сәйфи Кудаш.

Кереш

Халык җырларының җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бер нәрсә булганы өчен аларга зур әһәмият бирергә кирәк”, – дигән бөек Тукай. Ә алардагы тәрбияви көч никадәр?!

Фәнни эшнең актуальлеге:

Г.Тукайның шигырьләренә иҗат ителгән җырларны өйрәнү һәрвакыт актуаль булып кала.
Фәнни эзләнүләрнең предметы: Тукай җырлары

Фәнни эшнең максаты:Күңелендәге шигъри моңын халыкка былбыл итеп очырган бөек Тукайның халык музыкасыннан аерылгысыз булуын, ягъни Тукай иҗатының үлемсезлеген исбатлау.

Тукай җырлары” темасына язылган чыганаклар белән танышкач, бу теманың фәнни яктан укучы күзлегеннән чыгып, тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгәнлеге ачыкланды.

Фәнни эшнең яңалыгы: бу темага язылган төрле чыганакларны бергә туплау, анализлау, Тукай сүзләренә язылган җырларының тәрбияви әһәмиятен өйрәнү, аларның бөек шагыйрь белән бәйләнеше турындагы мәглүматларны җиткерү.

Фәнни эзләнүләр түбәндәге юнәлештә алып барылды:

1. Бу тема буенча язылган тәнкыйди мәкаләләр, Тукай турында истәлекләрне барлау;

2. Тукай сүзләренә иҗат ителгән җырларны анализлау.

Төп өлеш

Тукайның халык җырларына югары бәя бирүе, фольклор язмышы белән кызыксынуы безгә мәгълүм. Әйе, шагыйрь халык җырларын керсез мәхәббәт белән яраткан, аларның гүзәллеген, сәнгатьчә байлгын ачарга омтылган. “Татар халык җырлары халык күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс, саф вә рушан көзгеседер”, – ди ул. Шагыйрь кечкенәдән үк бик моңлы бала булып үскән, күңеле җырга-моңга бай булган, матур итеп халык җырларын башкарган, аларны үзенең иҗатында кулланган. “Кайда гына ишетсәм дә җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем”, – дип яза ул. “Бакырган”, “Бәдәвам” дини китаплары көйләп укыла торган булган. Дин әһелләренә каршы юнәлдерелгән шигырьләрен шул дини китаплардагыча язган. Кайбер шигырьләрен Тукай теге яки бу көйгә башкарыла, дип искәрмә бирә. “Милли моңнар” (“Әллүки көенә”), “Эштән чыгарылган татар кызына” (“Зиләйлүк көенә”), “Мөхәммәдия” (“Сакмар көенә”).

Тукай, Җаекта мәдәрәсәдә укыганда ук, халык җырларын җыюга игътибар биргән. Ул җәйге ялга китүче шәкертләргә үз төбәкләрендә әкиятләр, җырлар һәм башка халык авыз иҗаты әсәрләрен язып алып килүләрен сорый торган булган. Шулай аның “Җырлар дәфтәре” барлыкка килгән. Бу дәфтәр 1946 елда гына табыла һәм шул елны бастырып та чыгарыла. Анда утызга якын җырның сүзләре бирелгән. Саф татар телендәге бу җырлар Тукай өчен “шигъри мәктәп” булгандыр дип уйларга мөмкин.Ул: “Мәдрәсәдә хәлфәләр, кече атна кичләрдә, бер кадак симәнке, ярты кадак чикләвек алып ясаган мәҗлесләрендә дә мине онытмыйлар иде. Мин, самовар артына гына утырып, алар кушкан көйләрне җырлап бирә идем. Мәдрәсәдә үк мине җырчы диләр иде. Кечкенәдән үк күңелемдә урынлашкан җырларны сөймәкемнән миндә туган телебезне сөймәк туды. Әгәр миңа җырулар ярдәм итмәсә, туган телебезне сөймәк кеби бер олуг нигъмәткә малик була алыр идеммени?” – дип тә яза.Шагыйрьнең бу сүзләрендә тирән бер мәгънә бар: җыр яшь кеше өчен бик зур әһәмияткә ия, ул аның киләчәк язмышын, алдагы гомерендә кешенең кайсы телгә, кайсы халык мәдәниятына өстенлек бирәчәген тәрбияли. Димәк, безнең – балаларның, яшүсмерләрнең нинди җырлар җырлап үсүләренә җәмгыять читтән генә карап тора алмый. Г. Тукай өчен дә җыр талант көчен уятучы, шигъри осталык мәктәбе булган. Чыннан да, халык җырлары кебек мул сулы илһам чишмәсе булмаса, безнең Г.Тукай кебек бөек шагыйребез булыр идеме икән?

Тукай сәләтле башкаручы да булган. Апасы истәлекләренә караганда, шагыйрь белмәгән җыр булмаган. 1907 елның мартында “Фикер” газетасында шундый хәбәр басыла: “26 нчы пәрдәдә янә Тукаев чыгып, үзенә кушылырга музыка булмаганлыктан, “Я сам балалайка, сам гитара”, дип кычкырып, “Турецкий марш”ны җырлады. Хәтта хор дирижеры буларак та сәхнәгә чыкты.

Тукайның эшчәнлеге һәм иҗаты музыка, халык җырлары белән аерылгысыз. Аның шигърияты татар халкының рухи дөньясы белән аваздаш. Шуңадыр, халык шагыйрьнең күп шигырьләрен көйгә салды. Аның шигырьләре, әкиятләре композиторлар өчен бетмәс-төкәнмәс иҗат чишмәсе булып тора. Шул чор композиторларыннан Фәттах Латыйпов, халык кораллары оркестры өчен “Тукай марш”ын язган Заһидулла Яруллин, Рөстәм Яхин, Җәүдәт Фәйзи, Бату Мулюков, Исмай Шәмсетдинов, Халик Заимов шагыйрьнең иҗаты белән нык кызыксыналар.Бу композиторларның җырлары халык арасында киң таралды, популярлык казанды.

Халик Заимовның Г.Тукай сүзләренә язылган җырлары әлеге көннәргә кадәр сакланып, буыннардан-буынга тапшырылып килә һәм яратып башкарыла. Иң элек “Бала белән сандугач” җырын иҗат итә. Композиторның җырлар альбомында “Иртә”, “Бала белән күбәләк”, “Карга”, “Карлыгач”, “Күңелле сәхифәләр”, “Бичара куян”, “Безнең гаилә”, “Бабай” дигән җырлар урын алган.

Кечкенәдән җыр-моңга битараф булмаганга, Тукайның шигырьләре үзеннән-үзе көйгә салына, җырлап тора. Беренче әхлак дәресен без бишектә чакта, шагыйрьнең “Бишек җыры” белән алганбыз. Нарасыйның күңеленә үз теле белән бергә, халыкка һәм туган иленә, туган җиренә мәхәббәтне Тукайның бишек җыры иңдерә. “Бала белән күбәләк” җырын тыңлап, яхшы, шәфкатьле булырга, бер-беребезне рәнҗетмәскә өйрәнгәнбез. “Бичара куян” җыры аша кимсетелгәннәргә карата теләктәшлек туа, үзебезнең күңелләребез нечкәреп китә. Көйгә салынган “Туган авыл” (Алмаз Мөнасипов көе)дан туган җиргә сөю хисләрен, матур хәтирәләр алсак, “Пар ат” җыры (халык көе) белән туган җирдән аерылу сагышын тоябыз.Габдулла Тукайның “Карлыгач” җырында (Заһид Хәбибуллин көе) карлыгачтан үрнәк алып, укучы эш сөяргә, ярдәм итәргә, җыйнаклыкка өйрәнә.“Бәйрәм бүген” (Җәүдәт Фәйзи көе) җыры башкаручыга да, тыңлаучыга да бәйрәм рухы өсти, тантана хисе тарата. Бу җырны һәр кеше дә бәйрәм көнне җырлый ала. Татар халкының иң популяр, гимн дәрәҗәсенә күтәрелгән “Туган тел” җыры Тукай сүзләренә язылган. Туган телгә багышланган бер генә чара дә әлеге җырдан башка үтми. “Шүрәле”, “Кисекбаш”, “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык”ны – һәрбер татар баласы белә һәм алар иң яратып укый торган әкиятләр. Композиторлар Тукай иҗатының бу өлешен дә читләтеп узмаганнар. Музыкада иң күп тасвирланган образ – Шүрәле. Мәшһүр композиторыбыз Фәрит Яруллин, Тукай әкиятенә нигезләнеп, “Шүрәле” балетын иҗат итә.

Халыкларның җаны ул – моң диләр,

Моң диләр бездә дә, җыр диләр.

Өзгәләсә, телсә бәгырьләрне –

Татар җыры әнә шул диләр, – ди, Габдулла Тукай татар җыры турында.

Йомгаклау

Бу җырларда үз йөзен, үз матурлыгын югалтмаган халыкның рухи матурлыгы яңгырый. Тукай һәм халык моңының аерылгысыз булуы, ягъни Тукай иҗатының үлемсезлеге тагын бер тапкыр ышанычлы дәлилләнде. Г.Тукайның җырлары балаларның игътибарын җәлеп итә, уйландыра, сокландыра. Тукай — балаларның үз шагыйре. Ул аларның телләрен, уй-фикерләрен, ниятләрен, эчке дөньяларын аңлый, аларча сөйләшә, һәм иң әһәмиятлесе, алар дөньясында, тирәсендә яши алган. Тукай дөньяны да, табигатьне дә төрле күренешләрне дә сабыйлар карашы, сабыйлар акылы белән күзәтә белгән. Аның шигъри юллары, шул юлларга салынган җырлары укучыны гаҗәпләндерә, шатландыра, сөендерә. Тукайның осталыгы тагы шунда: ул тегенди булыгыз, мондый булыгыз, дип чакырмый, өндәми, үгет-нәсихәт укымый, ә укучысына уйларга, ишеткәннәргә һәм күргәннәргә карата үз мөнәсәбәтен булдырырга урын калдыра. 

Менә шуңа да аның көйгә салынган әсәрләре күптән халык йөрәгенең түрендә үз урынын тапты.

Халкым күңеленә ак нур сиптең,

Кара төндә булдың якты ай.

Шаулы язның сүнмәс тугаедай

Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!!!

Миндә бер максат – Тукай җырларының тәрбияви әһәмиятен ачыклау. Тукай җыры – урман шаулавы, чишмә челтерәве, диңгез тавышы… Хезмәтемдәге мисаллар шул диңгезнең бер тамчысы кебек кенә.

Кулланылган әдәбият

1. Габдулла Тукай. Мәктәп укучысына ярдәмлек. -Казан: “Раннур” нәшрияты, 2001.

2. Интернет челтәре.

Габдулла Тукай иҗатында тәрбия темасы.

Татарстан РеспубликасыАлабугамуниципаль районы

МБГБУ Бехтерево гомумибелем мәктәбе”

Хәйруллина Алия- 8 нче сыйныф укучысы

Фәнни җитәкче: Гыйльмуллина Илсөяр Габдрәис кызы-

башлангыч сыйныфлар укытучысы.

«Тукаев чын мәгънәсе белән шагыйрь

һәм дә халык шагыйре булып калачактыр.

Аның шигырьләре буыннан – буынга

калып, милионнарча балаларыбыз

тарафыннан ятланачак вә аның шанлы исеме

мәңгегә онытылмаячак»

Габдрахман Кәрам.

Максат:

Бөек татар шагыйре, татар милләтенең символы булган Г.Тукай иҗатының тәрбияви асылын өйрәнү.

Бурычлар:

1.Г. Тукайның милли әдәбиятыбызга керткән өлешен тирәнтен өйрәнү.

2. Бөек шагыйребезнең тәрбия һәм аның проблемаларына багышлап язылган әсәрләренә күзәтү ясау.

3.Халкыбыз күңелендә Г.Тукай исемен һәм аның иҗатын мәңгеләштерү.

I. Кереш.

Габдулла Тукай – бөек татар шагыйре, дөнья масштабына чыккан шәхес. Ул – татар милләтенең символы. Татар халкы һәм милли мәдәниятебезнең чын мәгънәсендә рухи яңарыш кичерүе аның исеме белән бәйле. Менә инде 100 елдан артык аның үлемсез иҗаты кеше күңелендә якты хисләр уята, яшәү мәгънәсе турында уйланырга мәҗбүр итә, халык һәм Ватан язмышына битараф булмаска өйрәтә.

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай беркем алдында да тез чүкмәде, кәкрене туры дип әйтмәде.Тукай иҗатында иң нечкә лирик хис тә, шаярту да, җитешсезлекләребездән үтемле итеп көлү дә бар. Аның бөтен иҗаты буйлап сагыш, саф сулы чишмә чыңлавыдай моң агыла…

Габдулла Тукайның кыска гына гомерендә иҗат ителгән олы мирасының яртысын диярлек балалар шигырьләре алып тора. Үзе исән чакта дөнья күргән 34 китабының 16 сы балаларга багышлана.Балалар әдәбиятының яшь буынны тәрбияләүдәге зур ролен тирәнтен аңлаган Тукай, җиң сызганып балалар өчен иҗат итә. Ул аларның телләрен, уй фикерләрен, ниятләрен, эчке дөньяларын аңлый, аларча сөйләшә, иң әһәмиятлесе алар дөньясында, тирәсендә яши алган. Тукай дөньяны да, табигатьне дә, табигать күренешләрен дә сабыйлар карашы, сабыйлар акылы белән күзәтә белгән. Ул үз әсәрләрендә балаларга үгет- нәсихәт укымый, андый булмагыз, мондый булыгыз дип чакырмый, ә укучыларына уйларга, ишеткәннәренәһәм күргәннәренә карата үз мөнәсәбәтен тудырырга урын калдыра.

II. Төп өлеш. Габдулла Тукай иҗатында тәрбия темасы.

2.1 Туган авылга мәхәббәт – патриотик һәм экологик тәрбия чыганагы.

Тукай шигырьләрендә патриотик тәрбия зур урын алып тора. Патриотизмның чишмә башы– ана һәм табигать гүзәллеге. Ананың тиңсез җылысын һәм мәхәббәтен, табигатенең чиксез матурлыгын, хозурлыгын,серлелеген Тукаебыз үзенең шигьри юллары белән бала җанына, аның саф күңеленә сала.

Тау башында салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм

Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән…”

(Г.Тукай “Туган авыл”)

Г.Тукай җирнең матурлыгын,һаваның сафлыгын саклау мәсәләләре дә борчыган.Ул бу турыда уйланган, шул хакта күп кенә әсәр иҗат иткән. Шигырь фикеренчә дөнья матур, шул матурлыкны кеше үзе бетерә. Г.Тукай иҗатыннан табигатьнең бер мизгеле дә читтә калмый, ул аның һәр мизгелен, матурлыгын күрә, җаны-тәне белән тоя, табигатьнең бөтенлеген, анда кирәксез нәрсәнең булмавын балаларга аңлата.

Кояш әйтте:”Кызам үз нәүбәтемдә

Ә син яу рәхмәтеңлә нәүбәтеңдә”

(“Яңгыр илә кояш”)

2.2 “Шүрәле”, “Су анасы” шигырьләренең әхлакый тәрбиясе.

Г.Тукай үзенең “Су анасы”, “Шүрәле” әсәрләрендә дә аңа гына хас осталык белән балаларны гаҗәеп серле табигать дөньясына алып керә, табигатьнең матурлыгын, гүзәллеген күрергә, тоярга өйрәтә. Бу әсәрнең тәрбияви асылына игътибар итик. “Су анасы” әсәрендә бала, иясез әйберләргә тияргә ярамый икән дигән нәтиҗәгә килә. “Шүрәле” әсәре аша балаларда кешегә, аның акылына, зирәклегенә, тапкырлыгына соклану хисе уята. Бу әсәрләр балаларга әхлак тәрбиясе бирә.

2.3 Белем алуга омтылыш тәрбияләүче әсәрләр.

Халыкта “Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар” дигән тирән эчтәлекле мәкаль бар. Тукай белем өстәү, белемгә хирыслык кебек сыйфатларны саклаучы, аны балаларда ихтияҗга әйләндерүне игътибар үзәгендә тора.

Яз, газиз углым, кара тактаны сыз акбур белән

Һәм кара күңелеңне ялт иттер сызып ак нур белән.”

Өч наданга алыштырмас бер язу белән кеше

Мәгърифәт өстәр, иренмәс һич кеше булган кеше”-ди ул.

Ата белән бала” шигырендә

2.4 Хезмәт тормыш шатлыгы.

Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән керми.” “Иртә йөрсәң ит пешә, соңга калсаң бит пешә” – ул үзенең шигьри юллары белән эшкә, һөнәргә яшьләй өйрәтү зарурлыгын, яшьләй аның ансатлыгын, картайгач бу эшнең мөмкин нәрсә түгеллеген бала күңеленә сала, аны ныклап кисәтә.

Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул

Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул”– ди.

(Г.Тукай “Кызыклы шәкерт”)

Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел”- дип куәтли “Эшкә өндәү” шигырендә.Хезмәт– тормыш шатлыгы икәнлеген түбәндәге шигъри юллар белән бала күңеленә сеңдерә.

Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә

И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә – эш.

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш”

(Г.Тукай “Эшкә өндәү”)

Г.Тукай хезмәтнең тиңсез олуг тәрбия мәктәбе булуын, шәхеснең бары тик хезмәттә генә формалашуын үзенең күпсанлы әсәрләре аша балаларга җиткерде. Ул шулай ук җәмгыять тормышында бара торган тискәре күренешләрнең башы иренү, ялкаулык икәнлеген, хөрмәтнең башында тырышлык ятканлыгын шигъри юллар аша бала акылына сала.

Ах, оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәнлектән килә”

2.5 Кошларга, җәнлекләргә – барлык тереклеккә мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

Г.Тукай үз иҗатында табигатькә ямь өстәүче аны җанландыручы кошларга зур урын бирә, аларны гөнаһсыз фәрештәләр белән тиңли: “Карлыгач”, “Карга”, “Кошларга”, “Кошчык”. “Күгәрчен”, “Фатыйма белән сандугач” шигырьләре аша шагыйрь балаларны кечкенәдән кошларны яратырга, аларга мәрхәмәтле булырга өнди. Кошларның табигатькә зур файда китерүләрен аңлата, аларның иркендә генә матур сайрый алуларын әйтә.

Кошларга”шигырендә: “Әллә иркендә торуның кадерен белмимме мин”– ди.

Белмисеңме син; читен мәхбүслек ул

Булса да алтын. Хаман да читлек ул”– ди “Фатыйма белән сандугач” шигырендә.

Шагыйрь хайваннар дөньясына да битараф түгел, аларны ул дуслары, ярдәмчеләре дип саный. Һәркемгә билгеле булган “Гали белән кәҗә” шигыре генә чын дуслыкның үрнәге булып тора. Үсеп килүче буында табигатькә, аның тере почмагына карата мәрхәмәт иясе тәрбияләргә омтыла.

Бала белән күбәләк” шигыре балага гомерлек үгет- нәсихәт булырлык.

Күбәләк балага: “ Тик гомерем бик кыска

Бары бер көн генә

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа”– дип ялвара.

Күбәләкнең бу сүзләре һәр баланың күңелендә уелып калуын тели шагыйрь. Шагыйрь кешеләрне табигатьне яратырга, аны сакларга чакыра.

Г.Тукай шигырьләренең тәрбияви асылы тагын шунда: ул әдәп, әхлак тәрбияләү проблемаларына кагылышлы изге теләкләрен сабыйларның рухи дөньясына салыр өчен мондый юллар сайлаган:

Кечеләргә итеп шәфкать,үзеннән зурга юл бирсә,

Бәхетсезләрне кимсетми, егылганнарга кул бирсә”

(“Бәхетле бала”)

2.6 Г.Тукайның телгә мөнәсәбәте, балаларда телне хөрмәтләү, олылау хисе тәрбияләү.

Г,Тукайның телгә мөнәсәбәте, аның бала тәрбияләгәндә тоткан урыны әһәмияте бөтен җитдилеге белән “Туган тел” шигырендә ачык чагыла.

И туган тел, и матур тел

Әткәм-әнкәмнең теле

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы”.

Бүгенге көндә, телебез юкка чыгу куркынычы алдында торганда аның туган телгә мөнәсәбәте аеруча әһәмиятле.

III. Йомгаклау

Йомгаклап шуны әйтәсе килә. Шагыйрь үзенең шигырьләре әкиятләре аша сабыйларны туган телне, туган якны яратырга, сакларга, аның табигатенең гүзәллеген күрергә, аның белән хозурланырга өнди. Габдулла Тукай шигырьләрендә тасвирланган табигать күренешләре аша күзәтүчәнлек тәрбияли, бай мәгълүмәт бирә. Ул балаларны кечкенәдән белем алырга , эш сөяргә, олыларга мәрхәмәтле, кечеләргә шәфкатьле булырга өйрәтә.

IV. Кулланылган әдәбият.

  1. Тукай Г.Бәхетле бала: Балалар өчен шигырьләр, поэмалар, автобиографик повесть, мәсәлләр. – Казан.Татарстан китап нәшрияты, 2011.- 8,10,12,14, 16, 20, 22,36, 48, 52,74,90 битләр
  2. Тукай Г. Яз фәйтуны: Шигырьләр. Балалар өчен шигырьләр. Әкиятләр. – Казан.Татарстан китап нәшрияты, 2011.– 6,14 битләр.

Г.Тукай иҗатында тәрбия темасы

Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы

МБГБУ «Келәнче төп гомуми белем бирү мәктәбе”

Сафина Лилия-8 нче сыйныф укучысы

Фәнни җитәкче: Саттарова Әлфия Миннегали кызы-

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Кереш.

Бөек Тукаебыз — һәр буын зиһенендә балачактан ук үз урынын алган мәңге күңел түрендә яшәгән шагыйрь. Еллар үткән саен, әйләнәбез дә Тукай дибез. Милләтебез, башка милләт вәкилләре, барыбыз өчен дә кадерле булган бу исемне кат-кат кабатлыйбыз. Чөнки ул-татар халкының йөрәк ярасы, милли горурлыгы, йөз аклыгы һәм дә гасырлар дәвамында янган йолдыз. Бу исем безнең күңелләргә балачактан ук кереп урнашкан. Чөнки без аның шигырьләрен кече яшьтән үк өйрәнеп, җырлап үсәбез. Г.Тукайның балалар өчен язган шигырьләре безнең игътибарны җәлеп итә, уйландыра, сокландыра.Әйе, Тукай безнең балаларның үз шагыйре, ул безнеңчә сөйләшә, серләшә. Ул һәрвакыт балалар белән янәшә атлый. Балалар әдәбиятының яшь буынны тәрбияләүдәге зур ролен тирәнтен аңлаган шагыйрь берсеннән-берсе шифалы булган чын сәнгать әсәрләре иҗат итә. Сөекле шагыйребезнең шигырьләрен бабаларыбыз ятлаган, әти-әниләребез укып үскән, хәзер без аларны өйрәнәбез. Әнә шулай һәр бала кечкенәдән аның шигырьләрен укып, үзенә рухи азык алып, күңел түренә кереп урнаша.

Чынлап та, балачакта без ата-аналарга, табигаткә, хайваннарга нинди мөнәсәбәттә булырга кирәклеген өйрәтүче әкиятләрен һәм шигырьләрен тыңлап үсәбез, ә яшүсмер чорына аяк баскач, “Зиләйлүк”не көйлибез. Моннан да яхшырак тәрбия чарасы юк. Без, татар баласы Тукай шигырьләре, әкиятләре аша дөньяны таный башлыйбыз дисәм дә ялгыш булмас, мөгаен. Әйе, Тукайның күп шигырьләре тәрбияви әһәмияткә ия.”Эш беткәч уйнарга да ярый дигәнне кечкенәдән күңелгә сеңдереп калдык. Галимнәр әйтүенчә, Тукайны укып, аныңча аңлап үсүебез белән дә бәхетле без.

Мин фәнни-эзләнү эшемне “Тукай иҗатында тәрбия” дип алуым очраклы түгел. Чөнки аның бик күп еллар элек язылган шигырьләрендәге тәрбияви тема бүген дә заманча яңгырый, бүген дә безнең белән янәшә атлый. Гомумән, барыр юлыбызны яктырта. Мин эзләнү барышында үз алдыма түбәндәге максатны куйдым:

-сөекле шагыйребезнең иҗаты белән тулырак танышу.

-тәрбияви яктан әһәмиятле булган шигырьләрен күңелләребезгә сеңдерү.

-үзебездә күркәм әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Әлеге бурычымны тормышка ашыруда мин китапханәләрдә булып, шагыйрь иҗаты һәм аның буенча язылган материаллар белән таныштым, шигырьләрен янәдән укып чыгып, күңелемә шифа-дәва, ә фәнни-эзләнү эшемне уңышлы башкарып чыгуыма илһам алдым.

Г.Тукай шигърияте төп ике максатны күздә тота: тәрбияләү һәм танып-белергә өйрәтү. Аерым очракларда әлеге максатлар бербөтен булып, үрелеп тә бирелә. Шагыйрь шигырьләре гаять төрле һәм үзенчәлекле. Бүгенге көндә безне, балаларны тәрбияләүдә игътибар үзәгендә торырга тиешле татар милләтен, телен, туган җирен, аның гореф — гадәтләрен, фольклорын, горурлануы турындагылары аеруча әһәмиятле.

Миллләтенә булган мәхәббәте, туган теленә хөрмәте, телнең бала тәрбияләүдә тоткан урынын билгели алуы бүгенге көндә милләтнең гимнны булып әверелгән “Туган тел” шигырендә ачык чагыла.

Итуган тел,и матур тел,әткәм-әнкәм теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Бүген татарны милләт буларак саклап калуның бердәнбер юлы –телне саклау. Тел сакланса, милләт саклана. Тел югалса, милләт тә югала.Тукаебызның шигьри юллары белән күпме тормыш дөньясын үткән олуг җанлы әбиләр, бабайлар, әти-әниләр оныкларына, балаларына күңел сафлыгы иңдерәләр.

Төп өлеш.

1.Габдулла Тукай турында ХХ йөз башы татар җәмгыяте энциклопедиясе дип бик хаклы әйтәләр. Ул татар тормышына бәйле бөтен проблемаларны гына түгел, гомумән Россиядә һәм дөньяда булган иҗтимагый вакыйгаларны яктыртырга, бәяләргә омтылды. Ул татар халкының киләчәге, өмете булган яшь буын, аны дөрес тәрбияләү мәсьәләләре дә шагыйрь иҗатыннан, эшчәнлегеннән читтә калмаган. Тукай – балалар тәрбияләүгә зур өлеш керткән талантлы педагог та әле.

Тукай-педагог та, танылган татар галим-педагогы К.Насыйри кебек, халык бәхете өчен көрәшүче мәшһүр җәмәгать эшлеклеләре булырлык кешеләр тәрбияләү бурычын алга куя. «Безнең милләт тә, – дип язды Г.Тукай 1906 елда «Хиссияте миллия» дигән мәкаләсендә, – башка милләтләрдәге кебек, яклаучысы, сыена торган урыны булмаган, фәкыйрь вә эшче халыкның файдасына тырышучы, биш фәкыйрь кешене бер бай этенә алыштырыр вакытлар үткәнлеген аңлаучы вә аңлатучы егетләргә мохтаҗ». Ул безнең милләтне дә алга җибәрү өчен Пушкиннар, граф Лев Толстойлар, Лермонтовлар, чын мөхәррирләр, рәссамнар, милли шигырьләр, музыкантлар кирәклегенә басым ясый.

Г.Тукай, балалар өчен иҗат итүе белән беррәттән, туган телебездә балалар өчен төрле дәреслекләр һәм уку китаплары төзүдә дә Г.Тукайның хезмәте аеруча зур.Әдәбиятның тәрбияви әһәмиятен тирән аңлаган шагыйрь дәреслеккә кертелгән әсәрләр ярдәмендә яшь буынга тирән белем, дөрес тәрбия бирү мөмкинлекләрен чагылдырырга омтылды. “Кечкенәдән гүзәл нәрсәләр укып үскән балаларның күңелләре дә матур булып, гүзәл нәрсәләрне генә сөючән буладыр, –дип язды ул.–Моның киресенчә: кечкенәдән тупас вә ямьсез нәрсәләр күреп үскән балаларның язгы ачык күк кеби саф күңелләре томаланып, рухлары яхшыны вә начарны аермый, һәрнәрсәгә дә бертигез караучы буладыр». Г.Тукай яшь буында әдәбиятка, китапка мәхәббәт тәрбияләргә омтылган.

Хрестоматиягә туган илгә, хезмәт халкына тирән мәхәббәт белән сугарылган шактый гына әсәрләр кертелгән. Гомумән, бу дәреслектә дә автор балаларга эстетик, әхлакый, патриотик тәрбия бирүне беренче планга куя.

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү методлары Г.Тукайның педагогик хезмәтләрендә һәм публицистик мәкаләләрендә генә түгел, бәлки аның поэтик әсәрләрендә, бөтен әдәби мирасында киң чагылышын тапкан.Г.Тукай балаларга дөньяви белемнәр бирү белән бергә аларда намуслылык, кешелеклелек кебек гүзәл сыйфатлар тәрбияләргә, аларда патриотик һәм интернациональ тойгылар формалаштырырга омтыла. Г.Тукай әдәбиятны балалар тәрбияләүдә иң көчле корал дип саный. Ул сүзнең бөек көченә, аны бары тик урынлы куллана белүләренә нык ышана. Шагыйрь үзе дә сүздән оста файдалана.

2.Тукай өчен дин- яшь буынны тәрбияләү, гыйлем һәм мәгрифәт чарасы. Ул динне пычратучы, диннән бары тик керем-файда эзләүче рухани-түрәләрне сурәтләгән шигырьләрен яза. Коръән –кәримнең дә барлык өйрәтмәләренең дә кешеләргә дөрес юл күрсәтүенә иманы камил шагыйрьнең. Тукайның балаларга багышлаган шигырьләрендә никадәр самимилек, бала психологиясен яхшы белү, аларның нечкә күңелләренә юл табу, аларны тәрбияле, динле, укымышлы итеп күрергә теләү! Диннең әһәмиятен әйтеп китәргә дә онытмый. Һәрберебезгә таныш булган “Туган тел шигырендә бар андый юллар: иң беренче кыйлган догасы әти –әнисенә багышлана. “Туган авыл”да исә иң беренче Коръән аятен укуы,”рәсүлемез Мөхәммәтнең” күргән җәфалары турында белүе әйтелә. Болар барысы да баланы кешелекле булырга этәрүче юллар. Автор фикеренчә, кечкенәдн дини белем алган бала юньсез була алмый. “Авыл халкының бала тибрәткәндәге өмидләре” шигырендә ананың үз баласына теләкләре бирелә. “Ана догасы”н укыган кеше бервакытта да үз анасына кайгы-хәсрәт китермәс. “Дөняда торыйммы?” шигырендә исә шагыйрь яшьләрне искәртә. Килешмидер коръән уку, тәсбих әйтү Фәхеш-вәхшәт берлән тулган бер ханә,- шагыйрь фикеренчә динне хөрмәт иткән кеше бервакытта да мондый бозык эшләргә бармый.

3.Г.Тукай шигырьләрендә пейзажга еш мөрәҗәгать итә. Эстетик яктан, шулай ук бүгенчә әйтсәк, экологик тәрбиягә зур игътибар биреп, табигать матурлыгы аша бала күңеленә үтеп керергә омтыла.

Мифологик сурәтләргә бай”Шүрәле”,”Су анасы”әсәрләредә халык әкиятләре стилендә язылган, тирән халыкчанлык белән сугарылган. Биредә табигатьнең бөтен матурлыгы һәм серлелеге сыйдырылган. Шагыйрь үзенә генә хас алым һәм осталык белән балаларны табигать дөньясына алып керә, матурлыкны тоя һәм күрә белергә өйрәтә:

Ул авылның һич онытмыйм-һәр ягы урман иде,

Ул болын,яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.

Бу әсәрләрнең тагын бер тәрбияви көченә игътибар итик. Беренче әсәрдә бала, читләр ярдәменнән башка диярлек, үз аңы белән иясез әйберләргә тияргә ярамый икән дигән нәтиҗәгә килә.”Шүрәле” әсәре аша балаларда кешегә, аның акылына, зирәклегенә, хәйлә катнаш тапкырлыгына, кыюлыгына һәм батырлыгына соклану хисе уяна. Ә хисләр, хыяллар дөньяны танып белүнең башлангычы ул. Бу аның бик күп әсәрләрендә кызыл җеп булып уза.

Гомумән, әлеге әсәрләрдә әйтергә теләгән фикерләр матурлык, ирек сөючәнлек, хезмәт, акыл һәм тапкырлыкка мәдхия беркадәр үткән тарих-әкияти алымнар белән гармониядә бирелә. Тукайның кешелеклелек, тере табигатьнең җан ияләренә мәрхәмәтлелек хисе белән сугарылганнар шигырьләре дә байтак. Мәсәлән, Г.Тукай үз иҗатында табигатькә ямь өстәүче, аны җанландыручы кошларга мөрәҗәгать итә, аларны гөнаһсыз фәрештәләр белән тиңли.”Карлыгач”,”Кошларга”,Кошчык”,”Фатыйма белән сандугач” шигырьләре аша шагыйрь балаларны кечкенәдән үк кошларны яратырга, аларга мәрхәмәтле булырга өнди. Үсеп килүче буында табигатьткә, аның”тере почмагына” карата мәрхәмәт иясе тәрбияләргә омтыла. Иң кечкенә балаларга язылган “Бала белән күбәләк”шигыре балага гомерлек үгет-нәсихәт булырлык. Күбәләк баладан:

Тик гомерем бик кыска

Бары бер көн генә,-

Бул яхшы,рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа!-дип ялвара.

Күбәләкнең бу сүзләре һәркемнең күңелендә калырга тиеш. Шагыйрь шуны тели.

Шагыйрь хайваннар дөньясына да битараф түгел. Аларны дуслары, ярдәмчеләре дип саный, “Гали белән кәҗә” шигыре үзе генә дә чын дуслыкның, мәхәббәтнең үрнәге булып тора. Табигатьтәге көчсез хайваннарны кызгана шагыйрь, кешеләрне бәгырьсезлектә гаепли. “Бичара куян” әсәрендә бүре куянның балалаларын ашап китә, соңыннан әнкә куянны аучы ата. Ата куян ялгыз кала һәм аның өчен дөньяның яме бетә. Автор фикеренчә, явызлык, ерткычлык бәхетезлек китерә.

Шул вакыттан бирле аш булмый ашым,

Моңлана ялгыз башым,агъзам яшем.

Шигырьдәге бүре белән кеше бер яссылыкта куела, икесе дә ерткычлар.

Мияубикә” шигырендә яшь буынның киләчәге борчый. Аларда нинди хисләр өстенлек итәр”мәрхәмәтлелекме, кешелексезлекме? Автор шул мәсьәләләргә туктала. Кеше кайвакыт кылган эшләре турында эш узгач кына уйлана, ләкин инде соң була.

Фани дөнья! Нинди эшләр эшлисең

син шак та кат

Шундый шат уйнап йөргән песи

инде вафат!

Кеше үзен корткычлардан, күсе-тычканнардан саклап торган песинең кадерен белми, аны рәнҗетә, песи үлә. Чын дусты аңа хыянәт итә. “Бу җиһанның дусны дустан аеруы бигрәк яман!”-дип, акны карадан, дусны дошманнан аера белергә кирәклеген әйтә шагыйрь.

Экологиянең чикләре бик киң. Тукай бу мәсьәләгә төрле яктан килә. Аны татар халкының хәмергә тартылуы аеруча борчый. “Суык” шигырендә шагыйрь: Эчә халык суык дип тә,

Эчә халык хәләл дип тә, хәрәм дип тә,- дип ачына.”Поезд барган көйгә” шигырендә авторның хатын –кызлар, әби-карчыкларның да хәмергә тартылуына йөрәге әрни. Хәмер кешеләрне баткаклыкка сөйрәүче, яшь кызларны юлдан яздыручы, җәмгыятьне таратучы. Аларның арасында татарның булуы аяныч. Исерек кеше гомеренең узуын да, тормышның ямен дә сизми. Хәмер беркемне дә кызганып тормый. Шул турыда уйланырга куша шагыйрь. Мискин безнең Фатыйма,

Кече яшьтән ятимә;

Шуңа күрә төшкән ул

Сатлык кызлар рәтинә.-

Шулай итеп шагыйрь үз кулларында тотучы сау-сәламәт яшьләрне күрергә тели. Ул “абыныр-абынмас (“Яшьләр”) баручы яшьләрне түгел, бәлки милләтебезнең “чын бриллиант кашлары” (“Татар яшьләре”) булырлыкларын күрергә тели. Шуңа күрә шагыйрь яшьләрдә әхлаклык сыйфатларын үстерүне үз бурычы итеп саный. Тукай иҗаты белән танышкач, шундый фикергә киләсең: шагыйрь-табигать сакчысы. Ул аны ярата, аның һәр күренешенә, җан иясенә саклык белән, яратып карый. Кешене дөрес яшәргә чакыра. Йомгаклап шуны әйтергә мөмкин: Бөек шагыйребез “Экология” фәнен өйрәнмәсә дә яшәү йортыбыз булган Җир һәм анда яшәүчеләрнең тормышы өчен борчылган. Әйе, шагыйрьнең күп еллар элек язган әлеге шигырьләр бүген дә актуальлеген югалтмый. Әйтерсең лә кешелек тормышы өчен янаучы бик күп тискәре күренешне әнә шулай җирнең матурлыгын, һаваның сафлыгы саклау мәсьәләләре аны борчыган. Ул бу турыда уйлаган күп кенә әсәрләр язган. Нәкъ менә шул әсәрләре аша укучыны табигатьнең матурлыгын ачып бирергә һәм аңа сак караш тәрбияләргә омтылган. Иң беренче табигатьнең матурлыгын тоярга, кешеләр күңелен пакьларга омтылган. Шул чакта гына кешенең күңеле матур , ул явызлыклар эшләргә сәләтле була алмый

4.Г.Тукай яшәүнең мәгънәсен, тәмен, һөнәрле булу, иҗат итү һәм халыкка хезмәт күрсәтүдә таба:

Гомер итмәк-тырышмактыр,ялыкмый

һич тә ял итми,

Гатәләт(ялкаулык) хурлыгын асла

үзеңә ихтыяр итми,- дип яза ул үзенең “Гомер юлына керүчеләргә” шигырендә дә. Әлеге тема аның иҗатында еш күтәрелә: Тынма,эшлә,әй сабый! Бер Тәңредән эшләргә көн;

Эшләп аргачтан бирелгәндер тыныч йокларга төн.

Тукай үзенең шигъри юллары белән эшкә, һөнәргә яшьләй өйрәнү кирәклеген, яшьләй аның ансатлыгын, картайгач бу мөмкин түгеллеген бала күңеленә сала һәм аны ныклап кисәтә.

Ах,юләр маэмай!Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул;

Картаеп каткач буыннар эш белү уңайсыз ул!”-ди Тукай “Кызыклы шәкерт” шигырендә.

Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел”, -дип яза “Эшкә өндәү” шигырендә. Хезмәт-тормыш шатлыгы, бәхет, хөрмәт чыганагы да икәнлеген түбәндәге шигъри юллар белән бала күңеленә сеңдерә.

И сабыйлар!Эшләгез сез,иң мөкатдәс нәрсә-эш.

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш” (“Эшкә өндәү”). Г.Тукай балаларга зур бәхетләрнең, хөрмәт, дан һәм шөһрәтнең башында тырышлык, эшчәнлек эш сөючәнлек ятканлыгын, бәхетсезлек, оят, хурлык, түбәнлекләрнең чишмә башы ялкаулыкта, иренгәнлектә икәнлеген бала акылына салды.

Ах!Оят,хурлык,түбәнлекләр иренгәннән килә,”-ди ул.

Әнә шулай Г.Тукайда халыкны агарту, белемле итү, үстерү теләге көчле була. Бу тема аның поэтик әсәрләрендә еш кабатлана. Ул балаларга белем һәм мәгърифәтнең алыштыргысыз, фән нигезләрен өйрәнүнең мөһим булуын “Ата илә бала”,”Китап”,Сабыйның укырга өйрәнүе”,”Эш беткәч уйнарга ярый һ.б.әсәрләре аша ачарга ,аңлатырга омтыла:

Өч наданга,алыштырмас бер язу белән кеше,

Мәгърифәт өстәр, иренмәс һич кеше булган кеше, -дип яза “Ата илә бала” шигырендә. Халыкта “Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар” дигән тирән эчтәлекле мәкаль бар. Шул рәвешле Тукай ата-бабаларыбыздан килгән, татарның милли традициясенә әйләнгән белем өстәү, белемгә хирыслылык сыйфатларны тәрбияләүне игътибар үзәгендә тоткан.

Яз газиз углым кара тактаны сыз акбур белән!

Һәм кара күңелеңне ялт иттер сызып ак нур белән!

Өч наданга алышынмас бер язу белгән кеше

Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич кеше булган –кеше”-ди ул.(“Ата илә бала”).

Йомгаклау.

Мин Г.Тукай иҗаты буенча эзләнү барышында шундый фикергә килдем: Тукайның күп әсәрләре Туган җирне, аның матур табигатен, сөекле Ватанны, туган халкыңны ярату хисләре тәрбияләү теләге белән язылган. Шагыйрь яшь буынга эстетик(бүгенчә әйтсәк экологик) тәрбия бирүгә җитди игътибар иткән. Гомумән, аның шигырьләрендә кешелеклелек,тере табигатьнең җан ияләренә мәрхәмәтлелек хисе белән сугарылган, баскан туфракның газизлеген ачкан, туган авылның кадерен белергә өйрәткән, туган табигатьнең гүзәллеген ачкан шигырьләрнең һәрберсенең тәрбияви әһәмияте бар.

Тукай мәктәпләр аркылы без, татар балалары арасында таралды. Ахырда безнең, балаларның Тукай белән якынлыгы шул дәрәҗәгә барып җитте ки, хәзер инде татар баласы, теле ачыла башлау белән үк, Тукай абый шигырьләрен көйләп йөри башлый, мәктәптә дә ул, аның әсәрләрен укый-укый, укырга, аның шигырьләрен җырлый-җырлый җырларга өйрәнә. Чыннан да, Тукай әсәрләрен укыган саен укыйсы килә. Ул үзенең шигъри юллары белән безне, сабыйларны катлаулы җәмгыять тормышына алып керә.Ул безне төрле кызык хәлләр, уңай һәм тискәре геройлар белән йөзгә-йөз очраштыра. Балада бертөрле халәт тудыра. Күңелле хәлләр, уңай геройлар бездә шатлык, куаныч хисләре уятса, ямьсез күңелсез хәлләр, тискәре геройлар, аларның кылган гамәлләре балаларда нәфрәт уята, ә бездә уңай геройларга охшау теләге искиткеч көчле була.

Язмамның ахырында йомгаклап шуны әйтәсем килә: шагыйрь шигырьләренең кайсын гына укыма, алар җанны җылыта, күңелне пакьлый, алдан әйтеп узганымча, туган телебезгә, халкыбызга, туган җиребезгә мәхәббәт тәрбияли. Әйе, Тукайның шигырьләре-безнең тел ачкычы, һәрбер сүзе — безгә изге васыять. Чынлап та, ул калдырган иҗат җимешләре менә гасырдан артык дөняны чистарта, кешеләрнең күңелен яктырта. Аның шигырләре, поэмалары, әкиятләре еллар узган саен үзенең яңадан-яңа нурларын балкыта. Гомумән, Тукай иҗаты җиһанга ямь, яктылык, яшәү көче биреп, шагыйрьләр әйтмешли, туң катлауларны эретеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Шуңар күрә инде без аны олыгайгач та онытмабыз һәм оныта алмыйбыз, саф балалык тәэсирләре белән күңелгә кереп урнашкан Тукайга мәхәббәт инде безнең йөрәктә мәңгегә утырып кала. Киләчәктә дә, шөбһәсез, бу шулай булачак.

Без Тукайны татар балалар әдәбиятының атасы һәм бөтен татар балаларының сөекле остазы дип атыйбыз. Тукаебызның олуг, саф, керсез рухи мирасы безнең белән. Изге куәткә ия булган әхлак орлыклары бездә шытым биреп, тагы да югары үрләргә күтәрелсен иде.

Кулланылган әдәбият

  1. Тукай, Г.М. Актык тамчы яшь: шигырьләр /Габдулла Тукай: [төз. һәм кереш сүз авт. Л.Шәех]- Казан: Татар.кит.нәшр.,2013. — 495 б.

  2. Тукай иленә сәяхәт = Путешествие в мир Тукая / [авт.-төз.: Т.Шакирова, Г.Хәйдәрова]. — Казан: Татар.кит.нәшр. 2012. -127 б.

  3. Тукай, Г.М. Сагыныр вакытлар= Балалар өчен шигырьләр, шигъри әкиятләр,автобиографик повесть=Незабываемое время: Стихотворения для детей. Сказки в стихах, автобиографическая повесть / Габдулла Тукай. — Казан: Мәгариф. 2006.-207 б.

  4. Тукай, Г.М. Сайланма әсәрләр= Избранное /Габдулла Тукай; [татарчадан В.С.Думаева – Вәлиева тәрҗ.]. – Казан: Татар.кит.нәшр.,2013. -343 б.

  5. Тукай Г. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр.– Казан: Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты, 2002.-511 б

Габдулла Тукай иҗатында тәрбия темасы

Казан шәһәре Киров районы кайбер фәннәрне

тирәнтен өйрәнүче 81 нче урта мәктәбе

Сафиуллина Зөһрә- 8 нче сыйныф укучысы

Фәнни җитәкчеләр:

Сафиуллина Г.М., Бламыкова И.Р. –

татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Кереш

Фәнни эшебезнең максаты: Г.Тукайның балалар өчен язылган әсәрләрендә тәрбия темасының чагылышын күрсәтү .

Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

1. Г.Тукайның балалар өчен язылган әсәрләрен җентекләп өйрәнү;

2. Әсәрләрдә күтәрелгән тәрбия проблемаларын тематикаларга бүлү;

3. Шагыйрь иҗатының тәрбияви әһәмиятен билгеләү.

Без күпләрне онытабыз, әмма татар халкы үзе яшәгәндә бер исемне мәңге онытмас. Ул исем – сөекле шагыйребез Габдулла Тукай. Бу исем, күрәсең, кечкенәдән үк якын, кадерле булганга, күңелләребезгә сеңгән. Еллар, дәверләр узган саен аңа ныграк якынаябыз, еллар узган саен бу исем ешрак телгә алына. Г.Тукай — бөек шагыйрь, чын мәгънәсендә халык улы булды. Ул үз халкының уйларын һәм теләкләрен чагылдырып, кешелек дөньясының өметләрен һәм омтылышларын аңлап эш иткән бөек шагыйрь һәм фикер ияләренең берсе булып кала бирә. Тукай иҗатының бәрәкәтле орлыклары, безнең күңелләрдә урын алып, безнең акылда, күңелдә яшәвен дәвам итә. Ул безнең тормыш һәм җәмгыять белән бергә киләчәккә уза, яшәргә, халык рухының тирән тамырларына тоташкан хәлдә яңа җиңүләргә рухландыра. Аның мирасы бер милләт байлыгы гына булып калмыйча, бик күп халыкларның уртак хәзинәсенә әверелде. Г.Тукай иҗат иткән җәүһәрләр бала чактан ук кешенең күңеленә керә һәм бөтен гомере буена аның юлдашы була.

