Мәктәбебез тарихы

Татар мәгарифенең чал тарих түрләренә китә торган озын юлы бар. Моны без үз авылыбыз мисалында да күрә алабыз.

Авылыбыз мәгарифе ХIX гасырларда ук телгә алына башлый.
ХIX гасыр башларында авылда агач мәчет булуы, мәчет каршында мәдрәсә эшләп килүе билгеле. 1849 елның 15 апрелендә имам- хатиб булып Габдулла Гобәйдуллин сайлана. Ул, кырык ел буена үз вазыйфасын башкарып, вафат булгач, аның урынына улы Фәтхерахман Гатауллин (1857 елда туган) билгеләнә. Фәтхрахман Гатауллин 1917 елга кадәр имам булып тора, исеме тарихка Габдулла Тукайның беренче укытучысы буларак кереп кала.

Яңа Кырлай авылы мәдрәсәсе артык зур булмаган. 1893 елда анда 17 малай һәм 13 кыз укыганы билгеле. Мәхәлләдә 98 хуҗалык булып, аларда 269 ир- ат исәпләнгән.

Кывам-карый Зөлфәкарый фотосы. 1913 ел.

Кывам-карый Зөлфәкарый фотосы. 1913 ел.

Бакча эшләре беткәч, үги әнисе Зөһрә абыстай Габдулланы укырга Маһруйбикә абыстайга илтә.Ул вакытларда укулар кыр эшләре төгәлләнгәч башланган. “…әни мине кулымнан җитәкләде дә үземездән биш-алты гына адым булган Фәтхерахман хәзрәт өенә алып барды. Әни мине тапшырып, үзе киткәч, мин кызлар белән бергә: “Әлеб, би, ти, си, җымыкый” ны бер дә тарланмыйча кычкырып укый башладым”,- ди Тукай “Исемдә калганнар” автобиографик очеркында. Димәк, Тукай гыйлем дөньясына беренче адымны 1892 елның көзендә Кырлайда ясый.

Кывам-карый Зөлфәкарый фотосы. 1913 ел.

Кывам-карый Зөлфәкарый фотосы. 1913 ел.

Уку “Иман шарты” китабы белән башлана. Бу юка китап гарәп телендәге төрле догалык текстларыннан тора. Догалыклар алдыннан гарәп хәрефләре әлифбасы бирелгән. Һәр хәрефнең исеме бар: а-әлиф, б-би, т-ти, җ-җим һ.б. Башта балалар абыстай җитәкчелегендә хор белән әнә шул хәрефләрнең исемнәрен ятлыйлар. Аннары догалыкларның үзләрен укырга, дөресрәге, ятларга керешәләр. Беренче елда Габдулланың укудагы уңышы артык зурдан булмаган. “Бу “Иман шарты” ның иҗеге белән сүрәсе миңа кыш буена җитте бугай. Мин бу кышта һаман шул кыска гына “Иман шарты” тирәсендә әйләнүдән уза алмадым”, — дип яза үзенең “Исемдә калганнар”ында.

Менә тагын көз җитә. Габдулла укырга йөри башлый. Быел инде ул “зур укый”: аны Фәтхерахман мулланың энесе Хәбибрахман хәлфәгә бирәләр. “Зур уку” дигәнебез абыстай “мәктәбе”ндәге укытудан алдарак тора. Шәкертләрнең белем дәрәҗәсе нинди китап укулары белән билгеләнә. Хәреф таныту шул ук “Иман шарты”ннан башлана. Аннан соң “Һәфтияк” укыла. Аны исә “Бәдәвам”, “Кисекбаш” кебек иске татар телендәге китаплар алыштыра. Беркадәр тыйнаклык саклап, Тукай болай дип яза: “Мин мәдрәсәдә “Һәфтияк” иҗеген һәм сүрәсен бик тиз белгәч, “Бәдәвам”, “Кисекбаш” ларга кердем. Үземнең сабагымны тиз белеп, мин күп вакыт тик торырга туры килгәнгә, миңа өйрәтергә үземнән наданрак балаларны да бирә башладылар”. Габдулланың зирәклегенә, сәләтенә хәзрәт үзе дә игътибар иткән. Күпмедер вакыттан соң аны Фәтхерахман мулла үзе укыта башлаган. Габдулланы дусты Мөхәммәтгариф улы булганга да бик якын күрә.

