Мин Зарипова Миләүшә Рафис кызы
Арча муниципаль районы Яңа Кырлай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
“Минем педагогик осталыгым» темасына эссе
Мәктәпкә юлым Габдулла Тукай музее яныннан үтүенә дә егерме ел була, ягъни бөек шагыйребезнең нәни эзләрен саклаган Яңа Кырлай авылына килен булып төшүемә бу көннәрдә егерме ел. Шул көннән мине Тукай рухы сеңгән мәктәбебез үзенең җылы кочагына алды. Җылы дим, укыта башлавыма, биредәге олпат укытучылар белән дә, үзем шикелле яшьләр белән дә, укучыларым белән дә уртак тел табып эшләп киттем. Тулырак »