Сәгыйт Рәмиевкә язган бер хатында Тукай: «Мин бит синең шикелле саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә», – ди. Әйе, Тукай – балалар тәрбияләүгә зур өлеш керткән талантлы педагог та әле. Татар халкының киләчәге, өмете булган яшь буын, аны дөрес тәрбияләү мәсәләләре дә шагыйрь иҗатыннан һәм аның эшчәнлегеннән читтә калмый.

Төп өлеш

Г.Тукайның балалар тәрбияләргә керткән өлеше әйтеп бетергесез. Бер мәкаләсендә: «Бала тәрбияләүдә яхшы нәтиҗәләргә барып җитү өчен, иң элек баланың табигатен, әхлагын һәм йөреш-торышын нечкәлекләп белергә кирәк. Балага үзең теләгән рәвешне бирергә теләсәң, бик озак вакытлар чыдарга вә сабыр итәргә һәм акрын гына эш йөртергә тиештер», — дип яза шагыйрь.

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү мәсьләсе Г.Тукайның бөтен әдәби мирасында киң чагылыш тапкан. Ул шигырьләре, әкиятләре аша үзенең укучыларында намуслылык, кешелеклелек кебек гүзәл сыйфатлар тәрбияләргә омтыла. Тукай киләчәкнең балалар кулында икәнлеген белә һәм киң белемле, милләтпәрвәр шәхес үстерү өчен, балаларда сабый чактан ук туган телгә, гаиләгә, кешеләргә ихтирам, мәхәббәт тәрбияләргә кирәклеген аңлый. Тукайның үзе исән чакта ук дөнья күргән 34 китабының 16 сы нәниләргә багышланган булуы шуның турында сөйли.

Әсәрләрендә туган телгә, туган җиргә мәхәббәт («Туган тел», «Туган авыл»), табигатькә сакчыл караш («Бала һәм Күбәләк», «Фатыйма һәм Сандугач», «Кошларга») һәм соклану хисе («Карлыгач») тәрбияли; укуга, эшкә, хезмәткә өнди («Эш», «Эш беткәч, уйнарга ярый», «Кызыклы шәкерт», «Сабитның укырга өйрәнүе»); һәрнәрсәнең үз кыйммәте, үз урыны булуын ассызыклый («Ай һәм Кояш», «Яңгыр илә Кояш»). Ничә буынның Тукайның шигырь-әкиятләрендә тәрбияләнүен исәпкә алсак, бу җәүһәрләрнең чын кыйммәтенә тагын бер кат төшенергә мөмкин.

Г. Тукайның балаларны тәрбияләүдә игътибар үзәгендә торырга тиешле татар милләтен, телен, туган җирен, аның гореф-гадәтләрен, фольклорын, әдәбиятын яратуы, горурлануы турындагы шигырьләре аеруча әһәмиятле. Милләткә булган мәхәббәте, телгә булган хөрмәте турында сөйләгәндә, бүгенге көндә милләтнең гимны булып әверелгән «Туган тел» шигырен генә китерү дә җитә:

И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.”.

Ә “Үз-үземә” шигырендә «татар» сүзенә аерым басым ясалу, кабатлаулар фикернең мөһимлегенә игътибарны юнәлтә, тәэсир итү көчен арттырып, укучыларында үз милләтенә карата горурлык хисе тәрбияли:

Татар бәхте өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә чын татармын”.

Милләтне милләт итеп саклауда телнең, туган як җырларының әһәмиятен ачык күрә шагыйрь:

Ишеттем мин кичә: берәү җырлый.

Чын безнеңчә матур, милли көй;

Башка килә уйлар төрле-төрле,—

Әллә нинди зарлы, моңлы көй.

Алдагы шигъри юлларга килеп кергән яңа романтик сурәтләр киләчәккә оптимистик караш уята:

…Түзелмәдем, бардым җырлаучыга,

Дидем: «Кардәш, бу көй нинди көй?

Җавабында милләттәшем миңа:

«Бу көй була, — диде, — Әллүки!».

Милли көй — тыңлаучыда халык язмышын, тарихи хәтерен күз алдына бастыручы, милләтнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында уйланырга этәрүче көй ул. Үз телендә уйламаган, фикер йөртмәгән, үз телендә җырлый белмәгән, үз хисләрен үз телендә аңлата алмаган кешенең киләчәген күз алдына китерә алмый шагыйрь. Татарча бишек җырлары тыңлап үсмәгән, татарча ата-ана тәрбиясе, татарча мәктәп тәрбиясе алмаган татарларыбыз нигә әле үз милләте өчен тырышсын?… Бу дөньяда ватаныңны, милләтеңне ярату да, туган туфрагыңа мәхәббәт тә, ата-анаңа, туганнарыңа ихтирам да,. барысы да туган телдән, аның моңыннан башлана.

Г. Тукай иҗатында туган авылы — изге туфрак. Җаны-тәне белән сөя аны Тукай:…Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем

Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем;

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

Бөек шагыйрь балалар өчен язган әсәрләрендә пейзажга еш мөрәҗәгать итә. Эстетик яктан тәрбиягә зур игътибар биреп, ул, табигать матурлыгы аша, бала күңеленә үтеп керергә омтыла, туган як, туган ил кадере мәсьәләләрен ача. Мифологик сурәтләргә бай«Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән Сарык хикәяте» кебек халык әсәрләре стилендә язылган, тирән халыкчанлык белән сугарылган әкиятләрен генә алыйк. Г.Тукай борынгылыкны саклаган, халкының гореф-гадәтләренә нигезләнгән мифларны яхшы белә.

Былтыр белән Шүрәле очрашуы укучыны сагайтса, Былтырның акыл зирәклеге, тапкыр хәйләсе ярдәмендә җиңүе сөендерә.Су анасы да — халык авыз иҗатында киң таралган образ. Авыл малаеның ялгыш адымы, аның эчке газабына әверелеп, тәүбәгә китерә. Шагыйрь, эчтәлектән чыгып, укучыны гыйбрәтле уйга сала, аның матур яңгырашлы, киң хыялый поэмалары укучыларында мифик образларга карата кызыксыну уята, алар белән аралашу аша балаларда югары әхлак сыйфатлары тәрбияләнә.Әкиятләрдә табигатьнең бөтен матурлыгы һәм серлелеге сыйдырылган. Автор үзенә генә хас алым һәм зур осталык белән балаларны табигать дөньясына алып керә, матурлыкны тоя белергә һәм күрергә өйрәтә. Табигать, авыл яшәеше һәм тормышы да матур детальләр аша ачыла:

Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;

Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.

Шагыйрь яшь буынны хезмәт белән тәрбияләүнең әһәмияте турында да онытмый. Үз иҗатында кеше чын мәгънәсендә намуслы тырыш хезмәттә бәхетле була, дигән фикерне алга сөрә. Үзенең «Эшкә өндәү», «Эш», «Эш беткәч уйнарга ярый» кебек әсәрләрендә Г.Тукай кеше тормышында хезмәтнең яшәү чыганагы булуын аңлата, балаларны тырышып укырга, эшләргә өнди:

Тынма, эшлә, и сабый! Бел, тәңердән эшләргә көн;

Эшләп аргачтан бирелгәндер тыныч йокларга төн.” [6: 125].

Шагыйрь күп кенә шигырьләрендә табигатьнең төрле җан ияләре образлары аша укучыда кешелеклелек, йомшак күңеллелек, мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияли. Читлектән чыгарылган сандугачның сайравы («Сандугач һәм Фатыйма») кызда шатлык хисе уята. Ә менә:

Тик гомрем бик кыска,

Бары бер көн генә, —

Бул яхшы, рәнҗетмә,

Һәм тимә син миңа!” [6: 128].

Килде дә бер явыз аучы эт белән,

Атты үтерде аны мылтык белән” . [6: 87].

дигән юллар укучыда табигатьнең тере җан ияләренә кызганучан, мәрхәмәтле караш тәрбияли. Г. Тукай шигырьләрендә бала белән хайван, кошлар арасында бер-берсенең телен, холкын, теләген аңлау нәтиҗәсендә туган искиткеч җылы мөнәсәбәт күрәбез. «Гали һәм Кәҗә», «Кызыклы шәкерт», «Кошларга» шигырьләрен генә алыйк: күпме җылылык, дуслык, кайгырту сурәтләнгән алар арасында!

Йомгак

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай — үзенең иҗатын, гомерен милләткә багышлаган тиңсез зат. Аның каләме астыннан чыккан һәр язма татар милләтенең язмышын, аның мәдәниятен, телен, тарихын, әдәбиятын кайгыртуга юнәлгән.Аның күңел җәүһәрләре гаҗәп дәрәҗәдә киң кырлы, талантлы, тормышның бөтен ягын истә тотып, хәзерге вакытта да көн кадагына суга торган актуаль проблемаларга багышланган.

«Г.Тукай шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да”, — дип яза филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин. Әйе, аның шигырьләрен, язмаларын укыганда хәйран каласың: туган ягын яратуы, халык тормышын бөтен йөрәге белән тоюы тәрбияви рухлы әсәрләренә салынган. Балалар өчен язылган әсәрләренең һәрберсе балаларга кирәкле кешелеклелек сыйфатлары турында сөйли.

И туган тел, и матур тел! – дип телебез ачылган көннән алып гомеребезнең ахыргы минутларынача Тукай безнең белән. Ул безнең җаныбызда, кылган изге гамәл-эшләребездә. Сөекле шагыйребезнең шигырьләрен бабаларыбыз ятлаган, әти-әниләребез укып үскән, хәзер аларны без өйрәнәбез. Тукай әсәрләрен укыган саен укыйсы килә. Алар җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телгә мәхәббәт тәрбияли.

Без – Тукайлы халык, “Шүрәлеле”, “Туган телле”, “Әллүкиле” . Без туган тел, туган ил, милләт язмышын Тукай белән янәшә куеп сөйләшәбез. Чөнки бу темалар берсе дә Тукайдан аеры түгел. Туры сүзле, кыю фикерле, төрле өлкәдә белемдар булган шагыйребез тел өчен, милләт мәнфәгатьләре өчен көрәштә әйдәп баручы булып безнең арада бүген дә яши. 

Кулланылган әдәбият

1. Галимуллин Ф. Халыкның үз шагыйре./Тукай Г. Сайланма әсәрләр: Шагыйрь турында истәлекләр.- Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшр., (ТаРИХ), 2002. – 5-42 б.

2. Минһаҗева Л. ХХ гасыр башы балалар әдәбиятын үстерү юнәлешендә Г.Тукай эшчәнлеге./ Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууына 125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары. — Казан, 2011.

3. Тукай Г. Әсәрләр. 4 томда. III том / Г. Тукай. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1976.

4. Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда / Г. Тукай. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006.

5. Тукай Г. Сайланма әсәрләр: Шагыйрь турында истәлекләр. — Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшр., (ТаРИХ), 2002. — 511 б.

6. Тукай Г. Сайланма әсәрләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. -190 б.

Г.Тукай иҗатында тәрбия

Татарстан Республикасы Чирмешән районы

МБГБУ ”Югары Кәминкә төп гомуми белем мәктәбе”

Вилданова Рузилә-8нче сыйныф укучысы

Фәнни җитәкче: Вилданова Фәридә Илфак кызы-

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

  1. Кереш.

Тәрбия” төшенчәсе билгеле бер караш, әхлак һәм яшәү кагыйдәләрен, мәгълүм характер сыйфатлары тәрбияләүне үз эченә ала. Ягъни тәрбия-җәмгыятьтә кабул ителгән, хупланган сыйфатларны формалаштыру максатында кеше психологиясенә максатчан һәм системалы тәэсир итү ул.

Кешелек барлыкка килү белән бергә хезмәт эшчәнлеге процессында тәрбия дә туган һәм, мәңгелек категория, кыйммәт буларак, анда һәрвакыт яши.

Безне тирәлек тәрбияли, дибез. Тирәлек кенә түгел,беренчедән,баланы гаилә , икенчедән, төрле оешмалар(балалар бакчасы ,мәктәп, хокук яклау вәкилләре,медицина учреждениеләре)тәрбияли. Хәзерге информацион-технологияләр үскән, ”интернет”ка ябышып яткан заманда балалар өчен язылган әсәрләрнең дә тәрбияви көче зур дип уйлыйм мин. Китап укучылар саны азая барган вакытта, мәктәп программасы әле әдәби әсәрләрне өйрәнергә мөмкинлек бирә. Алар балалар күңеленә ныграк сеңеп кала. Әдәбият(китап) сөйгән бала итагатьле, әхлаклы, тирән белемле була.

Бишек җырлары тыңлап, әдипләребезнең гүзәл әсәрләрен укып, туган якның чишмә-сулары, урман-кырлары һәм аларда яши торган җан ияләре, җиләк-җимешләре, үз халкының тарихы, теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, әхлак кагыйдәләре турында мәгълүмат алып, аларга сокланып, горурланып үскән яшь буын тәрбиясез булыр дип әйтеп булмыйдыр.

Мин фәнни эшемнең темасын “Г.Тукай иҗатында тәрбия” дип алдым.

Максаты: Г.Тукай иҗатына күзәтү ясау һәм нәтиҗәләр чыгару.

2.Төп өлеш.

Авыр, кырыс тормыш юлы кичергән Тукайга бары 27 ел гомер бирелгән. Ләкин зур талантларның гомер озынлыгы аның ничә ел яшәве белән түгел, бәлки үзеннән нинди мирас калдыруы белән билгеләнә.

Тукай- балалар шагыйре. Ул балаларның телләрен, уй- фикерләрен, ниятләрен, эчке дөньяларын аңлый, аларча сөйләшә алган. Тукай дөньяны да, табигатьне дә, табигать күренешләрен дә сабыйлар карашы, сабыйлар акылы белән күзәтә белгән.

Тукай үз әсәрләрендә балаларга үгет- нәсихәт укымый, андый булмагыз, мондый булыгыз дип чакырмый, ә укучыларына уйларга, ишеткәннәренә һәм күргәннәренә карата үз мөнәсәбәтен тудырырга урын калдыра.

Инде ничәмә-ничә буын халык Тукайның әкиятләре,шигырьләрендәге образлар аша тәрбияләнә.

Минем дә иң беренче өйрәнгән шигырем Тукайның “Гали белән Кәҗә”се.Телем әле яңа гына ачыла башлаган вакыт, кая барсам да шушы шигырьне сөйләткәннәре, Тукай әйтмешли, “төшем кебек кенә исемдә калган”.

Күрше авылга әбиләргә кунакка баргач, аңардан “Су анасы”,”Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык” әкиятләрен кат-кат сөйләтә идем.Бу әкиятләрдә күпме тирән мәгънә салынган бит. Әбием миңа шушы әкиятләр аша бервакытта да кеше әйберенә рөхсәтсез кагылырга ярамаганын, кешенең никадәр зирәк,тапкыр була алуын һәм теләсә нинди ситуациядән дә чыгу юлы барлыгын аңлата алды.

Әбиемнәрнең ишек төбеннән урман, болынлык, зур киң елга башлана. Нәкъ Тукайдагыча, ул авыл да “тау башына салынган”. Кунакка баргач, үземне Тукай әкиятләренә эләккән кебек хис итә, Тукай да шунда туган, яшәгәндер дип уйлый идем. Әбием белән җәйге матур көннәрдә җиләккә йөрибез.Шунда аның “Шүрәле”дән өзекләрне яттан сөйләгәне әле дә хәтердә. Әбиемне тыңлыйм һәм табигатьнең матурлыгын күзәтәм. Бу вакытта үземне бик бәхетле хис итә идем.

Мәктәп бусагасын атлап керүгә, беренче җырлаган җырым да Тукай җыры булды. Анысын инде “ачык хәтерлим”. ”Белем бәйрәме”ндәге чыгышыбызны “Туган тел” җыры белән тәмамладык. ”И туган тел,и матур тел”,-дигән Тукай һәм шунда ук аның матурлыгын сиздереп: “Әткәм-әнкәмнең теле”,-дип тә өстәгән.Бу сүзләрдән күңелләргә җылылык иңә,үз телеңә хөрмәт арта.Чыннан да,туган телен сөймәгән кеше илен дә, халкын да сөя алмый.

Үсә барган, яңа гыйлемнәр туплый барган саен мин шагыйрьнең яңа шигырьләре, әсәрләре белән таныша бардым. Сабый чагымда олылар авызыннан ишетеп белгән әсәрләрне инде үзем укып аңларга тырыштым. Һәм үзем өчен күпмедер нәтиҗә дә чыгардым.

Тукай, чын педагог буларак, безгә белем алуның, тырышып укуның зарурилыгын күп кенә шигырьләрендә дәлилли.

Ике юл бар бу дөньяда: берсе будыр – бәхет эстәү;

Икенче шул: гыйлем гыйшкында булмак – мәгърифәт эстәү.

Синең кулдан теләрсең – мәгърифәтле бул, бәхетсез бул;

Вә яки бик бәхетле бул, ишәк бул, мәгърифәтсез бул,”- дип яза ул “Ике юл” шигырендә.

Шагыйрь фикеренчә, биредә ишәк кебек, йә булмаса, бер кайгысыз рәхәт гомер кичереп, матур киенеп, тәмле ашап, күп йоклап яшәү беренче карашка бәхет кебек тоелса да, чынлыкта бәхетсезлек икәнлеге аңлашыла. Ә авырлыкларны сабырлык белән кичереп гыйлем эстәү бәхеткә китерә.

Кызыклы шәкерт” шигырендә эшкә, һөнәргә яшьли өйрәтү кирәклеген, яшьли аның ансатлыгын, картайгач бу эшнең мөмкин нәрсә түгеллеген безнең күңелгә сала:

Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул

Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул”-ди.

Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел”- дип күәтли “Эшкә өндәү” шигырендә. Онытылмаслык изге һәм данлыклы исем бары тырышып,намуслы эшләү аркасында гына ,бәхет һәм рәхәт бары хезмәт аркасында гына булуын әйтә.

Булса калдырмак берәү ушбу җиһанда изге ат,

Тир белән тапсын ашарын,итсен,әлбәт,иҗтиһат.

Сабыйга” шигырендә иске хорафатларга ышанмаска,укып,белемле булырга һәр төрле караңгылыктан бары белемле булып кына котылырга мөмкин икәнен әйтә.

Син әле үс,укы күп,шунда аңларсың барын,

Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәнең ялганын.

Чын бәхеткә ирешү өчен, гыйлем алу белән бергә, хезмәт итүнең дә мөһимлеген Тукай сабыйларга «Эш» шигырендә үтемле аңлатып бирә:

Тынма, эшлә, и сабый! Бел, Тәңредән эшләргә – көн,

Эшләп аргачтан бирелгәндер тыныч йокларга төн.

Иртә торгач та язарга, дәрсең укырга тотын;

Тынма, эшлә, торма тик, тынсаң тынарсың җомга көн.

Г. Тукай үз шигырьләре аша безне кечкенәдән үк кошларны яратырга, аларга мәрхәмәтле булырга өнди, аларны гөнаһсыз фәрештәләр белән тиңли. Кошларның табигатькә бик күп файда китерүенә басым ясый, аларның иркендә генә матур итеп сайрый алуын әйтә.

Ул шигырьләрендә һәрбер җан иясенең индивидуаль портретларын таба, аларны билгеле бер характерда, җанлы тормыш эчендә ача: “Мияубикә”, “Бичара куян”, “Кызыклы шәкерт”, “Бала белән күбәләк”, “Фатыйма белән сандугач”, “Шаян песи”, “Күгәрчен”, “Карлыгач” ,”Карга”, “Кошларга”, “Кошчык”һ.б. шундыйлардан.

Елның дүрт фасылы” шигырендә, яңадан-яңа үзенчәлекләрен ача-ача, ел фасылларын тасвирлый.

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган;

Уйный җил-буран,-

Бу кайчак, туган?

Табигать үзгәрешләре белән бергә,шагыйрьнең якын итеп “туган” дип дәшүе — мөһим деталь. Бергә уйнаганда, эшләгәндә, укыганда үзара дус, туганнарча тату булырга чакыра.

Баскыч” шигырендә масаюны бик түбән сыйфат итеп күрсәтә. Баскычның югарыдагы басмасы: “Мин югары, сез түбәнсез,”- дип масая. Ә инде бер адәм килеп, баскычны әйләндергәч, югарыдагы басма түбән төшә. Автор бу шигыре белән гади генә баскычны тасвирлау аркылы масаю, мин-минлек кешелеклелек сыйфаты түгел икәнен әйтеп бирә.

Г. Тукай кайгыртучанлык, намуслылык сыйфатлары тәрбияләүгә дә игътибар бирә. Мәсәлән, “Кошчык” шигырен алыйк. Бу шигырьдә лирик герой читлектәге кошны азат итүенә шатлана. Аның күңеле иркенләнә. Автор табигатьтәге җан ияләренә мәрхәмәтле булырга кирәклекне аңлатырга тели, дип әйтә алабыз. Бу шигырьнең икенче төрле мәгънәсен дә күрергә була. Кеше үзенең кылган эшләренә бәя бирә. Намуслы булган кеше, үз ялгышын аңласа, читлектәге кош кебек, аның күңеле телгәләнә, ялгыш адым эчке газапка әверелә. Һәм инде, һичшиксез, ул үз гаебен танырга омтыла. Шул рәвешчә, ул күңел тынычсызлыгыннан арына. Димәк, әйтергә теләгән фикер иреккә чыга.

3.Йомгаклау.

Тукай әсәрләрен анализлагач, мин шундый фикерләргә килдем.

Әдәбият яраткан кеше миһербансыз була алмый. Андый кеше табигать,кешеләр белән гармониядә яши. Алар белән үзара дуслык урнаштыра. Табигатьне, хайваннар, кошлар, җәнлекләрне ярата.

Әдәбият укыган кешенең күңеле буш булмый. Ул үз тирәсендәге кешеләр белән уңай мөнәсәбәт урнаштыра. Кешеләрне аңларга өйрәнә.

Тормыштагы һәм әдәби әсәрләрдәге геройларны, анда булган хәл-вакыйгаларны чагыштырып, дөрес нәтиҗә ясый. Һәм үзендә акыллылык, зирәклек, тапкырлык сыйфатлары туплый. Мондый кеше гыйлемле була.

Һәрбер кеше акыл һәм хискә ия. Ләкин алар кеше күңелендә икесе дә янәшә атларга тиеш түгел. Акыл хискә караганда өстенрәк булырга тиеш дип уйлыйм мин.

Гыйлемле,тәрбияле кешенең күңеле һәрвакыт эзләнүдә. Аның максатлары ачык, андый кеше тормышта да үз урынын табачак.

Дөньяда әдәбият белән кызыксынучы, әдәби әсәрләр укучы кешеләр күп булса, яшәү нинди рәхәт булыр иде!

Кулланылган әдәбият:

1.Тукай Г. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр.-Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ),2002,-511б.

2.Җәләлиев Ш.Ш. Милли тәрбия нигезләре: Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләре,педагогия колледжлары, училищелары өчен уку ярдәмлеге.- Казан: Мәгариф, 2003.-150б.

3.Г.Тукай. Әсәрләр. Биш томда. Шигырьләр. Поэмалар.-Казан:Татарстан китап нәшрияты,1985.

4. ”Мәгариф” журналы . №7,2011/10б.

Габдулла Тукай иҗатында тәрбия темасы

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы

Айбаш гомуми урта белем бирү мәктәбе

Вәлиева Ләйсән-8 нче сыйныф укучысы

Фәнни җитәкче: Абдуллина Гөлнур Хафиз кызы-

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Кереш

Тукай!” Бу исем безнең күңелләргә балачактан ук кереп урнашкан. Чөнки без аның шигырьләрен кече яштән үк өйрәнеп, җырлап үсәбез. Ул балалар әдәбиятын үстерү өстендә эшләгән, тәрбия мәсьәләләрен игътибар үзәгендә тоткан шагыйрь. Татар әдәбияты өчен Тукайның әһәмияте никадәр зур булса,балалар әдәбияты иҗатында да шулай ук зур булды.Ул татар балалары өчен махсус әдәбиятны башлап җибәрүчеләрнең берсе була.Тукайның балалар әдәбиятына килүе очраклы булмый. Яшьли ятим калуы,балалык тәэсирләре, кичерешләре, аңа йогынты ясамый калмый. Бу аның әсәрләрендә балалар кебек саф күңелле булуы ,гади генә нәрсәләргә дә соклана белүе белән чагыла. Бөек шагыйрь дәрәҗәсенә җиткәч тә, Тукай балалык истәлекләренә тугры булып кала. Бәлки бөеклекнең сере дә шундадыр? Бөтен хәзерге татар шагыйрьләре күпмедер дәрәҗәдә Тукайның шәкертләре булган шикелле, елдан-ел үсеп килә торган без, татар балалары да аның шәкертләредер.

Г.Тукайның әсәрләре Туган илне яратырга, халкыбызны хөрмәт итәргә, эш сөяргә, аң-белемгә өнди, зур тәрбияви эш алып бара. Шуңа күрә аны, аның иҗатын мәктәптә, шул исәптән башлангыч һәм югары сыйныфларда өйрәнү зур әһәмияткә ия. Бөек шагыйребезнең тормышы һәм иҗаты белән танышу һәркем өчен кирәкле.

Аның балалар өчен язылган шигырьләре үзләренә бер аерым урын алып тора. Беренче буларак, Г.Тукай балаларның рухына ятышлы,теле ягыннан аңлаешлы шигырьләрен бүләк итте.

Тәкъдим ителгән эшем Г.Тукай иҗатына, аның татар балалар әдәбиятына нигез салуын өйрәнүгә багышланган.

Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, Г.Тукайның балалар өчен язылган әсәрләрендә тәрбия мәсьәләләренең чагылышын өйрәнү эшемнең максаты булып тора.

Моңа ирешү өчен түбәндәге бурычларны хәл итү күздә тотыла:

— Г.Тукайның яшь буынны тәрбияләүгә керткән өлешен ачыклау,

— тәрбияче буларак педагогика өлкәсендәге эшчәнлеген бәяләү;

— шагыйрь иҗатында балалар тормышын сурәтләүгә багышланган, яшь буынны тәрбияләү мәсьәләләрен яктырткан шигырьләргә анализ ясау;

— Г.Тукай иҗатында балалар әдәбиятының тоткан урынын ачыклау;

Куелган максатка ирешү өчен шагыйрьнең матбугатта чыккан язмалары, әдипнең иҗаты турында башка язучыларның, галимнәрнең фикерләре өйрәнелде. Күтәрелгән, проблема буенча фәнни әдәбият анализланды.

Эш керештән, ике бүлектән, йомгак һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.

I БҮЛЕК. Г.ТУКАЙ ҺӘМ БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫ.

Татар балалар әдәбиятының эчтәлеген һәм жанрларын баетуда, халыклаштыруда Г. Тукай иҗатының роле гаять зур. Үзенә кадәрге һәм замандаш язучыларының реалистик традицияләре нигезендә балалар өчен язган зәвыклы шигырьләре, әкиятләре, мәсәлләре, кыска хикәяләре балалар әдәбиятытын тематик һәм эстетик яктан яңа биеклеккә күтәрә. Әсәрләрендә ул балаларны белемгә, хезмәткә өнди, сәнгать чаралары белән аларда миһербанлылык, ата-анага, туган телгә, табигатькә карата мәхәббәт тәрбияли. Г. Тукай балалар өчен дәреслекләр һәм хрестоматияләр төзи («Яңа кыйраәт» — «Яңа уку китабы», «Балалар күңеле. Мәктәптә милли әдәбият дәресләре»), иҗаты белән балалар әдәбиятының сыйфат ягыннан үзгәрүенә юл ача, балаларга багышланган кешелекле һәм гуманистик әсәрләре белән үзенә бер шигъри «мәктәп» тудыра.

Г.Тукай гомере буе балаларга гомуми белемне ана телендә бирүне тәэмин итәргә омтылды.

Иске мәдрәсәләрдәге укыту-тәрбия бирүнең чын асылын тирән аңлаган шагыйрь «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?», «Авыл мәдрәсәсе» кебек шигырьләрендә андагы укыту-тәрбия системасының, кеше шәхесен төрлечә кимсетүгә, кыйнауга, дини эчтәлекле китапларны аңламыйча ятлауга корылган булуын ачык чагылдырды, бу төр уку йортларында балаларның аңы зәгыйфьләнүенә, тупаслануына, имгәтелүенә, сәламәтлекләре какшавына, әхлаклары бозылуына әрнеде.[6,4]

Бөек язучы мәктәпләрне чын мәгънәсендә гомуми белем бирү мәктәпләре итеп үзгәртеп кору өчен көрәште. Габдулла Тукай – балалар өчен әсәрләр иҗат итүче генә түгел, гомумән, балалар тәрбиясе өстендә турыдан-туры эшләгән һәм алар тормышындагы мәсьәләләрне хәл итүгә зур хезмәт куйган шәхес. Аның иҗатындагы тәрбия мәсьәләләре көнүзәк дәрәҗәсенә күтәреләләр. Бу исә, аны, татар халкының бөек шагыйре булу белән бергә, чын педагог дип әйтергә дә мөмкинчелек бирә.

Тукайның балалар өчен иҗаты, мәктәп-мәдрәсәләрне кайгыртуы телгә алынган фикергә үзе зур бер дәлил булып тора. Тукай да башка алдынгы карашлы педагоглар кебек, тәрбия эшендә иң мөһим юнәлеш – әхлакый тәрбия дип исәпли. Шагыйрьнең педагогик карашлары аның барлык иҗаты шигырьләре, поэмалары, әкиятләре, публицистик мәкаләләре аша кызыл җеп булып үтә. [8,111]

II бүлек. Габдулла Тукай иҗатында тәрбия ТЕМАСЫ

    1. Тукайның балалар әдәбиятына килү юлы

Тукай — мөгаллим, Тукай – тәрбияче.

Дөрес, Тукай һичбер вакытта рәсми бер мөгаллим, бер мәктәптә балалар укытучы булмады. Ләкин алай да бу юлда аның шәхси практикасы да юк түгел иде; моны күрү өчен аның Җаекта мәдрәсәдә укыган чагында сабак укытуларын искә төшерү җитә. Бер дәвердә хәтта бу аның бердәнбер туенып тора торган кәсебе дә булган бит.

Ләкин Тукайга балалар әдәбиятының кирәклеген сиздергән, аны балалар өчен язарга мәҗбүр иткән нәрсә, шиксез, аның укыту практикасыннан да бигрәк, үзенең балалык вакытында алган шәхси тәҗрибәсе булгандыр.

Тукайның балалык дәвере ни рәвештә кичкәне һәркемгә мәгълүм. Чынлап та, бу ятим бала ни күреп үсте? Аның тормышта күргән рәхәте, нидән гыйбарәт иде? Укыган дәреслекләре «Иман шарты» белән «Бәдәвам»нан гыйбарәт иде.

Мәктәптә исә бала өчен шигъриятнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле нәрсә икәне билгеле. Яшь баланың күңеле хыялга бирелүчән була; һич юк кына әйберләрдән ул үзенә әллә нинди хыяллар, гаҗәеп галәмнәр ясап чыгара . Моны һәркем үз тәҗрибәсеннән дә белә алыр. Шул ук сүзләрне, әлбәттә, баланың беренче мәртәбә үз ирке белән кулына тотып укыган китаплары, хикәяләр һәм шигырьләр хакында да әйтергә мөмкин. Гадәттә, безнең күңелебездә иң тирән эзләр калдырган әсәрләр бала вакытыбызда укыган әйберләребез була.Тукай исә шундый бер мохиттә тәрбияләнде ки, балаларга махсус әдәбият, китаплары да аның кулына эләкмәгәндер. Әмма аның шигъри табигатендә, бай хыялында никадәр хыялый матурлыкка сусау булырга тиеш булуы үзеннән-үзе аңлашыла. Шуның өчен дә ул бала чагында халык хыялыннан туган халык әдәбияты галәменә, шул шүрәлеләр, су аналары галәменә чумды..

Тукайның иҗат чыганагы булып халык әдәбияты торган.Чөнки ул халык иҗаты белән кечкенәдән кызыксынып ,халык арасында яшәп, халык моңын,әкиятләрен тыңлап үскән.Әсәрләрендә аның балалар кебек саф күңелле булуы,дөньяны ачык төсләрдә күрүе,гади нәрсәләргә соклана белүе чагыла.Хәтта аны күреп белгән кешеләр дә,Тукайның кыяфәт вә төсе баласымак иде,-дигәннәр.

Тукай Казанга килгән вакытында дә әле, 21 яшендә булуына карамастан, чын-чын бер бала булган. Дөресен әйткәндә, җитди вә уйчан бер кеше белән янәшә аның эчендә саф күңелле, эчкерсез бер бала да яши иде. Аның Казан урамнарында малайлар белән кузна уйнаулары, «Ташаякка төшеп «тукта, үчемне алыйм әле» дип карусельдә әйләнүләре үзе шуңар аерым ачык дәлил түгелме? Шуңар күрә дә Тукай балалар психологиясен бик яхшы аңлый, аларның рухларына керә белә иде. Аның балалар өчен язган яки сайлап тәрҗемә иткән шигырьләре безгә шуны аерымачык күрсәтәләр. [6,198]

Тормышта да Тукай балаларны ифрат яраткан.

Ләкин явыз тормыш шагыйрьнең үзенә гаилә почмагы төзеп, үз балаларын күрергә ирек бирмәгән.

Менә шушы сәбәпләр һәммәсе бергә җыелып шагыйрьне балалар әдәбиятына алып килделәр. Үзенең «Шүрәле»се белән үк инде ул балалар дөньясының дикъкатен җәлеп итеп, алар арасында үзенә киң бер төркем укучылар тәэмин иткән иде. Балалар әдәбияты Тукайның ахыр көннәренә чаклы сөеп эшләгән әйберләреннән була. Балаларга багышланган әсәрләр аның әдәби мирасының шактый зур бер өлешен тәшкил итәләр. Балалар өчен ул үзлегеннән дә байтак нәрсәләр язды, урысчадан да күп әйберләр тәрҗемә кылды. Аның бу тәҗрибәләре дә, җитди тәрҗемә һәм сайланмалары шикелле үк, үз әсәрләреннән аергысыз шома була иде; чөнки Тукай оста бер шигырь язучы булуы өстенә булдыклы, оста бер сайлап алучы да иде.

Балаларны ул һичбер вакыт онытмады; берсеннән-берсе матур китапларын чыгарып кына торды. «Энҗе бөртекләре»ндә ул нәсер белән бик күп мәсәлләр тәрҗемә итеп бирде. «Балалар күңеле» дигән шигырь мәҗмугасендә ул урыс шагыйрьләреннән байтак шигырьләр сайлап, ахырына «Кәҗә белән Сарык» әкиятен өстәде. Пушкинның «Алтын әтәч»ен ул беркадәр «үзләштереп» тәрҗемә итте. «Юаныч» исемле (җыентыкка) аның мәшһүр «Су анасы» һәм «Таз малай»ы керделәр.

Тукайның каләме астына нәрсә генә эләкмәсен, асылташ шикелле ялтырый һәм нурлана башлый иде.. . [6,210]

Югарыда саналган чын балалар әдәбияты булган алты китапка без тагын аның мәктәпләр өчен язган «Уку китабы» белән «Әдәбият дәресләре»н дә кушсак, Тукайның балалар дөньясына каратып язган әсәрләренең шактый озын тезмәсе тәмам була.

2.2.Г.Тукай шигырьләрендә туган телгә, туган җиргә хөрмәт тәрбияләү.

Бүгенге көндә дә балалар Тукайның туган җирен, туган телен яратуы турындагы әсәрләрен яратып укыйлар. Милләткә булган мәхәббәте, телгә булган хөрмәте, аның бала тәрбияләүдә тоткан урыны бүгенге көндә милләтнең гимны булып әверелгән «Туган тел» шигырендә ачык чагыла. Бала, мәктәпкә килгәннең беренче көннәрендә үк шушы җырны өйрәнә.

И туган тел, и матур тел,

Әткәм, әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы

Әткә-әнкәбез телен гади сүзләр белә менә ничек зурлаган ул!

Булачак шагыйрьнең туган авылы Кушлавыч аның хәтерендә «тау башына салынган», чишмәле авыл булып исендә кала.

…Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән…

Туган авылы, тәүге аваз салган туган төбәгенә чын йөрәгеннән мәхәббәт белдереп язган шигырен түбәндәге юллар белән тәмамлап куя:

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем. («Туган авыл»)

Тукай – әдәби әкиятләр дә бик күп язган. Әдипнең әкиятләренә лириклык, автобиографиклык хас. «Шүрәле» әкият-поэмасындагы вакыйганы да Кырлай авылында булган хәл дип яза.

Тукай поэмасында Кеше Шүрәледән биек һәм акыллы итеп күрсәтлгән. Шүрәле – аңгыра, «урман сарыгы», беркатлы табигать мәхлугы. Тукай үрнәк итеп батыр кеше образын күрсәтә. Гади авыл егете — Былтыр, тапкыр, эшчән яшь буын вәкиле. Акыллы, тапкыр кеше табигатьтәге теләсә нинди яшерен серләрне аңларга, көтелмәгән хәлләрне җиңәргә сәләтле булуын раслый торган образ.

Тукай татар җырларын, милли моңнарын, көйләрен бик яраткан.Үзе дә «Милли моңнар» исемле шигырен язган. Бу шигырьдә дә аның халык язмышын өчен кайгыруы күренеп тора.

Үзенең башлангыч иҗатында халыкка аңлаешсыз телдә шигырьләр язса да, төрле зарарлы йогынтылардан бик тиз арынып, әдәбиятта саф татар теле өчен актив көрәшчегә әверелә Тукай.

2.3. Г.Тукай шигырьләрендә әхлак тәрбиясе, эшкә, белем алуга өндәү.

Г.Тукай үзенең иҗатында, гомумән, балаларны, үсмерләрне һәм яшьләрне уку-укыту һәм тәрбияләү өстендә зур эш алып бара.

Ул безгә тырышлыкның гына бәхет чишмәсе, рухи байлык булуын, яшәү шатлыгы бирүен, хезмәтнең генә кешене зурлавын күрсәтте. Тукай белем алырга тырышуның кирәклеген һәм шул ук вакытта аның авыр хезмәт икәнен дә әйтте, хезмәт һәм белем аша тормышны дөрес аңларга чакырды.

«Бәхетле бала» шигырендә Тукай бәхет белән белемнең тыгыз бәйләнешен күрсәткән:

Бәхетле шул баладыр, кайсы дәресенә күңел бирсә,

Мөгаллимне олугъ күрсә, белергә кушканны белсә.

«Ата һәм Бала» шигырендә бәхетле булыр өчен яхшы киңәш биргән:

Яз, газиз улым, кара тактаны сыз акбур белән!

Һәм кара күңелеңне ялт иттер сызып ак нур белән!

Бу шигырендә язучы балаларныукымышлы булырга әйди. Бәхетнең асылы – мәгърифәттә, дигән идеяны бердәм хуплый.

Укыган кешеләр генә ихтирам, хөрмәткә лаек, ә ялкаулык, наданлык түбәнчелек булып санала.

«Сабитның укырга өйрәнүе» шигырендә алты яшьлек Сабитның укырга өйрәнүе турында язган. Сабитка әти-әнисе «Әлифба» китабын алып биргәч, ул уенны онытып тиз-арада хәрефләрне өйрәнә һәм тиз арада укый да башлый.

Хәйран булды әнкәсе, гыйлем булгач бәбкәсе;

Чәй катында елмая куанычлы әткәсе.

Тукай «Сабыйга» шигырендә балаларга карата җылы мөнәсәбәтен белдерә, юк нәрсәләргә ышанмаска белем, мәгърифәт күзлеге аша карарга куша.

Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр;

Барчасы юк сүз – аларның булганы юктыр гомер

дип яза «Сабыйга» шигырендә.

Алда телгә алынган шигырьләрдә шагыйрь баланың төп эше уку, белемгә омтылу, мәгърифәтле булу. Шул ук вакытта физик хезмәт турында да онытырга ярамый.

Халкыбызда “Эш сөйгәнне, ил сөяр”,”Тырышкан табар, ташка кадак кагар”,Һөнәрле үлмәс,һөнәрсез көн күрмәс” дигән мәкальләр һәм әйтемнәр бик күп.Тукайның хезмәткә кагылышлы шигырьләре шуңа нигезләнгәннәр.Ул үзенең “Япон хикәясе” дигән әсәрендә гап-гади ташчы мисалында һәм аның авызыннан чыккан сүзләр аша дөньяда хезмәткә тиң нәрсә юк дигән фикерне үтемле итеп бала күңеленә сала.Ташчы егет хан да,кояш та, таш-тау да булып карый.Боларның берсен дә эшкә тиңли алмый.Егет әйтә:

Мин күп нәрсә булып үттем,

Һәрберсеннән галилек(бөеклек) һәм бәхет көттем,

Күрдем хәзер:эшкә һичнәрсә тиң түгел,

Эштән көчле нәрсә табу мөмкин түгел,

Кирәк түгел,мин яңадан ташчы булам,

Әүвәлгечә иҗтиһатлы эшче булам!”

Ана сөте белән кермәгән,тана сөте белән керми”,”Таякны чыбык чакта бөгәләр”,”Һәр эшнең үз вакыты бар” .Тукай үзенең шигъри юллары белән эшкә,һөнәргә яшьләй өйрәнү кирәклеген,яшьләй аның ансатлыгын,картайгач бу мөмкин түгеллеген бала күңеленә сала һәм аны ныклап кисәтә

Ах,юләр маэмай!Тырыш яшьләй,зурайгач җайсыз ул;

Картаеп каткач буыннар эш белү уңайсыз ул!”-ди Тукай “Кызыклы шәкерт” шигырендә.

«Эшкә өндәү» шигырендә хезмәт сөю һәм эшчәнлеккә өндәү, онытылмаслык изге һәм данлы исеме бары тырышып намуслы эшләү аркылы гына, кешеләргә бәхет һәм рәхәт бары хезмәт аркачында гына була дигән фикер бирелгән.

Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.

«Эш беткәч уйнарга ярый», «Ялкау маэмай» шигырьләрендә дә Тукай балаларга эш сөюче, тырыш кешеләр булырга куша.

Намуслылык, дөреслек тәрбияләү – әхлак тәрбиясенең иң мөһим якларыннан берсе.Һәр кешене яшьтән үк дөресен сөйләргә өйрәтергә кирәк.

Халык әкият-легендасына нигезләнеп язган «Су анасы» әкиятендә Габдулла Тукай нәкъ шул әхлак нормаларына кагыла.

Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,

«Йә иясе юк!» – дип, әйберләргә тими башладым.(1)

Тукай бу шигырендә кеше әйберенә, хәтта хуҗасы булмаганда да, тияргә ярамый дигәнне аңлата.

Бөек шагыйрь балалар белән бергә кире сыйфатлар белән көрәшергә, һәрвакыт дөреслек яклы булырга, намуссызлыкка очраган чакта битараф булмаска кирәк, дигән нәтиҗә чыгара.

Шулай итеп, Габдулла Тукайның күпкырлы иҗатында тәрбияви мәсьәләләр игътибар үзәгендә тора. Г. Тукайның әсәрләре туган илне, туган телне, халкыбызны ярату, эш сөю, аң-белемгә омтылу, табигатькә мәхәббәт аша кешелекле булу, дөреслек тәрбияләү кебек эшләр белән тулган. Ул күтәргән проблемалар бүген дә игътибар үзәгендә тора.

2.4.Тукай шигырьләрендә туган якның тере һәм тере булмаган табигатенә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Габдулла Тукай табигать күренешләрен кечкенәләр аңларлык итеп тасвирлый, аларда табигатьтәге матурлыкка мәхәббәт хисе уята, аңа сакчыл караш тәрбияли.

Бөек шагыйрь балалар өчен лирик әсәрләрендә пейзажга еш мөрәҗәгать итә. Тәрбиягә зур игътибар биреп, ул, табигать матурлыгы аша, бала күңеленә үтеп керергә омтыла. «Елның дүрт фасылы» шигырендә яз, җәй, көз һәм кыш турында язган. Бу – шигырь-табышмак. Шигырь башлангыч мәктәп балаларының табигать турында карашларын баета.

Мәктәпкә кергәнче үк бала Тукайның «Бала белән Күбәләк» әсәрләре белән таныша. Кайбер кечкенә балалар, күбәләк, башка бөҗәкләр ауларга яраталар, соңыннан аларны газаплап үтерәләр. Алар моны һич тә кызганмый эшлиләр. Аларның куркыныч хисләре арта барып, кош-корт, эт-мәчеләрне җәзалау теләге тудыралар. Нәтиҗәдә бала каты күңелле һәм явыз булып үсәргә мөмкин. Габдулла Тукай моңа каршы көрәшкән. Андый кансыз балаларга күбәләк авызыннан түбәндәге сүзләрне әйттергән:

Тик гомерем бик кыска:

Бары бер көн генә, —

Бул яхшы,рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа!

Кечкенә дусларыбызны рәнҗетергә ярамаганны, аларның кешеләргә файда китерүен, табигый байлыкларны сакларга кирәклеген балаларга һәм яшь үсмерләргә аңлату өстендә эшләүнең кирәген белдергән.

Кыш көне кошларга җим кую, өйдә, бакчада яки мәктәптә җанлы почмак булдыру, андагы кошларны, җәнлекләрне ашату, эчертү, гөлләргә су сибү – болар барысы да билгеле, балаларда табигатьне саклау, тереклек ияләрен рәнҗетмәү, аларга рәхимле һәм шәфкатьле булу хисләре тәрбияли.

«Бичара Куян», «Гали белән Кәҗә», «Фатыйма белән Сандугач», «Кошчык», «Кошларга», «Карлыгач» – болар һәммәсе балалар, кошлар, җәнлекләр образлары аша бала күңеленә табигать һәм җәнлекләргә карата мәхәббәт хисе тәрбияли, сакчыл булырга өнди, кешелеклелек хисләре уята. Шулай итеп, Г.Тукай балаларга табигать күренешләренең асылын, хәтта кайбер очракларда аларның фәнни нигезен дә ачыклап килә. Кош-кортларга миһербанлы, игелекле булырга чакыра.[8,112]

ЙОМГАКЛАУ

Г.Тукай –татар балалар әдәбиятында бик зур байлык калдырган шагыйрь. Ул әдәбиятның шундый ярлы булуын күреп, аңа ярдәм итәргә, баетырга һәм балаларга дөрес тәрбия бирергә тырыша. Ул талантлы шагыйрь, тәрҗемәче, мөгаллим, мәктәпләр өчен дәреслекләр авторы, фольклорчы, тәнкыйтьче, сатира һәм юмор остасы, журналист. [ 5,27]

Бүгенге көндә дә Г.Тукайның туган телен, туган җирен, аның гореф-гадәтләрен, фольклорын, әдәбиятын яратуы, горурлануы турындагы шигырьләрен бик яратып укыйлар.

«Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән Сарык хикәясе» кебек халык әсәрләрендә табигатьнең гаҗәеп гүзәллеге сурәтләнгән. Тукай үзенең әсәрләре аша матурлыкны күрергә өйрәтә. Мәсәлләрен укып, балалар күпьяклы тәрбия һәм тәҗрибә алалар.

Әйе, Г.Тукай балаларга багышланган тәрбияви әсәрләр иҗат итүгә күп көч һәм энергия салган шагыйрь. Балаларның рухына ятышлы, теле ягыннан аңлаешлы һәм аларның аң-белемнәрен үстерүгә ярдәм итүче әсәрләрне – шигырьләр, әкиятләр һәм хикәяләрне, татар әдәбиятында беренче буларак, Г.Тукай бирә. Шагыйрь әсәрләренең төп темасы – аң-белемгә, хезмәткә өндәү, хезмәт кешесен данлау, Ватанга, туган җиргә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Шулай итеп, Габдулла Тукай – татарларны бөтен дөньяга таныткан шагыйрь генә түгел, ә киләчәк буынны тәрбияләүгә тиешле әһәмият биргән, балаларны тәрбияләүгә зур өлеш керткән педагог та.Тукайның фикерләре, ул язган әсәрләр бүген дә актуальлеген югалтмаган, бүген дә без Тукайга янәдән янә мөрәҗәгать итәбез.