Мулла баласы, мулла оныгы, үскәч, әлбәттә инде, мулла булырга тиеш. Укуда зур уңышка ирешкән Габдулла “программа” таләп иткән китаплар белән генә чикләнмәгән. Автобиографиясендә Тукай: “ Бу Кырлай авылы- минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным”,-дип язган икән, беренче чиратта ул мәктәп-мәдрәсәләрне күздә тоткан. Мәдрәсә исә үз чиратында әдәбиятка ишек ачкан.
Кырлай мәдрәсәсендә укый башлагач, беренче укытучысы Хәбибрахман Гатауллин (Хәбри хәлфә) Тукайның мәктәптә укуы турында болай сөйли:

“Мин Габдулланы мәктәпкә укырга кергән көннән башлап беләм. Мәктәпкә йөри башлаганда, ул бик кечкенә иде. Укырга һәм язарга бик дәртле иде. Укыган нәрсәсен ятлап бара иде. Тәрбиясезләнеп, башка балалар белән шаярып йөргәнен хәтерләмим. Шаярган яки сабак белмәгән өчен минем тарафтан башка балаларга эләккәләсә дә, мин аңар тырнак белән дә чиертмәдем. Ул бервакыт кара савытын ваткан өчен елады. Мин, аны юатып, башка кара савыты бирдем. Ул аңа бик куанды. Бераз укыгач, ул мәктәптәге башка балаларның сабакларын өйрәтә башлады. Безнең өйгә һәрвакыт кереп- чыгып йөри иде”.

3

Истәлекләрдән күренгәнчә, инкыйлаб елларына кадәр Яңа Кырлайда өч баскычлы укыту булган дип әйтә алабыз. Кызлар абыстайда укырга өйрәнгәннәр. Кечкенә малайлар да башта абыстайга йөргәннәр. Икенче баскычта аларны хәлфә укыткан. Ә укуда уңышка ирешкәннәрне авыл мулласы үзенә ала торган булган.

Давыллы инкыйлаб еллары артта кала. Авылларда мәктәпләр оештырыла башлый. Яңа Кырлай авылында башлангыч мәктәп 1920-1925 елларда төзелә. Габдулла Тукайны укыткан Хәбибрахман Гатауллин Яңа Кырлай авылында беренче дөньяви мәктәпне дә оештыручы була. Башлангыч мәктәп башта мәчет каршысына күчереп салынган бинада эшли. Ул хәзерге китапханә артындагы елга буена урнашкан мәдрәсәне сүтеп салынган бина була.

4

Авылның хәлле кешесе Мөхәммәтҗанов Әхмәтхан авылдан куылгач, аның өе башлангыч мәктәп булып хезмәт итә (бу ике катлы бина әле дә авылыбызны бизәп тора).

1936 елда мәчет манарасы киселгәч, башлангыч мәктәп шул бинага күчә. 1934- 1942 елларда мөдирлек вазифасын Хәбибуллин Гани Әхмәтвафа улы, 1947- 1951 елларда — Зарипов Мансур Зариф улы, 1951-1953 елларда- Шакирова Рәйсә Габделхәй кызы үти. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда Галимҗанова Сәвия, Әхмәров Рәфкать, Һадыева Факия, Хөсәенова Нәгыймә, Кашапова Фирая, Лотфрахманова Фәния, Мингазов Хәмит, Закирова Сания Закирҗан кызы, Хәбриева Хөснурый, Вафина Мәсхүдә, Хәсбиуллина Сания, Сафиуллин Шәһхулла һ.б. укытучы булып эшлиләр.

5

Сулдан икенче — Хәбриева Хөснурый, өченче — Лотфрахманова Фәния, дүртенче — Хөсәенова Нәгыймә.

Яңа мәктәп ачылганчыга кадәр 1-4 класс укучылары мәчет бинасында белем алалар. Башлангыч мәктәпне тәмамлаган укучылар Яңа Иябаш җидееллык мәктәбендә укуларын дәвам иттергәннәр. Ветеран укытучыбыз Хәсбиуллина Сания Низам кызы истәлекләреннән: “1951 елда башлангыч мәктәпкә укытырга килдем. Мәктәп түгел, манарасы кисеп төшерелгән мәчет иде. Ике бүлмәсе бар: беренче бүлмәдә 1, 3класслар, икенчесендә – 2,4 класслар укыйлар. Мичкә утын ягып җылыталар. Язу каралары ката иде. Минем бәхетемә, 4 класста 36 бала, шуларның 8- күчми калучылар. Ул класс усаллыгы белән аерылып торган…”

Мәктәбебез тарихы яраткан язучыбыз Әхмәт Фәйзи белән нык бәйләнгән. 1949-1950 елларда Әхмәт Фәйзи “Тукай” романын язу өчен берничә тапкыр Яңа Кырлайга кайта. Ул шагыйрь белән бергә уйнап, мәдрәсәдә бергә укып үскән Сафа бабай йортында берничә ай яши һәм иҗат итә.Танылган язучы, Яңа Кырлайда яшәгән чорда, авылда яңа мәктәп ачу кирәклеге турында әйтә һәм ул мәктәпне (иске агач мәктәп) эшләтү һәм ачтырту өчен бик күп көч куя. Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты 1976 елда бастырып чыгарган “Әдәбият баскычлары” исемле китаптан берничә мәгълүмат: 1949 нчы ел,15 нче март.

Язучылар Союзы идарәсе утырышында язучы Әхмәт Фәйзинең “Тукай- Кырлай” колхозына барып кайтуы турында информациясе тыңланды; язучылар Союзы бу авылда китапханә һәм урта мәктәп төзү турында карар кабул иттеләр (“Красная Татария”, 17 нче март, 254 бит).

“Тукай-Кырлай” колхозын бу вакытта СССР Югары Советы депутаты Сафина Фәсәхәт җитәкли. Башлангыч мәктәп мөдире Зарипов Мансур Зариф улы депутат Сафина Фәсәхәт исеменнән Мәскәү Мәгариф министрлыгына хат яза, урта мәктәп салдыру өчен рөхсәт ала. 1950-1953 елларда ике катлы агач мәктәп төзелә. Бу эштә бөтен укытучылар коллективы катнаша. Хәсбиуллина Сания Низам кызы истәлекләреннән: “ Авыр дип тормадык, зур-зур ташларны да күтәрә идек. Иябаш директоры Садыкова Разыя апа кисәтү ясагач, каравылчы Галәү абыйның шаян сүзләре искә төшә. Ул: “ Аларның зур ике катлы мәктәптә укытасылары килә”,-дип көлә иде”.

6

1953 елда, ниһаять, Яңа Кырлай авылында урта мәктәп ачыла. Анда Яңа Иябаш җидееллык мәктәбе укытучылары, барлык укучылары һәм материаль-техник базасы белән күчерелә. Мәктәп каршысына зур хәрефләр белән “Г.Тукай мәктәбе” диеп язылып куела.

7

Яңа Кырлай урта мәктәбенә Бирәзәбаш, Чиканас, Иске Иябаш, Өчиле, Яңа Иябаш, Симетбаш, Ашытбаш, Пионер, Ташкичү, Кысна, Акчишмә, Үрнәк, Кышкар, Өтнә, Алмалы, Әзәк авылларыннан балалар йөреп, урта мәктәптә белем алганнар. Әлеге мәктәптә 500 дән артык бала укыган еллар да билгеле.

Яңа Кырлай урта мәктәбенә директор итеп Ашытбаш җидееллык мәктәбеннән Кадермәтов Абдулла Насыйр улы билгеләнә. Абдулла ага: “Яңа Иябаш җидееллык мәктәбен (директоры Садыйкова Разыя) һәм Яңа Кырлай башлангыч мәктәбен (мөдире Рәйсә Насретдинова) кабул итеп алдым. Бик авыр еллар, мәктәптә төзү эшләре бара. Ул вакытта район мәгариф җитәкчесе булып Әминә ханым эшли иде. Тату, нык коллектив белән бик тиз уртак тел табып эшләп киттем”,- дип искә ала.