Габдулла Тукай иҗаты өр –яңадан өйрәнүне таләп итә, чөнки җәмгыятьтә яшь буында әхлак тәрбияләүдә аның урыны алыштыргысыз.

ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

        1. Тукай Г.Сайланма әсәрләр. Ике томда. Т.1.– Казан: Татар. китап нәшр., 2006.

        2. Тукай Г.Сайланма әсәрләр. Ике томда. Т.2.– Казан: Татар. китап нәшр., 2006.

        3. Тукай Г. Әсәрләр. – Академик басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011.

        4. Тукай Г. Сабыйга /төз. Сибгатуллина С. – Казан: Татар. китап нәшр.,1982.

5.Алиева Ә. Тукай гомеренең бер елы. – Казан утлары. – 1996. – №4.

6.Гали Рәхим: тарихи – документаль, әдәби һәм биографик җыентык/ төз. Раиф Мәрданов, Ирек Һәдиев.- Казан: Җыен,2008.- 480б.

7.Тукай һәм 20 нче гасыр мәдәнияте.-Казан-1997.-293б.

8.Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма /Д.Ф.Заһидуллина, М.И.Ибраһимов, В.Р. Әминева. – Казан: Мәгариф, 2005. – 111 б.

9.Әдәби әсәр: Өйрәнәбез һәм анализ ясыйбыз: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма/Д.Ф. Заһидуллина, В.Р. Әминева, М.И. Ибраһимов. – Казан: Мәгариф. 2007. – 112 б.

Габдулла Тукай әсәрләрендә Коръән сүрәләренең тәкъбире

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы

Балтач урта гомуми белем мәктәбе

Нурмөхәммәтова Гөлүсә-

Фәнни җитәкче: Нигъмәтуллина Тәнзилә Хәмзә кызы

-татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Кереш

Коръән – нәрсә ул?

Коръән- мөселманнарның изге китабы һәм гарәп әдәбиятының классик ядкаре. Коръәннең тууы Мөхәммәд пәйгамбәрнең эшчәнлеге белән бәйләнгән. Мөхәммәдт яһуд, христиан диннәре, мәҗүсилек, Шәрык халыкларының мифологик ышанулары белән яхшы таныш була. Ул ялгыз гына калып уйланып утырырга ярата. 40 яшьләрдә вакытта, илһамланып, төрле ачышлар ясый башлый. Риваятьләр бу ачышларның аңа Аллаһ тарафыннан турыдан — туры яисә Җәбраил фәрештә аша иңдерелүен күрсәтәләр. Аларны халыкка җиткерү — Мөхәммәднең изге бурычы. Шуңа күрә ул үзен Аллаһ сүзен халыкка җиткерүче рәсүл, пәйгамбәр дип таный һәм бу изге эшкә ныклап керешә дә. Мөхәммәд пәйгамбернең актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә, тиз вакыт эчендә аның тарафдарлары ишәя. Шулай итеп, яңа ислам, мөселман диненә нигез салына.

Коръән — изге китап. Коръәнне белгән кешеләр бик сирәк авырыйлар, чөнки ул чисталыкка, пакълеккә өйрәтә, рухны, җанны дәвалый. Шуңа күрә дә әхлак тәрбиясе бирүдә зур роль уйнаган әдәбиятның нигезендә дә Коръән булган.

Хезмәтебезнең актуальлеге шуннан гыйбарәт: гомумтөрки, ягъни борынгы төрки әдәбият — татар әдәбиятының нигезе, елга башы. Ә инде урта гасыр гарәп, фарсы әдәбиятлары, ягъни Шәрык классикасы, шул исәптән Коръән Тукайгача чор татар әдәбияты үсешендә мөһим чыганак кына түгел, ә осталыкка өйрәнү мәктәбе, олуг остаз да булган. Әдәбиятыбыз тарихын күздән кичерсәк, без моны ачык күрербез.

Хезмәтебезнең төп максаты: Г.Тукай әсәрләрендә Коръән сүрәләренең тәкъбиренә игътибар итү һәм тәрбияви әһәмиятен өйрәнү. Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны ачыклау зарур:

1) Г.Тукай шигырьләрендәге дини мотивларны күрсәтү;

2)Коръән хәдисләрендә булган эчтәлекне шигъри юлларга салып, әле хәзер дә актуаль булган яшәү һәм үлем, Аллаһ һәм галәм, яшәү мәгънәсе, диннең кеше тәрбияләүдәге ролен билгеләүче шагыйрьнең бөеклегенә дан җырлау;

3)Коръән нигезенә дин тәгълиматлары белән бергә, рухи-әхлакый тәрбия, мәхәббәт, туганлык, үзара дуслык һәм ярдәмчелек, әхлакый камиллек идеяләр сеңдерелүен ачу.

Хезмәтне башкарганда эзләнү һәм тикшеренү методлары кулланылды.

Төп өлеш

Тукай әсәрләрендә Коръән сүрәләренең тәкъбире

2.1 Коръән сүрәләре — балачактагы күңел юатучысы

Тукайның балачагы ана назыннан мәхрүм, ачлыкта, ялангачлыкта, мохтаҗлыкта үтә. Нечкә күңелле, саф тойгылы, киң хыяллы күңел юатучысы, “туендыручы”сы “якын итүче”се тик Аллаһһы тәгалә була. Дин белемен Кырлай авылында “әлеп, би, ти, си” белән “Иман шартыннан” башлаган Габдулла Тукай Уральскийда Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсендә, җәдитчә уку белән бергә, иске мәдрәсә программасын да яхшы сеңдерә. Гарәп, фарсы, төрек телләрен нечкәлекләренә кадәр өйрәнә.

Г.Тукай кыска гына вакыт эчендә татар милләтеннең сөекле шагыйренә әверелә. Моның сәбәбе: шагыйрьнең күп гасырлык бай әдәби традицияләребезгә таянуында. Әдәбиятка яңалыклар алып килүче реалист буларак танылса да, ул иҗатының бөтен тамыры белән борынгы татар һәм көнчыгыш әдәбиятларына һәм тулаем Ислам мәдәниятенә барып тоташа. Кече яшьтән үк ул гади халыкның самими ышануларын мәдрәсәләрдә Ислам динен һәм һәм аның риваятьләрен күңеленә сеңдереп, борынгы Ислам әдәбиятын укып үсә, шулар җирлегендә тәрбияләнә, ә соңрак иҗат итә.

Г.Тукайга Коръәннең йогынтысы зур була. Күңеленә Коръән урнашкан шагыйрь иҗатында Коръәннән кергән сюжетлар, мотивлар зур урын ала.

Вәхшилек елларында “дин ул халыклар агуы” дигән хорафат, афәт булып халыклар башына төшкән заманда, дистәләгән “тукайчылар” газиз шагыйребезнең асыл шигырьләрен халыктан яшерделәр. Тукайдан башта “демократ”, аннан “социалист”, соңрак бер имансыз “атеист” ясарга омтылып гәзит, журнал битләрен нинди генә мәкаләләр белән тутырмадылар. Моның дөреслектән ерак булуын түбәндәге мисаллардан ачык күрәбез. Әле 1906 нчы елда ук Тукай үзенең бер шигырендә. Коръәнгә мәдхия укып, болай дип яза:”Безләри иршад идән Коръән икәндер, белмәдем”. (Ягъни: “Безне туры юлга күндерүче Коръән икәндер, белмәдем”). Заман вә түрәләргә охшарга ашкынган “фәнниләрдән” кемнәр генә юка брошюралар, калын китаплар язып, кемнәр генә зур дәрәҗәләр алып, кемнәр генә “атказанмады”?!

2.2 Яшь буынны тәрбияләү чарасы

Тукай өчен дин — яшь буынны тәрбияләү чарасы, халыкны явызлыктан аралаучы көч, гыйлем һәм мәдәният чыганагы. Шуңа күрә дә ул динне пычратучы, диннән тик файда — керем эзләүче рухани түрәләр белән аяусыз көрәшә. Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәт, Коръән белән тулган “садре”, “мөкатдәс һәм газир иманлы”, “фәхем, вәхшәт берлән тулган дөньядан, “тарсына”. Шагыйрьнең җан әрнеткеч иң нечкә лирикасы Аллаһы Тәгаләгә сагыну белән бәйле.

Инде син Аллаһудан разый булган хәлдә һәм Аллаһ синнән разый булган хәлдә һәм Раббыңа кайт!”- дигән Коръән кәлимәсен исебезгә төшереп, әдип:

Кайт, и нәфсе мотмәиннәм! бар, юнәл, кит тәңреңә:

Бирдең аркаңны моңарчы, инде бир бит әмренә,

Дустларым, кардәшләрем,сез муллаларга әйтегез:

Бу ике юлны, мине күмгәч, укырлар кабремә

Әһле тәкфир бер гаҗәпләнсен, күреп актык сүзем:

Күр нә рәсмә тулган иман берлә Коръән садремә!”

— дип язган “Васыятем” шигырендә. Бу шигъри тәфсир шагыйребезнең ахыр сулышында безгә,мирас итеп калдырган васыяте булды.

Шулай ук, Коръәндә кадер кичендә мөәмин-фәрештәләр сәлам укырлар дигәнне ул:

Таң сызылганчы йөрерләр, әйтмичә һичбер каләм,

Тик диярләр: “Барча мөәмин, мөселманга сәлам!” дип, шигъри калыпка күчерә.

Габдулла Тукай ислам диненең безнең җирдә үсеш алу сәбәбен XIX гасыр мәгърифәтчеләре — дин галимнәре Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Ризаэтдин Фәрхетдин хәзрәтләрнең фидакаръ хезмәтләре белән бәйли.

Шиһаб Мәрҗани хәзрәтләре милләтебезнең дини тарихын, әүвәл заманнардан алып мөселман мәгърифәтен безнең җирдә тасвир кылган галимебез. Бу мөхтәрәм имамыбыз, Шиһабетдин Мәрҗәнине Тукаебызның олуглавы тикмәгә генә түгел. Бәлки бүгенге көнебездә дә ислам дөньясында Мәрҗәни фикере мөселманнарны гафиллектән уятуга, башка милләтләр, диннәр, дин әһелләре арасында Раббыбызның чын бәндәсе булып яшәр өчен олы хезмәт куйган, үрнәк булган хәзрәткә Тукаебыз үзенең бәһасен шулай итеп биргәндер.

Кайчандыр дини булып саналган мондый эчтәлектәге шигырьләрне тормышыбыгыздагы кимчелекләребезне төзәтергә тырышканлыктан туган әсәрләр дип аңларга кирәк. Тукайның аерым сүзләрен ялгыш аңлаучыларга карата әдипнең “Кыйтга” шигырен дә искә төшереп үтәсе килә. Шагыйрь:

Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым,

Көннәремнең һичберен дә чөнки ак ди алмадым.

Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым,

Чөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым.

Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч- шул булды эш:

Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакъли алмадым”14

дисә дә, мәдрәсәдә алган гыйлемен Габдулла Тукай (шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәт тә иман, мулла, галим иде) гомере буена милләтенә ирештерергә тырышты. Шулай булса да, өметен өзмичә, “керләнеп беттем үзем, дөньяны пакъли алмадым”, дигән вакытында да, шигырьләре белән үзеннән соң булган буыннарга дөрес үгет- нәсыйхәт биреп, бу эшне дәвам иттерүне киңәш итә.

2.3Дәрт, үгет-нәсыйхәт бирүче

Коръән-Кәримне иркен тулы иттереп мәгънәви шигырьгә салган шагыйрьнең бу сүзләре һәр кешегә дәрес, үгет-нәсыйхәт булып торганына без ихлас күңелдән горурланабыз.

Без мөэминнәрнең күңелләренә шифалы аятьләрне вә Коръәннән рәхмәтле хәкимнәрне иңдерәбез” , — дигән Хак Тәгалә сүзләрен “Тәәссер” (“Тәэсирләнү”) шигырендә газиз Тукай болай аңлатты:

Гомернең иң читен, җайсыз, уңайсыз бер минутында,

Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында,

Укыйм тиз-тиз күңелдә гаҗаиб сүрә Коръәннән-

Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан.”15

Күңеленә Коръән урнашкан шагыйрь иҗатында Коръәннән кергән сюжетлар, мотивлар зур урын ала. Мәсәлән, “Кадер кич” шигыре турыдан-туры Коръәнгә барып тоташа.Ул “кадер” дип аталган 97нче сүрәне шагыйрәнә җырлап биргән.

Г.Тукай Коръәнне бик яхшы белгән. Хәтта ул аның кайбер сүрәләрен уңышлы гына тәрҗемә иткән.

Һәр заман, кем насры берлән фәтхә килсә, Аллаһның-

Һич тә бер көч туктаталмый, манигы булмый аның.

Син күрерсең тугъры юлы тотканны күп төркем халык,

Хәмд-ү-тәсбих өннәре берлән гөрелдәр урталык.

(“Ярдәм” сүрәсе -110 сүрә)

Коръәндә телгә алынган пәйгамбәрләр, алар белән бәйле риваятьләр, ул вакыйгаларда катнашкан төрле персонажлар Тукай шигырләрендә урын алалар, шагыйрьнең фикерен җиткерәләр.(“Печән базары…Кисекбаш”, “Мөхәммәдия”, “Тотса Мәскәүләр якаң һ.б.)

2.4 Илһам чыганагы

Тукайның Коръәнгә ихтирамы, мәхәббәте очсыз — кырыйсыз, ул аны укып әсәрләнә, аннан үзенә чиксез илһам ала.

Г.Тукайның дин белән сугарылган шигырьләре: “Дин вә гавам”, “Рамазан гаетендә Иблиснең шайтаннарында китабы”, “Алтынга каршы”, “Ана догасы”, “Шиһаб хәзрәт”, “Пәйгамбәр”, “Таян Аллаһга”, “Иһтида”, “Коръән”, “Аллаһһ гыйшкына”, “Ишан”, “Нәсыйхәт”, “Миграҗ”, “Могҗиза”, “Мөхәммәдия”,”Сабый чакта бәйрәм”. Дәрьяга тиңләргә мөмкин булган Тукай иҗатыннан дингә багышланган, аның асылын ачкан шигырьләр исемлеген әле тагын да дәвам итәргә мөмкин булыр иде. Сабыйның йокларга ятар алдыннан теләк теләп, тәңрегә мөрәҗәгать итүен тасвирлаган “Йокы алдыннан”(1908), кайгы-хәсрәт килгәндә сабырлык, ярдәм сорарга өндәгән “Киңәш” шигыре һәм башкалар әнә шундыйлардан.

Һәр мәктәп баласы яттан белә торган “Туган авыл” шигыренең түбәндәге дүрт юлы совет чоры китапларыннан гел төшерелә килде. Чөнки анда Коръән һәм пәйгамбәр исеме телгә алынган.

Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,

Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;

Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәдне,

Ничек михнәт-җәфа күргән, ничек торган.16

Дөньяда барлык татарларның гимны булып киткән “Туган тел”шигырен барыбыз да яхшы хәтерлибез. Ләкин совет чорында бу җырның соңгы строфасын дөньяга чыгармадылар.Чөнки илебездә дингә бик көчле каршылык хөкем сөрә иде. Шуның өчен шагыйрьләр дин турында әйтәсе килгән фикерләрен яза алмыйлар, җырчылар җырлый алмыйлар. Ләкин хәзерге вакытта безнең илдә сүз иреге һәм без Г.Тукайның шигырендәге бу соңгы строфаның матурлыгын күреп, аны күңелебез теләгән җирдә сөйли алабыз, җырлый алабыз:

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл,дип,үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!

Йомгаклау

Кеше дөньяга килә һәм аңардан бик аз нәрсә сорала: кулыңнан килгән кадәр игелек кылу, Кеше булып калу. Кызганычка каршы, бүгенге болгавыр заманыбызда кешеләрдә әхлак сыйфатларының кимүе безне уйландыра. Ә бит халкыбыз нинди авыр елларны кичергән, ләкин иленнән куылса да, ачлыктан тилмерсә дә, динен юк итәргә тырышсалар да бирешмәгән, мәрхәмәтле булып калган, олыны олы итеп, кечене кече итеп, милли сафлыгын югалтмыйча яшәгән. Ә моның сәбәпләренең берсе — мең елга якын халкыбызның рухи кояшы булган Корьәндәдер.

Г.Тукайның дин гыйлеме, энциклопедик дәрәҗәдә булу белән бергә, тирән мәгънәле дә.Үз иҗатында файдаланган дини әдәбият — китаплар, риваятьләр, шагыйрь фикерен куәтләргә ярдәмгә килгән Коръән аятьләре галимнәр тарафыннан киләчәктә өйрәнелер дип ышанасы килә. Тик моның өчен галимнәрнең дин гыйлемен Габдулла Тукай дәрәҗәсендә белүе зарур.

Хак тәгаләне олуглап, ислам тәкълиматы вә шәригате таләп иткәнчә, балаларны сабый чактан ук изгелеккә өндәүдә, дуслыкка, миһербанлыкка үгетләүдә Габдулла Тукай әле үзе дә яшь булуына карамастан, үрнәк булып торды. “Таян Аллаһга” шигырендә без шуны укыйбыз:

Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!

Рәхмәте киң аның, һәрдаим таян син Аллаһга!

Йа, Ходай, күрсәт, диген, ошбу җиһанда якты юл;

Ул-рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул!..

Саф әле күңлең синең, һичбер бозык уй кермәгән,

Пакъ телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күрмәгән.

Без Тукай шигырләреннән илһам алабыз, тормышыбызда булган хата һәм гөнаһларыбызны төзәтергә ашыгабыз.

Г.Тукайның хезмәтләрен күреп аны, әлбәттә, шикләнмичә изге кеше дип әйтеп була. Шулай итеп, изге кеше изге китап турында яза. Юкка түгелдер, аның иң таныклы шигырь юлларында Коръән аһәңнәре ишетелә.

Кулланылган әдәбият

1.“Казан утлары” №10-1996, №6-1991, №8-1995;

2. Коръән Кәрим.

3.Коръән тәфсире. “Тәфсир Ногмани” – Казан: Татарарстан китап нәшрияты, 1996.

4.“Мәгариф” журналлары №5 -2008, №4-2010

5.“Мирас” журналлары № 5-11, 2001; 2002

6. .Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тормышы / В.Ягъкуб “Иман” Казан, 1993

7. Татар әдәбияты тарихы 1 том.

8.Тукай Г. Шигырьләр. – 4 т.

9.Шәһри Шәриф “Әсхаб Кирам”. Чистай шәһәре – 2001.

Габдулла Тукай иҗатында тәрбия

Тукай муниципаль районы

Биклән урта гомуми белем бирү мәктәбе

Харисова Алсу -10 нчы сыйныф укучысы

Фәнни җитәкче: Якупова Лилия Хәлим кызы-

татар теле һәм әдәбияты укытучыс

Кереш

Тәрбия ул – үз-үзеңне тиешле дәрәҗәдә тота белү, сүзеңне үлчәп әйтү һәм кешелекле, намуслы булу. Иң беренче чиратта тәрбия гаиләдән килә. Кечкенәдән без әти-әнинең тәрбиясен туплап үсәбез. Беренчедән булып, гаиләдә ата-ананың үз-үзен тотышы яхшы булырга тиеш, чөнки бала ул — ата-ананың “көзгесе”. Шулай ук баланың тәрбияле булуында педагогларның да өлеше зур. Алар балалар бакчасыннан алып, безне тәрбияләп үстерәләр, намуслы, мәрхәмәтле булырга өйрәтәләр.

Татар әдәбиятында күп кенә мәгърифәтчеләр тәрбиягә үзләренең өлешләрен кертәләр. Шуларның берсе, татар халкының күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, тарихчы, педагог, язучы һәм журналист − Ризаэддин Фәхреддин. Ризаэддин Фәхреддин яңа төшенчәләр, яңа карашлар белән коралландырып, мәдәният югарылыгына күтәрүне максат итеп ала. Ул тәрбия турында бик күп әсәрләр яза, аның әсәрләре безне яхшы сыйфатларга өйрәтә.

Әдәбияттагы һәр әсәр үзенчә тәрбияли. Иң беренче чиратта, иң яхшы тәрбияне безгә Габдулла Тукайның балалар өчен язган шигырьләре бирә. Татар әдәбияты тарихында Габдулла Тукай иҗаты аерым урын тота. Аның иҗаты бик үзенчәлекле. Ул балалар өчен бик күп шигырьләр иҗат иткән.

Фәнни эшебезнең темасы – “Габдулла Тукайның балалар өчен язылган шигырьләрендә тәрбия”. Әлеге хезмәтебездә аның “Эш беткәч уйнарга ярый” һәм “Кошларга” шигырьләрендә балаларны тәрбияләү темасын ачыклауны максат итеп куйдык. Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды: шагыйрьнең әдәби иҗатын өйрәнергә; балалар өчен язылган шигырьләре белән танышырга, аларны укып анализларга һәм шигырьләргә карата үз мөнәсәбәтебезне белдерергә.

Фәнни-тикшеренү эшенең төп объекты – Габдулла Тукайның иҗаты; предметы – “Эш беткәч уйнарга ярый” һәм “Карлыгач” шигырьләре. Әлеге эшне башкарганда, түбәндәге метод-алымнар кулланылды: тикшеренү, эзләнү, анализлау, нәтиҗә ясау.

I бүлек

Габдулла Тукайның шигырьләрен классификацияләү

Габдулла Тукайның балалар өчен язылган шигырьләрен укыгач, без аларны классификацияләдек. Һәр шигырьдә тәрбия темасы үзнчә чагылыш таба һәм без түбәндәге фикерләргә килдек:

  1. Эш” – хезмәт;
  2. Ай һәм Кояш” – дуслык, бер-береңә ихтирамлык;
  3. Кошларга”, “Кошчык” – канатлы дусларга мәхәббәт;
  4. Карлыгач” – тырышлык, гаиләдә балаларга уңай мөнәсәбәт;
  5. Кышкы кич” – ятим балаларга уңай мөнәсәбәт, ярдәмчеллелек сыйфатларына өндәү;
  6. Бишек җыруы” – әнинең балаларга мөнәсәбәте, матур эндән сүзләр белән мөрәҗәгать итүе;
  7. Эш беткәч уйнарга ярый” – укуга уңай мөнәсәбәт, һәр эшне үз вакытында башкару;
  8. Имтияз алган бала”, “Эшкә өндәү” – тырышлык, хезмәт;
  9. Фатима белән Сандугач” – канатлы дусларга мәхәббәт;
  10. Кызыклы шәкерт” – һәр эшне үз вакытында башкару, яшьли һөнәргә өйрәнү;
  11. Гали белән Кәҗә” – яхшылыкка рәхмәтле була белү.

Шигырьләрне классификацияләгәч, без “Эш беткәч уйнарга ярый” һәм “Карлыгач” шигырьләрен анализларга булдык.

II бүлек

Шигырьләргә анализ

Эш беткәч уйнарга ярый” шигыренә анализ.

  1. Жанр: шигырь;

  2. Тема: укуга уңай мөнәсәбәт, һәр эшне үз вакытында башкару;

  3. Идея: шигырь бик күп уңай сыйфатларга өйрәтә, анда тырышлык, шатлану, кызыксыну хисләре чагылыш таба;

  4. Эчке кичереш: Малай дусларының чакыруына карамастан, өй эшен калдырып уйнарга чыгып китми. Аның һәр эшен үз вакытында тәмамлап куясы килә. Малай үз сүзендә тора, бар эшен җиренә җиткереп бетергәч кенә, ул уйнарга чыга.

  5. Әсәрнең теле:

Шигырнең төзелеше: силлабик, цезуралы;

1) Шигырнең төзелеше силлабик, чөнки беренче юлында да унбиш, икенчесендә дә унбиш иҗек, шигырь азагына кадәр шулай дәвам итә. Бу цезуралы шигырь, чөнки шигырне горизонталь рәвештә ике өлешкә бүлсәк, аның сул ягында сигез, ә уң ягында җиде иҗек була.

2) Сурәтләү чаралары: метафоралар, эпитетлар

а) Эпитетлар: җәйге көн, чын күңел, шәп заман, көн озын, сөеклы Сандугачым, кадерле Алмагач, зур алма, якты заман һ.б.

ә) Метафоралар: чакыра тышка Кояш, Сандугач бер сүзне сайрый, алмагач чакыра тыйшка Сабыйны, елмаеп көлде Кояш, зур алма бирде Алмагач, баш иделәр бакчада һәрбер агач.

  1. Интонация: Шигырнең өченче, дүртенче, сигезенче, тугызынчы, унберенче, унөченче, ундүртенче, унсигезенче строфаларның икенче юлларында боерык җөмләләр бирелгән. Унсигезенче строфада сорау җөмләләр бар.

  2. Төп образлар, аларның әһәмияте: Малай образы – төп образларның берсе булып тора. Малай бик тырыш, үз сүзендә тора белүчән. Ул укуга карата бик уңай мөнәсәбәттә. Дуслары чакыруга карамастан, малай дәресен калдырып, уйнарга чыгып китми.

2.2 “Карлыгач” шигыренә анализ.

  1. Жанр: шигырь;

  2. Тема: тырышлык, гаиләдә балаларга уңай мөнәсәбәт;

  3. Идея: Тырышлык, хезмәт ярату хисләре бирелә;

  4. Эчке кичереш: Ана карлыгач балаларына оя ясый, алар тук булсыннар өчен бар тырышлыгын куеп тырыша;

  5. Әсәрнең теле:

Шигырнең төзелеше: силлабик, цезуралы;

1) Шигырнең төзелеше силлабик, чөнки беренче юлында да унике, икенчесендә дә унбер иҗек, шигырь азагына кадәр шулай дәвам итә. Бу цезуралы шигырь, чөнки шигырне горизонталь рәвештә ике өлешкә бүлсәк, аның сул ягында биш, ә уң ягында алты иҗек була.

2) Сурәтләү чаралары: метафоралар, эпитетлар

а) Эпитетлар: сөйгән Карлыгачым, матур оя, матур-матур балалар, ямьсез төн, каты йоклый, кара төн, каты җил, озын төн;

6. Төп образлар, аларның әһәмияте: Ана карлыгач – төп образларның бересе. Ул балаларына оя ясый, ашарга ташый. Балалары исән-сау булсын өчен барлык тырышлыгын куя.

Йомгаклау

Фәнни-тикшеренү эшенең төп объекты – Габдулла Тукайның иҗаты; предметы – “Эш беткәч уйнарга ярый” һәм “Карлыгач” шигырьләре. Әлеге эшне башкарганда, түбәндәге метод-алымнар кулланылды: тикшеренү, эзләнү, анализлау, нәтиҗә ясау.

Татар әдәбияты тарихында Габдулла Тукай иҗаты аерым урын тота. Аның иҗаты белән танышкач, без таң калдык. Ул күтәргән проблемаларны, күрсәтергә теләгән кичерешләрне төгәл тасвирлап язган. Фәнни эшебезнең темасы – “Габдулла Тукайның балалар өчен язылган шигырьләрендә тәрбия”. Әлеге хезмәтебездә аның “Эш беткәч уйнарга ярый” һәм “Кошларга” шигырьләрендә балаларны тәрбияләү темасын ачыклауны максат итеп куйдык. Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды: шагыйрьнең әдәби иҗатын өйрәнергә; балалар өчен язылган шигырьләре белән танышырга, аларны укып анализларга һәм шигырьләргә карата үз мөнәсәбәтебезне белдерергә. Без үз максатыбызга ирештек.

Габдулла Тукайның шигырьләре безгә бик ошады. Ул балалар өчен бик күп шигырьләр яза. Аның ул шигырьләре безне бик күп тәрбиягә өйрәтә. Габдулла Тукайның шигырьләрен без беркайчан да онытмабыз, аның шигырьләрен сакларбыз һәм буыннан-буынга тапшырырбыз. Мәңге яшәр безнең күңелләрдә бөек шагыйрь Габдулла Тукай!

Файдаланылган әдәбият

1.Р.Даутов,Габдулла Тукай шигырьләре

Г.Тукайның тормышын һәм иҗатын өйрәнүче галимнәр эшчәнлеге” юнәлеше

Чит илләрдәге татар галимнәре Г. Тукай турында.

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

МБГТББУ “Иске Өҗем төп мәктәбе”

Ситтигуллина Әдилә-8 нче сыйныф укучысы

Фәнни җитәкче: Хафизова Миләүшә Рәфкать кызы-

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

I. Кереш.

Габдулла Тукай- татар халкының иң зур шагыйрьләреннән берсе. Аның иҗаты, гомер юлы шактый тулы өйрәнелгән. Без аның исеме белән хәреф таный башлауга ук очрашабыз; мәктәптә укый башлагач, “Исемдә калганнар” һәм башка чыганаклардан тормыш баскычларын өйрәнәбез; акрынлап, иҗатының төрле юнәлешләре белән танышабыз. Г. Тукай турында фәндә, әдәбиятта, сәнгатьтә күпсанлы хезмәтләр, әдәби әсәрләр, фильмнар бар.

Мин бу эшемдә чит илдәге татарларның Габдулла Тукай турындагы мәкаләләрен өйрәнергә булдым. Беренчедән, алар мәктәптә өйрәнелми, безнең өчен яңалык булып тора. Икенчедән, мөһәҗирлектәге күренекле татарларның берсе безнең авылдашыбыз булганга, аның шагыйрь турында ниләр язганын һәм уйлаганын беләсем килде.

Проект эшенең максаты:

Чит илдә яшәүче татарларның Г. Тукай иҗатына мөнәсәбәтләрен өйрәнү.

Бурычлар:

  1. Мөһәҗирлектәге татарлар турындагы хезмәтләр белән танышу.

  2. Рәшит Рәхмәти һәм Надир Дәүләтнең Г. Тукай турындагы мәкаләләрен өйрәнү.

  3. Чит илдәге татарларның Г. Тукай иҗатына бәясен билгеләү.

Тикшерү объекты:

Рәшит Рәхмәти, Надир Дәүләтнең Г. Тукай турындагы мәкаләләре.

Проектның фәнни әһәмияте:

Чит илдәге татарларның Г. Тукай иҗатына мөнәсәбәтен билгеләү.

Проектның гамәли әһәмияте:

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, дәресләрдән тыш чараларда файдаану.

Проектны эшләү барышында профессор Хатый Миңнегуловның “Мөһаҗирлектәге татар әдәбияты” мәкаләсе, “Рәшит Рәхмәти Арат” һәм “Ил йолдызы” җыентыкларындагы Рәшит Рәхмәти, Надир Дәүләт мәкаләләре белән таныштым.

Проект эшенең төзелеше:

Проект эшебез кереш, төп һәм йомгаклау өлешләреннән тора.

Керештә татарларның мөһаҗирлектәге тормышына гомуми күзәтү ясала.

Төп өлештә Рәшит Рәхмәти һәм Надир Дәүләт кебек шәхесләрнең чит илләрдә төрле елларда Г. Тукай турында язган мәкаләләрендәге төп фикерләр яктыртыла.

Йомгаклауда мөһаҗирләрнең Г. Тукай шәхесенә һәм иҗатына мөнәсәбәте билгеләнә.

II бүлек. Татар мөһаҗир-галимнәре Г. Тукай турында.

II. 1. Татарлар чит илләрдә.

Татарлар бөтен дөньяга сибелгән. Чит илдә яшәсәләр дә, телне, динне, гореф- гадәт һәм йолаларны онытмаганнар. Татар телендә газета- журналлар чыгарганнар, төрле чаралар үткәргәннәр, хәтта мәктәпләр, нәшриятлар эшләгән.

Мөһаҗирлектә чыккан татарча газета- журналлар өч дистәдән артып китә: “Яңа милли юл” (1928-1939), “Милли байрак” (1935-1945), “Япун мөхбире” (1030-1940 нчы еллар), “Азат Ватан” (1952-1953), һәм башкалар. Бу басмаларда эшләүчеләрнең күбесе әдәби иҗат белән шөгыльләнгәннәр һәм үз әсәрләрен шушы газета- журналларда бастырганнар.

Мөһаҗирлектә 20 нче йөздә иҗат иткән татар әдипләренең саны шактый: Хөсәен Габдүш (1901-1944), Сания Гыйффәт (1899-1957), Хәсән Хәмидулла (1900-1988), Минһаҗ Исмгыйли ( 1910-1995), һ. б. … бу мөхтәрәм затларның мөһаҗирлек шартларында да туган телебезне , әдәбиятыбызны яратулары, үзләренең уй- кичерешләрен кәгазьгә төшереп калдырулары, милләтебез турында яну- көюләре үзе үк фидакярлек”17

Чит илдәге татарлар һәрьяклы актив тормыш алып бару белән беррәттән, тарихи Ватаннарындагы тормыш белән дә кызыксынып торганнар; күренекле шәхесләребез язмышына, иҗатына яисә хезмәтләренә битараф булмаганнар.

Шулар арасында бөек Тукаебызга булган мөнәсәбәт аеруча күзгә ташлана. Мөһаҗирләрнең күбесе илдән 1917 нче елгы вакыйгалардан соң китү сәбәпле, күбесе шагыйрь иҗаты белән яхшы таныш булган, аның исемен һәм иҗатын күңел түрендә саклаган.

Мөгаен, шуңа күрә дә алар төрле елларда үзләрендә нәшер ителүче басмаларда Г. Тукайга мөнәсәбәтле күп кенә мәкаләләр бастырганнар. Алар-ның күбесе галим Зөфәр Мөхәммәтшин тарафыннан өйрәнелеп, “Ил йолдызы” җыентыгына туплап бирелгән.

Мин үз эшемдә шуларның кайберләрен күзәтеп үтәргә телим.

II.2. Мөһаҗирләрнең Тукай турындагы язмалары.

Рәшит Рәхмәти 1900 нче елда Иске Өҗемдә туа. 10 яшендә Казахстанга, Кызылъяр шәһәрендәге туганнарына китә. Ул анда сәүдә, кадет мәктәпләрендә укый. Авылга каникулларга кайтып йөри. Аннан соң 1919 нчы елга кадәр аклар ягында сугышып йөреп, Харбинга чыгып качарга мәҗбүр була.

Чит илдә дә югалып, төшеп калмый ул. 1923-1928 нче елларда Берлин университетында укый. 1933 нче елда Рәшит Рәхмәтине Төркиягә- Истамбул университетына чакыртып алалар. Ул мәшһүр галимгә әйләнә, зур хезмәтләр бастыра, әмма Туган иленә кайта алмый. 1964 нче елда үлеп, чит ил туфрагында җирләнеп кала.

Мин авылдашыбыз турында “Rәsit Rәхмәтi Arat” дигән китап белән таныштым. Анда аның Г. Тукайга багышланган мәкаләләре дә урын алган. Әмма латин графикасында уку авыр булганга, аларны “Казан утлары”18 журналыннан алдым.

Рәшит Рәхмәтинең “Искә алганда” мәкаләсе Габдулла Тукайның үлеменә 20 ел тулу уңаеннан Берлинда “Яңа милли юл” (1933, №4) журналында басылган. Ул анда Тукай язмышы халык язмышы белән аерылгысыз дип белдерә. Татарларның бүгенгесе караңгы булса да, шушы авыр елларда аның үзлеген саклый торган төп терәге- күңеле, ә аны ачкан зат Тукай, ди. Шагыйрьнең үлемендә бөтен татар халкының да гаебе бар, ул үлгәч тә, безнең аның каршындагы бурычыбыз бөтен халык алдындагы бурычка әйләнде, дип саный.

Рәшит Рәхмәти Октябрь революциясен кабул итмәгән, аны татар халкына караңгы көннәр китерүче вакытлы күренеш дип ышанган. Матди байлыкны югалту куркыныч түгел, милләтнең мәдәнияте, сәяси бәйсезлеккә омтылышы җимерелү иң начары дип исәпләгән. Монда безгә Тукай гына ярдәмгә килә ала , “шагыйрь үлгәч тә,…илдәшләрнең- милләттәшләрнең тойгыда, сүздә, эштә берләшүләрен көтә,” дип яза ул.

1933 нче елда Рәшит Рәхмәтинең шул ук журналда “Эзләнгәндә» мәкаләсе дөнья күрә. Анда ул тәнкыйтьчеләрне Тукай иҗатының тышкы ягын гына күреп, эчен аңлап бетермәүдә гаепли. Шагыйрь иҗатынын күпкырлы булуын һәм төрлечә бәяләнүен татарның шундый ук каршылыклы тормыш шартлары белән бәйли. Тукай яшәгән елларны йөз еллар изелгән халыкның идеалсыз калган чоры дип атый. Рәшит Рәхмәти татар халкының дошман кулында изелеп яшәвен, аңа нигезенә мадди ирек салынган дәүләт кирәклеген ассызыклап, Тукайны шул юлда идеал эзләүче дип саный.

Надир Дәүләт тә “Казан төркләре һәм Габдулла Тукай” мәкаләсендә шагыйрь тормышын халкыбыз язмышы белән бәйләп карый. Ул Тукай турында чит илләрдә төрле елларда чыккан басмаларга күзәтү ясый. “Мир ислама”, Мәскәүдәге Көнчыгышны өйрәнү институында, Англиядә, Ташкентта, Япония, Франциядә Тукайның тормыш юлы һәм аерым әсәрләре басылуын әйтеп үтә. Барлык төрки халыкларда диярлек аның иҗаты уку программаларына кертелгән. Төркиядә Тукай иҗаты буенча Габдулла Баттал Таймас, Рәшит Рәхмәти Арат, Әхмәт Тимер мәкаләләре дөнья күргән, Истанбул китапханәсендә аның төрле исемдәге басмалары тупланган. Надир Дәүләт Тукай иҗатын өйрәнүче галим Ибраһим Нуруллинның хезмәтен берьяклы дип саный һәм Александр Беннигсеннең Парижда, А. Таймасның

Анкарада, Сергей Зенковскийның Кембриджда, Менденең Берлинда, И. Воробьев һәм С. Хисаметдиновның Мәскәүдә чыккан китаплары белән танышырга тәкъдим итә.

III. Йомгаклау.

Татар мөһаҗирләре Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән яхшы таныш булган.

Чит илләрдә шагыйрьнең китаплары чыккан, аның турында төрле мәкаләләр басылган, иҗаты фәнни яктан өйрәнелгән. Тукай исеме мөһаҗирләрне туплап торучы символга әверелгән.

Тукай турында чит илдә басылган мәкалә авторлары бертавыштан аны татар халкының бөек улы, халык шагыйре буларак таный; аның иҗаты һәр татар кешесенә якын дип исәпли.

Мөһаҗирләрнең 1917 нче ел вакыйгалары белән рәвештә чит илгә киткәннәре татарларның бәйсез дәүләте турында хыяллана. Тукайны шушы юлда маяк, бәйсезлек көрәшендә туплап торучы дип саный.

Алардан соң килгән буыннар өчен Тукай, Исхакый сүзләре белән әйтсәк, “безнең халкымызның туган илендән читдә яшәүче яшьлегенә үзенең ана телен саклавына бик зур бер милли корал булды”.

Габдулла Тукайның тормышын һәм иҗатын өйрәнүче галимнәр эшчәнлеге

Казан шәһәре Вахитов районы

13-нче рус-татар мәктәбе

Хәсәнов Камил- 8 А сыйныфы укучысы

Фәнни җитәкче: Гобәйдуллина Фидания Рәфкать кызы-

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Кереш

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның иҗатына кемнәр генә гашыйк түгел икән?! Аның шигырьләрен белмәгән татар кешесе юктыр ул! Мин дә Тукаебыз иҗатына битараф булмаганнарның берсе. Шуңа күрә дә Габдулла Тукай белән күбрәк кызыксынган, аның турында хезмәтләр язган шәхесләр белән якыннанрак танышасым килде.

Әлеге фәнни эштә Тукайны тикшергән галимнәрнең тормыш юлы һәм иҗатлары, шагыйрь турында әйткән фикерләре каралды. Фәнни эшне үтәгәндә түбәндәге максат һәм бурычлар куелды: Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнгән галимнәрне барлау, аларның тормыш юлы һәм иҗатлары турында мәгълүмат туплау, шагыйрь турында әйткән фикерләрен ачыклау.

Алга куелган максат һәм бурычларга төрле белешмәләрдән, җыентыклардан, интернет чыганаклардан алган мәгълүматларны анализлау методы белән ирешелде.

Фәнни эшне галимнәрнең тормыш юлы, иҗаты белән бәйләүнең сәбәбе: Тукай турында тагын да күбрәк мәгълүмат туплау.

Сайланган теманың актуальлеге түбәндәгеләрдә чагыла: Г.Тукай татар халкының бөек шагыйре, аның турында мәгълүматлар күп, ләкин өйрәнелмәгән яклары да бар.

Фәнни эшнең яңалыгы Тукай иҗатын гына белү түгел, ә аның белән кызыксынган кешеләрнең тормыш юлын, иҗатын, аларның фикерләрен башкаларга җиткерү.

Әлеге эш өч өлештән тора. Кереш өлешендә максат һәм бурычлар билгеләнде. Төп өлештә Тукай иҗатын өйрәнгән шәхесләребезнең тормыш юлларына, иҗатларына, Тукай турында әйткән яңалыкларына басым ясалды. Өченче өлештә фәнни эшкә йомгак ясалды.

Төп өлеш

Габдулла Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнгән галимнәр бик күп. Минем шуларның кайберләренә тукталып китәсем килә.

Г.Тукайны бик танылган галим Гали Халитөйрәнгән. Әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Гали Халит (Гали Мөхәммәтгали улы Халитов) 1912(1915) елның 26 июнендә Татарстанның хәзерге Тәтеш районы Үтәмеш авылында крестьян гаиләсендә туа. Авылда башлангыч белем алганнан соң, 1930 елда Казанга килеп, педагогия техникумында, аннары 1932–1936 елларда Казан дәүләт педагогия институтының тел-әдәбият факультетында укый. 1937 елда егерме ике яшьлек тәнкыйтьченең Тукай иҗатын өйрәнүнең торышына караган һәм Һ.Такташның «Киләчәккә хатлар» поэмасын анализлаган беренче мәкаләләре дөнья күрә. 1939 елда ул, Г.Тукай турындагы мәкаләләрен туплап, «Халык шагыйре — Тукай» исеме белән аерым китап итеп чыгара, 1941 елда исә «Мәҗит Гафури иҗаты» дигән күләмле монографик хезмәтен бастыра. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында озак еллар эшләү Г. Халитка әдәбият тарихын системалы рәвештә тикшерүгә киң юл ача. Тәнкыйтьче-галимне иң беренче чиратта XX йөз башы татар әдәбияты кызыксындыра. Г. Халит XX йөз башы татар әдәбияты мәйданында күренекле урын тоткан әдипләрнең иҗат индивидуальлекләрен өйрәнү буенча нәтиҗәле эшли. Аның озак еллар дәвамында яратып өйрәнгән әдибе – Габдулла Тукай. Алтмышынчы елларда дөнья күргән «Тукай үткән юл», «Габдулла Тукай и татарское литературное движение начала XX века», «Тукай и его современники» исемле хезмәтләрендә һәм күпсанлы мәкаләләрендә галим бөек шагыйрьнең татар әдәбиятында тоткан урынын, аның дөньяга карашын, поэзиясенең иҗтимагый эчтәлеген һәм сәнгатьчә үзенчәлекләрен төрле яклап ачуга ирешә. Халит озак еллардан бирле урта мәктәпләрдә татар әдәбиятын укыту программаларын төзү һәм унынчы класслар өчен татар әдәбияты дәреслекләре язу эшенә актив катнаша. Әдәби тәнкыйть һәм әдәбият фәне өлкәсендәге нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Г. Халитка 1975 елда – Татарстан АССРның, 1981 елда «РСФСРның атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.

Гали Халит Г. Тукайга шундый зур китап багышлаган. Миңа Халитнең Г. Тукай турындагы түбәндәге сүзләре ошый:”Г.Тукай милли әдәбиятларның ятма сызыкларын һәм перспективаларын ачкан рәссамнарның берсе. Аларның ачышлары һичшиксез милли әдәбиятны нәфис-этник баета торган әйберләр белән баетканнар. Тукайның күпьяклы иҗат мирасы шундый зур бәягә, күбесенчә поэзиясе, ия булган. Ул үзенең иҗатындагы сәяси фикерләре өчен түгел, ә тарихи ватылыш ясавы, күбрәк милли поэзиядәге иҗади-этник үстереше өчен милли шагыйрь булып танылган. Тукайның иҗади мирасында, билгеле булганча, зур урынны лирика ала. Аны көнбатыш-көнчыгыш синтезы һәм психологизм башының үзәге дип атарга була. Ул — “диалектик җан” [Г.Тукайга багышланган интернет-порталдан].

Шулай ук Тукай исеме белән бәйләнгән, аның гомере һәм иҗаты буенча эшләгән алман галиме Михаэль Фридрихтурында да язып китмичә мөмкин түгел.

Михаэль Фридрих 1962 елда туган. 1983-1990 елларда Фрайбург, Бамберг, Вена, Синҗан университетларында төрки һәи иран телләре, ислам гыйлеме буенча белем ала. 1987-1989 елларда Шеңҗан-Уйгыр автономия районында (Кытай) яшәп, уйгыр телен, әдәбиятын һәм мәгарифе хәл-әхвәлен өйрәнә. Уйгыр дәреслекләрендә Габдулла Тукай исеме еш очравына, аның шигырьләре уйгыр классиклары дәрәҗәсендә өйрәнелүгә гаҗәпләнә, һәм бу Г.Тукай иҗатын тирәнтен өйрәнүгә сәбәп була.1992 елда Казанга беренче мәртәбә килә. 1993 елның октябреннан 1994 елның февраленә кадәр Казан архивларында эшли. Тукайның тәрҗемәи хәлен, иҗатын һәм совет әдәби фәнендә Тукайны өйрәнүне хронологик тәртиптә тикшереп, монография яза. Шуның нигезендә 1996 елда Бамберг университетында докторлык дәрәҗәсе ала. Китап 2001 елда Алман көнчыгышны өйрәнү җәмгыяте бүләгенә лаек була. И. Гыйләҗев тәрҗемәсендә Казанда русча басыла (2011).

Төрки халыкларны өйрәнүен дәвам итә. 2002-2004 елларда Үзбәкстан, Төркия татар диаспорасы тарихын өйрәнүе мәгълүм.

Михаэль Фридрих Тукай турында шулай әйтә: “Тукай халык шагыйре булган һәм гади кешеләр нәрсә белән яшәсә, шуның белән яшәгән. Шуңа күрә аны халык яраткан, шуның кадәр яраткан ки, соңгы юлга озатырга хисапсыз кеше җыелган, алар веноклар, фотографияләр күтәреп килгән, һәм кадимчеләр моңа берничек каршы чыга алмаган.

Татар әдәбияты Россиянең башка төрки халыклары өчен үрнәк булган. Абай яки Гафур Голәмне идеальләштерү дә Тукайга йөз борган хәлдә алып барылган. Россиянең төрки халыклары рус һәм көнбатыш әдәбиятын татарлар аша өйрәнгән” [3: 5].