Яңа Кырлай урта мәктәбен төрле елларда җитәкләгән директорлар:

1. Кадермәтов Абдулла Насыйр улы -1953- 1958.
2. Яруллин Гомәр Ярулла улы – 1959 – 1976.
3. Шакиров Даян Габделхәй улы – 1976 – 1981 .
4. Гатауллин Илгизәр Мингали улы – 1981- 1989 .
5. Шакиров Илһам Мәхмүт улы – 1989 – 1991 .
6. Абдуллин Вольмир Фатыйх улы – 1991- 2000 .
7. Һадыев Рамил Хәсән улы – 2000 – 2003.
8. Сәфәров Газинур Гаяз улы – 2003 – 2006 .
9. Хәсәнов Җәүдәт Абдулла улы – 2006 – 2007.
10. Сәләхова Илгизә Гәбдрәис кызы – 2007 – 2011.
11. Зарипов Хәмбәл Хабил улы – 2011
12. Минҗанова Энҗе Фәрук кызы-2015

8

1953 елда яшь коллектив формалаша. Бу елларда математикадан Хафуллина Саҗидә Нурислам кызы, Закирова (Ягъфарова) Фирдәвес, Рахимов Рәүф (Носыдан), Васильев Мансур( Апаздан), Әхмәров Рәфкать Зариф улы һ.б.лар, рус теленнән Советлар Союзы Герое Зиннәтуллин Әсхәт, Гурьянов Степан Григорьевич, Хамматова Гөлфия, Шакирова Мәгъсүмәләр, Шакирова Эльмира Әсхәт кызы, Насретдинова Рәйсә Габделхәй кызы, химия-биологиядән Кондратьев Михайл Афанасьевич, тарих һәм географиядән Кадермәтов Абдулла Насыйр улы, татар теленнән Садыкова Разыя Ситдик кызы, Абдуллина Роза Зариф кызы, немец теленнән Кариева Рәшидә Әһли кызы, Ваһапов Сәлих, физик тәрбия бирүдән Әхмәров Сәлмән, хезмәттән Кадермәтова Наҗия, Әхмәрова Диләрә һ.б.лар укыта.

Беренче карлыгачлар

Беренче карлыгачлар

Беренче чыгарылыш укучылары.

Беренче чыгарылыш укучылары.

1950еллар ахыры-1960 еллар башында югары белемле укытучылар кайта: математикадан Гыйльфанова Әлфия, Гайфуллина Фирая, Бикмуллина Лира, Шакирова Лидия Абдулла кызы,Зиннәтова Сания Нурислам кызы, Галәветдинова Венера Рәфкать кызы, рус теленнән Насретдинова Дания Хатип кызы, Шафигуллина Дания, Әхмәтова Дания, Җамалетдинова Гөлия, Рахматуллина Люцияләр, химия-биологиядән Мөхәммәтҗанова Шәффә, Кәримов Мөхәммәт Кәрим улы, Вафин Шамил Җәләй улы, Шәйхиев Камал Шәйхи улы, Шакиров Мисбах Зариф улы, тарих-географиядән Фәйзуллина Мәдинә Хәбри кызы, Гыйләҗетдинова Сания Сәләх кызы, Гыйләҗетдинов Габделкаюм Гыйләҗетдин улы, Гайнетдинов Нәкыйп Сәйфетдин улы, Шакиров Даян Габделхәй улы, физикадан Сафиуллина Суфия Сафиулла кызы, татар теленнән Яруллин Гомәр Ярулла улы, Яруллина Сәүдәт Гәбделхәй кызы,хезмәттән Гарифуллин Абдулла, немец теленнән Вәлитова Венера, Габделнуров Гафур, физик тәрбия бирүдән Шәрипов Рамил һ.б.лар.

11

1960 елгы укытучылар коллективы

Укытучылар коллективы район күләмендә уздырылган конференцияләрдә актив катнаша.

12

Мәктәп коллективы бөек шагыйребез Г.Тукай музее белән тыгыз элемтәдә тора. Укытучылар һәм укучылар танылган язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашулар үткәрәләр.

Язучылар белән очрашу. Риза Ишморат, Габдрахман Әпсәләмов.

Язучылар белән очрашу. Риза Ишморат, Габдрахман Әпсәләмов.