Ләкин Фридрихның иң мөхим ясаган эше — Г.Тукайга багышланган китап. Ул китап “Габдулла Тукай как объект идеологической борьбы” дип атала. Бу китапта Фридрих Тукайга карата яңа идеяларын сөйли. Ләкин Фридрих бу эшен бик күп галимнәр язган материалларга таянып язган. Яшь галимнәр бу хезмәт татар шагыйрен бөтенләй икенче яктан ача дип саный. Facebookта китап турында фикер алышуда аны “бомба” дип бәяләделәр һәм Тукайны өйрәнүгә гомерләрен багышлаган галимнәр моны кабул итмәячәкләрен белдерделәр. Китап 343 битле, саллы хезмәт. Михаэль Фридерихның хезмәтен алманчадан урыс теленә тәрҗемә итүче – тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев. Ул бу хезмәтне өч ел дәвамында тәрҗемә иткән. Китап турында Искәндәр Гыйләҗев түбәндәгечә әйткән: “Буш вакыт килеп чыкканда, кәеф булганда эшләдем, тәмләп башкардым. Миңа авторның Тукайга карата мөнәсәбәте ошады, ул шагыйрьне ихтирам итеп яза. Алман галименең татар шагыйрен олуг шәхес булганын аңлап эш иткәне сизелде, шуңа бу эшне мин дә яратып ерып чыктым” [www.alinde.ru].

Монда Фридрих Тукайның онытылмауын тели. Аның феноме турында сөйли. Шулай ук Фридрих Тукай турыда бик күп файдалы мәгълүмат китаптан табып була дип әйтә.

Фридрихның китабында шундый юлларны күреп була:” Бездә күп нәрсәләргә традицион караш яши. Татар әдәбиятын, тарихын гадәти бер калыпка салып, бәяләргә күнектек. “Тукай бөек” дип кабатлап, аны зурлыйбыз. Ул үзенә күрә бер “икона”га әйләнеп бара, бу дөрес түгел. Идеаллаштыруга каршы түгелмен, Тукай моңа лаек, ләкин объективлылык яклымын. Безнең фәндә дә яңача караш, анализ булырга тиеш. Галимнәрнең бурычы – бар нәрсәгә дә киңрәк карау. Бу хезмәт Тукайның шәхесенә тап төшермичә, аның дәрәҗәсен түбәнсетмичә, яңача уйларга нигез бирә. Безгә, гомумән, әдәбиятка, шәхесләребезгә карата чит кешенең фикерен белү файдалы”[3: 120]. Бу өзектә Фридрихның туры критикасын күреп була. Ул галимнәргә аларның хаталары, үзе аңлавынча, турында җиткерә. Ә Фридрихның тәрҗемәчесе Искәндәр Гыйләҗев китап турында шундый сүзләр язды: Башта мин Михаэльнең хезмәтен татарчага тәрҗемә итәргә дип планлаштырдым. Аннары бу хезмәт татар укучысы өчен генә түгел дигән нәтиҗәгә килеп, аны киңрәк җәмәгатьчелек укый алсын дип урысчага тәрҗемә итәргә булдым, чөнки бу үзенә күрә зур бер вакыйга. Урыс, төрки халыклар өчен дә бу китап кызыклы булачак дип уйлыйм [www.alinde.ru].

Фридрих белән Гыйләҗев бик зур эш башкарганнар. Фридрих язган, ә ИскәндәрГыйләҗев Тукайның Ана теленә тәрҗемә иткән. Шулай ук Фридрих үзнең Тукай белән кызыксынуы турында бер кызык сәбәп турында сөйләгән шикелле сөйли. Фридрих вакытында уйгур теле белән шөгыльләнгән. Бу телне камил дәрәҗәдә белә. Көнчыгыш Төркестанда да яши. Андагы халыкның мәдәнияте, әдәбияты, тормышы белән якыннан танышкач, татар шагыйре Габдулла Тукайның Урта Азия, төрки халыклар арасында бик популяр булганын күрә, гаҗәпләнә. “Ни өчен фәкать Тукай?” дигән сорау туа аңарда һәм аның төрки халыкларга булган тәэсирен өйрәнә башлый. Габдулла Тукай феномены аны 90-нчы еллар урталарында Казанга килергә мәҗбүр итә. Шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын тирәнтен өйрәнә. Алман галиме Тукайны өйрәнә-өйрәнә үзе дә татарча камил сөйләшүгә ирешә. ​Михаэль шулай ук Габдулла Тукайдан башка Дәрдмәнд турында зур кызыклы мәкалә язган кеше. Алман телендә чыккан бу хезмәтен шулай ук Искәндәр Гыйләҗев татарчага тәрҗемә итеп, “Казан утлары” журналында бастырып чыгарды. Михаэль Фридерихның “Габдулла Тукай как объект идеологической борьбы” китабына кереш сүзне мәрхүм академик Миркасыйм ага Госман язган. Ул бу эшкә алман галименең ни өчен алынганын һәм бу хезмәтнең кыйммәте турында фикерләрен җиткерә. Миркасыйм Госманов бу хезмәткә карата галимнәрнең карашы тискәре булырга мөмкин, күпчелек тарафыннан кабул ителмәскә мөмкин дип кисәткән.

Галим Азат Ахунов та Фридрихның китабын ошатмый. Ул аңа шундый комментарий бирә: Бездә Тукай бер идеал итеп кабул ителә, галимнәр дә аны тикшергәндә аның бөеклегенә инанып язалар. Татар символы буларак иҗатын, тормышын өйрәнәләр. Ә алман галиме ничек бар, шулай язган. Ул Тукайга объектив караш тудырырга, аны реаль кеше итеп күзалларга ярдәм итә, тарихи вакыйгалар турында башкача уйларга мәҗбүр итә. Бу хезмәт чит ил кешесенең объектив карашы белән кыйммәтле. Әлбәттә, китапта без белмәгән, ишетмәгән фактлар юк диярлек, ләкин автор Тукайны безгә кеше буларак күрсәтергә тырыша. Безнең өчен ул һәрвакыт бөек шагыйрь, ләкин шагыйрьне, иҗатны, кешене аерып та карау файдалы була. Әлбәттә, бәхәссез, ул бөек, даһи шагыйрь, аның иҗатына җиткән татар шагыйрьләре юк, ләкин Тукай да кеше булган. Китап авторы шагыйрьнең кайбер кимчелекләре турында ачыктан-ачык яза. Хәмер белән мавыгуы, еш кына депрессиягә бирелүен әйтә. Вак фактларны барлап, галим Тукайның эчке халәтен нинди булганын, шуның нәтиҗәсе булып аның иҗатын аңларга ярдәм итә” [www.alinde.ru].

Кем белә? Бәлки галимнәр алман галименә дөрес фикердәдер? Ләкин бөтен галимнәрнең үзләренең фикерләре бар һәм алар үзләренең фикерләрен яклый.

Миңа бик Зөфәр Рәмиевның әйткәне ошады: “Тукайның тырнак астыннан кер эзләргә кирәкми. Тукай даһи шагыйрь гына түгел, ул – милләт символы, без аны сакларга тиеш. Тегенди-мондый тәтәйләр белән очрашып йөрүләрен тикшерү, ачыклау белән мавыгырга кирәкми. Нәрсәгә кирәк безгә аның “портянкалар”ын ничек бәйләгәне, әшәке яисә тәртипле йөргәнен тикшерү? Безгә ул шагыйрь буларак кадерле. Татарның болай да хәле авыр, без идеаллардан, символларда арынсак, нәрсәбез кала соң? Халыкка таяныч кирәк, милләт буларак сакланып калыр өчен бу мөһим. Халыкның күңелен төшерергә хакыбыз юк. Мещанлык караш булырга тиеш түгел. Әй ул бездән ерак китмәгән, безнең кебек кеше булган икән” дип исбатлар өчен сенсация артыннан куу кирәкми. Һич кенә дә риза түгелмен. Бурычыбыз – күңеле белән татар өчен янган шагыйрь буларак югарыга күтәрү. Тукайга бәйле ачыкланмаган өлкәләр байтак. Мәсәлән, аның хатлары табылмаган. Без әле белмәгән әсәрләре дә бар. Зәйтүнәдән башка Тукайның күзе төшеп йөргән кызның туганы Казанда яши, имеш, аңарда әлегә без белмәгән, күрмәгән шигырьләре саклана, аның белән очрашасы бар. Тукайның Җаектагы тормышы өйрәнелмәгән. Анда укыган вакытта урыс матбугатында аның шигырьләре басылганы билгеле. Ул газеталар да тикшерелмәгән. Тукайның фамилиясе дә ачыкланып бетмәде. Башкарасы эшләр байтак. Габдулла Тукайның 125 еллыгына академик басманың ике томы чыкты, киләсе томнарны да ерып чыгасы бар”[1:10]

Йомгаклау

Габдулла Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнгән галимнәр бик күп. Алар Тукай образын безгә төрле яктан күрсәтергә тырышканнар. Бу фәнни эштә аларның берничәсе генә каралды. Күп галимнәр Тукайның исемен мәңгеләштерү өчен зур хезмәт куйганнар. Мәсәлән: Әминә Алиева, Гали Халит, Хатыйп Госман, Галимҗан Нигъмәти, Равил Бохараев, Михаэль Фридрих, Зөфәр Рәмиев, Венера Беляева һ.б.

Әлеге эштә Гали Халит, Михаэль Фридрих һәм Зөфәр Рәмиевләрнең язмалары, Тукай турында әйткән фикерләре тупланды.

Гали Халит шагыйрь турында болай дигән: “Тукайның күпьяклы иҗат мирасы шундый зур бәягә, күбесенчә поэзиясе, ия булган. Ул үзенең иҗатындагы сәяси фикерләре өчен түгел, ә тарихи ватылыш ясавы, күбрәк милли поэзиядәге иҗади-этник үстереше өчен милли шагыйрь булып танылган”.

Тукай халык шагыйре булган һәм гади кешеләр нәрсә белән яшәсә, шуның белән яшәгән. Шуңа күрә аны халык яраткан, шуның кадәр яраткан ки, соңгы юлга озатырга хисапсыз кеше җыелган, алар веноклар, фотографияләр күтәреп килгән, һәм кадимчеләр моңа каршы килмәгәннәр. …Татар әдәбияты Россиянең башка төрки халыклары өчен үрнәк булган. Абай яки Гафур Голәмне идеальләштерү дә Тукайга йөз борган хәлдә алып барылган. Россиянең төрки халыклары рус һәм көнбатыш әдәбиятын татарлар аша өйрәнгән” дип яза Михаэль Фридрих.

Миңа бик Зөфәр Рәмиевның әйткәне ошады: “Тукайның тырнак астыннан кер эзләргә кирәкми. Тукай даһи шагыйрь гына түгел, ул – милләт символы, без аны сакларга тиеш. Тегенди-мондый тәтәйләр белән очрашып йөрүләрен тикшерү, ачыклау белән мавыгырга кирәкми.

Минем уйлавымча, киләчәктә дә Тукай иҗатын өйрәнүче галимнәр күп булыр, шагыйрь турында билгеле булмаган мәгълүматлар табарлар.

Кулланылган әдәбият

  1. Әдипләребез.Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда. Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.

  2. Габдулла Тукайга багышланган интернет-портал.

  3. Михаэль Фридерих «Габдулла Тукай как объект идеологической борьбы» китабыннан информация.

  4. Википедиядән алынган информация.

  5. Г.Тукайның иҗаты,шигырьҗыентыклары.

  6. Г.Тукайны өйрәнгән галимнәр биографияләре.

  7. «М.Горький о Тукае…» статьясыннан информация.

  8. Казан шәһәрендәге Г. Тукай музеенан алынган фотолар һәм информация.

  9. www.fajdali.narod.ru

  10. Чыганак (тәрҗемәдә): Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында / Төз. Р.Акъегет. – Казан: Татар. кит нәшр., 2006. – 222 б.(Михаэль Фридрихның Тукай турында әйтүе)

  11. www.alinde.ru

Якташым Гали Халит – әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы

Генерал-майор В.А.Хапаев исемендәге

Тәтеш кадет-интернат мәктәбе”

дәүләт гомуми белем бирү бюджет учреждениесе

Гайнетдинова Эльвина — 10 сыйныф укучысы

Фәнни җитәкче: Сиякина Нәфисә Равил кызы-

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Якташым Гали Халит бөтен гомерен, акыл егәрлеген татар әдәбияты тарихын, аеруча XX гасыр башы һәм 1920-1930 еллар әдәби хәрәкәтен, әдәбият фәненең теоретик мәсьәләләрен өйрәнүгә багышлаган. Аның әдәбият фәнендә үз сүзе, үз юлы булган. Күпсанлы фәнни хезмәтләрендә, чыгышларында ул үзен туры сүзле, төп фикерле, таләпчән, кыю галим итеп танытты. Х.Госман аны бер мәкаләсендә “карчыга күзле тәнкыйтьче” дип атаган булса, Н. Юзиев Г.Халит хакында “… туры сүзлелеге дә, таләпчәнлеге дә, язгандагы җитдилеге дә аның әдәбиятны үтә нык хөрмәт итүеннән килеп чыга”- дип язып чыкты.

Г. Халит иҗади эшчәнлегенең иң егәрле, иң нәтиҗәле өлешен Тукай иҗатын өйрәнүгә, пропагандалауга багышлый. Галим үзенең хезмәтләрендә нинди генә мөһим проблемаларны күтәрмәсен, һәрвакыт XX гасыр татар әдәбиятының яңарышын билгеләгән Тукай иҗатына таяна. “Аның бөек халык шагыйре дип танылуы, иҗатындагы идея-сәяси мотивлар өчен генә түгел: ул тарихи борылыш, милли шигъриятнең сәнгати-эстетик үсешендә алга сикереш ясый алган. Тукайның иҗади мирасында, мәгълүм булганча, лирика зур урын били һәм ул аның көнбатыш белән көнчыгыш берләшүе, “җан үсешенә” ирешә алган психологизмның югары ноктасы булып тора”[3: 222].

Г.Халитнең тууына быел җәен 100 ел тула. Якташымның нигезле гыйльми хезмәтләренең кыйммәте беркайчан да югалмас, актуаль булып кала бирер. Мин үземнең иҗади эшемне галим иҗатына багышладым, Г.Халитнең тормыш һәм иҗат юлын, гыйльми-тәнкыйди эшчәнлеген өйрәнүне максат итеп куйдым. Максатка ирешү өчен бурычлар билгеләдем:

1) галимнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү;

2) галим турында фән белгечләре, язучылар фикере белән танышу;

3) Тукай иҗатына багышланган хезмәтләрен барлау һәм тикшерү.

Төп өлеш

Гали Халитның тормыш юлы

Әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Гали Халит 1915 елның 26 июнендә Татарстан АССРның хәзерге Тәтеш районы Үтәмеш авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Авылда башлангыч белем алганнан соң, 1930 елда Казанга килеп, педагогия техникумында, ә 1932—1936 елларда Казан дәүләт педагогия институтының тел-әдәбият факультетында укый. Анда уку аны әдәбият дөньясына тагын да якынайта. Монда ул, иҗади кызыксынуын әдәби тәнкыйть һәм әдәбият тарихы өлкәсенә юнәлтеп, соңга таба бу өлкәне үзенә төп иҗат мәйданы итеп сайлый. Институтны тәмамлагач, Арча педагогия училищесында татар әдәбияты укыта. Г. Халит урта мәктәпләрдә татар әдәбиятын укыту программаларын төзү һәм дәреслекләр язу эшендә дә актив катнаша.

1942 елның ахырыннан башлап Гали Халит берөзлексез Казан Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институтында эшли: башта озак еллар институтның әдәбият секторына җитәкчелек итә, ә 1966 елдан бирле шул ук секторның өлкән гыйльми хезмәткәре вазифаларын башкара. 1948 елда Мәҗит Гафури иҗаты буенча кандидатлык диссертациясе, ә 1968 елда «Татар әдәбиятында иҗат методы проблемалары» дигән темага докторлык диссертациясе яклый.

Г.Халитнең татар әдәбияты тарихына багышланган мәкаләләре үзәк матбугатта, СССР Фәннәр академиясенең М.Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институты хезмәтләрендә еш басыла.

Әдәби тәнкыйть һәм әдәбият фәне өлкәсендәге нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Г. Халитка 1975 елда — Татарстан АССРның, 1981 елда РСФСРның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде.

Г. Халит 1939 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы иде. Күренекле галим, тәнкыйтьче 1993 елда вафат булды.

Гыйльми – тәнкыйди эшчәнлеге

1937 елда егерме ике яшьлек тәнкыйтьченең Г.Тукай иҗатын өйрәнүнең торышына караган һәм Һ.Такташның «Киләчәккә хатлар» поэмасын анализлаган беренче мәкаләләре дөнья күрә. Шул елдан алып яшь автор әдәби хәрәкәтнең төрле актуаль мәсьәләләрен күтәргән һәм Г. Тукай, Г. Камал, М. Гафури, Ш. Камал, М. Фәйзи, Һ. Такташ, Ә.Еники кебек классик язучыларның иҗат эшчәнлекләрен өйрәнүгә багышланган әдәби тәнкыйть мәкаләләрен газета-журнал битләрендә өзлексез бастырып килә. 1939 елда ул, Г. Тукай турындагы мәкаләләрен туплап, «Халык шагыйре Тукай» исеме белән аерым китап итеп чыгара, 1941 елда исә «Мәҗит Гафури иҗаты» дигән күләмле монографик хезмәтен бастыра.

Тел, әдәбият һәм тарих институтында озак еллар эшләү Г. Халитка әдәбият тарихын системалы рәвештә тикшерүгә киң юл ача. Тәнкыйтьче-галимне иң беренче чиратта XX йөз башы татар әдәбияты кызыксындыра. Аның шул чор әдәбиятының аерым проблемаларын, идея-эстетик үзенчәлекләрен иҗтимагый-политик һәм милли азатлык хәрәкәтләре белән бәйләнештә тикшергән башлангыч тәҗрибәләре «Татар әдәбиятында реализм мәсьәләләре» исемле китабында һәм «XX йөз башында татар әдәбияты» дигән очеркларда урын ала. Соңга таба галим, тикшеренүләрен тирәнәйтә һәм киңәйтә барып, яңа фактик материаллар нигезендә егерменче йөз башы татар әдәбиятының идея-эстетик байлыгын тагы да колачлырак, күпьяклырак яктыртуга ирешә; бигрәк тә иҗат методлары (мәгърифәтчелек реализмы, критик реализм, романтизм, романтик реализм), аларның идеологик һәм эстетик асылы, үзара мөнәсәбәтләре, әдәби стильләр, жанрлар, традицияләр һәм новаторлык мәсьәләләрен күтәргән оригиналь теоретик хезмәтләрен язып чыга. Мәсәлән: 1975 елда “Кешегә һәм чынлыкка мәхәббәт белән” җыентыгы һәм 1979 елда “Яңа гасыр поэзиясе китабы”.

Илленче еллардан башлап Г. Халит татар әдәбиятының совет чорын, бигрәк тә егерменче еллардагы әдәби хәрәкәтне өйрәнүгә игътибарын юнәлтә. Баштарак ул матбугатта шул дәвернең әдәби күренешләрен һәм аерым өлкәләрен яктырткан мәкаләләре белән күренә, аннары, коллектив көче белән иҗат ителгән «Татар совет әдәбияты тарихы» һәм «История татарской советской литературы» дигән китапларның бер авторы буларак, гражданнар сугышы чоры, егерменче еллар әдәбиятына һәм Галимҗан Ибраһимов иҗатына багышланган бүлекләрне яза. Г. Халит галимнең “Татар шагыйрьләре” китабы турында язганда, аның эстетик концепциясен романтизм белән бәйләп карый: “ Татар шагыйрьләре”нең үзәк концепциясе үзенең асылы белән романтизмнан килә” [4: 272]. 1967 елда галимнең шул ук чор татар әдәбиятына багышланган «Герои, рожденные революцией» исемле китабы басыла. Бу хезмәтендә автор татар әдәбиятының Октябрьдән соңгы үсеш тенденцияләрен, нинди яңа сыйфатлар белән баюын, социалистик реализм эстетикасының аерым язучылар иҗатында ничек гәүдәләнүен анализлый, “…әдәбиятта яңа чор героен тасвирлау юлындагы катлаулы мәсьәләләрне дә күтәрә”[1: 139]. «Тормыш һәм ирек җырчысы» дигән хезмәтендә исә Г. Халит, яңадан М. Гафури иҗатына мөрәҗәгать итеп, бу әдипнең татар әдәбияты тарихында тоткан зур ролен ачыклап күрсәтә. “…Әдип иҗаты халык язмышы темасын, халык образын күтәрүе белән әһәмияткә ия…”[6: 15] Галим авторның аерым әсәрләрендә реализм белән романтизмның синтезын билгеләп, реализмның “романтик реализм” дигән төсмерен аерып чыгара.

Г. Халитның Һади Такташ иҗатына багышланган «Шагыйрь, чор, герой» һәм «Поэзия дерзаний» исемле китапларында шагыйрь мирасын әдәби метод һәм герой проблемасы яктылыгында күзәтеп, идея-эстетик планда үзенчәлекле дә, гаять кызыклы һәм гыйбрәтле нәтиҗәләр ясый. “Такташның гыйсъянчыл рухын игътибар үзәгенә алып, бу үзенчәлекләрнең революцион шәхес формалашуда зарури бер буын булуын ассызыклый”[1:140].

Г.Халит үз чоры әдәби процессы белән дә актив кызыксынып кына калмый, тәнкыйтьче буларак укучыны инандырырлык итеп язуын дәвам итә. Ә.Еники әсәрләренең үзенчәлеген ачып, идея-эстетик кыйммәтен төгәл билгели алды һәм әдип иҗаты тирәсендә барган берьяклы бәхәсләргә чик куйды.

Галим эшчәнлегендә Г. Тукай иҗаты

Г. Халит иҗади эшчәнлегенең иң егәрле, иң нәтиҗәле өлешен Тукай иҗатын өйрәнүгә, пропагандалауга багышлый. Галим үзенең хезмәтләрендә нинди генә мөһим проблемаларны күтәрмәсен, һәрвакыт XX гасыр татар әдәбиятының яңарышын билгеләгән Тукай иҗатына таяна. Шагыйрь поэзиясенең идея-эстеттик үзенчәлекләренә, үсеш закончалыкларына нигезләнеп, зур теоретик гомумиләштерүләр ясый. 1948 — 1979 елларда басылган “Татар әдәбиятында реализм мәсьәләләре”, “XX йөз башында татар әдәбияты”, “Иҗат методы һәм стиль”, “Романтизмның һәм реализмның төп сызыклары”, “Яңа гасыр поэзиясе” һәм татар әдәбияты тарихының өч томлыгындагы мәкаләләрнең үзәгендә сәнгатьчә камиллек, югары сыйфат, халыкчан һәм тормышчан иҗатның үрнәге булган Г.Тукай мирасы тора.

Тукай – халык шагыйре” исемле күләмле монографик мәкаләсендә Г.Халит шагыйрь иҗатының 1910 елларында расланган халыкчанлыгын, гади халык тормышы белән бәйләнешен, реалистик юлдан үсешен ачыклый. Тукайның сатирада көлү һәм фаш итү объектларын билгеләү, иҗатында жанрлар төрлелеген күрсәтү ягыннан да күзәтүләр ясый: “ XX гасыр башларында татар әдәбиятында һичбер шагыйрь тарафыннан да күрсәтелә алмаган сатирик, политик лирика, классик үткенлек белән эшләнгән пародия-поэма, иҗтимагый лирика, халык иҗаты жанрларыннан файдалану, сатира, юмор һ.б – болар барысы да Тукай иҗатының зур һәм форма ягыннан да киң булуын күрсәттеләр”[7: 77].

Алтмышынчы елларда дөнья күргән «Тукай үткән юл», «Габдулла Тукай и татарское литературное движение начала XX века», «Тукай и его современники» исемле хезмәтләрендә һәм күп санлы мәкаләләрендә галим бөек шагыйрьнең татар әдәбиятында тоткан урынын, аның дөньяга карашын, поэзиясенең иҗтимагый эчтәлеген һәм сәнгатьчә үзенчәлекләрен төрле яклап ачуга ирешә. Бу хезмәтләрендә ул: “ … Тукайның халыкчанлык һәм реализм өчен көрәшен, аның үткән юлының тарихи-әдәби фонын тулы һәм киң итеп күрсәтүгә иреште”. “Шагыйрь тавышы” дигән мәкаләсендә Г.Халит шагыйрьнең иҗат ысулы турындагы концепциясен теоретик яктан яңарта, яңа гомумиләштерүләр белән баета. Ул реализмны Г.Тукай иҗатының бөек казанышы итеп таный. Прогрессив романтизмның көчле яралгылары, Тукай иҗатында чагылып, татар реалистик әдәбиятының аерылмас сыйфатына әйләнүен күрсәтә. Галим әйтүенчә, “бу ике иҗат методы, татар шагыйре мирасында беренче мәртәбә тыгыз мөнәсәбәткә кереп, бер-берсеннән аерылмас башлангыч тәшкил иттеләр һәм милли поэзиясенең үсешендә яңа дәвер ачтылар”[3: 13]. Галим үз мәкаләсендә Г.Тукай иҗатына Пушкин, Лермонтов, Байрон һәм Гейне кебек шагыйрьләрнең йогынтысын һәм рус-Аурупа әдәби бәйләнешләрен күрсәтә. Тукайның шигъри дөньясы турында сөйләгәндә, аның новаторлыгы Шәрык, Урта гасыр төрки поэзиясеннән Аурупа әдәбиятына, мәдәниятенә күпер салуда һәм сүз сәнгатенең традицияләре кисешүдә билгеләнә. “Төрки поэзия тарихында беренче мәртәбә диярлек, аның иҗатында Көнчыгыш һәм Көнбатыш шигъри традицияләре, бер-берсе белән очрашып, тыгыз мөнәсәбәткә, багланышка керделәр, бер-берсеннән аерылмалык эретмә, синтез хасил иттеләр” [4: 11].

Г.Тукайның тууына 90 ел тулу уңаеннан язылган “Современное состояние и задачи тукаеведения” дигән мәкаләсе – Тукай фәнен бербөтен итеп күзаллау омтылышында дөнья күргән беренче карлыгач. Г.Халит бу хезмәтендә бөек шагыйрь иҗатын өйрәнү юлында ирешелгән казанышларны барлый, нәтиҗәләр ясый һәм алда торган максат-бурычларны билгели.

Шулай итеп, күренекле галим һәм тәнкыйтьче Г.Халитнең шагыйрь иҗатына багышланган монографияләрендә, күпсанлы мәкаләләрендә, XX гасыр башы әдәби хәрәкәте турында анализ ясаган хезмәтләрендә Тукай турындагы фәннең теоретик нигезе, фәнни концепциясе эшләнә. Татар әдәбиятына, шагыйрь мирасына мәһәббәт, зур тырышлык, фидакарь хезмәт, фәнни-гыйльми эшчәнлеккә сәләт Г.Халитне Тукай фәненең һәм татар әдәбият белеменең иң алгы сафына чыгара.

Йомгаклау

Гомере буе әдәбият фәненә хезмәт иткән, бөтен иҗади эшчәнлеген шул олы максатка юнәлткән татар галимнәренең берсе ул – Гали Мөхәммәтгали улы Халит. Аның әдәбият тарихына һәм теориясенә караган күп санлы хезмәтләре, әдәбиятыбыз классиклары Г.Тукай, Г. Камал, М. Гафури, Ш. Камал, М. Фәйзи, Һ. Такташ, Ә.Еники иҗатларына багышланган тирән эчтәлекле мәкаләләре озак еллар буена әдәбият сөючеләрнең игътибарында булачак.

Күренекле галим егерменче йөз башы татар әдәбиятының идея-эстетик байлыгын колачлырак һәм күпьяклырак яктыртуга ирешә.Ул бигрәк тә иҗат методлары, аларның идеологик һәм эстетик асылы, үзара мөнәсәбәтләре, әдәби стильләр, жанрлар, традицияләр һәм новаторлык мәсьәләләрен күтәргән оригиналь теоретик хезмәтләрен язып чыга.

Г. Халит иҗади эшчәнлегенең иң егәрле, иң нәтиҗәле өлешен Тукай иҗатын өйрәнүгә, пропагандалауга багышлый. Галимнең Г.Тукай иҗатына багышланган монографияләрендә, күпсанлы мәкаләләрендә, XX гасыр башы әдәби хәрәкәте турында анализ ясаган хезмәтләрендә Тукай турындагы фәннең теоретик нигезе, фәнни концепциясе эшләнә. Татар әдәбиятына, шагыйрь мирасына мәһәббәт, зур тырышлык, фидакарь хезмәт, фәнни-гыйльми эшчәнлеккә сәләт Г.Халитне Тукай фәненең һәм татар әдәбият белеменең иң алгы сафына чыгара.

Күренекле шагыйрь С. Хәким “Елганың борылган төшендә” шигырендә Г.Халитне котырынган язгы ташудан ярны саклаучы мәһабәт тал белән чагыштыра: “…Җилкәсе суелган, күп түзгән,

Калын, киң җилкәсе яралы;

…Күпме ел берүзе саклаган,

Саклаган куркыныч ярны ул…”

Кулланылган әдәбият

1. Бәшир Ф. Сөйлә каләм!: әдәби уйланулар, тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр. – Казан: Татар. Кит. нәшр., 2001. – 143 б. – Остаз. – Б. 135-147.

2. Гыйләҗев Т. Әдәби мирас: тарих һәм заман /Т.Гыйләҗев. – Казан: Татар. Кит. нәшр., 2005. – 206 б. – Гали Халитнең гыйльми-тәнкыйди эшчәнлегендә Тукай иҗаты. – Б. 79-82.

3. Дөнья халыклары Тукай турында / Төз. Р.Акъегет. – Казан: Татар. кит нәшр., 2006.

4. Халит Г. Кешегә һәм чынлыкка мәһәббәт белән. Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татарстан китап нәшрияты., 1975.

5. Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан:Тат. кит. нәшр., 1960.

6. Халит Г. Тормыш һәм ирек җырчысы: М.Гафуриның тормышы һәм иҗаты. – Казан: Татарстан китап нәшрияты., 1980.

7. Халит Г.Тукай – халык шагыйре // Совет әдәбияты. – 1938. — №1,2.

Тынгы белмәс ветеран

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы

МБГБУ«Арча икенчеуртагомумибелембирү мәктәбе»

Шакирова Зөлфия- 8 сыйныф укучысы

Фәнни җитәкче: Фатыхова Лилия Әмир кызы –

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Кереш

Татар әдәбияты, Тукай… Бүгенге көндә бу ике сүз бер-берсеннән аерылмый. Мин үземнең Арча төбәгендә тууым белән бәхетле. Беренчедән, бу төбәк бөек Тукаен бирсә, икенчедән, мин үземнең татар теле укытучым Лилия Әмир кызының Габдулла Тукайның 5 нче буын туганы булуы белән горурланам. Тукайның балачагы, тормышы авыр булса да, иҗаты бүген дә халык күңелендә саклана. Әлбәттә, Г.Тукай иҗатын өйрәнүчеләр шактый. Алар арасында олпат шагыйрь- язучылар да,фән эшлеклеләре дә бар. Ләкин татар милләте өчен аз билгеле булган, эшләре бихисап шәхесләр дә бар. Күпме еллар үтсә дә, Тукай иҗатын өйрәнүчеләр елдан-ел арта.Тукайның туганнары да бер-берсен табалар, очрашалар. Билгеле, мондый очрашулар гадәти генә булмый. Монда шәҗәрә барлаганда яңа туганнар табыла тора.Тукай туганнарын табу, аларны бер- берсе белән очраштыру кебек изге ният белән янып яшәүче Яшел Үзән шәһәре милли- мәдәни үзәге җитәкчесе, Г.Тукай фонды директоры Клара Мәрдан кызы Филиппова әнә шундыйлардан.

Укытучым мине Тукайның 4 нче буын туганы, “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесе, Тукай фонды президенты Гыйлемханов Риман Солтан улының “Тукай безне Бәчектә очраштырды “ дигән мәкаләсе белән таныштырды. Бу очрашуны да Клара Мәрдановна башлап йөргән. Мәкалә белән танышкач, минем кызыксынуым тагын да артты. Мин укытучым ярдәме белән фәнни-эзләнү эше башкарырга уйладым. Тәкъдим ителә торган эшебезнең темасы “Тынгы белмәс ветеран”

Максатым :

-Татар әдәбиятының бөек шагыйре Г.Тукайның иҗатын өйрәнүчеләрне барлау; Тукай туганнарын эзләүче,Тукай иҗаты белән кызыксынучы Клара Филиппова турында мәгълүмат туплау.

Бурычларым :

-Клара Филиппованың тормыш юлы, эшчәнлеген өйрәнү, аның хезмәтләрен туплау.

Эзләнү алымнары :

— Г.Тукай иҗатын өйрәнүчеләрнең фәнни эшләре белән танышу ;

— китапханәдә эшләргә өйрәнү;

— Клара Мәрдановна белән телефоннан аралашу, язмаларын редакцияләү;

-интернет челтәреннән тикшеренү эшенә кагылышлы хезмәтләрне эзләү,өйрәнү,туплау.

Эзләнү мәсьәләләре :

— китапханәләрдә булу;

— вакытлы матбугаттан материаллар табу, өйрәнү.

Эзләнү эшенең актуальлелеге:

Тукай халык күңелендә мәңге сакланырга тиеш. Тукайсыз татар халкы -ятим.

Төп өлеш

Клара Мәрдан кызы Филиппова Актаныш районы Чуракай авылында 1939 нчы елның 3 нче июнендә крестьян гаиләсендә туа. 1957 нче елда Иске Байсар авылының урта мәктәбен тәмамлый. 1959-1965 нче елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында укый. 1965-1973 нче еллларда Минзәлә район Советы башкарма комитетында мәдәният бүлеге инспекторы , 1966-1974 нче елларда Арча районы Советы башкарма комитетында мәдәният бүлеге мөдире булып эшли. 1969-1974 нче елларда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының режиссерлык бүлеген тәмамлый. 1972-1975 нче елларда Арча педагогия училищесында укытучы булып эшли. 1975-1978 нче елларда КПССның Апас райкомының идеология буенча секретаре, Апас һәм Яшел Үзән урта мәктәпләрендә, Яшел Үзән медицина көллиятендә тарих, җәмгыять белеме, татар теле укытучысы булып эшли. Яшел Үзәндә беренче татар гимназиясен ачуда башлап йөри. Хәзерге вакытта Яшел Үзән шәһәре милли-мәдәни үзәге җитәкчесе, Г.Тукай фонды директоры, Яшел Үзән шәһәрендә яши. Гаилә хәле: тормыш иптәше Филиппов Александр Сергей улы — журналист, публицист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы журналистлар союзы члены. Улы — Эдгар, рәссам-конструктор, бизнесмен. Кызы-Эльза, Казан шәһәрендә өлкән тикшерүче. Оныклары — Анна, Эвелина, Даниэль.

Клара Мәрдәновна белән ныграк танышу максатыннан мин аның белән тыгыз элемтәдә тордым. 75 яшь булуга карамастан, ул гаять кызыклы әңгәмәдәш .

1967-68 елларда гына мәдәният өчен бюджеттан акча карала башлады, мәдәният учаклары төзү, кадрлар булдыру бурычы куелды. Арча районында заманча фикерләүче мәдәният җитәкчесе җитми. Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итәләр. Арчага Клара ханым Филиппованы җибәрәләр. Япь-яшь кыз була ул. Районда шикләнеп тә карыйлар әле үзенә.

— Гомеремнең иң матур чагы шушы Арчада үтте. Бүгенге сөйләшү минем өчен яшьлегемә кире кайту, хатирәләрне яңарту ул. Бу минем өчен күңелле дә, шатлыклы да, моңсу да, — диде телефоннан Клара ханым.

Әмма Клара Мардановна бөтен шикләрне юкка чыгара, көтмәгәнчә җиң сызганып эшкә керешә. Ул чакта иң зур бурыч мәдәният учреждениеләренең матди-техник базаларын ныгыту була. Иҗат отчётлары оештыру дигән нәрсә килеп чыга. Яңа мәдәният йортлары сафка баса, аларны җиһазлау өчен тиешле әйберләр кайтарыла, аларда эшләү өчен мәдәният институтының Казандагы филиалына бер төркем кеше укырга җибәрелә. Мәдәният учакларында тормыш гөрли башлый, эстафеталар, конкурслар, җыр бәйрәмнәре үткәрелә. Монда Клара ханым үзен нык характерлы, принципиаль кеше буларак күрсәтә, көн-төн дими, алны-ялны белми эшли, мәдәниятне үстерүгә үзеннән саллы өлеш кертә. Шушы чая кыз җитәкчеленендә Арчада беренче тапкыр җыр бәйрәме үткәрелә. Ул көнне Казанка елгасы буендагы болын олы бер чәчәк букетын хәтерләтә. Арчаның бәйрәмчә киенгән меңнәрчә хезмәт ияләре бирегә сәнгать бәйрәменә җыела. (кушымта1)

Бүгенге көндә дә тулы көченә эшләп килүче мәдәният йортының нигезен салдыручыларның берсе дә Клара Филиппова була. 1972 елда Арча район үзәгендә бик зур авырлыклар белән Мәдәният йортын төзеп, куллануга тапшырыла. Ул вакытларда төзелеш өчен кирәкле материалларны табу бик тә авыр хәл була. Аңа икешәр, хәтта өчәр тапкыр Казандагы төзелеш оешмаларына барырга, җиһазларны да җилкәдә ташырга, грузчик та, каравылчы да, учетчик та һ.б. булырга туры килә. Шунлыктан Тимерхан Борһанович: “Мәдәният йорты төзелешенә киткән һәр ком бөртегендә Клара Мәрдановнаның күзе бар”, дип әйтүе, минем югарыда язганнарны раслар, мөгаен. 1973 елда Арча мәдәният йортын ачу тантанасында символик ачкыч нәкъ тә аның үзенә тапшырыла. Директоры итеп Равил Габдрахманов билгеләнә. Шул елларда татар һәм урыс театры, җыр-бию ансамбле, гармунчылар ансамбле, агитбригада, концерт группасы оеша.( кушымта 2)

-Мин Арчада үземне таптым, икенче төрле әйткәндә рухи туган ягым дип искә алам. Әле шунысы тагын. Мин анда гаиләле булып, улыма һәм кызыма тормыш та бүләк иттем, -дип искә ала район белән бәйле хәтирәләрне Клара апа.

Арча җирлегендә яшәгәндә ул аның тарихы, мәдәнияты, олуг шәхесләре белән кызыксына башлый. Яраткан шагыйре Тукай иҗатын барлау, аны өйрәнү эшен башлап җибәрә. “ Мин 50 елдан артык Тукай белән бәйле истәлекләрне барлыйм, туганнарын эзлим, Тукай минем төшләремә керә”, -ди ханым.

Бер елны районга шагыйрь Евгений Евтушенко килә. Аны Тукай музеена алып баралар. Кечкенә музейны күреп ул шакката, тәнкыйтьләп китә. Ул вакытта Сәгъди абый йорты читәнләп алынган кечкенә генә агач түбәле йорт була. Тукайның 80 еллыгы уңаеннан төрки халыклар килә. Алар да уңай бәя бирми. Тәвәлләп Клара Мәрдановна Язучылар берлеге рәисе Мирсәй Әмир янына китә, шуннан соң Кырлайда музей комплексы төзетү артыннан йөри башлый. Беренче тапкыр Бакый Урманчены да Тукай яшәгән төбәккә Клара апа алып кайта.(кушымта 3)

Иртүк биштә-алтыда эшкә чыгып китеп, Клара ханымга кайчак төнге уннарда да кайтырга туры килә. Ул чакта Әтнә районы да Арчага кергән бит. Шуларның барысын да йөреп чыгарга кирәк.

Нык рухлы, үз урынында тора белә торган, үзе дә эшли, кешене дә эшләтә алучы, аның кадерен белүче кеше буларак искә алалар аның турында Арчада өлкән буын вәкилләре.

Арчада мәдәният бүлеген җитәкләгән чакта да, Апаста партия райкомының өченче секретаре булып эшләгәндә дә үсеп килүче буынны тәрбияләүгә бөтен көчен, энегиясен бирә. “Гомер буе халкыма, Ватанга хезмәт итәргә тырыштым, — дип сөйли К.М.Филиппова. – Узган сугышта мин 10 ир туганымны югалттым. Алар өчен дә эшләргә, алар исеменә тап төшермәскә омтылдым. Рухлары рәнҗемәсен ди”.

Язмыш җилләре Филипповлар гаиләсен Яшел Үзәнгә китергәч, Мәрдан кызы Клара озак еллар 5-нче мәктәптә татар теле укыта. Балалар һәм аларның әти-әниләре белән берлектә татар телендә төрле бәйрәмнәр үткәрә, Тукай, Җәлил, Туфан иҗатларына багышлап әдәби кичәләр оештыра. Аннары шәһәрдә беренче татар гимназиясен ачу өчен мәш килеп кайгыртып йөри. ( кушымта 4)

Яшел Үзәнгә киткәч тә ул төшләренә кергән Тукайны оныта алмый. Тукайның Яшел Үзән белән бәйле вакыйгаларын барлый. Яшел Үзән районының Бәчек авылы – шундыйларның берсе. Анда Габдулла Тукайның, шагыйрь үзе әйтмешли, ак фәрештәдәй апасы Бибисаҗидә, аның кызы Өммеһания яшәгән. Тик Бәчекнең Тукай рухы белән бәйле авыл икәнен дөньяга таратучы гына булмады. Клара ханым менә шушы авылны дөньяга таныту артыннан җан ата. 2014 елда Тукай туганнарын Бәчеккә җыеп очраштырган. (кушымта 5)

Без бүген Тукайның иң яраткан апасы Бибисаҗидәнең язмышы хакында да әллә ни белмибез. Бүген Тукай фәне, гомумән, бер урында таптана кебек. Ә бит татар, барлык төрки халыклар өчен Тукайга кагылышлы һәр истәлек, һәр җөмлә, һәр сүз алтын бәясе булырга тиеш.Чөнки сүз бер шагыйрь турында гына түгел, ә тормышы милләт язмышыннан аерылгысыз олы шәхес турында бара. Аның туганнары турындагы истәлекләр шагыйрь образын тагын да тулыландырыр иде. Бәчектә узган җыен да гади генә бер очрашу түгел. Бу – Тукай турында халык хәтерен озайтуга тагын бер адым. Шушындый адымнарның тагын берсе – 2014 елның 15 декабрендә Кушлавычта булса , чираттагысы апрель аенда Орнашбаш авылында көтелә. (кушымта 6)

Клара ханымның хыяллары зурдан. Габдулла Тукайның 130 еллыгына Яшел Үзән белән Арча арасында –д услык күпере салу. Чөнки без, кем булсак та, тамырыбызның каян чыкканын белергә тиеш.

Йомгаклау

Һәрнәрсәнең, һәркемнең үз тарихы, үз язмышы бар. Тарихын белгән, татар исемен горур йөрткән киләчәк кешесе, беркайчан да үткәннәрне хәтерләүдән курыкмас.

Нәселләрне барлау, туган белән туганны очраштыру — изге гамәлдер ул. Бу бик тә мөһим, чөнки үткәннәр белән киләчәк арасында җанлы бәйләнеш булганда гына нәсел агачы тере булачак һәм гасырлар дәвамында бирешмичә шаулап үсеп утырачак. Шунысы сөендерә: барыбыз да әкренләп асылыбызга кайта барабыз. Тукайга кайтабыз…

Шулай итеп, 50 ел буе фидакарьләрчә эшләп, бүген дә Тукай язмышы өчен янып-көеп яшәүче мәдәният хезмәткәре, хезмәт ветераны Клара апаның башкарырга җыенган эшләре бихисап әле.Дан- шөһрәткә табынмыйча, чын күңеленнән киләчәк өчен хезмәт итеп йөрүче Клара апага да, аның белән 47 ел буе иңгә-иңне куеп яшәүче тормыш иптәше Александр Филлиповка да чиксез сокланам мин. Соклану гына түгел, шушы авыр юлда аларга терәк булып, үз өлешебезне кертү икеләтә әһәмиятле. Бердәм,бербөтен булганда гына алга таба яшәп,үсеп,үз йөзеңне саклап калып була бит.

Күңелгә ирексездән шигъри юллар килә:

…Яшәп калыйк, яшьнәп калыйк,

Бу тормышта изгелекләр кылып калыйк,

Игелекле эзләр салыйк !

Файдаланылган әдәбият

1. Гыйлемханов Р.Бетәм дисән,бетәсең. Ватаным Татарстан №21,12.02.2014.

2. Гыйлемханов Р. Тукай безне Бәчектә очраштырды .Ватаным Татарстан №124,22.08.2014

3. Зәкиева Г. Сез булганга мин бәхетле.Арча хәбәрләре.26.03.2003

4. Зәкиева Г.Арча-Әтнә Дуслык күпере.Арча хәбәрләре №6,30.01.2015

5. Рәсүлева З. Тукай эзләреннән. Казан , Татарстан китап нәшрияты,1985

6. Саттарова Р. Тукай туганнарында . Арча хәбәрләре . 24 апрель 1996 ел.

7. Салихҗан И. Бәчек авылы кунак җыя.”Яшел Үзән” гәзите.21.02.2014

8. Таҗиев Р.Җыр бәйрәме .” Коммунизмга “гәзите . №69,6.06.1972

9. Тукайга багышланган интернет – портал

10. Шәкүрева Д. Ватаным Татарстан №44,16.03.2013

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Арчаның 5 нче гимназиясе – муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Галим Ибраһим Нуруллин иҗатында Тукай

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы

МБГБУ “ Арча 5 нче гимназиясе”

Гыйльметдинова Эльвина-9 нчы сыйныф укучысы

Фәнни җитәкче: Гыйлаҗиева Лилия Фатыйх кызы-

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

I.Кереш

Габдулла Тукай үзе исән вакытта ук, татар халкының мәхәббәтен казанган һәм һәркем сокланырлык, гаҗәпләнерлек искиткеч бай иҗат мирасы калдырган. Татар әдәбияты тарихын, бигрәк тә XX гасыр башы әдәбиятын, сөекле шагыйребез Габдулла Тукай иҗатыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Шул ук вакытта ул әдәбият мәйданында янган якты йолдыз гына түгел, ә күпме язучы, галим, әдәбият белгечләренә юл күрсәтүче маяк та. Татар халкыныңбөек шагыйре Г.Тукай образы ничә буын әдипләрен иҗатка рухландырып, илһам, көч бирә. Тукай иҗатын өйрәнү татар әдәбияты белемендә шагыйрь үзе исән чакта ук башланып, бүгенге көннәргә кадәр туктаусыз киңәя, тирәнәя барган иң актуаль темаларның берсе булып тора.

Бөек Тукай, заманнар узу белән әдәбият һәм сәнгать әсәрләренә килеп керде. Бик күп әдәбият һәм сәнгать әһелләренең Тукайның күркәм образын чагылдырган берсеннән-берсе гүзәлрәк әсәрләре дөнья күрде. Әдәбият дөньясына аяк атлаган һәр шәхес үз иҗатында Тукай образына мөрәҗәгать итә. Шундый шәхесләрнең берсе – Тукайның тормыш һәм иҗатын җентекләп өйрәнүгә күп еллар багышлаган галим һәм язучыИбраһим Нурулин. Үзенең гомерен һәм иҗатын халыкка хезмәт итүгә багышлаган шагыйрь образы – аның өчен тормыш үрнәге. Әдәбият мәйданына Тукай исеме белән килеп кергән, бөек шагыйрь яшәгән һәм иҗат иткән чорны өйрәнгән һәм хезмәтләрен татар укучысы өчен генә түгел, ә дөнья мәйданына алып чыккан галим эшчәнлеге миндә зур кызыксыну уятты һәм әлеге хезмәтемне язарга этәргеч бирде. Фәнни-эзләнүләремнең төп предметы булып,Ибраһим Нуруллинның бөек шагыйрь Габдулла Тукай яшәешенең төрле юнәлешләрен яктырткан хезмәтләре тора.

Төп максатым – әдәбият галиме, язучы, тәнкыйтьче Ибраһим Нуруллинның тормышы, иҗаты, бөек шагыйрь Габдулла Тукай яшәешенең төрле юнәлешләрен яктырткан хезмәтләре белән танышу һәм бәя бирү. Эзләнү-тикшеренү барышында әлеге максатка ирешү өчен үзалдыма түбәндәге бурычларны куйдым:

  • әдәбият галиме, язучы, тәнкыйтьче Ибраһим Нуруллинның тормышы, иҗат эшчәнлеге белән танышу;

  • галимнең Тукай тормышы һәм иҗатын өйрәнү аша язган хезмәтләренә бәя бирү;

  • әдәбият белгече, галимнәр хезмәтләренә күзәтү ясау, нәтиҗә чыгару.

Әлеге сорауларга җавап табар өчен, миңа китапханәләрдә булган материалларны барларга, тәнкыйть мәкаләләре белән танышырга туры килде.

Эзләнүләрем аша үземне кызыксындырган сорауларга җавап эзләдем һәм билгеле нәтиҗәләргә килдем.

II.Төп өлеш. Галим Ибраһим Нуруллин иҗатында Тукай

II.1.Үткән тормыш юлы

Тумышы белән Ибраһим Нуруллин Ульяновск өлкәсе Мәләкәс районы Парау авылыннан.Үзе дә дөньяга елның матур фасылында, бөтен дөнья уянган, Тукайны бүләк иткән апрель аенда туган. Бу айда туган кешеләр аерым сәләткә ия буладыр, мөгаен. Шуңа күрә дә булачак галимдә кече яшьтән үк белем алуга омтылыш нык була. Яңа Малыклы районында җидееллык мәктәпне һәм Мәләкәс (хәзерге Димитровград) урта мәктәбенең сигез классын тәмамлаганнан соң, 1938 елда Казанга килә һәм мех техникумында укый башлый. 1941 елның октябрендә унсигез яшьлек студент, техникумындагы укуын өзеп, үзтеләге белән армиягә китә. Башта ул Мәскәүдә парашютчы-десант гаскәрләрендә хезмәт итә, аннары 1942 нче елның җәендә Сталинград фронтына җибәрелә. Ләкин И. Нуруллинга фронтта озак булырга туры килми: шул ук 1942 нче елның ноябрендә, Әстерхан шәһәрен саклау өчен барган сугышларның берсендә, ул каты яралана һәм елга якын госпитальдә дәваланып ятканнан соң, хәрби хезмәттән бөтенләй азат ителеп, туган авылына кайта. Берникадәр вакыт авыл мәктәбендә укытучы булып эшләгәч, И. Нуруллин 1945 нче елда университетның татар филологиясе бүлегенә укырга керә. Университетны тәмамлагач (1950), аны аспирантурада калдыралар. 1953 нче елның декабрендә ул Г. Тукайның идея-эстетик карашларын ачуга багышланган хезмәте нигезендә кандидатлык диссертациясен яклый. Шул вакыттан алып И. Нуруллин Казан университетының татар филологиясе кафедрасында башта ассистент, соңыннан өлкән укытучы һәм доцент булып эшли. 1967 нче елда «Татар әдәбиятында критик реализмның тууы һәм үсүе» дигән темага докторлык диссертациясе яклаганнан соң, ул 1969 нчы елдан башлап шул кафедраның профессоры вазифасын башкара. Гомеренең соңгы көненә кадәр каләменә тугрылыклы булып яши.

II.2.Иҗат өлкәсендәге беренче адымнар

И. Нуруллин әдәбият мәйданына иң әүвәл хикәяче-прозаик буларак килә. Аны бигрәк тә егерменче йөз башы татар әдәбияты, аерым алганда Г.Тукай иҗаты кызыксындыра. «Тукайның әдәби пародияләре» (1948), «Тукай тәнкыйтендә типиклык мәсьәләләре» (1953), «Тукай эстетикасы һәм рус әдәбияты» (1955) кебек мәкаләләре, шулай ук Ф. Әмирхан, Ш. Камал иҗатларына, әдәбият тарихына багышланган хезмәтләре белән И. Нуруллин илленче елларда ук үзен сәләтле, оригиналь фикерле һәм принципиаль карашлы әдәбият белгече-тәнкыйтьче итеп таныта. Соңыннан аның бу мәкаләләре, бергә тупланып, «Тукай эстетикасы турында мәкаләләр», «Шәриф Камал иҗаты», «Образлар дөньясында» кебек җыентыкларында урын ала.Илленче еллардан башлап И. Нуруллин яңадан художестволы әсәрләр язуга игътибарын көчәйтә. Тукай тормышына һәм иҗатына бәйле документларны тирәнтен өйрәнү исә илленче еллар ахырында язучы-галимне бөек шагыйрь турында тарихи-биографик характердагы хикәяләр циклы һәм «Тукай Петербургта» исемле пьеса язарга илһамландыра. Ниһаять, 1975 нче елда И. Нуруллин шагыйрьнең җанлы образын бербөтен итеп күз алдына китереп бастырган фәнни-художестволы әсәрен — «Габдулла Тукай» исемле китабын язып тәмамлый. Мәскәүдә (1977) һәм Казанда (1979) «Атаклы кешеләр тормышы» сериясендә басылып чыккан бу әсәре өчен И.Нуруллинга 1982 нче елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелә. Шушы иҗат юлына күзәтү ясап, әдәбият белгече Розалина Нуруллина галим гомеренең мәгънәсен тәшкил иткән өч өлкәне атый. “Беренчедән, ул – галим, әдәбият белгече. Чөнки бу өлкәдә ул ачыш ясады, әдәбият фәнен яңа баскычка күтәрде. Икенчедән, ул – нәфис сүз остасы. Галим иҗат иткән китаплар фәнни төгәллек һәм тарихилык белән хикәя ителгән, татар, рус, үзбәк, казакъ телләренә тәрҗемә ителгән. Өченче өлкә — гомере буе күп хезмәт куйган әдәби тәнкыйть. Бу юнәлеш аңа иң күп борчулар, иң күп дошманнар бирде”.

II.3.Ибраһим Нуруллин иҗатында Тукай

Ибраһим Нуруллин 1953 елда Тукайның идея-эстетик карашларын чагылдырган кандидатлык диссертациясе яклый һәм алга таба шагыйрьнеөйрәнүгә бөтен гомерен багышлый. Барлык каләм ияләренең иҗатын тирәнтен анализлап чыкса да, тәнкыйтьче галим милли шигъриятебезнең атасы булган Тукайдан һичбервакытта да аерылып китә алмый. “Ибраһим Нуруллин галим буларак, телен бөек Тукай исеме белән ачты”, — яза әдәбият белгече З.Мәҗитов.[19] Бу чыннан да шулай. Чөнки И.Нуруллин Тукайның тормышы һәм иҗатына 1946 нчы елдан башлап аерым бер җитдилек белән мөрәҗәгать итә. Аңа Мөхәммәт Галинең Тукай турында язган мәкаләсе бик ошый. Үзенең көндәлегенә “Яратып укыдым, шагыйрьнең кешелек сыйфатларына сокландым”дип язып куя.[20] Шулай итеп, татараның милли шагыйрен ул тормыш ваклыкларына бирелмәгән мәгърур, кыю һәм олы җанлы кеше итеп күрә. Студентлар өчен Тукай иҗатына караган махсус семинарлар үткәрә. Ә 1948 нче елда “Тукайның әдәби пародияләре” исемле беренче мәкаләсе дөнья күрә. Шуннан соң шагыйрьнең иҗаты, үткән юлы, татар әдәбиятында тоткан урыны турында уйлау галимнең гомере буена дәвам итә. 1956 нчы елда “ Тукай этикасы турында мәкаләләр” китабы шагыйрь иҗатын өйрәнү юлында галим ясаган беренче җитди адым була. Әдәбият өлкәсендә бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән Тукайның этик карашларын формалаштыру юлын һәм үзенчәлекләрен хезмәтенең үзәгенә ала.

И.Нуруллин үзенең Тукай иҗатына булган карашын шагыйрьгә олы хөрмәт, чын фәнни игътибар белән якын килеп бәяли. 1964 нче елда басылган “Тукай иҗаты” хезмәтендә галим Тукайның шагыйрь булып китүен әзерләгән шартларны тикшерә. Автор аны, шагыйрьнең балалык чорыннан алып, 1905-1907 нче еллар революциясе кебек дөньякүләм вакыйгалар белән бәйләнештә күзәтә һәм халык шагыйренә әверелүнең җирлеген төрле яктан тикшерә.

Ибраһим Нуруллин Тукай иҗатын һәрьяклап өйрәнүгә үз өлешен кертеп кенә калмый, ә бөек шагыйрьнең иҗат юлын ачыклау һәм татар әдәби процессындагы урынын һәм ролен фәнни дәлилләү өлкәсендә өзлексез эшләвен дәвам итә. Әдәбият белеме һәм тәнкыйть өлкәсендә нәтиҗәле эшләү белән бергә И.Нуруллин әдәби әсәрләр язуын да онытмый. Нәтиҗидә, 1966 нчы елда “Тукай турында хикәяләр” исемле хезмәте дөнья күрә. Тора-бара автор үз көчен драматургия жанрында да сынап карарга уйлый. Тукай тормышына һәм иҗатына бәйле документларны тирәнтен өйрәнү аны «Тукай Петербургта» исемле пьеса язарга этәргеч бирә. Китап 1965 нче елда басыла. Бу әсәр үзе генә дә авторның әдәбиятыбызга керткән мактаулы хезмәте була алыр иде.

Ике елдан соң И.Нуруллинның рус теледә басылган “Поэт из деревни Кырлай: Рассказы о Габдулле Тукае” һәм “Напевы мятежного саза” әсәрләре дөнья күрә. Бу хезмәтләрендә шагыйрьнең шәхси тормышыннан алып, авторның иҗади уйланмасы белән баетылган сурәт-картинада Тукайның җанлы һәм вакыты белән драматик, фаҗигале образы тудырыла. Язучының бу төр эшчәнлегенең иң югары ноктасы булып , 1975 елда шагыйрьнең җанлы образын бербөтен итеп күз алдына китереп бастырган фәнни-художестволы әсәре — «Габдулла Тукай» исемле китабы тора. Бу хезмәтен язу барышында Ибраһим Нуруллин, бернинди кыенлыкларга карамыйча, Казан, Мәскәү, Петербург китапханәләрендә эзләнә, Тукай кайда булган, Әстерхан, Троицк шәһәрләрендә, Оренбург якларында була. Шушы төбәкләрдә Тукай эзләреннән йөреп, һәрбер фактны бөртекләп-җентекләп җыя һәм, шуның нәтиҗәсендә, Габдулла Тукайның тормышы, аның шәхесе, якыннары, тирә-ягындагы дуслары турында да беркадәр ачыклык кертә. Бу әсәр 1977 нче елда Мәскәүдә рус, 1979 нчы елда Казанда татар телендә «Атаклы кешеләр тормышы» (ЖЗЛ) сериясендә басылып чыга. Бу безнең бөек Тукаебызны русларга, алар аркылы бөтен дөньяга таныту бит! Соңрак әсәр казакъ, үзбәк телләренә дә тәрҗемә ителеп басыла. Ул үзе башта аның жанрын бик үк ачыклап җиткерми, ләкин «Моңлы саз чыңнары» дигәнендә инде ул документаль роман буларак бәяләнә. Бу хезмәт фәнни китап буларак кына түгел, ә Габдулла Тукай иҗатын, шәхесен әдәби образ буларак ачып та җибәрә һәм Тукайның матур әдәбиятта тасвирлануының бер башлангычы булып тора, дип әйтсәм дә ялгыш булмастыр. Бу китапның басылып чыгуы киң катлам әдәбият әһелләре тарафыннан яратып кабул ителә. Матбугат битләрендә, шул ук вакытта авторның үз исеменә карата котлау сүзләре басыла башлый. Якташ язучыбыз, әдәбият галиме Мөхәммәт Мәһдив бу әсәр турында үзенең җылы фикерләрен әйтә: “ Ибраһим абый, сез бүтән бернәрсә эшләмәгән булсагыз да, бу китабыгыз белән әдәбият тарихына керәсез”.[21]

Сезнең бу мәшһүр китапханәдә чыккан матур китабыгыз Тукай мөхлисләренең күңелен шат итеп кенә калмый, бәлки, мәгълүм мәгънәсендә зур-сәяси вакыйга да булыр дип уйлыйм”, — дигән фикерләрен җиткерә әдәбият белгечеӘсхәт Мохтар.[22] Чыннан да, бу теләкләр чынга аша. Озак еллар буе барган эшчәнлекнең нәтиҗәсе буларак, бу әсәр Ибраһим Нуруллинны киң дөньяга таныта һәм 1982 нче елда шагыйрь исемендәге дәүләт бүләге иясе итә. Галимнең вафатыннан соң, аның җәмәгате, журналистика өлкәсендәге зур белгеч Розалина Нуруллинаның көче белән 2000 нче елда бу әсәрнең “Моңлы саз чыңнары” исеме белән тулыландырылган икенче басмасы дөнья күрде. Бөек шәхеснең катлаулы язмышын, гыйбрәтле гомерен тормышчан рәвештә яктырткан бу әсәр бүгенге көндә дә яратып укыла. Аның 2000 нче елда Татарстан китап нәшриятында янә басылып чыгуы – шуның ачык дәлиле.

III. Йомгаклау

Ибраһим Нуруллин – татар әдәбиятында Тукай иҗатын һәрьяклап өйрәнгән иңмәшһүр галимнең берсе. Галимнең иҗатына зур бәя биргән Х.Миңнегулов аны “Узган гасыр каһарманнарының берсе” дип атый.[23] Чөнки Ибраһим Нуруллин — XX гасыр әдәбиятында Тукай иҗатын өйрәнеп, күп хезмәтләр язып, үзен чын каһарман итеп күрсәткән галим.

Әйткәнемчә, Г.Тукай образы ничә буын әдипләрен иҗатка рухландырып, илһам, көч бирә. Аның турында әдәбият һәм сәнгать әһелләре тарафыннан күп хезмәтләр язылса да, шагыйрьнең тормышы, аның рухи биографиясе, идея-эстетик үсеше тулы бер төгәллелек белән өйрәнелгәне һәм дә күзәтелгәне булмый. Бу эшне беренчеләрдән булып әдәбият галиме, язучы, тәнкыйтьчеИбраһим Нуруллин башлап җибәрә һәм чын мәгънәсендә әдәбият мәйданында зур казанышларга ирешә. Галим Тукай иҗатын бәяләгәндә, шагыйрьгә олы хөрмәт хисе, чын фәнни игътибар белән якын килеп сурәтли. Аның иҗатын тирәнтен аңлаган башкорт язучысы Әхияр Хәкимов галимнең нәтиҗәле гомер юлын “чын көрәшче” булуы белән чагыштырып күрсәтә.[24] Бу чын мәгънәсендә хак сүзләр. Чөнки галим гомеренең соңгы көненә кадәр үткен каләмен кулыннан төшерми, әдәбиятыбызның бай хәзинәсен, тирән серләрен ачу юлын дәвам итә. Үзенең иҗатка бәйләнгән гомер юлында әдәбиятыбызның йөзек кашы булган Тукайның бөеклеген раслап, үзен чын мәгънәсендә каһарман итеп таныта.

Галимнең тормыш иптәше, әдәбият белгече Розалина Нуруллина үзенең “Ибраһим Нуруллин гомеренең ике мизгеле” мәкаләсендә мондый юллар яза: “Әгәр дә татар милләте яшәсә, килер яңа буыннар. Үткәндә яшәгәннәрнең хезмәтенә, кылган гамәлләренә фәнни күзлектән карап торып бәя бирерләр. Мин ышанам, Ибраһим Нуруллин исеме хөрмәт белән искә алыныр”. Әйе, татар милләтенең яңа буыннары бүген дә галим иҗаты белән кызыксынуларын дәвам итәләр. Мин, укучы буларак, бу хезмәтемне язганда, фәнни мәкаләләр, галимнең хезмәтләре белән таныштым һәм билгеле нәтиҗәләргә килдем: Ибраһим Нуруллин чын мәгънәсендә бөек шагыйрьнең тормышын, иҗатын тулы бер төгәллек белән өйрәнә һәм беренчеләрдән булып әдәбият мәйданында зур казанышларга ирешә. Аның сәләте, фидакарь хезмәте, бөек Тукаебызны дөньяга таныткан хезмәтләре миндә бу шәхес белән горурлану хисләре тудырды. Шуңа күрә Ибраһим Нуруллин исеме бүген дә зур хөрмәт һәм ихтирамга ия. Бүгенге фән, әдәбият өлкәсендә дә гадел, туры сүзле Ибраһим агалар булса иде.

Кулланылган әдәбият

  1. Нуруллин И. Моңлы саз чыңнары: Документаль роман. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2000.-272 б.

  2. Нуруллин И. Тукай этикасы. – Казан: Таткнигоиздат. Матур әдәбият редакциясе, 1956.-134 б.

  3. Нуруллин И. Тукай турында хикәяләр. – Казан : Татарстан китап нәшрияты, 1971.-132 б.

  4. Нуруллин И. Габдулла Тукай. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1979. – 302 б.

  5. Нуруллин И. Тукай турында истәлекләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1986. — 256 б.

  6. Нуруллин И. Тукай Петербургта. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1965. – 93 б.

  7. Фән һәм тел. – Фәнни-хәбәри журнал. 2008, №3.

  8. Татар иле. — №15, апрель, 2003.

  9. Мәгърифәт. – 25 нче апрель,

  10. Казан утлары. – №4, 1998. 155 б.

  11. Казан утлары. – №4, 2013. 165 б.

Тукай иҗатына яңа караш.

(Алман галиме Михаэль Фридерих хезмәте буенча )

Арча муниципаль районы МБГБУ

Иске Чүриле урта гомуми белем мәктәбе”

Һидиятуллин Рәсим — 10 нчы сыйныф укучысы

Фәнни җитәкче:

Вәлиева Ләйсән Фоат кызы-

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Кереш.

Бездә күп нәрсәләргә традицион караш яши. Татар әдәбиятын, тарихын гадәти бер калыпка салып, бәяләргә күнектек, бугай. “Тукай бөек” дип кабатлап, аны зурлыйбыз. Мәктәпләребездә аның әсәрләрен өйрәнәбез, ел саен Тукаебызның туган көнен зурлап билгеләп үтәбез. Бу шулай булырга тиеш тә. Берничә ел инде районыбызда Тукай укулары уздырылып килә. Ул укуларда Тукаебызның тормыш юлы, иҗаты тикшерелә. Без эзләнү эшләрен башкарганда, галимнәребезнең фикерләренә таянабыз. Шулай булса да, ниндидер яңалык беләсе килә, Тукаебызның моңарчы өйрәнелмәгән якларын күрәсе килә. Татар галимнәренең фикерләре белән без дәрестә дә, сыйныфтан тыш чаралар вакытында да танышып барабыз. Шуларны истә тотып, Тукай укуларына әзерләнгәндә, мин “Тукай иҗатын өйрәнгән галимнәр” юнәлешендә эшләргә уйладым. Картотеканы барлаганда, мине бер генә нәрсә кызыксындыра иде: Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүче чит ил галимнәре юкмы икән? Сорвыма җавапны мин картотекадан таптым. Игътибарымны алман галиме Михаэль Фридерихның ““Габдулла Тукай как объект идеологической борьбы” хезмәте җәлеп итте.

Хезмәт турында фикерләремне язуның бердәнбер максаты: “Чит ил галиме безнең Тукаебыз шәхесен ничек ачты, без моңарчы белмәгән кайсы якларын күрде?”соравына җавап эзләү. Бу максатка ирешү өчен, миңа хезмәтне берничә кат укып чыгарга туры килде. Эзләнү эшемдә мин әлеге китап хакында берникадәр фикерләремне белдерергә телим.

Төп өлеш.

1. Тукай феномены алман галимен татарча өйрәнергә этәрә. 

Михаэль Фридерихның Габдулла Тукай белән кызыксынып, аның тормыш юлын өйрәнә башлавының сәбәпләре дә кызык. Алман галиме вакытында уйгур теле белән шөгыльләнгән. Бу телне камил дәрәҗәдә белә. Көнчыгыш Төркестанда да яши. Андагы халыкның мәдәнияте, әдәбияты, тормышы белән якыннан танышкач, татар шагыйре Габдулла Тукайның Урта Азия, төрки халыклар арасында бик популяр булганын күрә, гаҗәпләнә. “Ни өчен фәкать Тукай?” дигән сорау туа аңарда һәм аның төрки халыкларга булган тәэсирен өйрәнә башлый. Габдулла Тукай феномены аны 90нчы еллар урталарында Казанга килергә мәҗбүр итә. Шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын тирәнтен өйрәнә. Алман галиме Тукайны өйрәнә-өйрәнә үзе дә татарча камил сөйләшүгә ирешә.

Китап 343 битле, саллы хезмәт. Михаэль Фридерихның хезмәтен алманчадан урыс теленә тәрҗемә итүче – тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев. Ул бу хезмәтне өч ел дәвамында тәрҗемә иткән.

Буш вакыт килеп чыкканда, кәеф булганда эшләдем, тәмләп башкардым. Миңа авторның Тукайга карата мөнәсәбәте ошады, ул шагыйрьне ихтирам итеп яза. Алман галименең татар шагыйренең олуг шәхес булганын аңлап эш иткәне сизелде, шуңа бу эшне мин дә яратып ерып чыктым” – ди ул. Искәндәр абый фикеренчә, бу Тукай иҗатына анализ түгел, бу — безнең татар әдәбиятына анализ. Галим Әдәбият үсешендә Тукайның роле нинди, аны ни рәвешле файдаланганнар, шуны күрсәтергә тырышкан. Бу хезмәтнең иң әһәмияте дә шушы булгандыр.

Михаэль Фридерихның “Габдулла Тукай как объект идеологической борьбы” китабына кереш сүзне мәрхүм академик Миркасыйм ага Госман язган. Ул бу эшкә алман галименең ни өчен алынганын һәм бу хезмәтнең кыйммәте турында фикерләрен җиткерә. Миркасыйм Госманов бу хезмәткә карата галимнәрнең карашы тискәре булырга мөмкин, күпчелек тарафыннан кабул ителмәскә мөмкин дип кисәткән.

Хезмәт рус телендә язылган. Интернет сәхифәләрендә бу вакыйгага бәхәсләр дә күп булды. Ә Искәндәр әфәнденең фикере болай: “Башта мин Михаэльның хезмәтен татарчага тәрҗемә итәргә дип планлаштырдым. Аннары бу хезмәт татар укучысы өчен генә түгел дигән нәтиҗәгә килеп, аны киңрәк җәмәгатьчелек укый алсын дип урысчага тәрҗемә итәргә булдым, чөнки бу үзенә күрә зур бер вакыйга. Урыс, төрки халыклар өчен дә бу китап кызыклы булачак дип уйлыйм”.

2. Китап Тукай турында төрле мәгълүматка бай.

Бездә Тукай бер идеал итеп кабул ителә, галимнәр дә аны тикшергәндә аның бөеклегенә инанып язалар. Татар символы буларак иҗатын, тормышын өйрәнәләр. Ә алман галиме ничек бар, шулай язган. Ул Тукайга объектив караш тудырырга, аны реаль кеше итеп күзалларга ярдәм итә, тарихи вакыйгалар турында башкача уйларга мәҗбүр итә. Бу хезмәт чит ил кешесенең объектив карашы белән кыйммәтле.

Чит ил галимнәре фәнни хезмәтләрендә вак әйбергә зур игътибар бирә. Бу китап та төрле мәгълүматка бай. Мәсәлән, Тукай ничә сум гонорар алган, “Болгар номерлары”нда яшәгәне өчен күпме түләгән, Питербурга нинди максат белән барган һәм башкалар. Вак детальләр аша алар зур проблемны хәл итәргә тырышалар. Михаэль Фридерих конкрет сораулар куя һәм аларга җавап эзли, ниндидер конкрет формуланы чишкән кебек эзлекле итеп, кызык яза.

Мәсәлән, “Тукай дингә ышанганмы? дигән сорауга алман галиме үзе җавап бирми, ул башка тәнкыйтьчеләрнең фикерләрен китерә. Әйтик, “Фән һәм дин” журналының баш редакторы хәтта Тукайны динсез дип атарга җөрьәт иткән. “Тукай исән булса, ул революционер булган булыр иде” дигән фикерләр дә бар. Алман галиме фикеренчә, бу сүзләрнең бернинди дә әһәмияте юк, чөнки ул әлеге кешеләрнең инкыйлабка мөнәсәбәтен генә күрсәтә. Тагын бер ягы бар, әгәр бу тәнкыйтьчеләр Тукай заманында яшәсәләр, алар да Тукай кебек кадимче динлеләр булырлар иде. Ләкин, күпчелек галимнәр фикеренчә, Тукайның дингә карашы уңай булган. Ә Михаэль Фридерих үзенең тикшеренүләреннән соң мондый нәтиҗә ясаган: Г.Тукайның дингә мөнәсәбәтен һәр чор критиклары үзләре яшәгән чорга бәйләп аңлатканнар, ягъни чор нәрсә таләп итә, шул фикер алгы сафта булган.

Г.Тукай милләтче булганмы? дигән сорауга җавап эзләү дә кызыклы. Габдрахман Сәгъди Тукайны “милли шагыйрь” дип атаган. Милләт дигәндә халык күз алдында тотылган. Беренчедән, Ә Тукай “үз файдаларына гына эшләүче милләтчеләр” не тәнкыйтьләгән. Икенчедән, Тукайның үз халкына мәхәббәте рус халкына мәхәббәте белән аерылгысыз булган. Аны барлык халыкларның арадашчысы дип йөрткәннәр. Бигрәк тә Бөек Ватан сугышы елларында аның ватанпәрвәрлек хисләре көчәйгәнен Г.Кутуй да билгеләп үтә. Бу урында аның интернационалист булуын да билгеләп үтәргә кирәк. Г.Тукайның тууына 100 ел булуны билгеләп үткәндә, Наип Ләисов Тукайның башыннын ахырына кадәр милли җанлы һәм интернационалист шагыйрь булуын билгеләп үтә. Алман галиме дә бу фикерне хуплый, аныңча, бу ике төшенчә бер-берсен баета, тулыландыра гына.

Татар әдәбияты дәресләреннән укып белүебезчә, Г.Тукайны башка шагыйрьләр белән, башлыча Пушкин белән чагыштырганнар. Пушкин аша Тукайның инглиз шагыйре Байрон белән элемтәсен дә күрсәтергә була. Ләкин кайбер критиклар монда да үз фикерләрен белдерми кала алмаганнар, әлбәттә. Мәсәлән, Фатих Әмирхан берничек тә Тукайны Пушкин белән янәшә итеп күз алдына китермәгән.

Әлбәттә, китапта без белмәгән, ишетмәгән фактлар юк диярлек, ләкин автор Тукайны безгә кеше буларак күрсәтергә тырыша. Безнең өчен ул һәрвакыт бөек шагыйрь, ләкин шагыйрьне, иҗатны, кешене аерып та карау файдалы була. Әлбәттә, бәхәссез, ул бөек, даһи шагыйрь, аның иҗатына җиткән татар шагыйрьләре юк, ләкин Тукай да кеше булган. Китап авторы шагыйрьнең кайбер кимчелекләре турында ачыктан-ачык яза. Еш кына депрессиягә бирелүен әйтә. Вак фактларны барлап, галим Тукайның эчке халәтен нинди булганын, шуның нәтиҗәсе булып аның иҗатын аңларга ярдәм итә.

Китап хакында галимнәребез фикере.

Әлбәттә, Габдулла Тукай, Муса Җәлил кебек шагыйрьләргә тел-теш тидерүне олы буын әдәбиятчылары авыр кичерә, “ни генә булмасын, аларга тияргә ярамый” дип фикер йөртәләр. Бәлки, бу дөрестер дә, чөнки татарда символлар күп түгел. Без бар нәрсәне дә фаш итсәк, безнең бернәрсәбез дә калмаячак дип саныйлар. Ләкин читкә чыгармасак та, үзебез өчен барсын да белеп тору файдалы дип уйлыйм. Без кем булганыбызны аңлар өчен бар яклап та тикшерергә, өйрәнергә, язарга тиешбез.
“Төрле карашларның яшәргә хокукы бар. Әйе, монда Тукайның Мәкәрҗә ярминкәсендә марҗалар белән аралашуы да язылган, башкасы да бар, ләкин китапны укыганнан соң, Тукайның дәрәҗәсе төште дип санамыйм”, -диде Азат Ахунов.

Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүгә тормышын багышлаган галим Зөфәр Рәмиев алман галиме язган китапны әлегә укып өлгермәгән. Ул Тукайны татар символы буларак сакларга тиешбез дип саный.

Безгә ул шагыйрь буларак кадерле.

Тукайга бәйле ачыкланмаган өлкәләр байтак. Мәсәлән, аның хатлары табылмаган. Без әле белмәгән әсәрләре дә бар. Зәйтүнәдән башка Тукайның күзе төшеп йөргән кызның туганы Казанда яши, имеш, аңарда әлегә без белмәгән, күрмәгән шигырьләре саклана, аның белән очрашасы бар.

Тукайның Җаектагы тормышы өйрәнелмәгән. Анда укыган вакытта урыс матбугатында аның шигырьләре басылганы билгеле. Ул газеталар да тикшерелмәгән. Тукайның фамилиясе дә ачыкланып бетмәде. Башкарасы эшләр байтак. Габдулла Тукайның 125 еллыгына академик басманың ике томы чыкты, киләсе томнарны да ерып чыгасы бар”, ди галим Зөфәр Рәмиев.

Йомгаклау.

Габдулла Тукай…. Арчабызның бик тә мәшһүр, данлы, укымышлы, акыллы шәхесе.. Безнең горурлыгыбыз. Арча төбәге апрель аенда гына түгел, ә һәр ай, көн, сәгать, хәтта минут Тукай рухы белән яши, тәрбияләнә.

Әлеге эзләнү эшемдәге күзәтүләремә нигезләнеп, мин зур горурлык хисләре кичердем. Беренчедән, мин – Тукайның якташы. Икенчедән, мин Тукаебызның әсәрләре белән таныш булуым белән бәхетле. Өченчедән, Тукаебызны чит илләрдә дә өйрәнүләре, иҗаты белән кызыксынулары – зур горурлык.

Эзләнү эшемдә ясаган нәтиҗәләрне кабатлп тормыйм, ә “Азатлык” радиосы сайтындагы кайбер фикерләргә генә тукталасым килә. Андагы фикерләр төрле һәм бәхәсле.

Берьяктан, әдипләр тормышыннан яңа фактларны казып чыгару яшьләрдә әдәбиятка кызыксыну уятыр иде. Урыслар Есенин, Маяковский, Булгаков, Чехов, Гогольның шәхси тормышларыннан яңа фактлар эзләп табып, сөйләп, фильмнар күрсәтеп, урыс әдәбиятын популярлаштыруның бер ысулын тапты. Безгә дә моны куллану начар булмас иде.

Икенчедән, һәр яңалыкны без тәнкыйть утына тотып өйрәнгән инде. Ә бит һәр яңалык ул әдәбиятыбыз өчен кыйммәтле хәзинә. Михаэль Фридерих әйтүенчә, Казан артындагы кеп-кечкенә Кушлавыч авылыннан чыккан гап-гади татар малае дөньякүләм дәрәҗәгә ирешә, “кечкенә Апуштан” “бөек Тукайга” әверелә. Ә бу, минемчә, бөтен тәнкыйтьләрдән дә өстен. ЧөнкиГабдулла Тукайның бөтен язганнарын халкыбызга мирас кылынган яшәеш дәреслегенә тиңли алабыз. Чыннан да, аның даһилык белән тудырылган иҗаты биниһая тәгълим мөмкинлекләренә юл ача. Бары тик аннан зирәкләрчә файдалана белергә генә кирәк. Мондый затның классик әсәрләрендәге барлык сүзе генә түгел, хәтта һәрбер ым-ишарәсе дә газиз милләтенә хезмәт итәргә тиеш.

Кулланылган әдәбият исемлеге

  1. Михаэль Фридерих “Габдулла Тукай как объект идеологической борьбы”. Казан, Тат кит. нәшр. – 343 бит.

  2. Г.Тукай – высокопочтимый поэт на службе татарской нации и советского социализма. – Научный Татарстан – 2011, № 2-4, №12, №1,2.
  3. Азатлык радиосы” сайты материаллары .
  4. Г.Тукайга багышланган интернет – портал материаллары”

Г.Тукайның тормышы һәм иҗатын өйрәнүче галимнәр эшчәнлеге

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы

МБГБУ«8 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»

Гәйнетдинов Раил- 8 нче Б сыйныфы укучысы

Фәнни җитәкче : Нотфуллина Сәлимә Хәмит кызы-

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Кереш.

Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан дәүләтебездә фәнни-гамәли конференцияләр үтә. Аларның тематикасы да, эчтәлеге дә төрле. Ләкин берләштерүче җебе дә бар. Ул Тукайга илтә торган юллар. Бу эшемне шундыйларның берсе- Гыйлемханов Риман Солтан улына багышлыйм.

Төп өлеш.

Риман Гыйлемханов Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Тукай фонды” рәисе, журналист.

Гыйлемханов Риман Солтан улы Арча районының Субаш-Аты авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Солтан абый шушы авылда күп еллар укытучы булып эшли, аннары мәктәп директоры вазифасын башкара. Шигьри җанлы әти үзе дә шигырьләр иҗат итә. Әнисе Дания апа балаларын тәрбияләүгә зур көч куя. Хезмәте белән дә ул балалар йортында тәрбияче була.

Солтан абый белән Дания апа гаиләсендә биш бала үсә. Алар һәр балага күңел җылысы, йөрәк назы бирә. Аларның югары белем алуларына ирешә. Олы кызлары Ләлә- Галиәскәр Камал театрында администратор була. Гомерен иҗат кешеләре арасында үткәрә.

Риман исә гаиләдә икенче бала булып туа. Әтисенең шигьри җаны да аңа күчә.

Өченчесе Роза исемле була. Югары белем алып Балык Бистәсе якларында эшли һәм яши.

Дүртенчесе — Раян, ул теш табибы була. Шулай ук Балык Бистәсендә яши һәм эшли.

Кече уллары Даян үз гомерен Казан курчак театры белән бәйли.

Эшебез Риман Гыйлемхановка багышланганга, хәзер аның тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән танышабыз.

Риман Гыйлемханов югары белем ала, Казан университетының журналистика бүлеген тәмамлый. Бик талантлы, төгәл, тырыш кеше була . Күп еллар буе Татарстан телевидениесендә эшли. Иң беренче булып ул “Кардәшлеккә чикләр юк” тапшыруын оештыра. Төрле өлкәләрдә яшәүче татарлар турында очрашулар, сөйләшүләр алып бара, кичәләр үткәрә. Чит төбәкләрдә яшәүче татарларның ничек яшәүләрен сәнгать белән бәйли. Тукай иҗатын өйрәнеп, Риман Гыйлемханов Әстерхан якларында, Кытайга барып татарлар белән аралаша. Тукайны дөнья илләренә тарата.

Шулай ук Татарстан каналында балалар өчен “Әлли-бәлли бәү” тапшыруын да Риман Гыйлемханов оештыра. Һәр тапшыруны ул үзе алып бара. Күп еллар буе “Татарстан яшьләре” газетасында баш мөхәррирнең ярдәмчесе булып эшли.

Хәзергесе вакытта Риман Гыйлемханов Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Тукай фонды” рәисе, журналист.

2009 нчы елда “Г.Тукайның иҗади мирасын саклау һәм үстерү фонды”н да ул оештыра. Бу эштә аңа Галимҗанова Гөлназ һәм Газизуллина Рәмилә ярдәм итәләр.

Тукай -тур “ фонды.

Фонд теркәлеп, бер-ике ай узуга “Тукай-тур” исемле маршрут оештыралар. Казан югары уку йортларында укучы чит ил студентларына “Казан арты”н күрсәтәләр. Әтнә районының Корымгуҗа авылындагы Шиһабетдин Мәрҗәни, Арчаның Кушлавыч авылындагы Тукай музеенда булалар. Сәфәр ахырында студентлар: “Мондый маршрут һаман эшләячәкме, тагын кайчан алып чыгасыз?”-кебек сораулар бирәләр. Шулай итеп, алар төрле төбәкләргә милли-туристик маршрутларга чыгалар.[2:2]

Риман Гыйлемханов белән танышуны төбәгебез шагыйрәсе Фәридә Хәбибрахманова аша өйрәнә башладык.

Риман Гыйлемханов һәм Фәридә Хәбибрахманова турында язуның үз сәбәбе бар. Беренчедән, Риман Гыйлемханов Г.Тукай турында бик күп хатирәләр, истәлекләр белә, ул аның дүртенче буын туганы да . Г.Тукайны үзенең туганы дип күп исбатларга, ерак сәфәрләрдә чыгарга туры килә аңа. Ләкин ул үз дигәненә ирешә, Тукай туганы булуын исбатлый. Икенчедән, әнисе ягыннан туганы Фәридә Нургали кызы Алабуга шәһәрендә яши. Ул үзе дә Г.Тукай кебек үк Арча якларыннан. Аның тамырлары Тукай нәселенә дә барып тоташа.

Туган ягым шагыйрәсе-

Фәридә Нургали кызы Хәбибрахманова.

Н ургали абый һәм Хәмдия апа гаиләсендә өченче бала булып, кечкенә бер кыз дөньяга аваз сала. Аңа Фәридә дип исем кушалар. Фәридә — бердәнбер, алтын, көмеш, зөбәрҗәт мәгънәсендә аңлатыла. Ул кечкенәдән үк әнисенең беренче ярдәмчесе була.

Әнисе Хәмдия апа җырга, моңга, гомумән, сәнгатькә гашыйк кеше була. Яшьлек елларында Ш. Әсфәндиярова, В. Минкиналар белән беррәттән, Г. Камал исемендәге татар Дәүләт академия драма театрында күп рольләр башкара.

Әти сугышта катнашкан, бик хөрмәтле, олы ихтирамга лаек кеше иде. Мин һәрвакыт әни даны белән горурланып яшәдем. Аның рухында тәрбияләндем. Күп вакытта миңа кешеләр Фәридә дип түгел, ә Хәмдия кызы дип дәшәләр иде. Шушы урында аның күзләреннән әтисе. әнисен юксыну яшьләре күренде. Тормыш Фәридәне уңнан да, сулдан да сыный. 3 яшьтә әтисез, 15 яшьтә әнисез кала ул, ләкин сынмый, сыгылмый.

Мәктәпне тәмамлау белән, Алабугага мәдәният училищесын китапханә бүлегенә юл тота һәм анда белем ала.

Аның иҗат юлы мәктәп елларыннан ук башлана. 3 нче сыйныфта укыганда беренче шигырен “Яз килде” дип атый. Яшүсмер чагында язылган шигырьләре “Яшьлек”, “Такмаклар”. 1986 нчы елда Татарстан радиосыннан аның “Йөрәгем белән сөйләшү” шигырен Ирек Баһманов укый.

Фәридә Нургали кызының шигырьләре тормышка, табигатькә мәхәббәт, лирикага бай. Шигырьләре кыска булса да тирән мәгънәгә ия. Ул аларда туган ягын сагыну, гомер, язмыш, табигать турында уйлана. Укучысына үз фикерләрен җиткерә. Аның шигырьләренә күп кенә композиторлар җыр язды. Валерий Әхмәтшин “Сөенечем бары син генә”, “Соры камыт”, җирле композитор Владимир Мироваев “Мин нәни кыз түгел”, Оскар Усманов “Урамым” шигырьләренә көй, моң өстәде.

  1. Фәридә Нургали кызы Алабуга төбәгендә эшләп килүче язучыларның һәм шагыйрьләрнең “Чулман” исемле әдәби-музыкаль берләшмәсен күп еллар буе җитәкли. Утырышларда аның эшлекле, төпле, таләпчән фикерләре белән һәр кеше килешә. [4:3]

  2. Тормышның зур сынауларын кичергән Фәридә ханым бүгенге көндә үткән белән түгел, ә киләчәк белән яши, иҗат итә.

  3. Шагыйрәнең каләме тимәгән темалар юк диярлек. Ул яратып һәм илһамланып иҗат итә. Күңел түрендәге хисләрен халкына җиткерә. Аның теләк-омтылышлары белән яши.

Бәчектәге очрашу.

Яшел Үзән районында Бәчек авылы бар. Анда Г.Тукайның, шагыйрь үзе әйтмешли, ак фәрештәдәй апасы Бибисаҗидә, аның кызы Өммеһания яшәгән. Тик Бәчекнең Тукай рухы белән бәйле авыл икәнен дөньяга таратучы гына булмаган.

Авыл халкы Тукай туганнарын онытмый. Мәктәп укучылары Өммеһания апаның бүгенге көндә исән укучылары белән очрашып истәлекләр язып калдырганнар.

Бөек шагыйрь еш кына апасына кунакка кайткан, аның хәлләрен белешә торган булган, Бәчек авылында Тукай туганнары белән очрашу вакытында бу хакта Хәбибуллина Бибисаҗидәнең оныгы Әнисә апа Зәбирова сөйләгән була.

Хәзерге вакытта Әнисә Зәбирова Казанда яши. Һәрвакыт авылга кайтып, балачагын искә төшерә. Дәү әнисе Бибисаҗидә укыткан мәктәпне урап чыга, каберенә зиярәт кыла.

  1. -Дәү әнием Бибисаҗидәне яхшы хәтерлим. Бик тә укымышлы була. Гарәпчә яхшы белә иде. Миңа да күп кенә догалар өйрәтте, — дип искә ала Әнисә апа.

Әнисә апаның дәү әнисе Тукайны бик яхшы хәтерли торган була: ул Тукайны бик яраткан, авырса, хәлен белмичә калмый торган булган. Тукай да сөекле апасы турында: “Ул минем өчен ак фәрештә кебек иде” – дип язып калдыра.

Риман Гыйлемханов Бәчектә үзенең туганнарын таба. Татар милләте өчен кулыннан килгән эшләрнең барысын да эшләргә тырыша.[ 1: 2 ]

Тукайлы уйлар- Кытайга юллар.

Г.Тукай эзләре буенча Казахстан, Кытай якларына сәфәргә бара Риман Гыйлемханов. Аннан кайткач, безгә: «Тукай Кытайда да булганмыни?» – дигән сорауны еш бирделәр дип искә ала. «Әйе», – дигәнгә беркемнең дә исе китмәде, икенчеләре исә: «Кайчан барган, нишләп йөргән ул анда?» – дип төпченергә тотынды. Әйе, бара язган ул анда. Сәламәтлеге начарлануын ишеткәч, Кытайда яшәүче милләттәшебезнең берсе Фазылҗан Юнич Тукайны үзенә алып килеп, кымыз эчертеп дәваламакчы булган, әмма ниндидер сәбәп аркасында, ниятен тормышка ашыра алмаган. Гаҗәп бит: аның хаста хәлен Кытай хәтле Кытайда белеп, ярдәм итәргә әзер торганнар. Үзе булмаса да, шагыйрьнең Кытайда рухы яшәгән. Кытайда яшәүче татар, уйгыр, казакъ, кытай халыклары күңелендә бүген дә яши!

Кытайдагы кардәшләребез Тукайны даими укыганнар, өйрәнгәннәр. Һәм бездән аермалы буларак, китап-журналлар, мәкаләләр Тукайның туган көне яки юбилее уңаеннан гына түгел, еллар буе даими рәвештә нәшер ителеп килгән.

Кытай дәреслекләрендә шагыйрьнең “Эшкә өндәү” шигыре урын алган. Интернетта хәтта “Габдулла Тукай- Кытай халкының бөек шагыйре” дип язылган!

Казахның атаклы язучысы, академик Сәбит Мукановның Тукайны: «Көнчыгыш шигъриятенең алыбы»,– дип атавы – төрки халыкларның олуг шагыйребезгә олы бәясе. 

1919 елда атаклы казах язучысы Әсгать Найбанбай (1867-1922) Кытайның Уйгур автоном округы газетасында “Габдулла Тукайдай татар кайда?» дигән шигырь бастырган. Уйгур матбугатына күз салсаң, «Тарым» исемле айлык әдәби журнал (инде 45 ел чыга) Тукайның «шигырь көлтәләре»н әледән-әле бастырып килә. «Әдәби тәрҗемәләр» журналы (2007 ел, 11 нче сан) Рәгънә Акмуллина тәрҗемәсендә уйгур телендә Тукайның «Исемдә калганнар»ын чыгарган. Хәтта әлеге автобиографик әсәрнең кулдан язылган уйгурча тәрҗемәләре дә Кытайда яшәүче төрки халыклар арасында киң таралган булган. Уйгур автоном округының «Татар телен үстерү җәмгыяте» «Тукайның сайланма шигырьләре»н китап итеп чыгарган. Тукайның уйгур әдәбиятына йогынтысы турында күпме гыйльми хезмәтләр язганнар кардәшләребез. Шөкер, фонд кызларының башы җитеп, хәзер әлеге бәһасез хезмәтләр «Тукай фонды» милкенә әверелде һәм киләчәктә галимнәр белән бергә аларны өйрәнүне дәвам итәрбез. [3:2]

Тукай Казахстанда.

Риман Гыйлемхановка Тукай эзләреннән Казахстанга сәфәр кылырга насыйп булган.

Г.Тукай Җаекка атта килгән, поезд белән киткән. Шагыйрь 27 ел гомеренең 12 елын (1895-1907) Җаек һәм Чаган елгалары буенда үткәргән.

Наҗия Мәхмүт кызы Төхфәтуллина- Җаек татар үзәгенең беренче мөгалиммәсе: “Иремнең әтисе- Кәлимулла Төхфәтуллин Тукай белән җиде ел Уральскида укыган. Әткәй Тукай турында сөйләргә ярата иде. Мин бервакыт шагыйрь турында сорагач, ул сөйләп китте: “Габдулла ябык, уйчан, бик тә акыллы егет иде. Күзләре тулы сагыш иде. Дусларын үзе генә сайлап алды. Ул бик романтик рухлы булды. Егетләр үз авылларына кайтып киткәч, Тукай бүлмәдә үзе генә кала иде. Аның бик моңлы тавыш белән җырлаганы истә. Җаек елгасы буйлап көймәдә йөрергә яратты. Иң яраткан җире- Чаган белән Җаек арасында уйга чумым утыра иде…”. [5:34]

2013 нче елда Җаекка Сабантуйга барып кайткач, Президент Рөстәм Миңнеханов та бер изгелек эшли. 9 яшьлек Габдулланы сыендырган Галиәскәр Усманов йортын төзекләндерергә акча бирә. “Миңа ерак җизни тиешлесе Галиәскәр абзый йорты Тукай рухын тагын да озак саклар әле”,- дип искә ала Риман Гыйлемханов.

Йомгаклау.

Үземнең Тукай туганы икәнлеген раслау өчен миңа 1 ел да 3 ай төрле документлар хәстәрләп, шактый оешмаларның бусагаларын шомартып йөрергә туры килде ди Риман Гыйлемханов.

Риман Гыйлемханов безнең Алабуга якларында да булгалый. Берничә ел элек “Татарстан яшьләре” газетасы оештырган очрашуга килгән иде. Яшьләр арасында наркотикларга каршы нинди эш алып барылуы турындагы кичәдә катнаша.