1960 еллар ахыры — 1980 еллар Яңа Кырлай урта мәктәбе тарихында зур урын алып тора. 1975 -1976 уку елын укучылар хәзерге өч катлы таш бинада башлап җибәрәләр. Башта укулар ике бинада да алып барыла. Кечкенә класс укучылары агач мәктәптә, ә өлкән класслар яңа бинада укыйлар. Ашханә яңа мәктәпкә урнаштырыла. Бу мәктәпне салдыруга Яруллин Гомәр Ярулла улы зур көч куя. Аның җитәкчелегендә мәктәпнең материаль-техник базасы ныгытыла, яңа мәктәп, уку-укыту кабинетлары төзелә. Яңа Кырлай урта мәктәбе базасында район, республика, федерациянең зональ семинарлары, киңәшмәләре уздырыла, алар югары бәяләнә.

14

1979 елда Гомәр ага Яруллин мәктәп урман хуҗалыгы хезмәт берләшмәсен оештыра. Шул ук елны аның урманчылары республикада җиңеп чыгалар, Мәскәүдә Бөтенроссия урманчылар слетында беренче урынны яулап кайталар.

15

Гайнетдинов Нәкыйп Сәйфетдин улы Казан Кремленең хәрби частьлары каршында хәзерлек үткәннән соң, хәрби җитәкче итеп билгеләнә. Хәрби кабинет, зал бизәлеше, хәрби шәһәрчек район һәм республика җитәкчеләре тарафыннан югары бәяләнә. Районда алдынгы тәҗрибәне киңрәк тарату максатыннан, Гайнетдинов Нәкыйпне район хәрби җитәкчеләренең методик берләшмәсе җитәкчесе итеп билгелиләр.

Мәктәбебез укытучысы Шакиров Мисбах Зариф улы 1976-1985 елларда, КГПИ ның химия – биология факультетының методисты булып, студентларның педагогик практикасы белән җитәкчелек итә. Озак еллар мәктәп химия, биология, рус теле һәм әдәбияты фәннәре буенча ТАССРның Укытучылар белем күтәрү институтының база мәктәбе булып тора.

Бу елларда башлангыч классларда Вафина Мәсхүдә Вәдүт кызы, Сафиуллин Шәйхулла Сафиулла улы, Хасбиуллина Сания Низами кызы, Исламова Рәйсә Фәтхелислам кызы балаларга белем һәм тәрбия бирәләр. Алар хезмәтләрен намус белән башкаралар, һәр сабыйга иң якын кешеләре һәм киңәшчеләре булып яшиләр.

Исламова Рәйсә Фәтхелислам кызы классы белән.

Исламова Рәйсә Фәтхелислам кызы классы белән.

1960 еллар ахыры — 1980 елларда коллективка яңа укытучылар килеп кушыла. Рус теле һәм әдәбияты укытучылары Гатауллина Зәйнәп Минһаҗ кызы, Сафина Халисә Сафа кызы, Вәлиуллина Наҗия Җәләй кызы(1975-1983), Абдуллина Гөлфия Мәгъсүм кызы, химия-биология укытучылары Шакиров Илсур Гариф улы(1967), Гатауллин Хәсбиулла Гатаулла улы (1968-1974), Вафина Рәйсә Шамил кызы, Әхмәрова Сания Тәлгать кызы, Гатауллин Илгизәр Мингали улы, Гатауллина Венера Зиннәт кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучылары Сәфәрова Суфия Сафа кызы, Рахматуллина Рәмзия, Абд Гәүһәр, физика укытучылары Мансуров Ансар Мансур улы (1979-1995), Сәмигуллин Фәрит, тарих укытучысы Насретдинов Зариф Хәйретдин улы, математикадан Хәнәфиева Марзыя (1975-1979), Фазлыәхмәтова Фәридә Вәдүт кызы (1980-1982), Галимова Фәридә, немец теле укытучылары Садыкова Венера(1969-1970), Ибраһимов Роберт (1975-1976), Мансурова Тәнзилә Сәләхетдин кызы, физик тәрбия укытучылары Хөснетдинов Хәнәфи (1969-1970), Павлов Вильдан Ибраһим улы, Абдуллин Вольмир Фатых улы, хезмәт укытучылары Җәләев Рәис, Фазылов Харис, Гәрәев Наил, Нәбиуллин Равил Нәбиулла улы, Солтанов Абдулла Мөхәммәтхан улы һәм башкалар укучыларга белем бирәләр.

17

Ул елларда укучыларга патриотик һәм әхлакый тәрбия бирүдә пионер һәм комсомол оешмаларының роле зур була. Укучылар көче белән агитбригадалар оештыру, язучыларны каршы алу, “Аҗаган”уеннары, пионер туган көнендә “Костер” ясау- болар барысы да аларның хезмәте.

18

Мәктәп китапханәчеләренең хезмәте дә мактауга лаек: Заһидуллина Фәрбизә, Хәбибуллина Диләрә, Хәкимова Рүлә Габдулла кызы, Ибраһимова Рәймә Галимҗан кызы, Мифтахетдинова Фирдания Ансар кызы укучыларны дәреслек белән тәэмин итүдә зур тырышлык куялар.
1990 елларда Яңа Кырлай урта мәктәбендә тәҗрибәле укытучылар белән беррәттән, яшь укытучылар да педагогик эшчәнлекләрен башлап җибәрәләр. Шунысы куандыра — бу укытучыларның күбесе шушы ук мәктәп укучылары: Хәбриев Шамил Садыйк улы, Солтанов Илһам Мөхәммәтхан улы, Мифтахова Гөлнар Гарифҗан кызы, Нәбиуллина Светлана Рәшит кызы, Мифтахетдинова Фирдания Ансар кызы, Гайфуллина Рәзинә Надип кызы, Сафаров Газинур Гаяз улы, Сафарова Гөлзирә Вәзыйх кызы, Шакиров Илфат Зиннур улы, Зарипова Миләүшә Рафис кызы, Салахова Илгизә Габдрәис кызы, Хадыев Дамир Хәсән улы, Хадыев Рамил Хәсән улы, Шакирова Клара Минзия кызы, Шиһапова Гөлгенә Хәсбиулла кызы, Шәрәфетдинова Гөлзада Нуриәхмәт кызы, Гарипов Фәнис Равил улы.

19

2000 елларда коллектив яңа белгечләр белән тулылана: рус теле һәм әдәбияты -Калимуллина Миләүшә Ансар кызы, Гайфуллина Ләйсән Харис кызы, Кабирова Әнисә Рәшит кызы, чит телләр – Рахимова Рәмзия Исмәгыйль кызы, Мифтахова Ләйсән Билал кызы, Сагыйтова Айгөл Зиннур кызы, Шакирова Илүзә Минзыя кызы, татар теле һәм әдәбияты- Әхмәтгалиева Эльмира Алис кызы, математика – Ганеев Илнар Тәүрис улы, тарих – Зарипов Хәмбәл Хабил улы, тормыш иминлеге нигезләре –Галимҗанов Фаил Минулла улы.

20

Яңа Кырлай урта мәктәбе — 60 еллык тарихы булган уку йортларыннан берсе.
Мәктәпкә 2005-2006 уку елында капиталь ремонт ясалды. Яңа җиһазлар кайтарылды. Химия, хезмәт, башлангыч класс кабинетлары, спортзал өр-яңа җиһазлар белән баетылды.

Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе “Мәктәптә конкурентлыкка сәләтле шәхес әзерләү” дигән тема өстендә эшли. Мәктәптә ныклы белем алу өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. 2011 елдан мәктәп белән Зарипов Хәмбәл Хабил улы җитәкчелек итә. Укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары – Мифтахова Гөлнар Гарифҗан кызы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары — Шакирова Илүзә Минзия кызы.

Бүгенге көндә мәктәптә 111 бала белем ала. 2012-2013 уку елында 11 классны 22 укучы тәмамлады: алтын медальне 4 укучы, көмеш медальне 1 укучы алды. ВУЗга 12 укучы керде. Белем сыйфаты 69% тәшкил итә.

Укучыларга 20 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Барысы да югары белемле. 4 укытучы — югары категорияле, 13 укытучы — I категорияле. Мәктәптә күп төрле түгәрәкләр эшли. Укытучылар яңа педагогик технологияләр куллануга зур әһәмият бирә.
2011-2013 елларда “Безнең иң яхшы укытучы” грантына лаек булган укытучыларыбыз:
— 2011 елда: рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гайфуллина Ләйсән Харис кызы, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Шиһапова Гөлгенә Хәсбиулла кызы.
— 2012 елда: информатика һәм математика укытучысы Ганеев Илнар Тәүрис улы.
— 2013 елда: башлангыч класс укытучылары – Нәбиуллина Светлана Рәшит кызы, Мифтахова Гөлнар Гарифҗан кызы.