Хәзергесе көндә ул Г.Тукай эзләреннән йөри. Кытай, Казахстан, Оренбург якларында булып Тукай булган, яшәгән җирләрне күреп, үзенең туганнарын барлап йөри. Үзен Тукай туганы итеп исбатлый. Ә Тукай нәселе әнисе ягыннан Дания апаның өченче буыны. Риман Гыйлемханов Тукайның дүртенче буыны.

Риман абый үзе матур итеп җырлый, шигырьләр яза. Татар милләтеннән булган һәр кеше аңа сокланып туя алмый, татар милләте өчен дөнья гизеп, янып йөргәне өчен аны хөрмәт итәләр һәм яраталар.

Кулланылган әдәбият

1. Гыйлемханов Р. /Ватаным Татарстан/.Тукай безне Бәчектә очраштырды.- Казан: 22.08.2014.- 2 б

2.Гыйлемханов Р. /Ватаным Татарстан/. Татар хәтере.- Казан: 23.11.2010.- 2 б.

3.Гыйлемханов Р. /Ватаным Татарстан/. Тукай Кытайда яши.- Казан: 22.04.2011.- 2 б.

4. /Алабуга нуры/ газетасы.- 27.04.2011.- 3б.

5. /Сөембикә/ журналы.- Тукайлы уйлар- Кытайга юллар.04.2011.- 34-39б.

Г. Тукай фотографияләрдә” юнәлеше

Габдулла Тукай фотосурәтләрдә

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы

МБГБУ “Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе”

Йосыпов Рәсим- 8 нче сыйныф укучысы

Фәнни җитәкче: Җамалиева Альбина Минзия кызы-

сәнгать укытучысы

Кереш

Тукай… Йөз меңнəрчə кешелəр зур горурлык һəм илаһи мəхəббəт белəн телгə алалар бу исемне. Халкыбызның йөзен, рухи асылын чагылдыручы мактанычлы улларыннан берсе Габдулла Тукай еллар үткəн саен биеккəрəк күтəрелə бара, татар галəмендə халыкка хезмəт итү ягыннан аңарчы тиңдəше булмаган маяк булып балкый.

Чыннан да, шундый сыйфатлар хасмы аңа, үз-үзен тотышы, төс-кыяфәте, холык-фигыле нинди булган?-дигән сораулар мине шушы эзләнү эшенә этәрде. Халкымның бөек шагыйре, минем яраткан әдибем – Г.Тукай фотосурәтләрдә нинди, аның авыр язмышы үзендә чагыламы, гомумән, аның карашлары нидән гыйбарәт? Менә шуларны ныклап өйрәнәсем килде. Әлбәттә, мин махсус белгеч түгел, бары тик үзем күргәннәрдән нәтиҗә чыгарырга теләдем.

Эзләнү эшемнең темасы: “Г. Тукай фотосурәтләрдә” дип атала.

Максатым: Г. Тукайны шәхес буларак ачу, аңа хас төс-кыяфәт, характер үзенчәлекләрен билгеләү.

Максатымнан чыгып, үз алдыма түбәндәге бурычларны куйдым:

  1. Габдулланың үз-үзен тотышы, төс-кыяфәте, холык-фигыле нинди булуны ачыклау

  2. Минем яраткан әдибем – Г.Тукай фотосурәтләрдә нинди, аның авыр язмышы үзендә чагыламы?

  3. Анда формалашкан сыйфатлар җәмгыятьтә ничек чагыла? кебек сорауларга җавап табу.

Теманың актуальлеге: Тукай иҗаты — серле бер дөнья. Күпме генә өйрәнсәк тә, әле белмәгәне шактый, эзләнергә дә эзләнергә.

Тикшерү объекты: Г. Тукайның төрле елларда төшкән фотосурәтләре.

Фотосурәтләр күп еллар дәвамында төшерелә. Ул истәлекле вакыйгаларны, кешеләрне, булган хәлләрне күңелдә саклау өчен ярдәм итә. Шулай ук фотосурәтләр – безнең тарихыбыз, үткәнне бүгенге көн белән тоташтыручы ядкәрләр дә.

Төп өлеш

Г . Тукай фотосурәтләрдә…

Ул карашта… ил җанына сыенып,

Төннәр буе көзге җилләр елый.
Ул карашта… зеңләп тартылган күк,
Бер мөкатдәс моңлы сазның кылы.

Рәнҗү, кайтмаган үч…ул карашта
Төбәлгәнме әллә утлы уктай?
Карашыннан яраланган дошман –
Дуэльләргә чакырмаган Тукай,- дип яза Рәмис Аймәт.

Әйе, Г. Тукайның фотосурәтенә карагач, күпләр бу фикер белән килешер иде. Карап торышка ук җитди, акыллы фикер йөртүче, шул ук вакытта таләпчән дә кеше күренә. Габдулла Тукайның 1908 елгы фоторәсеме. Шагыйрьнең якын дусты Вафа Бәхтияров язганча, нәшир Борһан Шәрәф кушуы буенча бу фоторәсемдә Тукай тулган йөзле итеп ясалган. Фотограф Тукайны көр буржуй сымак итеп сурәтләгән. Тукайга бу фотография бик ошый, әмма бу шагыйрьнең чын йөзе түгел, ә ретушьлап ясалган сурәте. Тукайның карашы монда канәгать, тыныч. Башындагы кәләпүше һәм муенындагы галстугы да үзенеке түгел икән.

Я зылганнардан күренгәнчә, Тукай беразга гына булса да, үзенең күргәннәрен, кичергәннәрен онытып торырга телгәндер, минемчә. Шуңа да бу фотосурәт үзенә ошыйдыр. Чыннан да, күп кенә фотолар арасында бу иң уңышлысы дияр идем. Дусларына да әлеге фотоны истәлеккә биргән ул.

Ә менә иң беренче төшкән фотосына карасак, башкача уй туа. 1903 нче елда 17 яшьлек егет чагы. Кечкенә буйлы, ябык

гәүдәле Габдулла, яклаучысыз торган бер малайны

хәтерләтә. Иң беренче күз салуга минем күңелемә

аның “Су анасы” әкиятендәге малай килеп басты.

Димәк, аның әсәрендәге образлар да үзенә охшатып

уйланган, дигән фикер туды миндә. Яшүсмер чакта

һәркемдә дә була торган шуклыклар, әти-әни сүзенә

колак салырга кирәклеген оныту кебек сыйфатлар — табигый күренешләр. Ялгышларны төзәтә-төзәтә, яхшы сыйфатларга ия буласың бит.

Я нә бер фотога игътибар итик. 1905 нче елда төшерелгән, Габдулла Мотыйгулла улы Камил белән. Әлеге фотосурәттән чыгып, Тукайны тиз аралашучан, дустанә мөнәсәбәттә дип санарга була.

Шулай ук замандашлары әйткәннәрдән карасаң, аның киемгә артык игътибар бирмәвенә ышанасың. Тукай тышкы кыяфәтенә бөтенләй диярлек игътибар итмәгән һәм ничек кирәк, алай киенеп йөргән. Тукайны якыннан белгән Рәмиев менә ничек сурәтләгән: «Мәрхүмнең тышкы кыяфәте бер дә ис китәрлек булмас иде. Ул яки үтә дә тар, яки үтә дә киң кием киеп йөрде. Башында я түбәтәй, я кепка

б улыр иде. Ул озын чәч үстерүенә дә карамастан, беркайчан да тарак – мазар йөртмәде. Мунчага сирәк йөрде, киеме таушалган, керле булды.» Әлеге фикерләр белән танышкач, Габдулланы акларлык сәбәпләр дә бар кебек. Ятимлектә үскән балага төрле хәлләр кичерергә туры килә. Үз-үзен карау уе түгел, ә күңелендәге бушлыкны ничек тә тутыру, сагышны тарату уе яши бит аның аңында. Ә бу юаныч, әлбәттә, аның шигырьләре, халыкка булган ихтирамы, йөрәгеннән чыккан хисләре, минемчә. Тукайның рухи халәтен Гаяз Исхакый да бик төгәл аңлатып биргән: «Тукай ятим булып үсте, яшәде һәм вафат булды. Г. Тукайны лаеклы рәвештә, күкләргә чөеп мактасак та, ул — гади җир кешесе. Аңа да кайгыру я шатлану, борчылу, я үпкәләү, ялкынлану, я инде төшенкелеккә бирелү гаеп эш түгелдер. Бу — аның бары рухи халәте,”- дигән.

Әлеге фотосурәттә Тукай Казанда, 1908 нче елда төшерелгән. Биредә ул үз-үзенә ышанган, җитди. Тик күзләре моңсу. Егерме ике яшьлек, күпне күргән, тормышка, кешеләргә үз фикере булган, үткен теллеегет карап тора. Биографиясеннән чыгып карасак, нәкъ менә үз сүзендә торучан, нык ихтыярлы шәхес булып килгән чагына туры килә.

Шул ук елларда төшкән башка фотолары.

Өч дус. Тукай, Сәгыйть Рәмиев (уртада), аста — Фахрелислам Агиев

Г.Тукай якын дусты, каләмдәше Фатыйх Әмирхан белән

Әстерханда 1911 елның җәендә төшкән фоторәсемдә Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиев, Шаһит Гайфи. 

Тукай Әстерханга баргач, Шаһит Гайфи анда аның яшәешен кайгыртучы була. Тукайны күп тапкырлар кымыз эчәргә алып баралар. Әстерханда Тукай шифаханә шартларында яши.

Алгы ягына: “ Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч – шул булды эш: Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым,”-дип язган ул.

1912 нче елгы фотолар:Әстерханда дәваланып кайтканнан соң, төшкән әлеге рәсемдә Тукайның кәефе һәм сәламәтлеге яхшырган чак. Шуңа күрәдер ул монда чибәр, тулы йөзле, таза күңелле булып сакланган. Киемнәренең зәвыклыгы, байлыгы -нәшриятчы Борһан Шәрәф тырышлыгы. Бу вакытта инде авыруы шактый сизелә башлаган чагы.

1913 нче ел, Казанның Клячкин хастаханәсе.

Г.Тукайның соңгы фоторәсеме. Шагыйрь гомеренең санаулы гына көннәре калганын аңлап, иптәшләре (Тукайның рөхсәте белән) 1 апрельдә хастаханәгә фотографны китертәләр. “Күпме язылмаган шигырьләр, әйтелмәгән сүзләр бар әле,”- дип уйланып яткан кебек ул. Ләкин авыру үзенекен эшли, егетне көннән-көн бирешергә мәҗбүр итә.

Еллар үтеп, бара торгач картайсам да,

Бөкрем чыгып бетсә дә, хәлдән тайсам да,

Күңелем минем япь-яшь калыр, һич картаймас;

Җаным көчле булып калыр, хәлдән таймас.

Г. Тукай 

Йомгаклау

Кеше үзенең кеше икәнлеген аңлаганнан башлап, үзе турындагы мәгълүматны киләчәккә җиткерергә теләгән. Дөньяның төрле кыйтгаларында мәгарәләрдә, тау куышларындагы сюжетлы рәсемнәр, рун, уйгур язулары hәм бозау тиреләренә, папирус кәгазьләренә язылган китаплар турында без бик яхшы беләбез. Төрле елларда төшерелгән фотосурәтләр дә шушы рольне үти. Кем булуына карамастан, аның турында нинди дә булса, хәбәр җиткерә, якты истәлекләрне искә төшерергә ярдәм итә.

Сүземне йомгаклап, Г.Тукай фотосурәтләре белән танышкач, мин шундый фикергә килдем: ул— буыннар алмашынган саен төрле яклап ачыла барган бөек шагыйрьләрнең берсе. Фотоларында аның эчке дөньясын күргән кебек булдым. Кайчагында җитди, кайвакытта уйчан булган күзләренә карап, халыкка булган ихтирамын тойдым. Чыннан да, фотоларда тарих саклануына ышандым.

Тукай, мәңге, ул безнең күңеллләрдә яши!

Кулланылган әдәбият

1. Габдулла Тукай, Избранное, Казань, издательство Магариф. 2006

2. Габдулла Тукай, Ибраһим Нуруллин, 1979, Казан, Татарстан китап нәшрияты.

3. Габдулла Тукай, Сибгат Хәким, 1975, Татарстан китап нәшрияты.

4. Гангиева Р.К. Шагыйрьнең рухи дөньясы.-Казан: ТАРИХ, 2002.

5. Казан журналы, 7-2006, Душа народа в творчестве Габдуллы Тукая.

6. Тукай турында хатирәләр, Ибраһим Нуруллин, Риф Якупов, 1976, Татарстан китап нәшрияты.

Фотосурәттә калган еллар…

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы

МБГБУ “Арчаның 5 нче гимназиясе”

Локманова Гөлназ — 9 нчы сыйныф укучысы

Фәнни җитәкче: Гыйлаҗиева Лилия Фатыйх кызы-татар теле һәм әдәбияты укытучысы

I.Кереш

Габдулла Тукай күп еллардан бирле әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләрен яңа әсәрләр иҗат итүгә рухландыручы илһам чыганагы булып килә. Тукайдан соң татар әдәбиятына бик күп шагыйрьләр килгәннәр, ләкин аларның берсе дә аның бөеклегенә күтәрелә алмаган, шуңа күрә халкыбызның горурлыгы булган Г.Тукайның тормыш юлын, иҗатын өйрәнү һәрвакыт актуаль булып кала.

Елдан-ел рәссамнар һәм бик күп сәнгать әһелләренең бөек Тукайның күркәм образын чагылдырган берсеннән-берсе гүзәлрәк әсәрләре дөнья күрә. Бүгенгесе көндә без бөек шагыйрь яшәгән чордан бик еракта. Шулай да шагыйрьнең күркәм образын тудыруга аларга нәрсә ярдәм итә соң? Әлбәттә, Тукайның үзе исән чакта төшкән фотосурәтләре. Фотосурәт ул – кешенең чынбарлык образы.

Кулымда Габдулла Тукай альбомы. Игътибар белән альбом битләрендәге сәхифәләрне күзәтәм. Кайсына гына күз салсаң да, сагышлы, моңсу йөз, киләчәккә өмет белән багучы күз карашы… Караган саен берсеннән-берсе үзгә булган фотосурәтләр минем кызыксынуымны арттыра баралар. Әйтерсең, бу рәсемнәр Тукайныкы түгел, башка бер шәхесләрнеке кебек тоела башлады. Еллар аралыгында да аерма зур түгел, шулай да фотосурәтләр төрле. Ни өчен шундый үзгәреш? Бу сорау миндә кызыксыну уятты һәм әлеге хезмәтемне язарга этәргеч тудырды.Фәнни эзләнүләрнең предметы булып– Тукайның үзе төшкән фотосурәтләре тора. Төп максатым – шагыйрьнең үзе төшкән фотосурәтләрен туплау һәм чор аша аларның тарихын ачыклау. Бу максатны тормышка ашыру юнәлешендә үзалдыма түбәндәге бурычларны куйдым:

  • Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү;

  • шагыйрьнең үзе төшкән фотосурәтләрен туплау;

  • ул яшәгән чор, аның белән аралашкан шәхесләр белән танышу;

  • фотосурәтләр аша нәтиҗә ясау.

Куйган максат һәм бурычларга җавап табу өчен, мин Р.Батулла, З.Рәсүлова хезмәтләрен укыдым, Тукай альбомында туплаган фотосурәтләргә күзәтү ясадым һәм билгеле бер нәтиҗәләргә килдем.

II. Төп өлеш. Фотосурәттә калган еллар…

Бүгенге көн сәнгатендә Тукай образы аерым бер үзенчәлеккә ия. Сәнгать әһелләре аның берсеннән-берсе үзенчәлекле образларын тудыралар. Бу образларны тудыруга Тукайның үзе төшкән фотосурәтләре – зур үрнәк. Ләкин тарихта шагыйрьнең үзе төшкән ундүрт-унбиш фотосурәте саклана диелә.[25] Хезмәтемдә аның төрле елларда төшкән фотосурәтләренә күзәтү ясарга телим. Фотоларга күзәтү ясаганнан соң, мин аларны Җаек чорына, Казан тормышына, Әстерханга баргач һәм гомеренең соңгы елларында төшкән сурәтләргә бүлеп өйрәндем.

Тукай фотосурәткә төшәргә яратмаган. Чөнки бу чорда фотога төшүгә артык игътибар һәм мөмкинчелек тә булмаган. Шул ук вакытта мөселман кешесенә сурәткә төшәргә ярамый дигән бер тыю да яшәгән. Кайбер истәлекләрдә Тукайның сурәткә төшәргә үз теләге булмавы да әйтелә. Чөнки күзенә ак төшкән булуы да аны бу эштән читкә этәргән, ләкин дусларының үгетләрен тыңлап, алар хөрмәтенә төшәргә мәҗбүр булган.

II. 1. Җаек чоры фотосурәтләре

Тукайның сабый чагында төшкән фотосурәтләре юк. Бары тик рәссам Х.Казаков тарафыннан ясалган сурәт аша гына без аның балачагын күзаллыйбыз. Фотосурәткә төшү мөмкинчелеге аңа Җаек шәһәренә килгәч кенә насыйп була. Иң беренче фотога ул 1903 нче елда төшкән дип әйтелә. Ләкин 2006 нчы елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан Габдулла Тукай альбомында аның Җаектагы “Мотыйгия” мәдрәсәсендә укыган чорында төшкән фотосурәте бирелә. Габдулла бу мәдрәсәдә 1895-1898 нче елларда белем ала. Бу фотосурәтне ТРның Дәүләт музеена Тукай белән “Мотыйгия” мәдрәсәсендә укыган РСФСР ның атказанган табибы Нигъмәтулла Вәлиев тапшырган. Аның фикеренчә, фоторәсемдә беренче рәттә уңнан икенче кеше – Габдулла Тукай. Димәк, бу – булачак шагыйрьнең беренче фотосурәте.

Икенче фотосурәте дип 1903 нче елда төшкән рәсемне атый алабыз.Бу вакытта аңа 17 яшь булган. Ләкин сурәткә карап аңа берничек тә бу яшьне биреп булмый. Ул үзенең иптәшеннән шактый тәбәнәк. Өс-киемнәре аша аларның икесенең дә шәкерт булуын аңлап була. Ак күлмәге йөзенә яктылык биреп тора. Өстендә казакины, башында ул чорда шәкертләр арасында аерым бер үзенчәлеккә ия булган баш киеме – фәс. Чыганакларда бу сурәт астына “Г.Тукай белән Г.Кариев” дип язылган. Р.Батулла үзенең “Моңлы күз карашы” дигән мәкаләсендә [26] бу сурәт турында болай дип яза: “Ләкин бу озын егет Г.Кариев түгел. Бу егет төрек шагыйре Габделвәли Әмирулла булырга тиеш. Ул Камил Мотыйгулланың чит илләрдә булган сәяхәте вакытында аның белән кайткан булгандыр. Аңа ияреп ул Русия буйлап сәяхәт кыла һәм соңыннан Тукай янына Уральскига килеп чыга. Төрек егете белән танышу аңа кызык һәм гыйбрәтле була. Ул аннан Ауропа әдәбияты турында мәгълумат ала. Фотога төшү фикерен Тукай түгел, Әмирулла тәкъдим иткән булырга тиеш. Чөнки Тукай бай булмый. Бәлки дөнья буйлап сәяхәт иткән егетнең кесәсе такыр булмагандыр”. Чыннан да, бу фотосурәтне Кариев белән янәшә куйсаң, алар арасындагы аерма шунда ук күзгә ташлана. Бигрәк тә игътибар колакларына юнәлә һәм моның Кариев түгеллеге дә раслана.

1905 нче елда төшкән сурәт.Монда ул Камил Мотыйги белән.Габдулла Тукай Мотыйгулла Төхфәтуллинның улы Камил белән 1905-1907 нче елларда Җаек шәһәрендә бик тыгыз хезмәттәшлектә була. Бу фото (сулда – Камил, уңда – Габдулла) – шул еллардагы мөнәсәбәтләрнең шаһиты. Алдагы фотосурәт белән чагыштырсаң, аерма һәм шул ук вакытта охшашлык та күрә аласың.Шуңа күрә дә бу фотосурәткә карата шик белдерүчеләр дә табылган. Ягъни, Тукай түгел, ә бөтенләй таныш булмаган шәкерт диючеләр дә булган. Бу фотосурәттә Тукайның гәүдә һәм йөз төзелеше тулырак булып тора.

1905 нче елда Г.Тукайның кулына журнал тоткан килеш төшкән фотосурәте сакланган. Бу чорда ул Җаек шәһәрендәге “Фикер” газетасында эшли. Игътибар белән карасак, шагыйрьнең уң ягында тагы кемдер булуы сизелә. Бу кеше Камил Мотыйги була. Фотосурәт турында кайбер чыганакларда 1905, ә кайберләрендә 1906 нчы елда төшелгән дип язылган. Алдагы сурәт белән чагыштырсак, гәүдә төзелешендә, йөз чалымнарында, күз карашларында үзгәреш барлыгы күренә. Минемчә, бу ике фотосурәт арасында бер ел аерма бардыр.

1907 елда төшерелгән фотосурәт, нигәдер, уйланырга мәҗбүр итә. Г.Тукай Җаек шәһәрендәге иптәшләре арасында. Чөнки әлеге рәсемдә ул бөтенләй башка. Әллә күзлектән булуы аңа икенче бер төсмер өсти. Әйтерсең, безнең алда кара күзлек кигән сукыр кеше утыра кебек. Сулдан: Нәҗип Нигъмәтуллин (буфетчы), Курушкин (бухгалтер), Рәхмәтулла Хәйруллин (приказчик), Габдулла Тукай, Сираҗетдин Белюков (шәкерт, Тукай белән бергә мәдрәсәне ташлап чыга).

II.2. Казан шәһәре истәлекләре

Өч дус, өч шагыйрь. 1908 нче елда төшкән бу сурәттә язмыш аларны бергә Казан шәһәрендә очраштырган. Аягын эскәмиягә куйганы – Тукай, Сәгыйть Рәмиев – уртада, өченчесе – Фәхрелислам Агиев. Өчесенең дә үлеме – иртә, кызганыч үлем. Иптәшләренең күз карашы еракка төбәлгән булса да, Тукай уйчан, сагышлы. Бәлки, табигатенә салынган гадәт буенча сурәткә төшү теләге дә булмагандыр. Әллә инде иптәшләренә булган хөрмәтебелән генә алар арасына басканмы? Шулай да шагыйрьнең уйлары еракта.

1908 нче елгы фоторәсемдә Г.Тукай Казанның «Әл–Ислах» газетасы хезмәткәрләре белән. Сулдан: редактор Вафа Бәхтияров, театр тәнкыйтьчесе Кәбир Бәкер, “Әл-Ислах”ның рухи җитәкчесе һәм актив хезмәткәре Фатих Әмирхан, редакция хезмәткәре Ибраһим Әмирхан һәм Габдулла Тукай. Шагыйрь иптәшләре арасында канәгать рәвештә утыра. Йөзе тулы, күзләре уйчан. Өстенә кигән киемнәре аның эшлекле кыяфәтен тагын да арттыра.

Алдагы фотосурәт Г.Тукайның төрле фәнни-әдәби чыганакларда иң еш очрый торган сурәте дисәм дә ялгышмам. Әлеге сурәт алдагысыннан шактый ук аерыла. Вакыты буенча да 1908 нче елга туры килә. Бәлки ул алда сурәтләнгән фоторәсемне үзгәртеп кенә ясалгандыр… Чөнки әлеге фотосурәттә шагыйрьнең тулы, канәгать чырайлы, түгәрәк йөзле, чибәр, зәвык белән киенгән вакыты. Әлбәттә, бу – фотографның тырышлыгы нәтиҗәседер дип уйлыйм.Чынлыкка туры килмәсә дә, Тукайның үзенә бу фотосурәте бик ошаган.

Казан чорының бу өч фотосурәте дә бер үк елда төшелгән. Аерма зур. Шулай да шагыйрь йөзендә уйчанлык, сагыш, моңсулык..

II.3. Әстерханда төшкән фотосурәтләр

1911 нче елда Әстерханда төшкән сурәте. Бу чорда Сәгыйть Рәмиев төрле сәяси сәбәпләр нигезендә Әстерханга китәргә мәҗбүр була. Ул Тукайның алыштыргысыз олы шәхес икәненә ышана һәм үзе янына кунакка чакыра. Әлеге фотосурәттә Г.Тукай фуражкадан. Ул малайлар сыман. Монда килгәндә чәче шактый озын була, соңыннан алдыра. Фуражканы ялтыр башын каплар өчен дип кигәндер. Шагыйрьнең кечкенә, ябык гәүдәсе, башына кигән фуражкасы аны гел баласытып күрсәтә. Әллә инде олы гәүдәле иптәшләре арасында утырганга шулай күренә?! Бу фоторәсем күп чыганакларда очрый, ләкин тулы форматта түгел, берникадәр киселгән.

Шулай ук 1911 нче елгы фоторәсем. Г.Тукай, С.Рәмиев һәм Шәхид Гайфи көймәдә утыралар. Ш.Гайфи – Әстерханда Г.Тукайны оештыручы һәм урнаштыручы, шул ук вакытта кымызга йөртүче буларак билгеле шәхес. Алдагы фотосурәт белән бер елда, бер-ике көн аерма белән генә төшерелгән булса да, алар арасындагы аермалылык шактый күзгә ташлана. Бәлки кымыз эчүнең файдасы да килешкәндер,Тукайның йөзе тулы, күңеле дә көр сыман тоела. Чырае олырак, шул ук вакытта уйчанрак күренә.

II. 4. Соңгы еллар истәлеге

1912 нче елгы сурәттә Тукайның йөзендә олылык һәм шул ук вакытта моңсулык төсмере чагыла. Гәүдәсе дә бераз зурайган сыман. Аның янында Фатих Әмирхан, артта бертуган Коләхмәтовлар. Бу танылган фотосурәт күп тапкырлар китап, альбом, дәреслекләрдә басылды. Әмма ул зур төркем белән төшкән фотографиядән киселгән. Анда тагын 4 яисә 8 кеше булырга мөмкин. Кемнәр алар? Әмма бу сер бүгенгә кадәр әле ачылмаган. Тукайның шул ук вакытта Фатих Әмирхан белән аерым төшкән фотосурәте дә бар.Зәкия Рәсүлеваның эзләнүләре аша бирелгәм мәкаләсендә бу фотосурәт турында мондый фикерләр әйтелә.[27] “Рәсем Әхмәт Урманчиевка бүләк ителгән. Фотосурәт артына Тукай: “Кадерле Әхмәт әфәндегә ядкарем. Фатих Әмирхан, Г.Тукай” дип язып куйган.

Шул ук елда төшелгән тагын бер фотосурәт. Бу – Тукайның усал рәсеме. Бөтен фотосурәтләре арасында бусы шагыйрьнең холкын, талантын, фаҗигасен, бөеклеген, киләчәккә карашын чагылдырган бедәнбер сурәт. Моны мин Тукайның символы дип атар идем. Усал, буыннарга кала торган, киләчәк буынга төбәлгән сораулы караш… Күзендә булган ак тап күренми. Киләчәк буынга төбәлгән сораулы караш аша шагыйрь халыктан сорау көтә сыман. Зәкия Рәсүлеваның эзләнүләрендә бу фотосурәт турында мондый фикерләр әйтелә.[28] “1907 нче елда Г.Тукай революционер Х.Ямашевның туганы Мәхмүт Дулат-Алиев белән таныша. Ул Казанда берничә ай Мәхмүтләрнең Яңа бистәдәге йортының чарлагында яши. Әлеге рәсем – шул чорларның истәлеге. Бу рәсемне ул үләренә алты ай калган вакытта бирә. Рәсем артына гарәп шрифты белән Тукай: ”Иптәшем Мәхмүткә ядкарь. 3 үктәбер, 1912 сәнә. Г.Тукай” дип язган. Фоторәсем Мәхмүт ага Дулат-Алиевнең кызы Ләйлә ханымда сакланган. Зәкия Рәсүлева Ләйлә ханымның рөхсәте белән шул төп нөхсәдән күчертеп ала. Ләкин икенче килгәндә, кызганычка каршы, ул кадерле истәлекнең төп нөхсәсе булмый. Ләйлә ханымның сөйләвенчә, ул авырганда, кемдер килеп, фотосурәтнең урынына рәсемнең икегә бүленгән аллы-артлы итеп төшерелгән күчермәсен генә калдырып киткән. Шулай итеп, кадерле рәсемнең төп нөхсәсе юкка чыккан. Ләкин Тукайның үз автографы белән бүләк ителгән сурәтләре беркая да тапшырылмаган һәм бүгенгесе көнгә кадәр сакланылмаган.

Шушы ук елда төшкән бу фотосурәттә Тукай бөтенләй башка, аның күзендә елмаю нуры уйный. Бу – аның бердәнбер елмаюлы рәсеме. Тукай әле генә көлеп туктаган һәм тагын көлеп җибәрер сыман. Чәче таралган. Алдагы сурәттәгедән чәчендә үзгәреш сизелә. Бусы бәлки автор уйдырмасы аша бирелгәдер. Йөзе тулы, утырма яка матур галстук белән буылган. Күп чыганакларда әйтелгәнчә, Тукай галстук бәйләргә яратмаган. Монда ул дусларының киңәшен тыңлагандыр.

1913 елда төшкән Г.Тукайның соңгы фоторәсеме. Шагыйрь Казанның Клячкин хастаханәсендә. Гомеренең санаулы гына көннәре калганын аңлап, иптәшләре Тукайның рөхсәте белән 1 нче апрельдә хастаханәгә фотографны китертәләр. Бу сурәттә фотога төшүчеләр өчәү була. Әмма рәхимсез цензура монда да үз эшен эшли, үлем түшәгенә калган Тукайны караучылар сурәттән «сөртелә». Тукай үзе генә кала. Икенче көнне Тукай вафат була.

III. Йомгаклау

Татар халкының күренекле шәхесе Г.Исхакый “Тукай – безнең олуг милли шагыйремез иде. Тукай – безнең мәктәп балаларымыз өчен, яшь буынымыз өчен милли бер каһарманымыз. Тукай – безнең киләчәктә татар әдәбиятына салына торган тере бер нигеземез” дигән тирән мәгънәгә ия сүзләрне әйтә.

Бу, чыннан да, шулай.Әгәр дә Тукайның үзе исән вакытта төшкән фотосурәтләре сакланмаса, без, мәктәп укучылары, яшь буын,милли, каһарман шагыйрьне бары тик рәссамнар иҗатында гәүдәләндерелгән уйдырма сурәт аша гына күрә алган булыр идек. Шулай да безгә Тукай образы аз санда гына булса да сакланып калган фотосурәтләр аша килеп җитте.

Сакланып калган фотосурәтләрдә ул һәрвакыт уйчан, ә сагышлы күзләренең карашы бары тик үзенә генә мәгълүм булган ераклыкка төбәлгән. Язмышының кырыслыгы да аның йөзенә шундый моңсулык, сагыш өстәгәндер дип уйлыйсың. Ләкин ул да елмаерга, шатланырга, үз хисләрен башкалар белән бүлешә алырга тиешле шәхес булган бит. Бары тик бер сурәте генә безгә нәкъ менә шуны раслап тора да.

Тукай фотога төшкән саен үзгәрә. Бу нидән шулай дигән сорау туа. Бәлки Тукайның сәламәтлеге үзгәрү дә моңа йогынты ясагандыр. Яки Тукайның эчке халәте шулай алмашынып торганмы? Беренчедән, Тукай 27 ел яшәп тә меңнәрчә ир-ат күрмәгән авырлыклар күрергә мәҗбүр булган. Ә шигырьләрендәге тирән фәлсәфә аша мондый фикерләрне тәҗрибәле картлар гына әйтә ала дигән уйга киләбез. Икенчедән, шундый тирән уйлар, халык язмышы өчен борчулар аның төс-кыяфәтенә аермалы үзгәрешләр керткәндер.

Ләкин нинди генә сәбәпләр китерсәк тә, тарихта сакланып калган бу фотосурәтләр безгә бөек Тукай иҗатын тагын да тирәнрәк күзалларга ярдәм итә. Димәк, бу ядкарьләр киләчәк буын өчен дә зур байлык булып тора.Тукайның сагышлы, моңлы күз карашы безнең һәрберебезне аның иҗаты белән кызыксынуга этәргеч бирсен.

Кулланылган әдәбият

  1. Габдулла Тукай: Фотоальбом/ Төз. һәм фото З.Бәширов; Текст авт. М.Мәһдиев. – Казан: Татар. Кит. Нәшр., 2006. – 303б.

  2. Батулла Р. Урыннары җәннәттә булсын! – Казан: Рухият, 2007. – 992 б.

  3. Азат хатын” №5, 1983

  4. Сәхнә” журналы, №9, №10, №11, 2005. 24 б.

  5. Сәхнә” журналы, № 1, 2006. 24 б.

  6. Рәсүлова З. Тукай эзләреннән. – Татар.кит.нәшр. -1985.

Габдулла Тукай фотографияләрдә

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы

МБГБУ «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе”

Әхмәдуллина Рузилә-9нчы сыйныф укучысы

Фәнни җитәкче: Галиева Гөлфия Равил кызы-

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

…Ул карашның офыклары буйлап,

Сузылгандыр юлы татарымның.

Дәшә сыман күзләр: “Газиз халкым,

Мең бәладән сине коткарырмын!»

Һәр халыкның, һәр милләтнең йөзек кашы булырдай гүзәл шәхесләре, олы талантлары, бөтен кешелек дөньясы тарихында тирән эз калдырган затлары була. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай, һичшиксез, әнә шундый олы шәхесләрнең берсе.

Тукайны зурлау, аның бөеклеген буыннардан-буыннарга җиткереп бару — безнең күңелләребезгә хуш килә торган изге бурычыбыз.

Кем соң ул Габдулла Тукай? Ул – ата- ана назын туйганчы татый да алмаган авыл малае. Яшәү дәверендә ир булырга да, әти булырга да өлгерә алмый кала. Хәтта яшәргә үз өе булмый. Лицей, училище, университетларда да белем алмаган. Ләкин шунысы бәхәссез: әти – әнисеннән Тукайга олы талант һәм иҗади фикерләү сәләте күчкән.Аның шул сәләте кичерешләргә бай Кырлай чорында үсә һәм үлемсез әсәрләр язуга этәрә.Г. Тукайны , лаеклы рәвештә, күкләргә чөеп мактасак та, ул гади җир кешесе булып кала. Тукай тышкы кыяфәтенә бөтенләй диярлек игътибар бирмәгән һәм ничек кирәк, алай киенеп йөргән. Тукайны якыннан белгән Рәмиев аны менә ничек сурәтләгән: «Мәрхүмнең тышкы кыяфәте бер дә ис китәрлек булмас иде. Ул яки үтә дә тар, яки үтә дә киң кием киеп йөрде. Башында йә кепка, йә рус фуражкасы булыр иде. Ул озын чәч үстерүенә дә карамастан беркайчан да тарак – мазар йөртмәде. Мунчага сирәк йөрде, киеме таушалган,керле булды.»Тукайның рухи халәтен Гаяз Исхакый бик төгәл аңлатып биргән: «Тукай ятим булып үсте, яшәде һәм вафат булды», — дигән.

Тукай фотога төшәргә беркайчан да кызыкмаган. Архивларда аның фәкать 14-15 фотографиясе сакланган. Фотолар аның үз ихтыяры белән түгел, ә бәлки дусларының теләге белән төшерелгәннәр.Шагыйрьнең сурәткә төшәргә яратмавы аның үзен матурга санамавынан да, мөселман булуынанан да булса кирәк. Икенчедән, аның бер күзенә ак төшкән булуы сәбәп булгандыр, мөгаен. Барлык фотографияләрендә дә Тукай уйчан – боек күзләре белән карап тора. Ләкин тормышта ул ачык йөзле, шаян да була алган.

Һәр фотода Тукайның йөзе үзгәрә. Кайбер фотоларда аны хәтта башка кеше дип тә уйларга мөмкин. Нәрсәдән шулай икән соң? Еллар алмашынган саен шагыйрьнең эчке һәм тышкы дөньясы, рухи халәте үзгәргәнме? Аның даирәсендәге кешеләрнең Тукайга йогынтысы булганмы? Фәнни эшне башкарганда мин шушы сорауларга җавап табарга тырыштым.

Тикшерү эшенең темасы: Тукай образы фотографияләрдә.

Максат: 1. Г.Тукай фотосүрәтләренеӊ фәнни чыганакларда тѳрлечә чагылышыныӊ әдәби асылын күрсәтү,фотосурәтләрдәге аермалылыкны hәм охшашлыкны ачыклау.

Өйрәнү объекты һәм предметы— Габдулла Тукай фотографияләре.
Тикшерү методы: тикшеренүле, проблемалы, репродуктив методлар

Бәләкәй Апуш сурәткә төшмәгән, чөнки ул вакытта авылда фотографлар булмаган. Фәкать 1903 нче елда гына 17 яшьлек Габдулла беренче тапкыр фотога төшә.

Фотография №1. Тукай озын буйлы шәкерт янында басып тора.(1903 ел).

Бу аның беренче фотографиясе булып санала. Сурәттә уртача буйлы, ак күлмәк, шәкертләр кия торган казаки, башына кәләпүш кигән яшүсмер карап тора. Бу фото 1903 елда җәйге каникул чорында Җаек шәһәрендә төшерелгән.Чынлыкта бу вакытта Тукайга 17 яшь булса да, рәсемдә ул фәкать 13-14 яшьлек кебек күренә.

Фотография №2. (1905 ел) КамилМотыйгый һәм һәм Габдулла Тукай.

Мотыйгый Тукай белән фотога төшәргә яраткан. Ул Апушның киләчәктә зур шагыйрь булачагын алдан күргәндер, мөгаен. Тукай язмышында, аның кулына каләм алып шигырьләр яза башлавында Камил Мотыйгыйның йогынтысы гаять зур була.1902 елда Мисырдан кайткач, әтисе мәдрәсәсендә мөгаллим булып эшли башлый, гарәп теле һәм әдәбиятыннан, мантыйк, Коръән тәфсире, хәдис, фикъһе (ислам хокукы) фәннәреннән шәкертләргә (шул җөмләдән шәкерт Тукайга да) дәресләр бирә. Аның Габдулла Тукай белән якыннан аралаша башлавы һәм дуслашып китүе дә шушы вакытларга туры килә. 1903–1905 елларда алар мәдрәсәдә бергәләшеп «Гыйльми мәҗлес» дигән әдәбият түгәрәге оештыралар, кулъязма «Мәгариф» газетасы белән кулъязма «Әлгасрелҗәдид» журналы чыгаралар. Бу кулъязма газета-журнал сәхифәләрендә, Тукайның тәүге әсәрләре белән беррәттән, Камилнең дә хикәя-парчалары, юлъязмалары урнаштырыла.

Фотография №3. Тукай кулына журнал тотып төшкән. (1905 ел).

Рәсемнең уң ягын игътибар белән карасаң, анда озын гәүдәле тагын бер кеше сурәте булганлыгын , ләкин аны бетергәннәрен күрәсең. Тукай янәшәсендә аның хөрмәтле укытучысы Камил Мотыйгый төшкән була. Аны фотодан гына түгел, ә бәлки татар дөньясыннан, татар мәдәниятеннән дә юкка чыгарырга телиләр. Бай гаиләдән булганы өчен совет власте аңа халык дошманына караган кебек карый.Еллар дәвамында җыелып килгән нахак гаепләүләр, кимсетелүләр, әрнү-рәнҗүләр ахырда аны соңгы чиккә җиткерә – 1941 елның 26 гыйнварында Камил Мотыйгый үз-үзенә кул сала. Аңа ул вакытта фәкать 53 яшь була..Бөек Тукайның укытучысы, талантлы җырчы, нәшриятчы халык хәтереннән җуелмас.

Фотография №4. Бу фотографиядә 5 ир – ат сурәтләнгән. (1907 ел).

Күрәсезме, Тукайның йөзе ни дәрәҗәдә үзгәрә. Монда ул үз – үзенә ошамаган. Безнең алда күзлек кигән сукыр кеше утыра кебек.

Фотография №5. Биредә өч ир – ат төшкән. (1908 ел).

Өч дус — өч шагыйрь. Тукай бер аягын эскәмиягә куйган.Сәгыйть Рәмиев — уртада, ә Фәхрелислам Агиев түбәндә утырган.Өч дусның да язмышлары фаҗигале тәмамлана: 1913 нче елда үпкә авыруыннан Тукай , 1926 нчы елда чахоткадан Сәгыйть Рәмиев үлә. Фәхрелислам Агиевны 1938 нче елда чекистлар атып үтерәләр.

Фото №6да Түгәрәк йөзле Тукай. (1910 ел).

Шагыйрьнең дусты Вафа Бәхтияров үзенең истәлекләрендә бу фотоның Борхан Шәриф теләге буенча төшерелүе турында яза. Ул фотографка Тукайны түгәрәк йөзле итеп ясарга куша. Фотограф ниндидер хәйлә ярдәмендә аның теләген үти. Заказчы да, Тукай да сурәттән канәгать калалар. Ләкин бу фотода Тукайның үз йөзе түгел.Күп кенә җыентыклар тышында шушы фотоны күрергә була. Анда тыныч карашлы, үз – үзеннән канәгать чырайлы Тукай карап тора.Башындагы кәләпүше дә, муенындагы галстугы да үзенеке түгел кебек. Шулай итеп Борхан Шәрәф тырышлыгы нәтиҗәсендә Тукайның чын кыяфәтеннән нык аерылып торган фото барлыка килә.

Фото №7. Фуражка кигән Тукай (1911 ел).

Бу фотоны альбомнарда еш күрергә була. Оригиналда 17 кеше булса да, еш кына аның киселгән вариантын кулланалар. Кадр артында язмышлары фаҗигале булган Тукайның дуслары, тарихи шәхесләр калган. Сурәттә Тукай икенче рәттә сул якта юан Солтанов һәм бөек Рәмиев арасында әтисенең фуражкасын кигән малай кыяфәтендә утыра.

Фото №8 Көймәдә (1911ел).

Бу фото турындагы тарихны Тукайның үз сүзләре белән башларга кирәктер. “Җитәрлек акча табып булса, җәен түгел, язын беренче пароход илә Әстерханга Сәгыйть Рәмиевкә кунакка китмәкче булам вә аннан икәүләшеп кыргыз (казакълар ул заманда шулай дип йөртелгән) арасына кымызга бармакчы булабыз. Ният җәй буе Идел өстендә йөрү һәм, мөмкин булса, Истанбулга да бер – ике атнага заглянуть”, — дип яза Тукай 1911 нче елда үзенең дусты С.Сүнчәләйгә язган хатында. Апрель азагында ул «Тургенев» пароходына билет ала һәм сәяхәткә кузгала.

Бер атнадан соң Казанга язган хатында ул болай ди: “Мин Әстерханда. Монда берәр айлап торырга карар кылдым. Кымыз эчәм, ит ашыйм. Һава торышы әйбәт. Тәнемә һәм рухыма көч кергәнен сизәм. Сәгыйть белән бергә яшибез”.

Рәхәт көннәр тиз үтә, китәр вакыт җитә. Дусларының кунакчыллыгыннан канәгать калып, июнь аенда Тукай кайтыр юлга кузгала.Киткәндә дуслары истәлеккә фотога төшәргә тәкъдим итәләр. Тукай фотога төшәргә яратмаса да, дуслары аны ничектер ризалаштыралар.Сурәттә Сәгыйть Рәмиев , Тукай, Шәһид Гайфи көймәдә утыралар.Әстерханда 1911 елның җәендә төшкән фоторәсемдә Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиев, Шаһит Гайфи. Тукай Әстерханга баргач, Шаһит Гайфи анда аның яшәешен кайгыртучы була. Тукайны күп тапкырлар кымыз эчәргә алып баралар. Әстерханда Тукай шифаханә шартларында яши.

Фото № 9. Елмайган Тукай. (1912 ел)

Тукайның бераз гына елмаеп төшкән бу бердәнбер фотосы.

Фото № 10. Тукай, Фатих Әмирхан һәм бертуган Коләхмәтовлар (1912)

Тукай бертуган Колахмәтовлар арасында. Алда Тукай һәм Фатих Әмирхан. Тукайның танышлары, аралашкан кешеләре күп була. Ләкин чын дусларының берсе аяклары параличланып гарипләр арбасында утырган Фатих Әмирхан була.Тукай белән Фатих Әмирхан арасында кыска, ләкин мәңгелек дуслык урнаша. Тукайның дөньяга карашларын алга таба үстерүдә иң зур рольне, әлбәттә, акыллы, тәҗрибәле Фатих Әмирхан уйнаган. Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал ерак Җаектан килгән Тукайны Казан һәм аның эчке дөньясы белән таныштыралар, эчкерсез күңелле яңа дуска эшлекле киңәшләр бирәләр...

Тукай шулай ук бертуган Колахмәтовлар белән дуслаша. Аеруча драматург, журналист,большевик, Тукайның үзе кебек үпкә авыруы белән җәфаланган Гафур Коләхмәтов белән якын мөнәсәбәттә була.

Фото № 11. (1912 ел)

1912 нче елны төшерелгән фотографиядә Тукай киң маңгайлы, таләпчән, горур караш белән карап тора. Шул ук вакытта бу карашта ниндидер бер сагаю да бар шикелле. Әйтерсең лә ул тиздән бу тормыштан китәчәген сизә. Аның юлын дәвам итүче булырмы, киләчәктә татар милләтен ни көтә? Бу фотодагы Тукай безгә шулай мөрәҗәгать итә шикелле.

Фото № 12 Тукай үлем алдыннан (1913 ел)

Февраль ахырына таба Тукайның саулыгы тәмам начарлана. Бу вакыттагы физик һәм рухи халәтенең ни рәвешле булганын дусты Ф.Әмирхан истәлегеннән беләбез. Шагыйрьнең көндез дә, төнлә дә горык-горык йөткергәне аермачык ишетелеп тора.
«Һәрбер көн генә түгел, бәлки, һәрбер сәгать, һәрбер йөткерүнең аның гомереннән бер кисәген кубарып алганлыгын без генә түгел, ул үзе дә белә вә аңлый иде. Ләкин бу турыда ул тел белән сөйләргә яратмый иде.
Со
ңгы көннәрдә ул ялгызлык сөя вә ялгыз дәкыйкаләрендә тирән бер уйга батып утыра иде.”

Клячкин больницасына кергәч тә Фатыйх Әмирханга хат яза.

«Больница Хадимнәре миңа : «Ник алданрак больницага кермәдегез?» — диделәр. Мин аларга: «Без больницаны үлемнең әүвәл стансасы дип беләмез. Аз булса да дөньяда торып калыйм, дип әйттем»,— дидем» дип белдерә.

Фото № 13 Шагыйрьнең соңгы сулышы (1913 ел)

1 апрель, өйләдән соң хәле кискенләшкәнне күреп, дуслары Тукайның рөхсәте белән фотограф Г.Якобсонны чакыралар, һәм ул шагыйрьне урын өстендә тезләрен кочаклап утырган килеш һәм кулларын баш астына куеп, ике мендәр өстендә яткан көенчә рәсемгә төшерә.

Тукай башлыча рәсемнәргә дуслары, танышлары, фикердәшләре белән төшәргә яраткан. Исән чактагы соңгы рәсеменә төшкәндә шагыйрь янәшәсендә дуслары — халкыбызның атаклы артисты Габдулла Кариев, күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Сәйфи-Казанлы, журналист Шиһап Әхмәров булган. Нәкъ менә алар шифахәнәдә Тукайның соңгы көннәрен күргәннәр, соңгы сулышынача янында булганнар.Әмма рәхимсез цензура монда да үз эшен эшли, үлем түшәгенә калган Тукайны караучылар сурәттән «сөртелә». Тукай үзе генә кала.