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдәге уңышлары өчен мәктәп директоры, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Зарипов Хәмбәл Хабил улы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының Рәхмәт хаты, математика укытучысы Салахова Илгизә Гәбдрәис кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Миләүшә Рафис кызы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Миләүшә Рафис кызы “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.Күп укытучыларыбыз район мәгариф идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Мәктәбебездә сәләтле балалар белән даими эш алып барыла. Җәмгыять белеме, экономика (укытучы Шиһапова Гөлгенә Хасбиулла кызы), инглиз теле (укытучы Рәхимова Рәмзия Исмәгыйль кызы), татар теле, татар әдәбият (укытучы Зарипова Миләүшә Рафис кызы), рус теле (Кәбирова Әнисә Рәшид кызы), рус теле (Гайфуллина Ләйсән Харис кызы) фәннәреннән олимпиадаларда призлы урыннарыбыз бар.

Укучылар, район, республика, бөтенроссия конкурсларында катнашып, призлы урыннар алалар. Спорт ярышларында республикада район данын яклыйлар.
2012 елда республикакүләм “Команда 2013” конкурсының район этабында Яңа Кырлай урта мәктәбе укучылары командасы 1 урынга чыгып, “Команда 2013. Регион” проектының финал этабында “Иң яхшы визит карточкасы” номинациясендә җиңү яулады.

Укытучыларыбыз укучыларга экологик тәрбия бирү өстендә уңышлы эш алып баралар. Укучыларыбыз, Татарстан Республикасы экология һәм табигать байлыклары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрлыгының “Ашыт дәүләт табигать тыюлыгы” белгечләре белән берлектә төрле чараларда, конкурсларда катнашып, призлы урыннарга лаек булдылар.

Һәр елны укучыларыбыз хезмәт укытучысы Солтанов Илһам Мөхәммәтхан улы җитәкчелегендә “Сөйкемле Шүрәле” халыкара конкурсында актив катнашып җиңү яулыйлар.

Мәктәбебездә ел саен апрель аенда республикакүләм Габдулла Тукай укулары булып уза. Бу чарада фәнни — тикшеренү эшләре белән Татарстаныбыздан гына түгел, ә чит өлкәләрдән дә укучылар катнаша. Укучылар Габдулла Тукай иҗатын һәм үз якташлары турындагы белемнәрен фәнни яктан дәлиллиләр.

Ел саен укучы-ларыбызның Г.Тукай премиясе лауреатлары белән берлектә Тукай аллеясенә агач утыртулары матур традициягә әйләнде.

21

Мәктәпнең һәрбер юбилее зурлап үткәрелә. Бу бәйрәмнәрдә өлкән буын укытучылары хөрмәтле кунаклар рәтендә.

22

Бүгенге көндә мәктәбебездә белем һәм тәрбия бирүче укытучылар.

23

1 нче рәттә сулдан уңга: Хәбриев Шамил Садыйк улы, Шигапова Гөлгенә Хәсбиулла кызы, Мифтахова Гөлнар Гарифҗан кызы, Зарипов Хәмбәл Хабил улы, Шакирова Илүзә Минзия кызы, Әхмәтгалиева Эльмира Алис кызы, Солтанов Илхам Мөхәмәтхан улы. 2 нче рәттә сулдан уңга: Мифтахетдинова Фирдания Ансар кызы, Галиуллина Рәзилә Юныс кызы, Гайфуллина Рәзинә Надип кызы, Галимҗанов Фаил Минулла улы, Кәбирова Әнисә Рәшид кызы, Зарипова Миләүшә Рафис кызы, Шакиров Илфат Зиннур улы, Гайфуллина Ләйсән Харис кыз, Сәләхова Илгизә Гәбдрәис кызы, Ганеев Илнар Тәүрис улы, Шәрәфетдинова Гөлзада Нуриәхмәт кызы, Рәхимова Рәмзия Исмәгыйль кызы, Нәбиуллина Светлана Рәшит кызы, Шакирова Клара Данил кызы.