Фото № 14. Шагыйрь вафатыннан соң алынган маска (1913).

Татар халкының бөек шагыйре 1913 елның 15 (2) апрелендә кичке 8 сәгать 15 минутта күзләрен мәңгегә йома… Шагыйрьнең вафатыннан соң йөзеннән төшереп алынган гипс битлек бүгенге көндә Казандагы Г.Тукай Әдәби музеенда саклана. Бу битлекнең язмышы бик серле… Аны 1958 елда Мөлеков атлы бер Алмата кешесе СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтына алып килә. Ул әлеге битлекне 30нчы елларда Оренбургта Гыйльметдин Шәрәфнең бертуганы Борһан Шәрәф биргәнен әйтә. Берникадәр вакыттан соң битлекне Дәүләт музеена тапшыралар, анда ул утыз ел саклана. 1988 елның апрелендә, Тукайның вафаты көнендә, битлекне музейга килүчеләргә күрсәтәләр. Үз вакытында Дәүләт музееның әдәби экспозицияләр бүлеге хезмәткәрләре – сынчылар Садри Ахун һәм Баки Урманче битлекне өйрәнеп, аның чыннан да шагыйрьнең йөз чалымнарын тулысынча күчерүен белдерә. Баки Урмане гасыр башында мондый битлекләрне гадәттә Казан университетының медицина факультеты студентлары төшергәнлеген хәбәр итә. Кем бу эшнең хәстәрен күргән? Сораулар күп. Шунысы аңлашыла: Тукайның якын дусларыннан берәү аның кадерле чалымнарын киләчәк буыннар өчен саклап калырга теләгән. Бәлки, Фатих Әмирхандыр ? 1926 елга кадәр, ягъни Фатих Әмирханның вафатына кадәр, бу битлек аңарда сакланган дигән фаразлар бар…

Йомгаклау.

Фәнни эшне эшләгәндә үзем өчен шактый кызыклы фактларны ачтым. Ләкин татар галимнәренең вә чит илләрдәге фән эшлеклеләренең даими эзләнүләренә карамастан, Тукайның иҗаты һәм аның шәхси хәяты турында әле соңгы сүз әйтелмәгән, һәм әйтелмәячәк тә, чөнки фән ул — чиксез дәвам. Тукаебызның да әле әллә никадәр серләре ачылмыйча ята булыр. «Тукайның кайсы күзенә ак төшкән булган?» дигән сорауга әлегә галимнәребезнең төгәл җавабы юк. Кемдер, сул күзенә, ди. Галиәсгар Камал исә, уң күзенә, диеп яза. Кайсысы дөрес? Бер фоторәсемдә Тукай янында мөлаем, озын җегет басып тора. Берәүләр аны, Габделвәли Әмрулла, ди. Мотыйгулла хәзрәтнең хатына нигезләнеп, Ибраһим Нуруллин ул җегетне Габделвәли исеме белән яза. Тукай белән бер ятакханәдә яшәгән Шәриф Каюмов, Мөхәммәтвәли, Төрек Вәли, дип хәтерли.Икенче бер галимнәр, Тукай янындагы бу кешене Габдулла Кариев дип, Тукай музеена куйган. Кайсысы дөрес? Тагын бер рәсемдә Камил Мотыйгый белән янәшә тәбәнәк кенә бер шәкерт басып тора. Китаптан китапка күчә торган бу рәсемне без Мотыйгый белән Тукай сурәте дип беләбез. Хәзер бәхәс купты: юк, бу Тукай түгел, янәсе. Тукай булмаса, ул кем? Кәттә кыяфәтле, шөһрәтле вә мәгърур Камил бәй очраклы вә гади «шәкерт салмасы» белән кулга-кул тотышып фотога төшәрме? Әлбәттә, бер караганда, боларның барысы да бик вак мәсьәлә кебек күренер. Барыбер түгелмени соң: сул күзенә ак төшкәнме, әллә уң күзенәме? Әмрулламы ул, әллә Кариевме? Моның ни әһәмияте бар? Тукай турында фән бар икән, аның иҗаты вә шәхесенә кагылышлы һәр «вак нәрсәгә» җавап табылырга тиеш. Тукайның үзе өчен дә күзен каплаган, үзе язмышлый, «печать проклятия» («каргыш мөһере») бер дә вак нәрсә булмаган. Бу зәгыйфьлек аның рухына нык тәэсир иткән; рухына тәэсир иткән икән, иҗатына да көчле йогынты ясаган дигән сүз. Һич шик юк ки, күзенә төшкән бу ак Тукайның кимсенүен арттырган. Боларның барысын да ачыклау Тукай кебек даһиның рухын өйрәнү өчен кирәк. Тукай ул — чагыштырмача бик якын тарих. Исәннәр арасында Тукайны күргән-белгәннәр дә бар. Шагыйрьнең тышкы кыяфәтен сурәтләгәндә, аның эчке халәтен тасвирлаганда әдипләр бары тик тарихи мәгълүмат вә хатирәләргә генә таянып, дөреслеккә хилафлык китермәенчә иҗат итәргә дучар. Узар заманнар, Тукай ерак тарих вәкиле булыр; әдәбият-сәнгать-фән Тукайны өйрәнүдән, яңа ачышларга омтылудан, шәрех вә фаразлардан туктамаячак. Рәссамнар, әдипләр, композиторлар Тукайны үз мәсләкләреннән чыгып сурәтләячәк. Күзенә ак төшкән, зәгыйфь бәдәнле, кимсенү чире йоккан ярты үпкәле, үпкәчән холыклы итеп түгел, ә бәлки мәһабәт гәүдәле каһарман итеп күрсәтер. Сәхнәдә, кинода аны баһадир гәүдәле актер уйнар. Без Тукайдан ерагая барган саен, Тукайның бөеклеге арта барыр; ул киләчәк буыннар өчен Алып батырдай биек-калку булып күренер, чөнки Тукай үз иҗаты белән Алып, үз шигыре белән каһарман! Төп һәм чын образ — аның иҗаты.

Кулланылган әдәбият

1. Бакый Урманче иҗатында Габдулла Тукай: альбом/төз. Ф.В.Әхмәтова – Урманче. – Казан: Татар китап нәшрияты, 2007

2.Батулла Р. Нурга төренгән Тукай: Бөеклек турында уйлар-уйланулар.- Г.Тукайга багышланган интернет — портал.

3. Казан журналы, 7-2006, Душа народа в творчестве Габдуллы Тукая.

Тукайның соңгы фотосурәтләре

Арча районы МБГБУ “Яңа

Кырлай урта гомуми белем мәктәбе”

Шиһапова Зөһрә Азат кызы -10 класс укучысы

Фәнни җитәкче: Шиһапова Гөлгенә Хәсбиулла кызы- тарих укытучысы

Кереш

Рухи биеклек гәүдәләнеше булырдай затлар үзен раслаган һәрбер кавемдә бар. Татар халкы тарихында да андыйлар күпләп санала. Әмма милләт яшәешенә Габдулла Тукай кебек зур йогынты ясаган, газиз халкының күңеленә шулай тирән үтеп кергән бүтән шәхес әлегә күренми.

Гасырлар узса да, бөек шагыйрьне татар халкы онытмый, чөнки ул үз милләте мәнфәгатьләрен яклап, аның бәхетле киләчәген теләп, халыкчан әсәрләр иҗат итә. Татар халык шагыйре Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлы күптәннән өйрәнелеп килә. Әдәбият галимнәре бу проблеманы игътибар үзәгенә куеп, күп кенә китаплар, монографик хезмәтләр яздылар. Ләкин һәрбер чорда Тукайны уку, Тукайны өйрәнү, Тукайны үзең өчен төрле яклардан ачу дәвам итә.

Тукайның соңгы фотосурәтләре ”дип аталган эзләнү эшемнең максаты — Габдулла Тукайның исән чактагы соңгы ике фотосурәтен өйрәнү. Шушы максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

-Габдулла Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү;

-шагыйрьнең фотосурәтләрен барлау;

-төрле чыганаклардан Г.Тукай фотоларына кагылышлы мәгълүмат туплау;

— Г.Тукайның соңгы ике фоторәсеме тарихын өйрәнү.

Эзләнү алымнары:

— Габдулла Тукай иҗатын чагылдырган фәнни әдәбият белән танышу;

— музейда, китапханәләрдә эшләргә өйрәнү;

— интернет челтәреннән тикшеренү эшенә кагылышлы хезмәтләрне эзләү, өйрәнү, туплау.

Эзләнү эшемнең актуальлеге: татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты һәр буын өчен кызыклы. Өйрәнгән саен анда үзеңә күп яңалыклар ачасың.

2.1. Габдулла Тукай фотоларда

Мин Габдулла Тукайның фотосурәтләрен карыйм. Шагыйрьнең фотолары турындагы мәгълүматларда төрле фикерләр бар. Кайберәүләр Габдулла Тукай фотосурәткә төшәргә яратмаган, фотога ул үз теләге белән түгел, дуслары үгетләгәнгә, иптәшләре сүзен тыңлап, хөрмәт итеп төшкән, икенчеләре — сөекле шагыйребез фотога төшәргә яраткан, диләр. Ләкин без нәкъ шул чорны күз алдында тотарга тиеш. XIX гасыр башында фотога төшәргә бөтен кешеләрнең дә мөмкинчелеге булмаган. Ләкин аннан исән чакта төшкән унбиш фото тарихка кереп калган. Беренче фотосы 1903 елда Уральскида төшкән булса, соңгылары 1913 елның 1 апрелендә Казанда Клячкин хастаханәсендә була. (Кушымта № 1-15) Ни өчен Тукай фотога төшәргә яратмаган икән дигән сорау туа. Минемчә, Габдулла Тукай дини тәрбия алган кеше, ә мөселман кешесенә сурәткә төшәргә ярамый. Шагыйрь турында күбрәк укыган саен, аның тыйнаклыгына, оялчанлыгына игътибар итәсең. Рабит Батулла : “Тукай үзен бик мәһабәт кеше дип санамавыннан һәм күзенә ак төшкәннән сурәткә төшәргә яратмаган,”- дип аңлата. Күзенә төшкән ак аның кимсенүенә, хатын-кызларга күренмәскә тырышуына сәбәп булган, диләр. Барлык төшкән фотосурәтләрендә Тукайның күз карашы моңлы, сагышлы. Аның сизелер сизелмәс елмайган рәсеме берәү генә.(Кушымта №10 ) Ләкин бу фотолар Тукайны гел сызланып, гел кимсенеп кенә яшәгән икән, дип нәтиҗә чыгарырга нигез була алмый. Шагыйрь елмаерга да, көләргә дә сәләтле кеше булган.

Шушы унбиш рәсемне карагач, һәрбер фотода иң башта Тукайның җитди, уйчан, сагышлы карашы күзгә ташлана. Фотоларга күбрәк караган саен, бер нәтиҗәгә киләсең: Тукай фотога төшкән саен үзгәрә.

2.2. Үләренә бер тәүлек кала алынган рәсемнәре

1913 ел. 1 апрель өйләдән соң. Клячкин хастаханәсе. Хәле начарайганны күреп, дуслары Тукайның рөхсәте белән фотограф И.М.Якобсонны чакыралар, һәм ул шагыйрьне урын өстендә тезләрен кочаклап утырган килеш һәм кулларын баш астына куеп, ике мендәр өстендә яткан килеш рәсемгә төшерә.

Тезен кочаклап төшкән фотосы. (Кушымта №14) Тукай үзенең мәһабәтлеген авыру булса да җуймаган. Ул хастаханәнең ятак киемендә, кул бармаклары буын-буын, кипшергән иреннәре бераз ачык. Менә шушы бармаклары белән ул бәһаләп бетергесез күп әсәрләр иҗат иткән. Хастаханәдә дә китап- дәфтәрләре аның янында. Тукайның карашы үзәкләрне өзә. Бу кеше 27 ел эчендә япь-яшь гомерен тулысы белән яндырып китеп бара. Аның йорты юк, гаиләсе юк, якын туганнары юк, аның нәселе юк, ләкин аның том-том китаплары кала. Үләр алдыннан Тукай мохтаҗ шәкертләр өчен 500 сум акча васыять итеп калдыра.

Ярым яткан рәсеме.(Кушымта №15 ) Утырып арыгач, Тукай мендәренә сөялгән. Шул ук караш. Ул үзенең озакламый, берничә сәгатьтән соң үләчәген белә. Ул ачыргаланмый, ул тыныч, эшлисе эшләнгән. Нинди мәһабәт чырай, нинди тирән караш. Тукай гадәттә рәсемнәргә дуслары, танышлары, фикердәшләре белән төшәргә яраткан. Исән чактагы соңгы рәсемендә дә ул дуслары белән.Бу рәсемнең тарихы бар. Аның караватының баш очында халкыбызның атаклы артисты Габдулла Кариев, күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих-Сәйфи Казанлы, журналист Шиһап Әхмәров утыралар. Нәкъ менә алар хастаханәдә Тукайның соңгы көннәрен күргәннәр, соңгы сулышынача янында булганнар.Тукайның дуслары шагыйрьнең баш очына утырып рәсемгә төшәләр. Еллар узгач, ул кешеләрнең рәсемнәрен юып, бетереп ташлыйлар. Тукай әнә шулай ялгызы гына Өчиледәге туганнары бүләк иткән мендәрләргә ятып кала.

2.3. Шиһап Әхмәров истәлекләре

Шиһап Әхмәров (1884-1966) – нашир, журналист һәм педагог. Ул Тукайның соңгы көннәрендә аның янәшәсендә булган кешеләрнең берсе. Шушы көннәр турында Тукайның дусты “Мәктәп” журналының 1913 елгы 4 санында һәм “Хатирәләр”дә “Габдулла әфәнде Тукаевның авыруы” исеме астында истәлек язып калдыра. Соңгы ике фотосурәткә кагылышлы юллары түбәндәгеләр:

… Фәкать ул тән кешесе түгел, рухи иясе иде; аның кашында җисмани авыру авыру түгел, ул аңар илтифат итми; ул фәкать рух саулыгына :вөҗдан сафлыгына гына әһәмият бирә иде. Ул:

Кирәк черсен, кирәк тузсын, ни ул тән,

Чыдамсыз бер кием ул җанны өрткән”,- җырын җырлый иде. Шуның өчен ул үзенең авыруын дәвалауга зур әһәмият бирми иде, ул әгъзани бәдәниясенең көннән –көн зәгыйфләнә баруын илтифатка да алмый, һаман тырыша, һаман яза, үзенең рухани куәте илә кара көчкә каршы сугышуын дәвам итә иде. Ул үләргә ике көн калгач кына үзенең иң куәтле коралы булган каләмен кулыннан ташларга мәҗбүр булды …

… Мәрхүмнең янына шифаханәгә һәрвакыт барып йөрүчеләрнең берсе булганлыктан, баргач ук гадәттәгечә: “Хәлегез ничек?”- диеп сорый торган идем. Моңар каршы: “Хәлем яхшы, тик менә куәт кенә азрак, бераз хәлем булса, чыгар идем, миңа бит күп куәт тә кирәкми: менә шул җиңеләйгән тәнемне “Болгар” баскычыннан күтәреп менәрлек булса, җитә,”- ди торган иде…

1 нче апрель иртә сәгать 11 дә барып “хәлегез ничек” диеп соравыма “әҗәл” диеп, бер генә сүз илә җавап бирде дә, бераздан соң “хәлем авыр, болай булса, өч көннән артык чыдый алмам,” — диде. Шул ук көндә доктор да : “Авыруның хәле начар, озак торса, өч көн торыр, алайга да бармас, сез инде ташламагыз, дуслары җыелышып , бер тәртип илә һәрвакыт берегез янында булыгыз,”- дия тәнбиһ итте. Шунансоң чиратлашып янында торыла башлады.

1 нче апрель өйләдән соң сәгать 3 тә: “Габдулла әфәнде, хәлегезне үзегез дә начар дисез һәм шулай күренә дә, мондый вакытта рәсем алдырып калу гадәте бар, бу нәрсә сәламәтләнсәгез үзегез өчен, тәкъдир җитеп, үлсәгез, дусларыгыз өчен бер ядкарь булыр иде” ,- дия, рәсемен алдырырга рөхсәт сорадым. Моңар каршы: ” Беркадәр хәл алгач алдырсак, ничек булыр икән, бер дә хәлем юк бит”, — дисә дә, мин : “ Сез шул урыныгыздан кузгалмассыз, сезгә мәшәкате булмас”,- дигәч, рөхсәт итте. Фотограф чакыртып, утырган һәм яткан көенчә рәсемнәре чыгартылды…”.

  1. Йомгаклау

Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын энәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле»,- дип белми әйтмәгән сөекле Тукаебыз.

Эзләнү эшен башкаргач, шундый нәтиҗәгә килдем: Тукай һәрвакыт җитди, уйчан, карашы сагышлы. Шул караштан шагыйрьнең нәрсә уйлаганын, дөньяга карашын аңлап була. Аның тормыш юлы ничек кенә сикәлтәле булмасын, ул башын горур тота.

Күңел Тукайга тора-тора кайта… Җиде еллык иҗат гомерендә татар халык шагыйре дәрәҗәсенә күтәрелгән бөек шәхеснең язмышы вакыт узган саен игътибарны үзенә җәлеп итә бара.Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне якынлашкан саен, вакыт безне 1913 ел апрель көннәреннән ераклаштырган саен, Тукай безгә тагын да якыная, аның шәхесе, тарихтагы урыны безгә тагында олырак, мәһабәтрәк булып күренә. В.Г.Белинскийның бик гыйбрәтле сүзләре бар: “Һәр яңа чор бөек язучы турында үз фикерен әйтә, аны үзенчә ача, аның яңа дөнья, аңа чынбарлык белән бәйләнгән яңадан-яңа сыйфатларын таба”. Тукай белән дә шулай. Бөек рус тәнкыйтьчесенең сүзләрен дәвам итеп әйткәндә, Тукай, “үлем белән төгәлләнә торган ноктада тукталып калмыйча, җәмәгать аңында үсеш-үзгәрешен дәвам итә торган, мәңге яши һәм алга бара торган күренешләр мисалына керә”. Менә ни өчен Тукайны искә алу көннәре бер татар халкының гына түгел, бөтен халыкларның татар халкының бөек улына халыкның тирән ихтирамын , мәхәббәтен чагылдыра торган чарага әйләнде.

. Халкыбызның күңелендә Габдулла Тукай турында истәлекләр иксез-чиксез! Халык ул истәлекләрне гасыр буе кадерләп саклаган! Саклаган, саклый һәм аны киләсе буыннарга да тапшырып калдырыр.

Файдаланылган әдәбият

  1. Батулла Р. Кылдан нечкә, кылычтан үткен:Кыйсса.-Казан,1996.

  2. Батулла Р. Моңлы күз карашы (Тукайның фоторәсемнәре)//Сәхнә.2006.-№1-2.-Б.24-25.

  3. Габдулла Тукай. Сайланма әсәрләр / төз. Р.Рахмани.-Казан, 2011. -703 .

  4. Гарифуллин Д. Шагыйрьнең соңгы рәсеме //Социалистик Татарстан.-1990.- 15 ноябрь.

  5. Тукай турында истәлекләр.-Казан,1986.Нуруллин И.З. Тукай турында хикәяләр.-Казан, 1971.

  6. Нуруллин И.З. Тукай турында хикәяләр.-Казан, 1971.

  7. Мансуров З. Габдулла Тукай: һәр хыялдан татлыдыр милләт хыялы //Чын мирас. 2013.-№ 4.-Б.-101-103.

  8. Рәсүлева З.Ә. Тукай эзләреннән.- Казан, 1985.

  9. Юзиев Н.Г. Габдулла Тукай: Тормыш һәм иҗат елъязмасы.-Казан, 2003.

Сабыйларның канатланыр вакыты мәктәпләрдә укыр чак булыр” (Г.Тукай)

Укучыларның мәктәп темасына үзләре иҗат иткән кыска хикәяләре

Үсеп кенә җитим

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

МББУ “Күңгәр урта гомуми белем мәктәбе”

Гайнетдинова Алия-10 нчы сыйныф укучысы

Укытучы: Гайнетдинова Фәридә Гарифҗан кызы-

рус теле һәм әдәбияты укытучысы

Бераз мактанчыграк бугай мин. Күпертеп сөйләргә дә яратам, ахрысы.

Һәрхәлдә, әнием шулай ди. Ул әйтсә, белеп әйтә инде. Өстәвенә, холкым да малайларныкы кебек. Әздән малай булмаганмын. Койма, агач башы, җыелып торган су, ертылган күлмәк, күгәргән аяк, ватык велосипед – бөтенесе минеке инде. Әле менә бүгенгесе көндә дә тәнемнең өч җирендә яра бар. Кыскасы, апамның капма-каршысы. Апа дигәннән, бигрәкләр дә чебен тимәс чер итәр инде үзе. Суалчаннан дә курка. Арканга бәйләп куйган бозауны алып кереп, абзарга ябарга да шүрли. Көтүдән качкан үгезне алып кайту турында әйтеп тә тормыйм.

Беркөнне өелеп куелган такталар өстеннән чираттагы мәтәлеп төшүемнән соң, күршебез Әгъләм абый әтигә:

Улым юк дип бер дә уфтанмыйсыңдыр син, күрше. Кара бу ташбашыңны, әрле-бирле малайлардан уздыра бит бу сезнең, − диде, минем умырылган аякны күреп. Ул шулай дигәч, башымны тотып караган идем, чынлап та, таш кебек каты икән.

Таркаулык та җитеп ашкан миндә. Әле бер нәрсәм, әле икенче әйберем онытылып кала. Дәфтәрдәге сызык-бозыкларны күргәч, укытучылар билгене дә киметеп куеп карый. Тик, нишләптер, җыйнала алмыйм.

Аның каравы күңелең матур, ярдәмчел, диләр мине. Көнләшә дә белмим. “Әзрәк көнләшеп тә укымыйсың,” − дип тирги әнием. Алай ук бер дә көнләшмим дә түгел инде. Физкультура дәресендә берәрсе уза башласамы?..

Дәрес димәктән… Беркөнне мәктәптә нык кына кызарырга туры килде бит әле шул холкым аркасында. Тәртибе белән сөйлим әле.

Сыйныфыбызда Әлфис исемле бер малай бар безнең. Әй җырларга оста да инде үзе! Ул җырлый башласа, яше-карты, бала-чагасы тынып кала. Хәтта кошлар да көнләшә кебек тоела кайчакта. Коеп куйган Илһам Шакиров инде! Ул тавыш, ул моң дисеңме! Бирсә дә бирер икән Ходай талантны. Тик менә шул җырчы малайның холкы… Миннән мең тапкыр начаррак. Кисәк-кисәк өзгәләп ташлыйсы килә үзен. Шул малай бәйләнепме-бәйләнә миңа. Тәнәфес җиттеме, чәкәләшергә генә торабыз.

Озын-озак түзеп йөрергә туры килмәде тагын. Үзеннән-үзе җае килеп чыкты шул малай актыгының кирәген бирергә.

Беркөнне математикадан контроль эш вакытында, чәчтән тартып, юньләп эшләргә ирек бирмәде. Дәрестән чыгуга, йодрыгымны төйнәп, берне китереп тондыруым булды, очып кына китте мал-а-ай! Шәймиев, Мөхәммәтшин, Миңнеханов кебек дәрәҗәле шәхесләр каршында җырлап йөреп, тәмам эштән чыккан. Ну, бераз ярыйсы гына үземә дә эләкте инде эләгүен. Өйгә кайткач, әни бик шәпләп утлы табага бастырды бу тәртибем өчен:

Үтерәсең ич инде, кызым, ир малайлардан да болайрак ич син. Әнә Алинәне кара, бөтен җире ялт иткән. Син йөрисең инде малайлар белән сугышып. Кеше алдына чыгарлыгымны калдырмыйсың бит.

Ничава, үзеңне кыерсытырга ирек бирмә, молодец, кызым, − дип, гадәттәгечә, әти сүзгә кушылды. Шундый бәрелешләрдән соң, гел яклый ул мине.

Әлфискә болай да кул кычытып йөри иде инде. Ни өчен дигәндә, беркөнне аның аркасында 2 тапкыр оятка калырга туры килде. Дәрескә керергә вакыт җиткәч, мине узып, әлеге дә баягы, Әлфис чабып бара.

Суфия Мансуровна ашханәдәме әле? − дип сорадым тегеннән. Тиле инде үзем дә, таптым сорар кеше.

Шунда әле, ашап утыра. Дәрес башларга уенда да юк, − диде. Ә үзе класска кереп китте.

Торам шулай ишек төбендә, укытучыбызны көтеп. Баскычтан 11 нчеләр менеп килә. Дәрескә соңга калганнар инде болар. Директорны күрүләре булды, Айрат исемлесе озын аяклары белән ике атлап бер генә сикерде дә тарих классына кереп чумды. Калганнар да аннан калышмады. Берсенең аяк киеме төшеп калды калуын. Боларга эләгәчәк инде, дип татлы хыялларга бирелеп торганда, карасам, янымда Наил Гомәрович басып тора.

Гайнетдинова, кыңгырау синең өчен дә түгелмени? – диюе булды, директорның күзлек пыялалары гына ялтырап калды, уктай атылдым класска. Ә анда… күптән дәрес бара икән. Укытучыбызның ничек оялтканын сөйли китсәмме-е! Анысына ничек тә түздем. Ә менә авызын колагына кадәр җәйгән Әлфиснең мыскыллы карашын күтәрү әйтеп бетергесез авыр булды.

Менә шундый кеше инде мин. Мондый кыланмышларымның, кимчелекләремнең чиге булырмы бер? Булыр. Аллаһы боерса, кимчелекләрем дә бетәр. Бетеп җитмәсә дә, бераз кимер. Үсеп кенә җитим.

Энҗе

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы

МББУ “Алабирде урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Гарифуллин Шамил -11нче сыйныф укучысы

Укытучы: Гарифуллина Ландыш Ринат кызы-

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Төнге өчтә дә ян тәрәзәдән кар өстенә ут шәүләсе төшә иде әле. Үзенең эшен төгәлләп, өенә кайтырга җыенган Ай бу утны бик шикләнеп күзәтте. Ни булган икән Энҗегә? Ай белән Энҗе дуслашып өлгергәннәр иде инде. Бер –берсенең холкын, серләрен дә беләләр кебек иде. Тик бүген нәрсәдер үзгәргән ахрысы? Энҗенең Айга сөйләми торган сере барлыкка килгәнме әллә? Азрак үпкәләде дә бугай Аебыз. Шулай да тынычлык сакларга тырышты. Бүген булмаса ,иртәгә сөйләр,иртәгә булмаса аннары барыбер сөйләячәген төгәл белә бит ул. Моңа кадәр Энҗе матур шигырьләрне тәрәзәдән урамга карап укыганда, Ай аның һәрбер сүзен, карашын, күз керфекләрен бик бирелеп күзәтте . Энҗе чибәр түгел,ә матур иде. Аның эчке дөньясы бай, шигъри, күзләре серле иде. Энҗене яратмый мөмкин түгел иде бугай. Ай абзагызны да сихерләде бит кыз. Шулай да Айны куркыткан бер уй чынга ашканмы әллә? Энҗе гашыйк булганмы? Ул Энҗене беркем белән дә бүлешергә теләми иде.Бик күпләр бит шулай тәрәшзә аша серләрен сөйләделәр , шигырьләрен укыдылар да, минем мәхәббәткә хыянәт итеп, башканы таптылар. Юк ,Энҗе алай итмәс, Энҗе андый түгел дип үз-үзен тынычландырды гашыйк Ай абзагыз… Ут янган бүлмәдәге кыз белән нәрсә булганын Энҗе үзе дә аңламый иде әле…

Район спартакиадасында катнашу өчен, мәктәп укучыларыннан торган аерым команды җыярга кирәк булып чыкты.Әлбәттә, спорт иң җитезләрне, көчлеләрне ярата. Команданы 10-11 нче сыйныф укучыларыннан гына җыярга уйласалар да,бер кыз җитмәслек булды. Оста спортчы Гөлгенә шушы көннәрдә генә аягын авырттырган булып чыкты. Инде нишләргә? Физкультура укытучысы Мансур абый киңәше белән,9 нчы сыйныфтан Камалова Энҗегә тукталырга булдлар. Каршы килүче булмады,чөнки бу спартакиадада тулы составта катнашу бик мөһим иде.

Энҗе автобуска бик кыенсынп кына керде,чөнки моңа кадәр 11 ләр белән якыннан ачылып сөйләшкәне дә булмады бит. Аннары,бу мәктәптә дә өченче аен гына укый.Дәү әниләре үзе генә калгач,шуның өстенә еш авыргалап торгач,Ульян шәһәреннән күченеп кайттылар алар.Әнисе Әлфия апа сатучы,әтисе Ранис абый терлекче булып эшкә урнаштылар. Сеңлесе Лилия белән Энҗе яңа мәктәптә укый башладылар. Җәйге каникул вакытында дәү әнисе янына кайтып йөргән кызларның авылда дуслары бар иде,шуңа җиңел кереп киттеләр. Ә мәктәпкә укучылар күп авыллардан җыелганга, бөтенесен белеп бетерми дә иде әле Энҗе.

Автобуста урыннар алынып беткән иде инде. Беренче керүчеләр сайлап утыра,соңыннан керүчеләр кая урын калса шунда. Бу –закон. Энҗе ,соңыннан кергәнгә кыенсынып кына , барысына да каршы якта калган урынга утырды. Ачык зәңгәр спорт костюмы кигән,чәчләрен килешле итеп җыеп куйган кызга сынап та,көнләшеп тә карадылар. Энҗедән пөхтәлек, җылылык бөркелә иде. Аның гади генә итеп елмаюы да килешле, матур иде. Бер минут эчендә барысы да үз урынына кайтты,сөйләшү, көлешү тавышлары гына ишетелде. Энҗе күбрәк автобус тәрәзәсеннән олы юлны, ике яклап үскән зифа каеннарны,зәңгәр күк йөзен күзәтте. Табигатьнең матурлыгын аңлатырга сүзләр аз кебек тоелды кызга.” Бигрәк матур инде бу көз! “-дип уйлады ул.

Автобус район стадионына килеп җитеп туктагач та, беркем төшәргә ашыкмады. Мансур абый үзенең укучыларына соңгы киңәшләрен бирде һәм җитди тавыш белән:

-Укучылар,бар да яхшы булыр дип уйлыйм.Мәктәп исемен район күләмендә танытырга дип килдек. Уңышлар барыгызга да!-диде һәм беренче тапкыр ярышта катнашучы Энҗенең телефон номерын сорады.

Энҗе солдатларча төгәллек белән үзенең номерын яздырды:

-89377319571

-Рәхмәт ,абый.Сынатмабыз,- дигән җавапны әйткән егетләр һәм кызлар урамга сибелделәр.

Энҗенең телефон номерын Мансур абыйсы гына түгел,ә тагын кемдер язып алды бугай дип беркем дә уйламады.

Көн чыннан да уңышлы узды. Диплом, медальләр белән бүләкләнгән команда членнары үзләрен бәхетле хис иттеләр.Энҗегә дә рәхәт иде.Ул үзенә карата җылылык тойды,аңа яратып карадылар. Кайту юлы күңелле, җырлы булды.

…Инде йокларга җыенгач кына,телефон чыңлап куйган тавыш ишетелде. Энҗе , ахыр көчләрен җыеп, дәресен карап чыкты .Ярышка бардым дип, иртәгә сынатырга ярамас. Гомумән,яратмый ул дәресләргә әзерлексез йөрергә. Бүген инде беркем белән сөйләшергә уйламаган булса да,смс килгән ахры дип телефонга кулын сузды. Төн уртасында кем булыр дигән сорау башына да килмәде. Алсу нишләп йокламый инде дип ачуланды әле шул арада. Сыйныфташы Алсу белән бик дуслашты Энҗе.Гаҗәеп кыз ул Алсу.Үзе шигырьләр яза,аларны Энҗегә укый,киңәш сорый.Бүген дә спорт ярышларын сорашмакчы буладыр инде.

Хатны укый башлагач кына, язучы кешенең Алсу булмавы, киресенчә,бөтенләй таныш түгел номер икәнен күрде.”Энҗе,син миңа ошадың. Мин синең белән дуслашырга телим. Ирек.” диелгән сүзләрне берничә кабат күздән уздыргач кына,Энҗе айнып киткәндәй булды.”Нәрсә булды инде бу? Әллә берәрсе ялгыш җибәргәнме? Алай дисәң,Энҗе дигәннәр” Кыз нәрсәдер уйларлык халәттә түгел иде. Кемдер шаярта дип үпкәләргә җыенды. Ләкин “син миңа ошыйсың” дип шаяртып буламы?Энҗе нишләргә дә белмәде. Күпмедер вакыт бер ноктага текәлеп утырды ул. “Җавап бирергәме инде? Ә нәрсә дип языйм? Бәлки бу турыда бөтенләй онытыргадыр”. Шул арада икенче смс килеп төште.”Энҗе,зинһар миңа ачуланма инде.Мин 10 нчы сыйныфның Каримов Ирек булам. Байраш егете.Синең белән дуслашырга телим.Җавап язмасаң,төне буе телефонга карап утырырга җыенам. Яз инде!”

Энҗенең күз алдыннан бүгенге көн, ярыш мизгелләре узды.Шаяртып сөйләшүләр, Ирекнең ничектер аның янында күбрәк булуын да исенә төшерде кыз. Сөйләшмәделәр алар, егет бары кызга чәй салып бирде,рюкзагын автобуска кадәр күтәрешеп барды. Бары шул гына. Автобуста кайтканда да очрашты икән аларның карашлары.Ирек, зәңгәр күзләрен тутырып, кызга еш карап алгалады шул.”Бигрәк матур икән бу егетнең күзләре. Зәңгәр диңгез кебек”,-дип уйлаган иде кызый.Әнә шул зәңгәр диңгез хуҗасы хат язган түгелме?!

Энҗе егеткә ни дип тә җавап кайтарырга белмәде, ләкин күңеле почмагыннан нәрсәдер дулкынланып узды. Үзендә зур көч табып: “Тыныч йокы, Ирек. Бүгенгә соң инде. Җитди сүзләр өчен иртәгә дә көн бар.Тыныч йокы,”-дигән сүзләрне басты аның бармаклары. “Тыныч йокы,Энҗе.Иртәгә матур көн тусын!” дигән сүзләрне укыгач кына,ул җиңел сулап куйды. Ләкин бу хәлләрдән соң ничек йокларга?

Энҗе үзенең дусты янына-тәрәзә буена ашыкты. Ай бүген аеруча якты иде. Энҗенең ялтыраган күзләрен күргән йолдызлар да күз кыстылар бугай. Айның да үпкәсе онытылган иде. Дустының бәхеттән елмайган йөзен күргәч,ул да тынычланды.Энҗе белән Ай бер-берсен аңладылар.”Якын дуслар шундый була ул!”-дип әйтәсе килде Айның.Әгәр ул күрәзәче булса, иртәгә Ирек белән Энҗенең бер-берсенә карап елмаюларын,Энҗенең көндәлеге арасында шоколад барлыкка килүен һәм кызның егеткә “Мин синең белән дуслашырга риза”дип язачак сүзләрен белеп куяр иде. Ләкин Ай күрәзәче түгел шул….

Яшисе килә!

Ашыгыч ярдәм “машинасы хастаханә ишеге төбенә килеп туктады. Аның эчендә кем икән?Яшьме? Картмы?Ни булган икән?Бу сорауларны хастаханә ишек алдында булган кешеләр бер-берсенә яудырдылар.

Түзде Ләйсән.Көне буе авырса да,сиздермәскә тырышты. Расписание буенча тиешле дәресләрен укытып бетерергә көч тапты үзендә. Ничек инде авырыйм дип кайтып китсен. Мәктәп ишеген ябып чыкканда,атларлык та хәле калмаган иде аның.Сизмәделәр түгел,сизделәр, күрделәр авырганын.

-Апа,авырыйсыз бит сез. Озатып куйыйкмы? –дигән укучыларына, елмаерга тырышып , җавап бирде ул:

-Юк,укучылар,ардым гына. Ә авырырга вакыт юк ич әле. Иртәгә 8 нче март. Аннары берәр көн ятып алырмын,рөхсәт итсәгез.

Яратты Ләйсән үзенең укучыларын. Инде менә 7 ел вакыт узып та китткән икән шушы укучылары арасында. “Их,гомернең узулары бер мизгел кебек кенә”дип кабатларга ярата ул.11 нчедә аның укучылары.Бишенче класстан кабул итеп алган иде ул аларны. Сизлмичә дә үткән икән еллар. Һәрберсен яратты.Үзенчә яратты ул аларны.Мондый бердәм,матур класслар сирәктер шул. Минем бәхетемә язган икән бу балалар белән эшләү дип уйлый Ләйсән.Укчыларым олы тормыш юлларында адашмыйча үз юлларын таба алсалар ярар иде дип борчыла ул.Елдан-ел катлаулана барган БДИ ын биреп чыгасы бар.19 бит алар класста! 19…

Өенә зур авырлык белән кайтты укытучы.Артыннан кайтырга чыккан улы Рамил дә әнисенең хәле шәптән түгел икәнен күрде. Тиз генә әтисенә һәм табибә апасына шалтыратты. Тән температурасы 39 градустан да югарыга күтәрелгән иде. Очып диярлек килеп җиткән Зөлфия апа да,хәлнең катлаулы икәнен күреп,”Ашыгыч ярдәм” чакырды.

Аңын югалту дәрәҗәсендә булган Ләйсән ханым берни күрмәде,берни ишетмәде. Хастаханәгә китергәннәрен дә белмәде бугай ул.Юл буе саташты.”Гөлгенә,кайсыгыз дежур?Гөлләргә су сиптегезме,кызлар? Я инде ,Алмаз,ачуландырма Миләүшә апаңны…”дигәннәрен аңладылар озата баручылар.

Төн бик авыр узды.Укытучының организмы таушалган ,арган иде,шуңа күрә авыруга да бирешкән инде ул. Сап-салкын тиргә баткан маңгаена вакытсыз агарган чәчләре ябышкан. Шушы төндә медицинаның көченә тагын бер кат ышанды табиблар.

…Ниндидер җиңеллек тоеп,арган күз кабакларын ачканда,ул үзен бик көчле итеп сизде. Йодрыгын кысарга хәле җитмәсә дә,ул көчле иде,чөнки аңында. Күзләрен зур ачып,түшәмнең матурлыгын күзәтте. Ап-ак төс- чисталык,пакълык билгесе.Иреннәре кибеп ярылган иде Ләйсәннең.Аның уянганын күргән палатадашы Гөлинә йөгереп килеп басты:

-Ай-яй,Ләйсән ханым, куркыттыгыз бит.Төне буе яныгызда чабыштылар шәфкать туташлары. Бигрәк тә Илзинә дигәннәре өтәләнде инде,-дип,иреннәренә мамык белән су тидерде.

Ләйсән елмайды һәм күңел түреннән килгән назлы тавышы белән :

-Рәхмәт сезгә,-диде.-Илзинә укучым минем,моннан 3 ел элек бетерде мәктәпне.

Күзләре арган сыман тоелды укытучының.”Болай булса,тереләм,алла бирсә.Рәхмәт сиңа,Ходаем”,-дип пышылдады иреннәре.

Палатадагы тынычлык озакка бармады.Шыбыр-шыбыр аяк тавышлары,пышылдап сөйләшкән авазлар ишектән эчкә үк үтеп керделәр.Озак та үтмәде,палата ишеге ачылды.Иң беренче булып ,кулына чәчәк бәйләмнәре тоткан палата табибы ,аннары елмайган Илзинә күренделәр.

-Кызлар,бәйрәм белән сезне! Авырмагыз.Үзебезнең кирәклекне тоеп яшик,-диде табиб.-Ә хәзер –сюрприз!Бөтен мәктәпләре белән басып алдылар кабинетымны . Чәчәкләр белән килгәннәр. Зинһар өчен диләр. Шулай да яратып була икән дип шаккаттым. Хастааханә кагыйдәләрен бозарга туры килә.Башка көнне булса,болай тиз бирешмәгән булыр идем дә.Бик сорадылар бит. Я,керегез инде, кире уйлаганчы, нәрсә тукталып калдыгыз.

Палатага әйтерсең лә ниндидер нур,җылылык,аңлатып бетерә алмаслык шатлык хисе тулды. Бер-бер артлы тезелешеп кергән укучыларын күргәч, Ләйсән торып утырганын сизми дә калды.Улы Рамил белән барлык классташлары, математика дәресенә кайтып җитәргә өметләнеп, хастаханәгә йөгергәннәр иде.Надирның кулында зур букет ләлә чәчәкләре.Тереләр, кып-кызыллар.

-Әни,бәйрәм белән сине.Мин сине бик яратам!-дип котлаган Рамилнең күзләрендә яшь ялтырап китте.

Ул кечкенә вакыттагы кебек,әнисенең колагына:”Әнием, җимешем, матурым, акыллым, бердәнберем,тәтием,бәгърем минем”,-дип пышылдады һәм чын ярату белән,наз белән кочаклады. Карап торучы өлкәннәрнең күзләрендә яшь иде,ана һәм бала өчен шатлану яшьләре.

Рамил әнисен кочакларга,аның белән җитәкләшеп барырга бервакытта да,беркемнән дә оялмады. Әнисенең класс җитәкчесе булуы да ошый иде аңа. Әнисе белән горурлана иде ул. Чын укытучы аның әнисе кебек булырга тиеш дип ялгышмады Рамил. Алар өйдә ана һәм ул,ә мәктәптә укучы һәм укытучы була белделәр.

Уйга бирелгән Ләйсә укучысы Надир тавышына уянып китте.Ләлә чәчәкләре һаман аның кулында икән ич әле!

-Кадерле,укытучыбыз,киңәшчебез,ярдәмчебез ,апабыз!Бәйрәм белән Сезне! Барысы өчен дә рәхмәт Сезгә.Сез безгә бик кирәк.Тизрәк кайтыгыз,без Сезне көтәбез”,-дигән сүзләр чын күңелдән,йөрәктән әйтелде.Аннары һәрберсе якын килеп, кочаклап котлады.Алып килгән торт белән барлык хатын-кызларга чәй эчәргә кушып, мәктәпкә йөгерделәр.

Банкадагы суга утыртылган чәчәкләр Ләйсәнгә көч кертте. 19 чәчәк иде букетта.Һәрберсен кочаклап үбәсе, иркәлисе килде аның.Авыртуларны да җиңә алырлык зур көч бар бит. Бүген үк уйлары белән мәктәпкә китте ул.”Тизрәк терелергә кирәк.Мине укучыларым көтә”дигән сүзләре дә көчлерәк чыкты.Ә менә математикага соңга калганнары өчен аерым сөйләшәсе булыр әле. Ул бит- КЛАСС ҖИТӘКЧЕСЕ!

Сабак

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы

МБГБУ “Иске Кыязлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Әбрарова Алия- 11 нче сыйныф укучысы

Укытучы: Камалова Зөлфирә Салихҗан кызы-

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Зөлфия мәктәпне гел яхшы билгеләренә генә тәмамлар, мөгаен, чөнки ул сыйныфташлары арасында алдынгы укучылардан санала. Тәртибе дә һәммәсенә үрнәк. Үзенә күрә абруе да юк түгел.

Әнә, ишектән килеп керүе генә булды, иптәшләре үзен әйләндереп үк алдылар. Сорауларын пулеметтан аткан кебек яудыралар гына, мин сиңа әйтим, алгебрадан икенче тигезләмәң ничегрәк килеп чыгуын, татар теленнән иншаны барлык терәк сүзләрне дә кулланып яза алганмы, фәләнме, төгәнме ─ берсен — берсе бүлә – бүлә мәш киләләр. Җавап кына биреп өлгер!

Җиткән, гел миңа гына баш эшләтергә димәгән, күпме укырга була инде.Бүген дәресләрдә ял итәчәкмен, бер көн укытучыны тыңламый утырганнан әллә ни булмас әле, дигән карарга килде Зөлфия. Аңламаса, өйгә кайткач, үзлектән укып өйрәнер әле. Янәсе, укытучы да китаптагы кагыйдәләргә таянып кына аңлата ич инде аларга дәресне!.. Кем- кем, әмма Зөлфияне мондый ялгыш уйлар өермәсендә адашыр дип күз алдына да китерәсе килми иде.

Дәресләр аның өчен бик күңелле үтте. Җаны ни теләде, шуны эшләде. Башын тилегә салды дисәң, тупасрак яңгырый инде шундый төпле кыз өчен… Әллә ниләр турында хыялланып, җәй айларында күрше Хадичә әбиләренә кайтучы кунак малаен да искә төшереп исәрләнеп алды. Ул да булмады, шәфәкъ балкышы төсле кызарып, үз уйларыннан үзе оялып, балаларча парта өстенә йөзтүбән капланды да беравык башын күтәрмичә ятты. Дөресен генә әйткәндә, үзенә үзенчә ял оештырды ул бүген.

Икенче дәрес алгебра иде.Ул бу дәресне унынчы сыйныфта укучы дус кызы Алсу биргән “Истәлек дәфтәре” н тутырып уздырып җибәрде. Укытучы апа берни сизмәде дә, ахры, дәрес буе яңа тема аңлатуы белән мәшгуль булды. Рус телендә әллә ни ял итеп булмады булуын – диктант яздылар. Хезмәт, физкультура дәресләрендә баш эшләтергә туры да килмәде. Башкалар ни кыланса, шуны кыланды. Дәресләр беткәч, шулай да укып була икән бит, дигән фикергә килде кыз һәм, үзенең әлеге “ачыш”ыннан канәгать калып, кәефләнеп, бик горур кыяфәттә өенә кайтып китте. Өйдәгеләр Зөлфиянең кәефе әйбәт булуын чираттагы “5” билгесе алу белән бәйләделәр, кызларының шундый ялгышлык кылуын әлегә берәү дә белмәде.

Ә беркөнне Зөлфия өйгә сөмсере коелган килеш кайтып керде. Беркем белән дә исәнләшмәде, гадәттәгечә нурлы елмаюы да йөзеннән качкан иде. Әнисе табын янына чакырды – чыкмады. Әлфия апа кызының бу халәтен ишектән кереп, бер күтәрелеп карауга ук сизгән иде сизүен…

Кызым, ни булды сиңа? – дип эндәште Әлфия апа.

Юк, әнием, берни дә булмады, аппетитым качкан бүген каядыр… ─ дип сузып кына җавап кайтарды кыз.

Аппетит болай гына качмый ул, сөйлә әниеңә барысын да, бәлки, булыша алырмын? – дигәч, Зөлфия сөйләми булдыра алмады. Ул бүген алгебрадан гомерендә беренче мәртәбә“2” билгесе алып кайткан иде. Аның ни өчендер үзенә түгел, ә укытучысына ачуы кабарды.

Әни, ничек инде гел яхшы билгеләргә генә укучыга шундый начар билге куеп була?! Мин Лилия Әмировнага үпкәләдем, башка укучыларга караганда өстенрәк күрергә тиештер инде ул мине, бүтән бернинди олимпиадаларга да, конкурсларга да бармыйм! Мәктәп данын яклап йөргән булам бит әле тагын?! ─ дип ярсынды кыз, иреннәрен турсайтып.

Әлфия апа кызының ялгышуын аңлады һәм тиз арада аны әлеге хаталы фикерләрдән арындырырга тырышты.

Кызым, нишләвең бу, ә? Алай ярыймы инде? Синең начар билге алуыңда укытучының гаебе бармы икән соң? Бәлки, син ул аңлатканда тыңламыйча утыргансыңдыр? Исеңә төшер әле. Бигрәк яратып өйрәнә идең бит ул фәнне, укытучысын да ярата идең? Әнисенең борчу катыш ягымлы тавышы тәэсирендә Зөлфия үзенең ярсуы басыла төшүен сизә башлады. Чыннан да, үзенә “лаеклы ял” ясап үткәргән көнне Лилия Әмировна аларга нәкъ шул теманы аңлаткан иде югыйсә. Ә өйдә ул бу теманы мөстәкыйль үзләштерергә уйлаган иде. Күпме генә тырышса да, кабат — кабат укып чыкса да, нечкәлекләренә төшенеп бетә алмады шул ул. Ярар, кирәге чыкмас та, бәлки, дип, бу турыда онытты да эш бетте. Ә Лилия Әмировна бүген нәкъ менә шушы темага үзлектән эш эшләтмәсенме?! Зөлфия әнисенә боларның барысы турында да түкми — чәчми сөйләп бирде.

Ана кеше баласын бүлдермичә тыңлады һәм, үзенең киңәшләрен бирергә дип, аны кочагына алды, чәчләреннән назлады.

Кызым, күрәм, син хәзер үзеңнең ялгышыңны аңладың, булса кирәк? Укытучыга үпкәләү – зур хата булыр, балам. Ул бу очракта, сиңа начар билге куеп, бик дөрес эшләгән. Әгәр сине өстен күреп, билгеңне тиешлесеннән арттырып куйган булса, син хатаңны аңламыйча да калган булыр идең. Чын укытучы барлык укучыларга да бертигез карый ул, кемнең кайсы өлкәне аңлап бетермәвен дә сизә. Ул бары тик сине шул рәвешле сынап кына карарга уйлагандыр, бәлки. Иртәгә үк укытучыңнан гафу үтен һәм әлеге теманы яңадан аңлатуын сора, кызым. Иелгән башны кылыч кисми, дия торган иде дәү әбиең. Укытучылар – иң галим, иң күркәм кешеләр, дип юкка гына җырларда җырламыйлар!

Зөлфия әнисе белән тулысынча килешми булдыра алмады. Һәр кешенең язмышы үз кулында булуына ышана иде бит ул.

Икенче көнне беренче әтәчләр белән үк уянды. Ниндидер җитди эш эшлисен тоемлап сикереп торды, киерелеп – сузылып, ләззәтле бер рәхәтлек рәшәсе дулкынында тирбәлгәндәй хис итте үзен. Лилия Әмировнадан ничегрәк итеп гафу үтенергә икәнлеген уйлый-уйлый, мәктәбенә ашкынды Зөлфия.

Дәрес башланырга шактый вакыт бар иде әле. Ашкынып — зарыгып көткәндә, минутлары да тиз үтми бит аның !Ул, җанын меңгә өзгәләрдәй булып, коридорның әле бер, әле икенче башында таптанды. Аның бу киеренке халәтеннән тизрәк арынасы килде.

Менә, ниһаять, коридорда һәрвакыттагыча тыйнак һәм пөхтә итеп киенгән, уйчан йөзле, сабыр холыклы укытучысы күренде. Ул, әйтерсең лә, һәр адымын үлчәп, уйлап атлый. Шундый салмак кына, барысы белән дә ихлас күңелдән елмаеп исәнләшә — исәнләшә килә иде. Фәрештә, валлаһи, фәрештә үзе килә төсле тоелды аңа укытучысы! Зөлфиянең йөзенә кызыллык йөгерде, аңа үзе өчен бик оят, бик оят иде бу мәлдә. Җир тишеге ачылса, минуты – секунды белән шунда кереп китәрдәй булып каударланды ул. Ничек ул шундый кешенең дәресен тыңламыйча утыра алган да, ничек итеп аңа үпкә белдерә алган диген ?!

Менә Лилия Әмировна Зөлфия янына килеп җитте, кызның үзен көтүен күзләреннән укып өлгергән иде инде ул.

Зөлфия, син мине көтәсең, бугай? – диде укытучысы йомшак кына. Зөлфия каушап калды.

Ә..,ә, әйе, сезне көтәм, Лилия Әмировна, вакытыгыз булыр микән? – диде ул ярым пышылдап. Бу кыланышыннан кыенсынып, тирә ягына карады: үтеп – сүтеп йөрүче укучылар да аның уен күзләреннән укып, бармак төртеп көләләрдер кебек тоелды. Ул арада Лилия Әмировна, ризалыгын белдереп, башын какты һәм укучысына ягымлы елмаеп, үз кабинетына әйдәде.

Йә, ни йомыш, Садыйкова? – диде ул, кырысрак булырга тырышкандай.

Лилия Әмировна, зинһар өчен, мине гафу итегез! Мин сезнең фәннән “2” алырга тиеш түгел идем. Беркөн сезнең дәресегезне тыңламыйча утырдым, шуның бәласе бу! – диде Зөлфия көч — хәл белән.

Эх, Зөлфия, әлбәттә, гафу итәм. Мин синең ул дәрестә бөтенләй икенче нәрсә белән шөгыльләнеп утыруыңны әллә сизмәде дип уйлыйсыңмы? Күзләрең тактада, ә уйларың синең еракта иде шул. Чын йөзеңне бернинди ясалмалыклар белән дә каплап булмый аны. Ул синең күзләреңдә шәйләнә, ласа. Син шуны аңларга тиеш: минем үз фәнемне беркемгә дә көчләп укытасым килми. Укучылар белемне теләп алганда гына рәхәт бит укытуы. Шуңа күрә, мин бернинди кисәтү дә ясамадым. Үз хатаңны үзең аңлагансың икән, мин бик шат! Теләсәң, дәресләрдән соң калып, бу теманың асылын аңлатып бирә алам?

Зөлфия шатланып риза булды. Булмыймы соң?!

Ә теге тема әллә ни кыен да булмаган икән! Китаптан да шуны ук укыды, аңларга тырышып укыды, ләкин аңламады бит Зөлфия! Күрәсең, укытучы булып туарга кирәктер ул! Аңлата белү сәләте теләсә кемгә бирелмидер шул ул! Бик зур рәхмәт Сезгә, олы йөрәкле, фидакарь , сабыр, әниемдәй якын булган кешем ─ укытучым!

…Бу вакыйгалардан соң инде байтак җилләр исте, сулар акты. Ә хәтердә ул бүгенгедәй сакланган!.. Әнә Зөлфиянең дә кызы бүген яраткан фәненнән “койрык” сөйрәп кайткан. Зирәк, тырыш бала да кебек үзе!.. Ләкин, ничек кенә булмасын, ул инде хәзер кызына ярдәм итә алачагына чын күңелдән ышана иде! Ул бүген үзенең тормыш тәҗрибәсенә таяначак. Тәҗрибә ачысын ачы, әмма саваплы иде шул. Аңлаячак аны кызы, һичшиксез, аңлаячак…

Рәхмәт, мең рәхмәт сезгә, хөрмәтле Укытучым! Мине генә түгел, баламны да дөрес итеп тәрбияләргә ярдәм итә алган өчен һәм гомер буена җитәрлек сабак биргән өчен!!!

Хәйлә чире

Арча муниципаль районы МБГБУ

Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе”

Әүхәдиева Айсинә -11 нче сыйныф укучысы

Укытучы: Әүхәдиева Миләүшә Рашит кызы-

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Яз килде.Җир өсте ямь- яшел үлән белән капланды.Дөнья сихри ямьгә күмелде. Кояш та бөтенләй икенче төрле карый. Кышкы саран кояш түгел инде бу хәзер, шаян елмаюы белән үзенә тартып торучы ягымлы кояш.Кошларны гына күр син! Туган якларына исән- сау кайту куанычыннан нишләргә белмиләр, көне буе чыр-чу килеп шатланышалар.

Эх көне дә көне!Рәхәт! Очасы, шатланасы, әллә кайларга йөгерәсе, чирәмгә ятып ауныйсы килә.Мондый көндә ничек өйдә утырмак кирәк. Өйдәгесенә түзәргә булыр иде әле, ә менә озын-озакка сузылган дәресләр тәмам үзәккә үтә. Җылы кояш битләрне назлаганда, өтер санап, мисал чишеп утыруны кем уйлап чыгаргандыр? Бу каникулларны, минемчә, май аеннан башларга кирәк. Әйе! Нәрсә, балалар өчен бер ай артык каникул кызганычмы әллә? Бирсеннәр тагын бер ай ял, мондый көнне сыйныфта дәрес укып утыру гөнаһ ул, барыбыр башка берни керми! Дәресләрнең тизрәк тәмамлануын көтеп, минутларны гына санап утырасың.

Шундый уйларга бирелеп, Алмаз мәктәпкә килеп җитүен сизми дә калды.Ишектән килеп кергәч кенә исенә төште: бүген бит аларның татар теленнән контроль инша язасы. Менә монысы инда малайның иң яратмаган эше. Уку гына җитмәгән, инша да язарга кирәк. Контроль инша турындагы уйлар Алмазның укыйсы килмәү теләген дә көчәйтеп җибәрде.

Уйлап тапты! Алмаз йөзе бик борчулы, кайгылы кыяфәттә сыйныфка килеп керде. Укытучы Сания Галимовна аптырап сорап куйды:

  • Алмаз, акыллым, ни булды?Авырмыйсыңдыр бит?

  • И апа, — диде Алмаз моңсу тавыш белән.- Әбием авырып китте бит. Җитмәсә, әти белән әни дә эштә.Мине калдырмакчылар иде дә, контроль эш бар шул.

  • Маһирә апа белән кичә генә урамда очрашкан идек, әйбәт кенә йөреп тора иде түгелме соң?- диде укытучы аптырап.

  • — Ни… Әйе шул, кичә берни дә юк иде, менә бүген төнлә нык кына чирләп китте.Бу сүзләрне әйткәндә, Алмазның күзеннән хәтта яшь тамчысы да тәгәрәп төште.Малай үзе дә моның хәтлесен үк көтмәгән иде.

  • Кара әле, Алмаз,- диде Сания Галимовна йомшак тавыш белән,- син контроль

эш өчен борчылма. Дөнья хәлен белеп булмый,олы кешене авырган килеш

ялгыз калдыру ярамас,бар бүгенге кайт, әбиең янында бул.

Алмаз шатлыгыннан нишләргә дә белмәде. Куанычы тышка бәреп чыкса, эш

харап! Малай, сыйныфка кергәндәге кебек моңсу йөз ясап, тиз генә чыгып

китте. Чыгуга,җиңел сулап куйды. Уф! Ну артист та инде үзе, ә! Ничек оста уйнады бит!

Алмаз ,җилдән дә җитез булып, өенә таба чапты, аяклары җиргә дә тимәде. Ул

ишек алдына килепкергәндә, әбисе ямь- яшел үләндә тәгәрәп йөрүче чебеш-

ләрен ашатып йөри иде. Нәкъ яшел үләндә үскән сары тузганак чәчәкләре төсле

үзләре.Әбисе Алмазны күргәч аптырап калды:

-Улым ,берәр хәл булмагандыр бит? Нигә кайттың ?

Малайның исә җавабы күптән әзер иде:

  • Ни, әби, бүген дәресләрдән азат иттеләр.Мәктәпкә кемнәрдер киләсе, безне өйгә кайтарып җибәрделәр.

  • Алай икән, улым, ял ит инде бүген алайса рәхәтләнеп, — диде әбисе ягымлы тавыш белән.

И әйбәт тә соң инде Алмазның әбисе.Ул оныгын һәрчак аңлый,хәленә керә. Әнә бит,уйна, ял ит диеп кенә тора.

Алмаз , йөгерә- атлый, болынлыкка чапты. Эх, дөнья рәхәте.Бигрәк гүзәл җир бу болынлык. Читтәрәк кенә инеш тә агып утыра. Инеш ярында нечкә билле таллар үсә.Алмаз беркадәр табигать белән хушланып торганнан соң,үз-үзенә шөгыль тапмыйча, туп тибеп уйнарга кереште. Бераздан туп уйнау да туйдырды, иптәшләреннән башка бу уенның да кызыгын тапмады. Ары сугылды, бире сугылды,иртәнге яхшы кәеф каядыр юкка чыкты, күңелен ниндир корт кимерә башлады.Ялгызыңа гына бик күңелсез икән.

Кичен, кояш күк йөзен саргылт-кызыл төскә буйый башлагач, Алмаз үзенең классташы Рамилне очратты.

-Ничек анда әбиеңнең хәлләре? Тазарамы инде? – дип сорады Рамил, каш астыннан сөзеп карап.

— Ярыйсы инде, — дип җавап бирде Алмаз моңсу гына. Әмма бу юлы инде моңсулык чынлап та егетнең күңелен биләп алган иде.

  • Шулайдыр шул. Әле генә әбиең безгә кереп китте.Ну дәвалагансың син аны, малай! Врач булырга кирәк сиңа. Әле әбиең минекеләрдән: “Мәктәптә ни булган икән, Алмазларны бүген иртә кайтарып җибәрделәр,” – дип сорап калды, — диде Рамил көлемсерәп.

  • Ни, белмим шул, бәлки әле тазарып җитә алмагандыр, әзрәк саташкалый да бугай. Кара әле, Рамил, сез бүген инша яздыгызмы ул?

  • Иншамы? Юк. Апа бүген безне экскурсиягә алып китте, табигатьне карарсыз, аннан шуның буенча инша язарбыз диде. Шундый күңелле булды. Болында футбол да уйнап алдык әле.

  • Ничек, ә мин?

  • Нигә, сиңа бигрәк тә әйбәт булды бит инде. Инша язарга бик кызыккан идең, менә иртәгә бергәләп язарбыз.

Алмазның күзләренә яшьләр килеп тыгылды, тамак төбендә төер барлыкка килде. Ул тиз генә Рамил белән саубуллашты да өенә чапты. Ә өйдә аны әти- әнисе белән аңлашу көтә иде.

Качкын.

Татарстан Республикасы Казан шәһәре

МБГБУ “Татар телендә белем бирүче 18нче гимназия”

Сафина Зөһрә- 9нчы сыйныф укучысы

Укытучы: Вәлиәхмәтова Гөлназ-

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Рәшит абый эштән кайтып кергәндә, Әминә апа үз-үзенә урын таба алмый арлы-бирле йөренә иде. Ул әле урам як тәрәзәсеннән, әле бакча якка карый торган тәрәзәдән кемнедер күзли.

  • Әнисе, нәрсә булды соң сиңа? Йөзең борчулы, кемнедер көтәсең дип әйтимме?

  • Әй, әтисе, Рамил күренми бит әле. Иптәшләре хайраннан кайтты инде.

Рамил әти-әнисенең өйдә борчылулары хакында уйларлык хәлдә түгел иде шул. Көн саен мәктәптән кайткач, дус ишләре белән уйный торган су буендагы шалашта берни белми йоклап ята ул.

Рамил бик зирәк, тырыш малай. Мәктәпкә укырга кергәнче үк укый-яза, саный һәм матур итеп рәсем ясый белә иде. Шунлыктан гел “5”кә генә укый, өй эшләрен хәзерләмичә уйнарга чыгып китми, дәрестән тыш эшләрдә теләп катнаша, бигрәк тә оста куллар түгәрәгенә яратып йөри. Аның үз куллары белән ясаган сыерчык оясына яз саен сыерчыклар оялый, кышын җимлегеннән кошлар җим чүпли. Әти-әнисе аның һәръяктан тырыш, уңган булып үсеп килүенә куанып туялмый.

Ә бер көнне, ул мәктәптән кайтканда, энесе Фәрит, әтисе күптән түгел генә алып кайткан төсле телевизордан мавыктыргыч кино карап утыра иде. Рамил дә дәресләрен хәзерләргә онытып, “кинога кереп үк” китте. Ул арада кемнеңдер сызгырганы ишетелде, йөгереп тәрәзәгә барса, Шамил икән.

  • Әй, күрше, әйдә инде, ник чыкмыйсың, бөтен малайлар җыелышып бетте, син генә юк, — ди бу.

Авыл малайларын өйдә тотып буламыни? Алар һәр көн җыелышып су буенда уйныйлар. Ниләр генә уйлап чыгармыйлар алар. Чәкәтле, унике таяклы, буяулы, качышлы, чукырак телефонлы һәм тагын әллә нинди кызыклар уйлап чыгаралар. Йомшак чирәмдә әүмәкләшеп көрәшеп тә алалар. Ә арып хәлдән тайгач, үзләре ясаган шалашка кереп утырып әкиятләр, мәзәкләр сөйләшеп, эчләре катканчы көлешәләр.

Рамил, бер телем кара ипи эләктереп, чыгып чапты. Шамил белән ах-ух килеп йөгереп барып җиткәндә, малайлар туп тибә иде. Алар көннең үткәнен сизми дә калдылар. Өйгә кайтканда әти-әнисе чәйләп утыра, кечкенә Фәрит песи баласы белән уйнап йөри иде. Ул кулларын юып ашарга утыргач, дәресләрен хәзерләнмәгәне искә төште. Тиз-тиз генә капкалап, китабын кулына алды малай. Тик арыганлык үзен итте: китапка башын куеп, йоклап киткәнен сизми дә калды ул. Әнисенең йомшак кулларын сизгәч, күзләрен ачып сәгатькә күз төшерде. Унынчы ярты булган?!

  • Улым, бар ят йокларга, иртәгә тора алмассың, — дип әнисе аны караватына яткырып, өстенә җылы, йомшак юрганын япты. Төне буе саташып ятты ул. Әле аңа таба “5”леләр килә, әле “2”леләр куарга тотына.

Иртәгесен “бәлки абый миннән бүген сорамас әле” дигән өмет белән китте ул мәктәпкә. Тик …, уйлаганча түгел, төшендә күргәнчә булды шул. Ятламаган шигырь өчен “2”ле чәпеде” аңа Гариф абыйсы. Җитмәсә: “Мин бүген сезгә киләм, әти-әниеңә дәрескә әзерлексез килүеңне әйтәм”,- дип йөрәккә шом салды.

  • Бетте баш. Нишләргә хәзер миңа? Әлеге сорау һич тынычлык бирми. Кайта-кайта план корды Рамил: качарга, Гариф абыйның әти-әнисе каршында аны сүккәнен ишетеп, күреп тормаска!

Бүген аны телевизор кызыксындырмады, ашап-эчеп алуга дәресләрен карарга утырды ул. Тизрәк өлгерергә кирәк. Хәзер әнисе, соңрак әтисе эштән кайтыр. Аларның ни вакытта өйдә булганын белгән Гариф абый да килеп җитәр. Үз сүзен үти торган кеше ул, колагыңны борырга да күп сорап тормый. Әнә, беркөнне дәрестә шаярып утырган өчен Илнурны ничек җилтерәтте?! Мескен елап үк җибәрде.

Менә булды да, иртәгә курыкмыйча бара алам мәктәпкә, әни турында инша язылды, математикадан мәсьәлә чишелде, кичәге шигырь дә зиһендә калды. Шамилне чакырыйм да элдерик су буена. Рамил шулай уйлап чыгып килгәндә, Шамил бармакларын авызына тыгып сызгырырга әзерләнеп тора иде. “Сызгырма, әйдә киттек”, — дип, Рамил алдан чапты. Көндәгечә мәш килделәр алар. Көн кичкә авышкач, Гариф абый килсә дә, киткәндер инде дип, Рамил бакча яклап кына кайтып китте. Капканы ачып өйгә керим дигәндә генә, Гариф абыйның аяк киемен күреп, кире су буена чапты ул. Көне буе балалар чыр-чу килгән болын, тынып калган. Берүзе нишләргә белмәде Рамил.

  • Әх, башка малайлар рәхәтләнеп-тәмләп ашыйлардыр, ә мин монда берүзем. Туктале, ул бит бүген алып килгән ипиен шалашта калдырган иде. Тора икән. Ачыкканда кара ипидән дә тәмле нәрсә юк! Валчыгын да төшермичә ашап бетерде ул ипекәйне. Һай, бигрәк ардырган бүген, әз генә ятып торыйм әле дип, башын саламга төртүгә, Рамил йоклап та китте.

  • Әнисе, ишек шакыйлар түгелме соң? – керегез, кер, без өйдә.

Шакучы Гариф абый иде. Тәртипле, “5”генә укучы малайның шигырь ятламыйча килеп “2”ле алганын сөйләп бирде ул.

-Ә үзе кая соң әле?

Рәшит абый да, Әминә апа да укытучы абыйга Рамилнең әле кайтмаганлыгын, кайткач та аның белән яхшылап сөйләшәчәкләрен әйттеләр.

  • Олы башын кече итеп килгән, гомер буе шул мәктәптә балалар белән ничек эшләп бетерәдер бу Гариф абый. Төрле бала бар бит. Әнә әйбәт, тырыш дигәне дә кайчак борчуга сала. Гомерләрен мәктәп, балалар белән бәйләгән укытучыларга Аллаһның рәхмәтләре яусын”. Әминә апа шулай сөйләнә-сөйләнә киенә башлады.

  • Күршеләргә кереп чыгыйм әле, Шамил кайттымы икән? Ул кергәндә, Шамил ашап утыра иде.

  • Балакаем, Рамил сезнең белән идеме соң?

  • Әйе, Әминә апа, без бит бергә кайттык.

Әминә апа башыннан “юньле”хәл түгелдер бу” –дигән уй йөгереп үтте һәм ул су буена ашыкты.

  • Рамил, улым, -дип кычкыра-кычкыра төшсә дә, җавап бирүче булмады. Күңеле сизенеп, шалашка таба атлады, башын эчкә тыгып карады. Ә анда йомгак кебек бөгәрләнеп, аның улы йоклап ята. И бала, бала, нинди борчуларга салдың бит. Баласын куркытмас өчен ул әкрен генә: “Рамил, улым, әйдә тор, балам”. Рамил күзләрен ачып әнисенә карады: ачуланамы, юкмы. Юк, әнисе аңа яратып, елмаеп карап тора.

  • Борчылма, улым, кеше кайчак ялгышып куя инде. Ләкин ул гел кабатланырга тиеш түгел. Син бит акыллы малай, бүтән алай эшләмәссең, дип уйлыйм.

  • Юк, әнием, юк, мин моннан соң дәресләремне һәрчак хәзерләп йөриячәкмен.

  • Шулай була күрсен улым, әйдә әтиең борчылып тора торгандыр.

Иртәгесен Рамил мәктәпкә курыкмыйча, тыныч күңел белән китте. Һәм дүрт дәрестән дә берәр “5”ле алып кайтты.Тик Гариф абыйсының “Безнең сыйныфта качкын бар” дип Рамил белән булган хәлне сөйләве һәм сыйныфташларының аны байтак вакыт “качкын” дип үртәп йөрүләре генә кәефен кырды –кыруын, әмма тора-бара бу үртәүгә исе китми башлады аның. Үртәсәләр – үртәрләр, бүтән качырлык хәлгә төшмиячәк ул.

Исле гөл

Арча муниципаль районы МБГБУ

Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе”

Юсупова Кадрия- 8 нче класс укучысы

Укытучы: Җәләлетдинова Гөлфания Раиф кызы –

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сөмбел кечкенәдән үк иркә кыз булып үсте. Тормыш ачысының ни икәнен белмәде. Рәхәттә, муллыкта яшәде. Өсте бөтен, тамагы тук булды. Әти – әнисе дә бик яраттылар үзен. Алар икесе дә укытучылар иделәр…. Шуңа да кечкенәдән үк кызларын тәүфикълы, тәрбияле, укымышлы, тырыш итеп үстерергә тырыштылар. Сөмбел укытучы һөнәренең авырлыгын, җаваплылыгын күреп, белеп үсте. “Үскәч кем булырга телисең соң?”,- диеп сорагач, үзенә күрә горурлык белән: “Әтием һәм әнием кебек укытучы булачакмын!”, — дип җавап бирә иде.

Менә бу кызчык үсеп буй җитте, яңа гына сигезенче классны тәмамлап, тугызынчыга күчте. Йөзе гел көләч, күңеле тулы яхшылык иде. Кешеләр аның тәмле теленә, итәгатьлелегенә сокланып карадылар.

Шулай тыныч һәм бәхетле генә яшәп ятканда, кайгы үзенең озын кулы белән аларның да ишеген какты…..

Беркөнне әти – әнисе, озак уйлый торгач, Сөмбелгә чын дөресен сөйләргә булдылар.

-Кызым, тыңла әле, син инде зур үстең. Кыскасы, без сиңа бик мөһим бер нәрсә әйтмәкче булабыз. Безне аңларсың дип уйлыйбыз.

-Куркытмагыз әле. Берәр хәл булмагандыр бит, әнием?

-Уф, нәрсәдән генә башларга соң? Хәзер,хәзер, сүзләремне генә туплыйм да… кызым, Сөмбелем, беләсеңме, безнең бик якын дусларыбыз бар иде. Шундый тату, бердәм булып яшәдек алар белән. Бер – беребезгә кунакларга йөрешә, серләребезне, кайгыларыбызны да, уңышларыбызны да бергә уртаклаша идек. Тик, беркөнне алар йортында янгын чыкты һәм алар….янып үлделәр…Коточкыч төн иде ул…

Ана кеше азрак туктап тын алды да, тагын дәвам итте:

-Кызым, син дә шул ут, ялкын кочагында калган булыр идең.

-Мин? Ничек инде? Аңламыйм, аңлатыгыз!

-Син… син безнең кызыбыз түгел, балам. Әнә шул янып үлгән кешеләр – синең әти – әниең иделәр. Янгын вакытында әтиең урамда булган. Йортның яна башлавын күреп, шунда ыргылган һәм сине коткарырга өлгергән. Ә әниеңне алырга дип кереп китүдән соң, кире әйләнеп чыкмаган. Кызганычка каршы, алар икесе дә гүр иясе булдылар. … янгын сүндерүчеләр бик соң килделәр шул… бик соң…

Хатынына бу турыда сөйләү авыр булуын сизеп, әти кеше сүзне үзе дәвам итте:

-Әтиең шунда ук үлде, ә әниең безгә соңгы сүзен җиткерергә өлгерде. Беләсеңме, ул нәрсә диде. “Сөмбелем, бердәнберем, саклагыз аны, ташламагыз. Ал-лаһ сезгә ярдәм итәр. Зинһар өчен…” менә бу – аның соңгы үтенече иде. Һәм без сине үз кызыбыз кебек тәрбияләп үстердек. Бик яраттык һәм яратачакбыз, кызым.

Сөмбел күз яшьләренә буылып, ярсуына түзә алмыйча:

-Нигә мине алдалыйсыз, нигә хисләрем белән уйныйсыз? Мин ятим түгел, түгел! – дип кычкырды.

-Ничек кенә авыр булмасын, бу – чын дөресе һәм аннан качып булмый…

-Юк,юк, соң нигә аны баштарак әйтмәдегез? Мине алдап йөрттегез? Мин бит гомерем буе ялган эчендә яшәгәнмен икән бит, ялганчылар сез, ялганчылыр!

Кыз елый – елый бүлмәсенә кереп бикләнде һәм берничә көн аннан чыкмады да диярлек.

Шулай көннәр, атналар үтте… Сөмбел бөтенләй үз эченә бикләнде. Кешеләр белән аралашмас булды, йөзендәге шатлык нурының әсәре дә калмады. Укуыны да барырга теләмәде. Бар нәрсәгә очынып, тыкшынып торган, яхшы укыган, шат күңелле кыз юк иде инде. Әти – әнисе бик борчылдылар. Сөмбел аларны якын да җибәрмәде, ул гынамы, хәтта сүз әйтергә дә ирек бирмәде.

-Сез минем әти – әнием түгел, — дип кенә кычкырды. Нишләсеннәр, ата белән ана түзделәр. “Шундый чоры бит, тиз кызып китә, үпкәли торган чагы”,- дип, үз – үзләрен тынычландыра килделәр. Юк шул, кыз төзәлмәде. Ана күңелендәге яра да тирәнәйгәннән — тирәнәя барды.

Шушы елның көзендә, гаиләгә зур кайгы килде. Кызның әтисе юл һәлакәтенә очрап, һәлак булды. Сөмбел моңа бик борчылды, төннәр буе елап чыкты, газапланды. Тик моны берәүгә дә сиздермәде. Имеш, аның бәгыре каткан, имеш, ул җансыз, нахакка рәнҗетелгән. Ана кешегә нишләргә соң? Аны бит соңгы таянычы да ташлап китте. Җитмәсә, кызчыгы белән дә аралары җылынмады. Ничә мәртәбә Сөмбелгә барысын да сөйлисе килде, әмма кыз бөтенләй дә тыңламады. Яшьлек юләрлеге аркасында өйдән үк китәргә булды. Авылда, әбисендә яшиячәк икән. Әтисенең әнисе иде ул. Кыз әбисенә битараф булмады, киресенчә, аны барыннан да артык күрде, гел аңа тартылды. ..

Әнисенең җибәрәсе килмәде. Әмма, нишли ала соң ул? Сөмбеле алдына тезләнеп:

-Кызым, беләм, йөрәгең яралы, ләкин шулкадәр бәгырьсез булма, мине берүземне калдырма!- дип ялварды. Кыз түзмәде, күзләре кайнар яшь белән тулды. Әнисенә күрсәтергә теләмичә, читкә борылды, әйберләрен тутыра башлады.

-Кызым, алтыным, менә сиңа шушы, яраткан гөлеңне бирәм. Хәтерлисеңме икән, сиңа 5-6 яшьләр чагында мина бик матур кыр чәчәкләре бүләк иткән идең? Әле дә күз алдымда тора: син өйгә йөгереп кердең һәм мине кочаклап алдың да: “ Әнием, мин бу матур чәчәкләрне сиңа дип җыйдым, чөнки мин сине бик-бик нык яратам. !! “, — дип, чәчәкләрне миңа суздың. .. син анда шундый кечкенә, күзләрең ут кебек яна иде. Шунда син: “ Әнием, бу чәчәкләр беркайчан да шиңмәсен иде!” – дидең һәм без аларны гөл чүлмәгенә утыртып куйдык. Син теләгәнчә, “Исле гөл” дип исем бирдек, чөнки исе бик тәмле иде шул аның…. син аны үзең карап, үзең су сибеп үстердең… ә хәзер мин бу гөлне синең үзеңә кире кайтарам. … Ал балам, ал.

Мине сагынганда, аңа карарсың. Әгәр мине яратсаң, гафу итсәң, сакла аны, корытма. Әгәр инде бернинди хисләрең дә юк икән, карарга кирәкми, корыса яхшырак булыр. Мин авылга кайткалап, тәрәзәләрдән карап йөрермен. Менә шунда, гөлне күреп, я сөенермен, я көенермен. Бүтәнне сорамыйм, бары бу гөлне алуыңны гына телим, зинһар, ал”- диде.

Әнисенең сүзләре Сөмбелнең йөрәгенә ук булып кадалды, ул гөлне алырга булды. Алмыйча соң, бернигә дә карамастан, ярата иде бит ул әнисен. Сөмбел әбисендә озак яшәде, әнисен сагынган саен, исле гөлгә карады. Әнисе дә тәрәзәдән карап, еш үткәләде. Сөмбел аның килгәнен белде, янына чыгып: “ Әнием мин сине шундый яратам”,- дип әйтәсе, кысып кочаклыйсы килде аның. Тик Сөмбел бик горур кыз иде шул…

Ә менә бер көнне ул төш күрде… имеш, әнисе ап-ак киемнән, тезләнеп, аннан нәрсәдер ялвара. Кулында исле гөл…

Сөмбел куркып уянып китте. Ул нишләргә дә белмәде, башына әллә нинди куркыныч, сәер уйлар кереп оялады. Әнисе янына китәргә дә булган иде инде, ләкин бик гарьләнде, оялды. ..

Икенче көнне әнисенең күршесе – Гөлниса апа шалтыратты:

-Сөмбел, зинһар кайт, әниеңә бик начар, сине күрергә тели, бу – аның бәлки соңгы үтенечедер, килә күр, яме, — диде.

Кыз озак уйлап тормады, тизрәк әнисе янына чапты.

Квартирага барып кергәндә, анда бик күп кеше җыелган иде. Ул, йөгереп килеп, әнисенең кулыннан тотты. Әни кеше кызына тутырып карады да, соңгы көчләрен җыеп:

-Кызым.. Гафу ит мине, мин сине бик я-ра-там”-диде һәм кызы кулында җан бирде.

-Юк, әнием, ташлап китмә мине, мин бит сине кичердем, син дә мине кичер. Әнием, кал инде, янымда кал, китмә, миңа синнән башка бик куркыныч бит, әнием, кал инде, кал!-дип өзгәләнде ул.

Алсу битләре буйлап кайнар яше акты да акты, аның туктарга чамасы да юк иде. Йөрәге дә әрнеп – әрнеп, сулкылдый – сулкылдый өзгәләнде. Ләкин күпме генә еласа да, әнисе кире кайтмас шул, кыз бүтән “әнием” дип тә әйтә алмас. Эх, нигә шундый икән бу тормыш?!

Әнисен соңгы юлга озатканда, Сөмбел, соңгы тапкыр карыйм дип әнисенә иелде, аны салкын битләреннән сыйпады, соңгы тапкыр кочаклады.

-Мин бит төш күргән идем, тик килмәдем. Әнием, мин бит сине шундый яраттым.

Бу – кызның әнисенә булган соңгы сүзләре иде…

Гомер үтә… Сөмбелнең инде үз тормышы. Янында яраткан тормыш иптәше, нәни кызчыгы.. Һәм, әлбәттә, үзенең сабыйчак хыялын да тормышка ашырды ул: Сөмбел – укытучы!… ул әти – әнисе, әбисе каберенә эзен суытмый. Әйе, хәзер әбисе дә юк инде. Менә хәзер ул чынлап та ятим… юк, ятим түгел, тәрәзә төбендә әле дә булса, исле гөле үсә. Ул аңа яшәргә көч бирә, тормышына ямь өсти. Сөмбел аны бик ярата, кадерләп кенә тора.. Ул да кипсә, саргайса нишләр ул?!

Алия мизгелләре…

Арча муниципаль районы МБГБУ

Арча шәһәре 2 нче номерлыурта гомуми белем мәктәбе”

Илгиз Сәлимҗанов— 8 Б нче класс укучысы

Укытучы: Ибраева Рәсимә Хәниф кызы –

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Җомга көнне Рифат дәресләр бетүгә тизрәк өенә ашыкты. Шуңа күрә, укытучы биргән өйгә эшне дә яхшылап тыңлап тормады. Сәбәбе: аңа беренче сыйныфта укучы сеңлесе Гөлиядән алдарак кайтып, компьютерга утырырга кирәк. Алайса, тагын сеңлесенә кайтышлый, кибеттән тәм-том аласы була. Шунсыз, ул компьютерны абыйсына бирмәячәк. Тәмам ияләнде, тәмле тамак. Әле: “Миңа Киндр сюрпризның кечкенәсен алмаска иде”, — дип кәҗәләнергә ярата.

Рифат, тәки беренче кайтып, ашап та тормыйча, компьютерга йөгерде. “Шәп булды, син бүген минеке генә”, — дип сыйпап та алды. Ашавын да шунда гына капкалады. Утыра-утыра, ул дәресләр, өйгә бирелгән эшләр турында бөтенләй дә онытты. Электрон көндәлекне ачып карарга да уйламады. Иртәгә, баргач, берәрсеннән сорап эшләрмен дип, үз-үзен юатты. Шулай итеп, “Сабантуй” темасына, рәсем буенча татар теленнән инша да язылмый калды.

Икенче көнне, Рифат өй эшен кемнән күчерәсен юлда ук уйлап барды. Мөгаен, Рәмистән күчерер. Ул бик яхшы укучы түгел түгелен. Әнисе булышканда, шәп яза. Рифатка ул яктан рәхәт, әнисенең өй эшләрен барлап, алай вакланып торырга вакыты юк, эше күп.

Хәзергә, бар да ул уйлаганча бара. Рәмискә әнисе язып ук биргән. Үзе дә шуны дәфтәренә күчереп утыра икән. Классташының: “Син, малай, сүзләрен бераз үзгәртеп күчер яме, икебезгә дә эләгер алайса”,- диюенә, — “Борчылма, анысын гына беләбез”, дип, иншаны укып та тормыйча, Гүзәлне Алия, Ирекне Марат дип үзгәртеп язды да куйды Рифат. Күчереп тә бетерде, дәрескә чакырып, кыңгырау да чылтырады.

Укытучы, дәрес башлануга, башкаларның дәфтәрләрен җыеп алды. Ә менә Рәмис белән Рифатка бөтен класс алдында укып күрсәтергә кушты. Күчергәненә канәгать калып, Рифат такта янына чыгып басты. Монда чыккач, Рифатны курку биләп алды, каушады хәтта. Әллә нинди аңлашылмый торган җөмләләрдән торган иншаны ул көчәнә-көчәнә иҗекләп укырга кереште. “Бу рә-рә-рәсем-дә са-са-сабан-сабан-туй кө-не. А-ли-я миз-гел-ләре су-рәт-лән-гән”. Икенче җөмләне укыгач, бөтен класс тәгәрәп көлде. Рифат үзе дә укыганда бер агарды, бер кызарды. “Маратка сусаган балаларга, көне буе теләгәнчә уйнар чак бу.”, — дип дәвам итте ул. Класс тагын дәррәү шаркылдарга тотынды. Рифатның инде алга таба укырга чамасы юк иде. Укытучы аны урынына утыртты да, Рәмисне чакырды. “Рәсемдә сабантуй көне. Гүзәл мизгелләр сурәтләнгән. Иреккә сусаган балаларга көне буе теләгәнчә уйнар чак бу.”, — дип укып китте ул. Сания апалары инша укылып беткәч: “Хәзер бар да аңлашылды. Күчерткән өчен Рәмискә “2”ле, Рифатның иншасын ата-аналар җыелышында укырга алып калам. Бүген дәрестән соң калып, яңадан язарсыз,” – диде.

Менә сиңа мә, нигә укып чыкмаган инде шул Рәмиснең әнисе язган иншаны, ичмасам. Күчергәнче, Рифат яхшылап укып чыккан булса, гүзәл матурның, ирек азат сүзенең синонимы икәнен аңлаган һәм көлкегә дә калмаган булыр иде. Ул бит аны классташларының исемнәре дип белеп алыштырды да куйды. Ашыккан ашка пешкән, менә шул буладыр инде ул.

Анысы да монысы, бу хәлдән соң Рифат компьютердан бераз ял итәргә уйлады. Ни өченме? Беркөнне ничек кеше көлкесенә калганын сөйләсәм, үзегез дә аңларсыз.

Әтисе, иртән эшкә барышлый, аны көн дә мәктәп янында калдырып китә. Биштәрен, икенче аяк киеме салган пакетын алып, машинага чыгып утыруга, ул, көн дә, планшетын кабызып уйный башлый. Әтисенең: “Алдыңны-артыңны карап йөр,” — диюенә каршы — ярар, — дип ул көнне дә төшеп калды. Дәрес башланганчы да уйнады ул планшетта. Математика дәресе башлангач, караса, сумкасы юк. Укытучы: “Килгәндә булгандыр бит, кая калдырдың, бар эзләгез,” – дип Рәмис белән икесен чыгарып ук җибәрде. Беркайдан да таба алмагач, кызлар алып яшергәндер дип, аларга бәйләнделәр. Дежур классның, идән юуучы апаларның башларын катырып бетерде. Юк, күпме генә эзләсәләр дә табылмады сумка.

Кич белән, әтисе эштән Рифатның биштәрен күтәреп кайтып кермәсенме?! Күзе шар булды малайның. Ул аны машинаның арткы утыргычында калдырып чыгып киткән булып чыкты. Әнисе: “Әдәм мәсхәрәсе”,- дип сүкте, әтисе: “Моннан болай мәктәпкә җәяү йөрерсең”, — дип өстәде.

Компьютер уеннары белән күп мавыгуның яхшылыкка алып бармасын, тагын да уйнаса, хурлыкка каласы көннәре алда булачагын аңлады Рифат. Сүзендә торырмы икән, анысын вакыт күрсәтер. Ә менә әтисе сүзендә торды. Ул хәзер мәктәпкә сумкасы белән бергә гел җәяү йөри.

Эчтәлек

I. “Г.Тукай төзегән җыентыкларның әдәбиятыбыз үсешендәге әһәмияте” юнәлеше …………………………………………………………………………

Фәррахова Гүзәл Г.Тукай төзегән җыентыкларның әдәбиятыбыз үсешендәге әһәмияте ………………………………………………….

Шакирова Ләйсән Г.Тукайның “Мәктәптә милли әдәбият дәресләре” җыентыгы- балаларга тәрбия бирүдә кыйммәтле хәзинә ……………………………………………………………………………………………….

Рәхимова Рүзилә Г.Тукай мәктәп-мәдрәсә дәреслекләре авторы .

Бакирова Рәмилә Габдулла Тукай төзегән “Яңа кыйраәт”, “Мәктәптә милли әдәбият дәресләре” җыентыкларының әдәбиятыбыз үсешендәге әһәмияте ………………………………………………….

II. “Габдулла Тукай иҗатында тәрбия темасы” юнәлеше ………..

Әхмәтова Айсылу Г.Тукай әсәрләрендә гаилә тәрбиясе темасы ..

Насыйбуллина Камилә Габдулла Тукай иҗатында тәрбия темасы ……………………………………………………………………………………………..

Мөхәммәтдинова Чулпан Тукай һәм тәрбия ……………………………….

Сибгатуллин Алмаз Габдулла Тукай иҗатында тәрбия темасы .

Нуриева Алсу Тукай һәм тәрбия …………………………………………………

Солтанова Алсинә Габдулла Тукай иҗатында тәрбия темасы ….

Корбангалиева Илүсә Габдулла Тукайның педагогик карашлары ………………………………………………………………………………………

Хафизова Зилә Мәңге дәртле җырчы син, Тукай ……………………….

Хәйруллина Алия Габдулла Тукай иҗатында тәрбия темасы …..

Сафина Лилия Г.Тукай иҗатында тәрбия темасы ……………………..

Сафиуллина Зөһрә Габдулла Тукай иҗатында тәрбия темасы ….

Вилданова Рузилә Г.Тукай иҗатында тәрбия …………………………….

Вәлиева Ләйсән Габдулла Тукай иҗатында тәрбия темасы ……..

Нурмөхәммәтова Гөлүсә Габдулла Тукай әсәрләрендә Коръән сүрәләренең тәкъбире ……………………………………………………………………..

Харисова Алсу Габдулла Тукай иҗатында тәрбия ……………………

III. “Г.Тукайның тормышын һәм иҗатын өйрәнүче галимнәр эшчәнлеге” юнәлеше ………………………………………………………………………

Ситтигуллина Әдилә Чит илләрдәге татар галимнәре Г. Тукай турында …………………………………………………………………………………………..

Хәсәнов Камил Габдулла Тукайның тормышын һәм иҗатын өйрәнүче галимнәр эшчәнлеге ………………………………………………………..

Гайнетдинова Эльвина Якташым Гали Халит – әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче………………………………………………………………………………..

Шакирова Зөлфия Тынгы белмәс ветеран …………………………………..

Гыйльметдинова Эльвина Галим Ибраһим Нуруллин иҗатында Тукай ……………………………………………………………………………………………….

Һидиятуллин Рәсим Тукай иҗатына яңа караш …………………………

Гәйнетдинов Раил Г.Тукайның тормышы һәм иҗатын өйрәнүче галимнәр эшчәнлеге ………………………………………………………………………..

IV. “Г. Тукай фотографияләрдә” юнәлеше ………………………………..

Йосыпов Рәсим Габдулла Тукай фотосурәтләрдә ……………………….

Локманова Гөлназ Фотосурәттә калган еллар …………………………….

Әхмәдуллина Рузилә Габдулла Тукай фотографияләрдә …………..

Шиһапова Зөһрә Тукайның соңгы фотосурәтләре ……………………..

V. “Сабыйларның канатланыр вакыты мәктәпләрдә укыр чак булыр” (Г.Тукай)Укучыларның мәктәп темасына үзләре иҗат иткән кыска хикәяләре ……………………………………………………………………

Гайнетдинова Алия Үсеп кенә җитим ………………………………………….

Гарифуллин Шамил Энҗе ……………………………………………………………

Гарифуллин Шамил Яшисе килә! ………………………………………………..

Әбрарова Алия Сабак …………………………………………………………………

Әүхәдиева Айсинә Хәйлә чире …………………………………………………….

Сафина Зөһрә Качкын …………………………………………………………………

Юсупова Кадрия Исле гөл …………………………………………………………..

Илгиз Сәлимҗанов Алия мизгелләре ………………………………………….

3

3

11

19

26

35

35

42

50

57

64

72

79

88

92

97

105

110

115

125

132

136

136

140

147

153

159

166

171

178

178

185

192

199

204

204

207

210

213

217

220

223

227

1 Гайнуллин М. Х. һәм Вәзиева Җ. Г. Габдулла Тукай / Татар әдәбияты. XX йөз, I кисәк. – Казан: Таткниго-издат, 1954. – Б.433.

21Тукай Г. Эштән чыккан татар кызына / Г. Тукай. Шигырьләр, поэмалар. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1990. – Б.100.

Тукай Г. Теләнче / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б.146.

3Тукай Г. Нәсихәт / Г. Тукай. Әсәрләр: биш томда. Т. 2. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – Б.92.

4Тукай Г. Шигырьләр, поэмалар (1904-1908) 1 том.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1975

5Тукай Г. Шигырьләр, поэмалар (1904-1908) 1 том.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1975

6Тукай Г. Шигырьләр, поэмалар (1904-1908) 1 том.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1975

7Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия: Ике томда. I том: Урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен уку ярдәмлеге / Төз. Л. И.Минһаҗева, И. Х. Мияссарова.- Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2003.- 383 б.

8Тукай Г. Сайланма әсәрләр.- Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2002.- 511б.

9Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия: Ике томда. I том: Урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен уку ярдәмлеге / Төз. Л. И. Минһаҗева, И. Х. Мияссарова.- Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2003.- 383 б.

10Тукай Г. Сайланма әсәрләр.- Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2002.- 511б.

11Тукай Г. Шигырьләр, поэмалар (1904-1908) 1 том.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1975

12Нуруллин И. Габдулла Тукай.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1979

13Тукай Г. Мәсәлләр, истәлекләр. 4 том.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1977

14 Г. Тукайның “Шигырьләр жыентыгы”, II том, 284нче бит. Казан Татарстан китап нәшрияты, 1913нче ел.

15 Г. Тукайның “Шигырьләр жыентыгы”, I том, 221нче бит. Казан Татарстан китап нәшрияты, 1908 нче ел.

16 Г. Тукайның “Шигырьләр жыентыгы”, II том, 55нче бит. Казан Татарстан китап нәшрияты, 1909 нчы ел.

17 Хатыйп Миңнегулов. Мөһаҗирлектәге татар әдәбияты- “Казан утлары”, 2007, №12, 86 нчы бит.

18“Казан утлары”, 2002, №3, Лена Гайнанова мәкаләсе, 167- 169 нчы битләр.

19“Мәгърифәт”, 25 нче апрель, 1998 нче ел

20Р.Нуруллина . “Татар иле”, №15(532)

21Р.Нуруллина . “Татар иле”, №15(532)

22Р.Нуруллина . “Татар иле”, №15(532)

23“Фән һәм тел”, №3/ 2008

24“Казан утлары”, №4/ 1998

25“Сәхнә” журналы, №9, 2005. 24 б.

26“Сәхнә” журналы, №9, 2005. 24 б.

27“Азат хатын” №5, 1983

28“Азат хатын” №5, 1983

Вы можете оставить комментарий, или ссылку на Ваш сайт.

Оставить комментарий